Сабыр төбе – сары алтын
№44
Миләүшә ХӘСӘНОВА,
Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Кара һәм ак тәнле ике кеше очрашкан да бер-берсен битәрли башлаганнар.
– Синең кебек ямьсез, синең кебек кыяфәтсез кеше булмас, син корым буяган кебек пычрак, – дигән ак тәнлесе негрга.
– Ә син үзеңне бел, кәгазь ураган кебек ап-ак, кит, килбәтсез, – дигән негр ак тәнлегә.
Алар, бер-берсе белән бик озак бәхәсләшкәннән соң, зирәк Аксакал янына килгәнннәр һәм киңәш сораганнар. Зирәк Аксакал ак тәнлегә караган да:
– Кара әле син үзеңнең кара тәнле туганыңа, ул бит серле төн кебек кап-кара , ә аның күзләре янып торган йолдызлар күк якты, – дигән.
– Ә син үзеңнең ак тәнле кардәшеңә күз сал, ул бит җир өстенә яуган ап-ак кар кебек пакь, ә чәчләре кояш төсендә, – дигән.
Бу ике туган, үзләреннән үзләре оялып, гаепләрен аңлап, юлларын дәвам иткән. Ә Аксакал уйга калган: аның күз алдына түгәрәк аланда: «Без яшибез төрле җирдә, сөйләшәбез төрле телдә, дуслык безне берләштерә, шат яшибез бергә-бергә!» – дип, җырлап-биеп йөрүче бер төркем кешеләр килгән. Алар төрле милләттән, төрле телдә сөйләшәләр, тәннәре дә төрле төстә икән.
Югарыда сөйләнгән легенданың мәгънәсе бер сүзгә: толерантлык, ягъни сабырлык төшенчәсенә бәйләнгән. Тормышта кеше бик күп төрле милләт вәкилләре белән очраша, ләкин ни генә булмасын, ул аның мәдәниятен, динен, халкын хөрмәт итәргә тиеш. Бу толерантлыкка керә. Толерантлык – сабыр булу, башкаларның фикере, тәртибе белән килешү, мәрхәмәтлелек, кешене ничек бар, шулай кабул итү, башкаларга киң күңелле булу ул. Толерантлык төшенчәсе яңа булмаса да, бүгенге көндә ул актуаль проблема булып тора. Чөнки качаклар, ирексезләү корбаннары турында күп ишетергә була. Шулай ук экстремизм, агрессивлык, төрле төрдәге конфликтларның күбәюе җәмгыятьне борчуга сала. Балалар, яшүсмерләр арасында җәмгыятькә каршы төркемнәр оеша. Нәтиҗәдә кешеләр сабырсызга әйләнә.
Сәламәтлек – тулы бәхет, дип юкка гына әйтмиләрдер. Чыннан да, үз аягыңда җиргә басып йөрү, үз кулларың белән кашык тотып ашау, үз күзләрең белән якты дөньяның яктылыгын, кояшның сарылыгын, агачларның яшеллеген күрү, үз колакларың белән сандугачлар моңын тыңлаудан да зуррак бәхет бармы соң дөньяда?! Алар бит югарыда санап кителгәннәрдән мәхрүм кешеләр – инвалидлар. Сәламәтлекләре чикле булса да, аларның һәрберсе яшәргә омтыла, алга атларга тырыша, киләчәккә планнар төзи. Инвалидларга карата да сабыр булу, аларның гозерләрен үтәү, балаларны алардан көлмәскә, инвалидларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга, алар язмышына битараф булмаска өйрәтү, минемчә, кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш.
Без яшәгән район җирлеге өчен толерантлыкның дини, милләтара, физиологик төрләрен кертергә була. Башка милләт вәкилләренә сабырлык белән карый белү өчен алар турында күбрәк өйрәнергә һәм кызыксынырга кирәк. XIX гасырда яшәгән күренекле рус язучысы һәм тәнкыйтьчесе Н.Добролюбов фикере чынбарлыкка туры килә түгелме? Ул: «Ненавидящий другого народа, не любит и своего собственного», – дигән. Ә бит, чыннан да, бер милләт вәкиле икенчесенә берничек тә комачаулый алмый. Һәр халыкның үз яшәү рәвеше, үз яшәү шартлары. Шуңа күрә дә безгә ул үзенчәлекләргә каршы килергә түгел, бәлки аларны яхшылап үзләштерү кирәктер. Чөнки без күпмилләтле илдә – Россиядә яшибез. Һәр милләтнең дини кануннары кешеләрне әдәпле, тәрбияле, мәрхәмәтле, инсафлы булырга өйрәтә. Ә бу – шул ук толерантлык төшенчәсенә барып терәлә. Толерантлы шәхес, толерантлы гаилә, толерантлы мәктәп, толерантлы район, толерантлы ил төшенчәләренә нәрсә яшерелгән соң? Әлеге сорауларга җавапны без мәктәбебез директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Азат кызы Фатыйхова уздырган сыйныф сәгатендә бик яхшы аңладык. Без бит тормыштан үзебез биргәнгә караганда күбрәк алабыз, югыйсә. Кеше булып формалашу өчен дә, кемнеңдер ярдәме тигәнен күп очракта аңламыйбыз да. Ә бит башкалардан мәрхәмәтле караш, игътибарлылык тоеп яшәгәндә генә, тормыш рәхәт һәм күңелле була.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйк: толерантлык – дус һәм тату яшәү, бер-береңә уңайлыклар тудыру дигән сүз бит ул.