Сабыйлар гөлбакча белән таныша

№ 123 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара)

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы

Матурлыкка омтылган, тырыш, итагатьле, чәчкәдәй сылу, чая кыз – Айзилә турындагы хикәяләрем һәм шигырьләрем нәниләрне «табигать мәктәбе»нә дәшә. Туган якның гүзәллеге тасвирланган мавыктыргыч «дәрес»ләр табигать матурлыгына сокланырга гына түгел, хыялланырга, ни дә булса майтарырга, уйлап табарга, хәтта иҗат итәргә өйрәтә.

Әлбәттә, беренче киңәшне бабай, дәү әни бирә… Ә инде тырыш гамәл белән чынга ашкан хыял тизрәк үсәргә, табигать белемен күбрәк белергә, аны сакларга этәрә.

Кыскача аңлатма. Әйтик сыйныфтан тыш (1 – 2 нче чараларда) балаларны кушымтада бирелгән (1 – 3 нче кушымталар) хикәяләрдән өзекләр һәм шигырьләр белән таныштыру, укылган әсәр буенча анализ, сораулар бирү, җаваплар тыңлау, картиналар карау планлаштырыла. Ә инде, 3 нче «Гөлбакча» дип исемләнгән төп чарада балалар сәяхәткә чыга, ягъни табигатьтә бар нәрсәнең үзара бәйләнештә икәнлеген аңлауга ирешәләр. «Табигать дөньясы» дигән альбом төзиләр, иҗат итәргә өйрәнәләр.

Максат һәм бурычлар:

– балаларның агачлар, куаклыклар, үләнчел үсемлекләр, болын, бакча, урман үсемлекләре, бөҗәкләр һ.б. турындагы белемнәрен киңәйтү һәм аларга төгәллек кертү;

– табигать белән таныштыру барышында матур әдәбият, музыка әсәрләрен, халык сынамышларын файдалану;

– үзеңнең табигатькә мөнәсәбәтеңне хикәяләү һәм эшчәнлекнең нәтиҗәле төрләре аша белдерә белүне ныгыту;

– кешенең табигатьнең бер өлеше булуы, аның табигатьне сакларга һәм якларга тиешлеге турында күзаллаулар формалаштыру;

– иң мөһиме табигать белән аралашу процессында үз сәламәтлегеңне ныгытырга өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген үз эченә алган «Гөлбакча» дигән китапчык, «Кызыл китап», «Табигать дөньясы» дип исемләнгән альбомнар, шулай ук тәҗрибә, эксперимент үткәрү өчен кирәк-ярак.

Чара барышы

Тәрбияче. Балалар, телисезме, без бүген табигать кочагына сәяхәткә барабыз. (Экранда җәйге табигать сурәтләнгән.)

Балалар. Әйе. Барабыз.

Тәрбияче. Нәрсә белән барабыз? Ничек уңайлы булыр?

Балалар. Автобус белән. Җәяү барырга да ризабыз.

Тәрбияче. Бик дөрес! Җәяү барганда табигатьнең матурлыгын күрергә мөмкин. Чәчәкләрнең хуш исе күңелебезгә шифа булыр…

Балалар. Саф һавада йөрү файдалы да.

Тәрбияче. Әйе, саф һава – тәнгә дәва.

Балалар. Кояшта чыныгабыз.

Тәрбияче. Дөрес!

Балалар. Юл читендә үскән дару үләннәрен күрәбез.

Тәрбияче. Килештек. Димәк, җәяү барабыз. Балалар, экранга игътибар белән карагыз әле, анда нәрсәләр сурәтләнгән?

Балалар. Чәчәкләр, агачлар, куаклар, .үләннәр.

Тәрбияче. Аларны без башкача ничек әйтәбез? Нәрсәгә тиңләргә мөмкин?

Балалар. Үзебезгә.

Тәрбияче. Әйе, үзебезгә һәм туганнарыбызга. Тукай абыегыз әйтмешли, агачлар һәм куаклар – безнең абый-энеләр. Ә чәчәкләр һәм үләннәр – алар апа-сеңелләр. Нинди агачлар, чәчәкләр күрәсез? (Балаларның җавабы тыңлана.)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар, сез шундый күп беләсез, сәяхәткә әзер икәнсез. Әйдәгез, кирәк-яракларны алабыз да юлга кузгалабыз. (Матур көй яңгырый, балалар җырлый-җырлый бара. Экранда аланлык рәсеме пәйда була, күбәләкләр өча, бал кортлары безелди.)

Тәрбияче. Күрегез әле: нинди матур алан! Әйдәгез, туктап ял итик.

Балалар. Күбәләкләр. Апа, монда бал корты да бар, мин аннан куркам.

Тәрбияче. Курыкмагыз, иң мөһиме чәбәләнмәгез, үзегезне тыныч тотсагыз – тими ул.

Балалар. Нинди матур чәчәкләр дип, безгә сокланып карый.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Әйдәгез үзебез дә алар кебек очып, уйнап алабыз. Күбәләкләр – уң ягыма, бал кортлары сул ягыма тезелә. (Хәрәкәтле уен уйнала.)

Тәрбияче. Инде ял да иттек, кузгалырга вакыт. (Шулвакыт күке тавышы ишетелә.)

Балалар. Күке кычкыра. Әйдәгез, саныйбыз (аның кычкырганын саныйлар). Бер-ике-өч-дүрт-биш-алты-җиде… Җиде тапкыр кычкырды.

Тәрбияче. Әйе, ул безгә үзенчә бирем бирде. Әйдәгез әле, шул турыда сөйләшик. «Мин башлыйм – син дәвам ит» уенын уйныйк. Тик күке кагыйдәсен бозмыйк, 1 дән алып 7 гә кадәр нәрсәләр беләбез, шуны саныйк. Мәсәлән, дүрт ел фасылы була, ниндиләр кайсыгыз әйтә?

Балалар. (Балалар җавап бирә, аннан үзләре дәвам итәләр.) Яз, җәй, көз, кыш. Бер күке. (Ике агач яисә ике елга исемен атыйлар.) Җәй айлары – өч (июнь, июль, август). Мин биш төрле җиләк беләм (җир җиләге, каен җиләге, кура җиләге, мүк җиләге, бөрлегән). Тагын биш бармак була. Мин аланда алты бөҗәк күрдем (күбәләк, камка, кырмыска, чикерткә, бал корты, коңгыз). Атнаның җиде көнен беләм. Безгә дә җиде яшь.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Хәзер тиз генә ике командага бүленәбез дә алтыаяклылар (бөҗәкләр) турында сөйләшәбез. Бөҗәкләр дә ике төрле була. Беришләре табигатькә ярдәм итә, икенче берләре, киресенчә, зыян сала. Ә сез беләсезме, бөҗәкләр нигә кирәк? Алар дошманнан ничек сакланалар, нәрсә белән тукланалар? Кайсыларын корткычлар диләр? Һәм алар турында табышмак уйлап чыгарырга кирәк булачак. Мәсәлән, күбәләк.

ҖитезТоттырмыйБизәкле

Матур

Оча

Чык

Бал кортычикерткәчәчәк

таҗ

кош

яңгыр

 

Җитез – бал корты сыман,

Чикерткә түгел – тоттырмый,

Бизәкле – әмма чәчәк түгел,

Матур – тик таҗ да түгел.

Оча, әйтерсең кош.

Чык суында коена, ә яңгырны өнәми.

Кайсыгыз белә, бу ни була? (Күбәләк)

(Кайсы команда тизрәк биремнәрне башкара, шул команда алга чыга, җыр сайлау хокукы аларга бирелә. Һәм шул җырны җырлый-җырлый юлны дәвам иттерәләр. Кабат күке тавышы ишетелә, тагын җиде тапкыр кычкыра.)

Тәрбияче. Ул сезгә рәхмәтен җиткерә һәм тагын бирем барлыгын белдерә. Аланлыкны чыгыйк, алга атлыйк. Җиде адымны саныйк.

Балалар (хат табалар). Хат.

Тәрбияче. Гаҗәп, ничек килеп эләккән монда хат? (Балалар җавабы тыңлана. Һәрберсе үз фикерен белдерә.)

Тәрбияче. Чыннан да, тылсымлы хатка охшаган бу. Әйдәгез, эчен ачыйк. Күрегез әле, берсеннән-берсе нәни кошчыклар, алар ояларыннан егылып төшкән. Күке сезне ярдәмгә чакыра. Әйдәгез, кошчыкларга ояларын табарга булышыйк. (Экранда кош оялары һәм нәни кош балалары сурәтләнгән слайд яктыртыла.)

Балалар (һәрбер кош турында сөйлиләр, аннан оясына урнаштыралар). Тургай, җыры күктә, үзе җирдә яши, шуңа күрә аланлыкта, урман читендә, басуларда-кырларда аяк астын карап йөрергә кирәк.

Күке барлык кошлардан да зур, күгәрченнән кечерәк, үз оясы юк, әмма ул – бик файдалы кош, чөнки күке агулы бөҗәкләр белән дә туклана…

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, мин бик шат, сез бик күп беләсез. Ә кошлар сезгә ярдәм иткәнегез өчен үз җырларын башкаралар.

(Кош сайраган тавышка балалар уйныйлар, кошлар булып очалар. (Кошлар битлеге өләшергә мөмкин.) Аннан юлны дәвам иттерәләр. Экранда урман рәсеме пәйда була. Балалар ярымтүгәрәк ясап утыра.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, кулыбызга тылсымлы бинокльлар алыйк та җәйге урманны күзәтик. (Бармакларны бөкләп, бинокль ясыйлар.) Нәрсәләр күрәбез? Шул турыда сөйләшик. Агач яфраклары шаулый. Алар үзләренчә безне сәламли. (Балаларның һәрберсе үзе күргән объект турында сөйли. Берсен-берсе һич кабатламый. Тәрбияче хуплый, экологик чылбыр булдырырга, һәрбер каты (этажы) буенча кечкенә хикәя төзергә ярдәм итә.)

Тәрбияче. Ә хәзер җир өстендәге һәрбер тереклекне күрү өчен бинокльләребезне тагын да зурайтабыз һәм мавыктыргыч уен уйныйбыз. (Кем нәрсә күрә, шул булып уйнап күрсәтә. Мәсәлән, бөҗәкләр турында.) Мин – кырмыска, мин бик тырыш, өемә чыбык ташыйм. Ә син? Мин –күбәләк, качышлы уйнарга яратам, чык суында коенам. Ә син? (Хайваннар, үсемлекләр, агачлар турында да нәкъ шулай дәвам итәргә мөмкин.)

(Балалар җанлы әңгәмәне дәвам иттерә. Хәтта урман хуҗасы кергәнне дә сизми калалар. Урман хуҗасы балаларны каен суы, бал, җиләк белән сыйлый. Балалар рәхмәт әйтә, хушлашып кайтыр юлга чыгалар.)

Тәрбияче (балалар бакчасына кайткач, чараны йомгаклап, сораулар бирә). Балалар, без бүген сезнең белән нинди игелекле эш башкардык? Нәрсәгә өйрәндек? Бу турыда кемгә сөйләрсез? (Балалар җавабы тыңлана.)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Хәзер күргәннәребезне кәгазъ битенә төшерербез, ул рәсемнәр «Гөлбакча» китабының «Табигать дөньясы» альбомының бизәге булыр. Кайсыбер рәсемнәр «Кызыл китап»та да урын алыр. Ә кичен өегездә әти-әниләрегез белән кечкенә әкият яисә хикәя төзерсез, һәм без табигать белеме турында үз китабыбызны булдырырбыз.

1 нче кушымта.

Табигать бүләге

Айзилә үстергән чәчәкләр җәй буе бакчаны ямьләде. Алардан бөркелгән хуш ис – затлы исле майларны алыштыргысыз, ә, матурлыклары күз явын алырлык иде. Тирәсендә очкан күбәләкләр, бөтерелгән шөпшәләр генә түгел, ул үзе дә чәчкәләргә тәмам гашыйк.

Бу юлы да, иртүк, йокысыннан уянуга ук бакчага йөгереп чыкты. Колачын җәеп, чәчкәләрдән аңкыган хуш исне тирән итеп сулады. Җилкәсенә төшеп торган коңгырт-кара чәчләрен бер якка авыштырды да, адымнарын тизләтеп, яңгыр суы җыелган кисмәккә таба йөгерде. Аяк очына басып үрелә-үрелә, сусипкечен тутырып, су алды. Шифалы су белән чәчәкләрен сыйлады. Көндәлек эшләрен башкармый торып, Айзилә табын янына да килмәде, чәй эчкәндә дә тәрәздән күзен алмый чәчәкләрен күзләде. Сәбәбе дә бар: бүген – дәү әнисенең туган көне. Гүя, күзли-күзли аңа бүләк эзли. Дәлияләр әле яфракта, ямь-яшел гөл чүлмәгедәй бер-бер артлы тезелгәннәр дә бөҗәкләр башкарган җырга кушылып «танго» бииләр, ә пионнар, толымын сүтәргә җыенган сылу кыздай башларын кыңгыр салып, үз сәгатьләрен көтәләр. Менә-менә таҗлары ачылыр да гөлбакчага нур бөркелер…

– Ромашкалар, әлбәттә, ромашкалар, такыя үрергә дә мөмкин, – диде ул, җете зәңгәр күзләрен ап-ак керфекле чәчәкләргә төбәп.

Озын сабаклы чәчәкләр, талгын җилдә чайкалып, әле кызның кулына, әле алмадай кызарган яңагына сарылдылар, кочып үптеләр, әйтерсең лә, нәни алиһәнең ниятен алар да хупладылар.

Бүген алар кунак көтәләр, дәү әнисе белән бабасы киләчәк. Әтиләре иртүк мунча якты. Айзиләгә чәчәкләрне тәрбияләргә дә дәү әнисе белән бабасы өйрәтте ич. Үз вакытында биргән киңәшләре һәрчак үсендерде, күп белергә этәрде. «Бәп-бәләкәй кырмыска да зур тау өя! Син дә булдырасың!» – диделәр аңа.

Шуңа да алар Айзиләнең чәчәк түтәленә сокланып, яратып карыйлар. Төрле төстәге, кыска-озын сабаклы чәчәкләр биек-тәбәнәк йортларны, берсеннән-берсе матур, мәһабәт биналарны хәтерләтә, күрәмсең. Җыйнак булса да – гүзәл, тыйнак булса да – горур, чып-чын гөлбакча!

Такыя гаҗәеп матур килеп чыкты. Айзиләнең нәкъ үзе кебек, диярсең. Аны кигәч, дәү әнисе җәй кызына охшап калды.

Баш очында уйнаклашып очкан күбәләкләрне күреп:

– Күбәләккә – чәчәк, ә безгә туган илебез, торган җиребез кыйммәт! – диде бабасы, рәшәткә арасыннан берничә кычыткан өзеп.

– Кы-чыт-кан! – диде күзләрен зур ачып Айзилә.

– Әйе, яшел чәчәк – табигать бүләге. Ул тәнебезгә шифа, җаныбызга сихәт бирә. Иң мөһиме су сибәсе юк, үзе үсә.

Җитез куллары белән бабасы бер-ике кычытканны мунча себеркесенә кушып бәйләде дә калганнарын дәү әнисенә сузды.

Дәү әнисе дә кычытканны яланкул тоткач, гаҗәпләнүен яшермәде кыз:

– Ничек ул сезне чакмый? – диде җитди кыяфәттә, нәни кулларын яшерә төшеп.

– Кулыбыз чыныккан, шуңа тими кычыткан. Болары белән синең чәчеңне юарбыз, чәчең минеке кебек озын, куе булыр, – диде дәү әнисе, елмаеп.

Көннәр көзгә авышкач, шәһәр көнен бизәп, кояштай озын гомер теләп, сары розалар чәчәк атты. Һавада эленгән утлы табаның вак-вак алтын шарлары җир өстенә сибелгән диярсең!? Берсеннән-берсе затлы чәчәкләрнең сихри зәвыклыгыннан күз камаша. Алардан бөркелгән нур бакчаны гына түгел, әйләнә-тирәне балкытты. Бакча хан сараена әверелде. Айзиләнең хыялы чынга ашты. Үзен күбәләктәй хис иткән кызчык чәчәкләре тирәсендә очып кына йөрде.

Беренче төзүчеләр белән очрашу буласы залны сары розалар бизәде. Бүлмәгә кояш кергән диярсең, алардан бөркелгән нур һәммәсенең күңеленә хуш килде. Килгән кунаклар арасында үз бабасын күргәч, Айзиләнең башы күккә тиде, кәефе тагы да күтәрелде. Арада иң оста җырлаучы да, шигырь сөйләүче дә Айзилә үзе булды.

–Бәйрәм бизәге – ул син! – диде бабасы, оныгының сәләтенә сокланып.

2 нче кушымта.

Табигать кочагында

Кармак салганда күл буендагы серле авазны тып-тын калып тыңлады Айзилә. Скрипка кылын үз иткән чикерткәләрнең күңелле хорына бакаларның ялындырып кына кушылуы, берән-сәрән бакылдавы, ямь-яшел үләннәрнең талгын җилдә тирбәлүләре гаҗәеп матур күренеш иде. Шулай да табигать матурлыгына мәдхия җырлаучы бөҗәкләр күпме генә тырышсалар да, җырның кушымтасыннан башка сүзен өйрәнә алмадылар, икенче бер үзенчәлекле тавыш белән күктә сайраган тургайлар табигать җырын тулысынча үзләре башкарды. Ә җырның исемен аланлыктан күке игълан итте: күк-кү, күк-кү, күк-кү!..

Күл өсте тагы да серле. Зәп-зәңгәр күзләрен күккә төбәгән дә керфек тә какмый, ансамбль чыгышын тыңлый. Әйтерсең лә, күк йөзе сихри бер көзгене хәтерләтә. Тирәсендәге камышлык – зәңгәр күзнең керфеге, анда-монда тирбәлеп куя.

– Күрәсеңме, камышлар арасында аккошлар йөзә, – диде бабасы шыпырт кына.

– Әйе, нәниләре дә бар… Ә анда кемдер чәчәк өзеп ыргыткан, – диде Айзилә, бәбкәләр йөзгән якка төртеп күрсәтеп.

Чыннан да, нәкъ өзелгән чәчәк кебек бит төнбоек, җитмәсә, җилдә дә селкенми, ясалма чәчәк диярсең…

– Юк, беркем дә ташламаган. Ул шунда үсә, төн-бо-ек, – диде бабасы, иҗекләп.

– Кызык! Суда чәчәк үсәме? Аның сабагы да юк бит, – диде кыз, тагы да гаҗәпләнеп.

– Әйе, кызым, үсә. Төнбоекның сабагы җиргә береккән. Тик аларны өзәргә ярамый, Кызыл китапка кертелгән. Димәк…

– Димәк, алар сирәк.

– Дөрес, акыллым.

Балык тотканда да күзен төнбоектан алмады Айзилә. Кармагына уралудан куркып, һәрчак читтәрәк йөрде. Шулай да күңеленнән һич чыкмады серле чәчәк. Үзе су сибеп үстергән гөлләрдән ямьлерәк, гүзәлрәк күренде аңа төнбоек.

Икесенең дә берьюлы кармаклары чиртте. Чуртан балыгы эләккән иде.

– Исәйсеннәр, – диде бабасы, балыкны суга җибәреп.

Айзилә кармагын алганчы, балык үзе ычкынды. Хәер, алар табигать кочагына балыкка дип түгел, таң атуны күзәтү өчен килгәннәр иде.

Өйдән алып килгән шулпа белән сыйланганда да игътибары чәчәктә булды кызның. Тик рәсемен кәгазъ битенә төшергәндә нигәдер су чәчәге бераз кечерәйгән иде.

Бераз тамак ялгагач, чишмә эзләп китте алар. Бабасы бу якларны яхшы белсә дә, Айзиләгә сиздермәде. Күбрәк оныгының артыннан ияреп йөрде. Чишмә җыры моңсу тоелды аларга. Тирәсендә аунап яткан корган ботаклардан, чүп-чарлардан арындыргач кына чишмәнең көмеш суы челтерәп ага башлады. Тәмле суын авыз иткәч, калкулыкка күтәрелделәр.

Сукмакта очраган бер бөҗәккә сәлам бирде Айзилә. Әнә берсеннән-берсе җитез кырмыскалар, караңгы төшкәнче диеп, нидер ташыйлар. Бал кортлары да шөпшәләр белән узыша-узыша төрле төстәге чәчәкләрне коча-коча татлы ширбәт җыялар. Чәчәкләргә дә күңелле: таҗларына әле бер, әле икенче күбәләк килеп куна. Ә менә зәңгәр ефәк күлмәкле күбәләкне Айзиләнең күргәне юк иде. Тик матурлыгы белән генә озак юана алмады, күңеленә шом салып, аягы арасыннан нидер йөгереп узды. Ул куркуыннан артка чигенде, күбәләк очып китте.

– Курыкма, кызым, тычкан ул, – диде бабасы, оныгын тынычландырып. – Нәни тычкан, үзе синнән курыкты. Әнә оясы янына якын килгән булгансың.

Дару үләннәре: күкчәчәк, көтүче сумкасы, ак әрем белән танышкач, палатка корды алар. Чәчәктән чәчәккә кунган күбәләкләр дә яшеренер урын таба икән. Кичкә таба алар да юкка чыктылар. «Көндез маем эри», дип, төнлә генә чыга торган черкиләр күл буенда көндез дә күп. Шулай да талавыннан бигрәк безелдәве яман аларның. Бабасы әйтмешли, көчле умарта гүләвенә тиң. Әле ярый палатка эченә керә алмыйлар.

Караңгы төшсә дә, күл буенда җыр тынмады. Көйләре бераз үзгәрсә дә, сүзләре шул ук: бака бакылдый, черки безелди, чикерткәләр скрипка чиртә. Күлнең төсе генә бераз алышынган, әйтерсең, башка бер күлмәк киеп йокыга әзерләнгән. Ә төнбоек… Чү, кайда соң ул? Тәмам күздән югалган…

– Бабай, бабай, чәчәкне кемдер өзгән! – диде Айзилә, еламсырап.

– Юк, юк! Ул йокыга талган, су астына җылыга чумган. Менә иртәгә күрерсең, ул кабат чыгар, – диде бабасы, кызны юатып.

Бакаларның кичке тынлыкны бозып кычкыруы бик үк ошамады Айзиләгә.

– Бабай, бакаларның өйләре бармы? Алар кайчан тына? – дип сорады.

– Бар. Аулак күлгә бака хуҗа. Шушында яши алар. Йортсыз бака катып үлә бит. Шуңа куанып җырлыйлар. Беләсеңме, бака нәрсә ди?

– Юк.

– Бакылдамый торсам, ярылам, ди.

Айзилә бабасына кушылып көлде дә янә сорау өстенә сорау яудырды:

–Бабай, сиңа нинди бөҗәк күбрәк ошый?

– Кырмыска.

– Нигә?

– Чөнки алар тырыш, хәтта үзләре өчен кышлык йорт салалар.

– Беләм, алар көчле дә. Кырмыска чикерткәне җиңә.

– Һәй, җиңә, әлбәттә. Кыерсытсаң, кырмыска тешли дә белә, – диде ул, кет-кет көлеп. – Җегәрлеге дә җитәрлек! Ат басып үтсә дә, торып баса кырмыска. Вак булсалар да, күмәкләшеп тау өяләр.

Ул төнне алар керфек тә какмый сөйләшеп уздырдылар. Бал кортлары, шөпшә, күбәләкләр чәчәкнең нектары белән сыйланганнарын белсә дә, яшел чикерткә белән камканың бөҗәкләр белән туклануын ул бабасыннан ишетте. Кечкенә генә булсалар да, табигатькә зыян салучыларны юк итеп, зур файда китерәләр ич. Әгәр куркыныч янаса, шундук яшеренәләр, бер-берсенә хәбәр дә тараталар. Гаҗәеп серле дөнья – бу табигать!

Шулай да кызга бака тавышы тынгылык бирмәде. Аның күз алдына кәлтә, еланнар килде.

– Бабай, күл буенда елан буламы? – диде ул, куркуын яшерергә тырышып.

– Шикләнмә, кызым. Тычкан булган җирдә елан булмый. Урманнан килсә дә, палаткага уза алмас. Үзең күрәсең ич, хәтта черкиләр дә керә алмыйлар.

Таң алдыннан тышкы якта нидер фырылдады… Айзилә куркуыннан бабасына елышты…

– Курыкма, кызым. Тавышы керпенеке… Ул – безнең сакчыбыз.

– Беләм, керпе елан да тота, – диде Айзилә, батыраеп.

– Әйе, дөрес әйтәсең. Әнә, күр әле нинди зур тычкан тоткан. Әйдә, без дә чыгыйк, тиздән таң ата. Күзәтик, – диде бабасы, палатының чыгу юлын ачып.

– Әллә, яңгыр яуган? – диде кыз, юеш чирәмне тотып.

– Юк, чык төшкән.

– Ә нәрсә ул чык?

– Су тамчысы. Эсседә парга әверелгән су тамчылары чык булып иртән җиргә төшә, аннан кабат парга әйләнеп югарыга, болытка ук менәләр…

Әйләнә-тирә ап-ак. Әйтерсең лә, сөт түгелгән. Ә үзе болыт сыман акрын гына югарыга күтәрелә. Эх, шуңа утырырга да күтәрелергә! Юк, җирдә дә бик ошый. Аеруча сулыш алуы рәхәт. Аклык әкренләп күздән югалды, кызарып кояш калыкты. Әйтерсең лә, җир өстендәге ап-ак юрганын ул тартып ачты. Алсу таң нурында күл өсте җемелдәде. Суы чип-чиста, хәтта балыклар да күренә. Кинәт, таң атуга сөенеп, бөҗәкләр сибелде, төнбоекка да дәштеләр күрәмсең, су өстенә калыкты, киерелде, күзен ачты. Җиргә сирпелгән җылылык тургайларны уятты. Алар, шундук югарыга күтәрелеп, җыр суздылар. Шул көйгә кушылып, судагы балыклар, күл өстендәге бөҗәкләр иртәнге күнегү ясагандай, хәрәкәтләнә башладылар. Айзилә дә, аларга кушылып, бер урында сузылды, киерелде, тургай сыман җилпенде. Кырмыска, күбәләкләрнең чык суында юынуын күзәтте.

Таң атуы нык ошады кызга. Гаҗәеп матур күренешне сүз белән генә сөйләп булмый шул, күрергә кирәк, дуслар. Төнбоек та онытылырлык түгел, һич күз алдыннан китми. Күзеңне йому җитә, шундук ул пәйда була…

Шуңа да кырыйларын сөт сыман ап-ак, уртасын сары бисердән үрде Айзилә.

Өстәлдәге чәчәкне күргәч, бабасы да шаккатты. Тел шартлатып:

– Нәкъ үзе, күл өстендәге төнбоек, – диде. – Болай булгач, урманга барганда да ияртергә булыр үзеңне. Бераз гөмбәләр пешсен әле, – диде ул, масаеп.

Айзиләнең шатлыгы эченә сыймады. Куанычыннан табигать кочагыннан отып кайткан җырын көйләде…

3 нче кушымта.

Нурзия Мирхазова шигырьләре

БолындаТаң ата. Кояш калка!Дөнья нурга күмелә.

Бөҗәкләр, күбәләкләр

Таң нурына үрелә:

– Чык суында юыныйк,

Чиста һәм пөхтә булыйк!

Табигатьне ямьләндереп,

Күңелле җырлар сузыйк!

 

Яшел бишекҖилләр исеп-исеп куя,Тирбәлә яшел бишек.

Туган якның гүзәллеген

Аңлатыйм тагын ничек?

Җил тына да, кинәт кенә

Сайрый башлыйлар кошлар.

Бу концертны сөйләп булмый

Тыңларга кирәк, дуслар!

Инешебез – серле көзге,

Таллар – сиртмәле бишек.

Әйтерсең лә, җәннәтләрдән

Ачыла яшел ишек.

 

Туган яктаТау битендә җиләк пешкән,Әллә мине көткәнме?

Гади генә түгел, болын –

Гүя, чәчәк түтәле.

Чәчәкле болыннары,

Болында колыннары!

Суга тиеп тора таллар –

Сүтелгән толымнары.

Шуңа ел да сагынып кайтам

Әткәм үскән җирләргә.

Әни кулының җылысы

Бардыр җәйге җилләрдә.

 

Үз җиремСездә ничек, бездә шулай –Йөргәнем юк эзләнеп.

Чишмәләре янәшәмдә

Суын эчәм тезләнеп.

Нигә миңа эссе яклар,

Кирәк түгел чүлләре.

Исән булсын яшел болын,

Туган якның күлләре.

Менәм дисәм, дәшеп тора

Тауга тартым үрләре.

Юк болында чәчәкләрнең

Нинди генә төрләре.

Сездә ничек, бездә шулай –

Мин – шушы җир баласы.

Үсү белән туган җирне

Булыр җырга саласы!