Сәламәтлек иленә сәяхәт

Гөлнур ЗӘБИРОВА,

Казандагы 369 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру, үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү, физик күнегүләр белән һәрдаим шөгыльләнүгә тарту, витаминнарның файдасы турында аңлату, спорт, спорт уенын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны тәрбияләү.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Без бүген «Сәламәтлек иле»нә сәяхәт итәбез! Әйдәгез, башлыйбызмы?

Балалар. Әйдәгез, башлыйк!

Тәрбияче. Сәяхәткә кузгалганчы, әйдәгез, искә төшереп үтик, нәрсә соң ул сәламәтлек!? Нинди кешене без сәламәт дип әйтә алабыз?

Балалар. Сәламәт кеше авырмый, йөткерми. Ул чыдам, түземле, көчле кеше. Зарядка ясарга ярата, спорт белән шөгыльләнә, чыныга, дөрес туклана һәм иртә белән физкультура ясый.

Тәрбияче. Әйе, дөрес әйтәсез, чыннан да сәламәтлек кешенең бәхет нигезе, исәнлек булганда гына кеше барлык нәрсәгә ирешә, күңеле күтәренке була.

Балалар. Әйдәгез, балалар, без сезнең белән тылсымлы каләмебезгә утырып, сәяхәт итик. (Тәрбияче балаларга күзләрен йомарга куша һәм шунда ук тылсымлы музыка куя.) Сәламәтлек иленә керер өчен безгә сезнең белән аның ишекләре ачарга кирәк, ләкин моны эшләр өчен, мәкаләләрне искә төшерергә кирәк булачак. Мин сезгә мәкаләнен башын әйтәм, ә сез миңа аның ахырын әйтерсез.

Байлык – бер айлык, … (сәламәтлек – гомерлек).

Сәламәт тәндә … (сәламәт акыл).

Сәламәтлек ул – … (кул астындагы хәзинә).

Саулык – … (иң зур байлык).

Тәрбияче. Менә, балалар, безнең алда – шәһәр. Ничек уйлыйсыз бу шәһәр ничек аталырга мөмкин?

Балалар. Спорт шәһәре.

Тәрбияче. Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз?

Балалар. Бу шәһәрдә спорт белән шөгыльләнәләр. Димәк, бу – спорт шәһәре.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Бик дөрес әйтәсез. Бу – дөрестәндә, спорт шәһәре. Үзебезнең сәяхәтебезне «Спорт төрләре» тукталышыннан дәвам итәбез. Монда барлык кеше дә спорт белән шөгыльләнә. Ә хәзер, балалар, сез, әлеге сурәткә карап, кешеләрнең нинди спорт төрләре белән һәм нинди бинада шөгыльләнүләрен әйтеп карагыз әле. (Тәрбияче балаларга спорт сарайларының фотосурәтләрен күрсәтә.)

Балалар. Бу – «Буревестник» дип аталган бина. Әлеге бинада кешеләр йөзәргә өйрәнә. Икенче бина – «Зилант», ул бинада хоккей уйныйлар. «Гимнастика үзәге»ндә гимнастлар шөгыльләнәләр. Теннис кортында кешеләрне теннис уйнарга өйрәтәләр. Монысы – футбол бинасы, анда балалар футбол уйный.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, үзенне тәртипкә өйрәтер өчен нишләргә кирәк?

Балалар. Зарядка ясарга.

Тәрбияче. Ә ни өчен зарядка ясыйлар?

Балалар. Сәламәт булыр өчен. Йокыдан уяныр өчен. Күңел күтәренке булсын өчен.

Тәрбияче. Әйдәгез, без дә зарядка ясап алыйк әле, кәефләребез тагын да күтәрелеп китсен өчен.

Ә хәзер тагын бер шәһәрне карап үтик. Моны нинди шәһәр дип уйлыйсыз? Аны ничек дип атар идегез?

Балалар. «Чисталык» шәһәре.

Тәрбияче. Әйе, балалар! Димәк, әлеге тукталышта без сезнең белән сәламәтлек турында сөләшербез.

Балалар, сез беләсезме: безнең тәнебез көн өчен дә микроблар яисә тузан һ.б. әйберләр белән пычрана ала, шунлыктан тәнебез начар сулый башлый. Ашаганнан сон, тешләребезгә азык ябыша, шуның аркасында микроблар үрчи башлый. Димәк, боларның барысыннан да котылыр өчен без нишләргә тиеш?

Балалар. Тешләрне чистартырга, юынырга тиешбез.

Тәрбияче. Чисталыкны саклау өчен безгә нәрсәләр ярдәм итә? Әйдәгез, бу сорауга җавапны табышмаклар ярдәмендә табабыз.

  1. Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле ул.

Я, кем белә? (Сабын)

  1. Күбек була мунчада

Минем исемем … (мунчала).

  1. Битне, кулны, муенны корыта,

Үзе дә чисталыкны ярата. (Сөлге)

  1. Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы.

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы)

  1. Он түгел – үзе ак,

Авызыңа куеп бак.

Тешне агарта,

Ап-ак итә,

Бу ни була? Әйтеп кал. (Теш пастасы)

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, уеныбызны алга таба дәвам иттерик.

Иртә белән торабыз, … (битне кулны юабыз)

Аш алдыннан һәрвакыт … (кулыбызны юабыз)

Бит-кулларны югачтын … (тешләрне чистартабыз)

Атнага бер я ике тапкыр … (мунча яисә душ керәбез)

Афәрин, балалар! Чисталык – сәламәтлек нигезе ул. Шуны истән чыгармагыз.

– Алга таба киттек. Анда безне «Витаминнар» дигән шәһәр көтә. Димәк, безнең сөйләшү витаминнар турында барачак.

Балалар, әлеге ашамлыкларга карагыз әле (ашамлыклар фотосурәтләре күрсәтелә). Һәрбер ризыкта да витаминнар бар. Аларның барысы да кирәкле һәм файдалы булып санала.

Кишер ашасагыз, күзләрегез яхшы күрер, тешләрегез нык булыр. Ит, йомырка үсәр өчен, баш яхшы эшләр өчен. Алма, груша һәм банан безгә көч бирер өчен.

Әгәр дә суган һәм сарымсак ашасагыз, микробларны шунда ук җиңә алачаксыз. Апельсин, лимон сезне салкын тиюдән саклар. Кояш исә барыбызга да үсәргә ярдәм итәр. Эремчек исә – сөякләр өчен файда. Аны ашаган кешеләр нык, таза була ала.

Әйдәгез, балалар, «Файдалы һәм зыянлы» дигән уенны уйнап карыйк.

Өстәлдә ашамлыклар күрсәтелгән. Сез аларны файдалы һәм зыянлыларга аерырга тиеш. (Тәрбияче ике поднос ала һәм балаларга күрсәтә.)

– Менә, балалар, подностагы ашамлыкларны ашасагыз сәламәт булырсыз. 2 нче подноста безнең зыянлы ашамлыклар күрсәтелгән. Алар сезнең ашказаныгызга, эчегезгә зыян китерә ала. Боларны һич ашарга ярамый.

Шуның белән, балалар, безнең сәламәтлек иленә сәяхәтебез тәмам. Үзебезнең балалар бакчасына да кайтырга вакыт җитте. (Тәрбияче берәр музыка куя һәм балаларга күзләрен йомарга куша.)

Тәрбияче. Балалар, без бүген нинди илдә сәяхәттә булдык? Нинди шәһәрләр күрдек? Нинди файдалы һәм зыян ашмалыклар һәм витаминнар турында белдек? (Балалар җавап бирә, шуның белән дәрес тәмамлана.)