Сабыйларны халкыбыз йолалары, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәре белән таныштыру

№ 174

Айгөл ХӨСӘЕНОВА,

Казандагы 175 нче балалар бакчасының I  квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле бер-беребез белән аралашу, очрашу, күрешүләр һаман сирәгәя. Хәзер хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар. Бүгенге көндә әби-бабаларыбыз да борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләп үк җиткермиләр. Чөнки аларның яшьлегенә шул бәйрәмнәрне, милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү еллары туры килгән. Шулай да авыл җирендә чын татар әби-бабаларыбыз бар әле. Алар исән чагында белгәннәрен сөйләтеп, язып алып калсак, бу – безнең өчен бик зур хәзинә булыр иде. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту татар халкын бер-берсенә якынайтыр һәм берләштерер иде. Һәрбер кеше үз халкының үткәнең белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Бу язмамда, сүземне дәвам иттереп, ямьле ел фасылы – яз көне үткәрелә торган бәйрәмнәргә тукталырга булдым. Халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез, Карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә – кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң бергәләп ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар.

Юк, бу гади әкият кенә түгел. «Карга боткасы» йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар, һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган, соңрак алар уен булып кына калган.

Безнең «Филиппок» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

– балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

– халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

– әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

– туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

– төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

– милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

– халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Безнең балалар бакчасында балаларны халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәре белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемнәрдә милли почмакларыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласыннар өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы-биюләр белән үрелеп бара. Балалар белән ял вакытларында кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Җәй айларында балалар белән бергә – сабантуй, көз көне татар халкының яраткан бәйрәме – «Сөмбелә», ә язны каршылау уңаеннан: «Нәүрүз», «Карга боткасы» бәйрәмнәрен уздырдык. Балалар, бу бәйрәмдә татар милли киемнәрен киеп, төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән, «Капкалы», «Күрсәт әле, үскәнем», «Кәрия-Зәкәрия».

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: тарихны белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә халкыбызның якты киләчәге дә. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.