Сабыр булуга ни житә?

Лилия ГАТАУЛЛИНА,

Кукмарадагы 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– куелган проблеманың җавабын күпсанлы оригиналь чишелешләр белән табу;

– аудиторияне иҗади осталыкка өйрәтү;

– проблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, дуслык, бердәмлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, битлекләр, Интернет челтәре.

Метод һәм алымнар: сорау-җавап, әңгәмә, эзләнү, иҗади эш, бәхәс.

Предметара бәйләнеш: Татар теле һәм татар әдәбияты.

Дәрес барышы 

1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

2. Проблема кую

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән куелган проблемалы сорауга күпсанлы оригиналь чишелешләр белән җавап табарга өйрәнәчәкбез, ягъни куелган проблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табуга юнәлтелгән фикерләү төрен уңышлы кулланырга тиешбез. Ә бүгенге проблемабыз менә нинди: сабырлык кирәкле сыйфатмы?

3. Проблеманы адымлап чишү.

– Кемнәр үзләрен мин сабыр кеше дип уйлый 1 нче төркемгә, кем мин сабырсыз дип уйлый, 2 нче төркемгә берләшә.

1 нче адым.

Укытучы. Сабырлык сүзе кайсы сүз төркеменә карый? Нинди фикерләр бар?

Көтелгән җаваплар. Сабырлык сүзе исем сүз төркеменә керә. Нәрсә?  соравына җавап булып килә.

Укытучы. Исем сүз төркеменең үзенчәлекләрен искә төшереп њтик. (Исем – предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? сорауларына җавап бирә. Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә.

Башка сүзләргә исем килеш, тартым кушымчалары һәм төрле бәйләгечләр ярдәмендә бәйләнә. Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.)

2 нче адым.

Укытучы. Тагын нинди фикерләр бар? (Сабырлык сүзе сабыр сүзеннән, ягъни сыйфат сүз төркеменә -лык ясагыч кушымчасы кушылып ясалган.)

Укытучы. Сыйфат сүз төркеменең үзенчәлекләрен искә төшерик. (Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булып килгән сүз төркеме сыйфат дип атала.)

– Тулыландыручылар бармы? (Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.

– Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.

– Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар: гади, чагыштыру, артыклык, кимлек.)

Укытучы. Әйдәгез, аңлатмалы сүзлектән сабырлык сүзенең мәгънәсен карыйк.

Сабыр – (-рак) сф. 1. Түзем, чыдам, чыдамлык күрсәткән. 2. Ис. мәгъ. Сабырлык, түземлек, чыдамлылык (Ф.Ф.Гаффарова, Ф.Ә.Ганиев, Г.Г.Саберова. Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2013. – Б.– 306.)

3 нче адым.

– Димәк, сабырлык исем сүз төркеме булса да, кешенең сыйфатын чагылдыра.

Сабыр сыйфатын дәрәҗәләргә куегыз.

Көтелгән җаваплар. Сабыр – төп дәрәҗә, сабыррак – чагыштыру, њтә сабыр – артыклык. Кимлек дәрәҗәсе юк.

Нәтиҗә: сабырлык сүзе – ясалма сүз.

4 нче адым.

Укытучы. Укучылар, сабырлык сүзенең мәгънәсен, килеп чыгышын карыйк.

Көтелгән җаваплар. Сабыр «терпеливый, спокойный» – гарәп теленнән кергән. сабр-ун «сабырлык» сүзеннән (татар телендә башта сабырлы сүзе таралган булган, соңыннан ул сабыр белән алмаштырылган) (Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. — Б. 166.)

5 нче адым.

Укытучы. Укучылар, без сабырлык турында сљйләштек. Чыннан да сабырлык кешеләргә кирәкле сыйфатмы?

Көтелгән җаваплар. Сабырлык – түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хәким булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер. Бу дөнья – бер имтихан дөньясыдыр. Кеше дөньяда төрле хәлләр белән очрашыр. Кайбер хәлләр кешене шатландырыр, кайберләре кайгыга салыр. Шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр булу мөселманнарда фарыз кылынган.

Көтелгән җаваплар. Сабыр итеп, үз ачуын җиңгән, кызып китүгә дәртен бетергән, яхшы холыклы кеше иң күркәм кеше була.

Укытучы. Сабырлык турында нинди мәкальләр беләсез?

Көтелгән җаваплар.

Сабыр төбе – сары алтын.

Кеше күрке – акыл, акыл күрке – сабыр.

Сабыр иткән морадына җиткән.

6 нчы адым.

Укытучы. (Проблемалы сорау.) Бу мәкальләрнең мәънәсе белән килешәсезме? Бүгенге көндә һәм гомумән, бу мәкальләр актуальме? “Шалкан” әкиятендә бабай сабыр гына кљтеп торганмы? Ярар, шалкан барыбер чыкмый, сабыр итим, бәлки бер чыгар әле дигәнме? Әллә кычкырып ярдәмчеләр җыйганмы? (Тљрле фикерләр әйтелә.)

Көтелгән җаваплар: Сабырлар һәм сабырсыз төркемнәр җавапларда, бәхәстә  ярыша.

Укытучы. (Проблемалы сорау.) Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә Былтыр сабыр гына Шүрәле кытыклап үтергәнне көткәнме? “Су анасы” сабыр гына таракны китереп биргәнне көткәнме? (Тљрле ќаваплар алына.)

(Нәтиҗә чыгарыла.)

Укытучы. Кайбер психологлар фикеренчә, артык сабыр кеше куркыныч та була икән. Алар фикеренчә, сабыр кешеләрнең ачуы да зур була икән.

Укытучы. Буш вакытыгызда “Аргументы и факты” сайтыннан карап “Мин сабырмы?” дигән тестны эшләп карый аласыз. http://www.aif.ru/health/psychologic/39667

7 нче адым.

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, иҗади фикерләп, пропорцияләрне чишеп карыйк.

Бирем: иҗек калыпларының үзенчәлекләрен һәм грамматик категорияләр бөтенлеген саклап, билгесез сүзне табыгыз.

Сабырлык = чыныгу : Х

Х = ?

а) иҗадилык;

ә) зирәклек;

б) кљндәшлек;

в) төшенкелек.

Җавап: сабырлык = чыныгу : зирәклек

Йомгаклау. Укучылар, без сезнең белән иҗади фикерләп сабырлык исем сүз төркеме һәм кешенең сыйфаты икәнен исбатладык. Сабырлык артыклык дәрәҗәсендә булмаска тиеш. Зирәк, сабыр һәм чама белән сабыр булырга укучыларны да, үзебезне дә өйрәтик!

(Р.Фасыйхов аудиоязмасында “Гомерләр мизгел генә” дигән ќыр тыңлана.)

               Сабырлыклар, түземлекләр

                кешене бизи генә,

               Яшик әле җырлый-җырлый,

               гомерләр мизгел генә.