Рус  телле балалар белән текст өстендә эшләү алымнары

Рәфидә СИБГАТУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 11 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса ,кешеләр аралаша,фикер алыша алмаслар иде.Тел шулай ук,тәҗрибә туплау,халыкның фән,мәдәният,әхлак өлкәсендәге казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягъни буыннарның аралашу чарасы да. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә алмаган булыр иде.

Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр. Шуңа күрә дә дәүләт мәктәптән үз-үзенә ышанган, социаль ориентлашкан, мөстәкыйль эш итә торган, көндәшлеккә сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия булган, иҗади, шәхес һәм белгеч буларак өзлексез югары профессиональлеккә омтылган чыгарылыш сыйныф укучысы моделен таләп итә.

Икетеллелек турында закон кабул ителүгә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, рус милләтеннән булган кешеләр тарафаннан әлеге канун бик авыр кабул ителә. Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен аның актуаллелеген арттырырга, индидер стимул, кызыксыну булдырырга кирәк.

Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле һәм уку дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ һәм теләге (мотивация) тууы, укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт. башлангыч сыйныфларда  татар телен кызыклы һәм җиңел иттереп өйрәнү өчен, дидактик материаллар тупланмасын булдыру һәм практик яктан нәтиҗәлелеген билгеләү.

  1. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
  2. Укучыларның сөйләм (язма һәм телдән) телләрен баету.
  3. Укыту процессын индивидуальләштерү.

Үстерелешле:

– логик фикерләүне үстерү;

– пространствода ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү;

– синтез һәм анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү;

– коммуникатив сыйфатларны үстерү;

– танып белү сәләтен үстерү

– иҗади күзаллау сәләтен үстерү;

– иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви:

иптәшләренә, олыларга карата хөрмәт хисе тзрбияләү;

– коллективта итәгатьле итеп аралаша белү сыйфатлары булдыру;

– үз фикереңне төгәл, матур җөмләләр белән белдерә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Гамәли:

– уен аша сүзләрнең тәрҗемәсен истә калдыру;

– укытучы сөйләме аша татар теленең җөмлә төзелешендәге гади конструкцияләрне абстракт күзаллау;

– диалогта аңлы рәвештә җавап бирүгә ирешү (ясалма калаплар булдырмау).

Тел өйрәнү, билгеле булганча, киеренке акыл хезмәте таләп итә. Аның нигезен укытучыга аңсыз рәвештә иярү түгел, бәлки тырышлыкка нигезләнгән танып-белү эшчәнлеге тәшкил итә. Белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен,  башлангыч сыйныфлардан ук укучының эшен төрле күнегү һәм биремнәрне мөстәкыйль  чишә алырлык итеп оештырырга кирәк. Шул вакытта гына бала үз белемнәрен тормышта куллана алачак. Мөстәкыйль эшләр башкару баланың фикерләве, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә уңай йогынты ясый.

Сыйныфта бу эшне оештырганда, укучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик сыйфатлары искә алынырга тиеш.

Тел дәресләрендә мөстәкыйль эшләргә киң урын бирелә. Дәреслектә моның өчен материаллар аз һәм бертөрле характерда, уртача укучыга исәпләп бирелгән.

Дидактик материаллар укыту процессын индивидуальләштерү өчен дә хезмәт итәләр. Шуннан чыгып, биремнәрнең авырлыгы һәм күләме, тема  һәм аның үзенчәлегенә карап, төрле карточкаларда төрлечә бирелде. Аларны балаларның белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә сайлап алып кулланырга була. Шулай ук карточкадагы биремнәрне бүлгәләп эшләтергә дә мөмкин.

Балаларның фән белән кызыксынуын көчәйтүдә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерүдә уеннар да зур роль уйный.Чөнки уен укучыларны татар теленең төп кагыйдәләренә өйрәнүдә ярдәм итә. Шул максаттан әлеге кулланмага уен формасындагы биремнәр дә кертелде.

Индивидуаль биремнәр һәр балага уңышка ирешергә мөмкинлек бирә, чөнки карточкалардагы биремнәр әкренләп катлауландырыла, һәр укучы, сәләтенә карап, үзе эшли алырдай биремне үтәп уңышка ирешә. Гадирәк күнегүләрне дөрес эшләгән бала катлаулыракларына күчә. Укучылар ярдәм сорап укытучыга гына түгел, ә бер-берсенә дә мөрәҗәгать  итә ала.

Укытучы үз карамагыннан чыгып, бу материалларны дәреснең теләсә кайсы этабында файдалана, үзгәртә ала.

Гомумән алганда, әлеге материаллар, дәресне дөрес оештырган очракта, аны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә, бертөрлелектән качарга ярдәм итәчәк.

Текст – телләргә өйрәтүнең дә төп укыту-методик берәмлеге

Текст – телләргә өйрәтүнең дә  төп  укыту методик берәмлеге булып тора.Укучыларның теге яки бу фәннең нигезләрен үзләштерә алмау күп очракта, аларның текст белән эшли беләмәүләреннән  тора. Укучылар текстта булган иң төп мәгънәви берәмлекләрне, әһәмиятле мәгълүматны, терминнарны, исбатлау өчен кирәкле булган фактик материалларны һ. б. аерып бүлеп чыгара алмыйлар. Текст – телләргә өйрәтүнең дә төп укыту методик берәмлеге булып тора, чөнки текст укучының киләчәктә теге яки бу телдә үз сөйләменә нигез сала. Уңышлы итеп сайланып алынган текст укучыларда максималь дәрәҗәдә тел эшчәнлеген стимуллаштыра,шунлыктан текст :мәгълүматлы; кызыклы; мавыктыргыч; яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып; заманча актуаль сюжетлы;  ниндидә булса  проблематик эчтәлекле һәм (текстның тематикасы һәм проблематик эчтәлеге укучыда кирәкле тел һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыра) укучы өчен  мөстәкыйль рәвештә үз сөйләмен үстерерлек үрнәк булырга тиеш. Димәк, текст белән эшләүнең максаты буларак укучының  уку күнекмәләрен камилләштерү һәм текстның эчтәлегенә төшенү өчен сүзлек байлыгын киңәйтү, гомумән, аның башка   сөйләм күнекмәләрен үстерү тора. Уку дәрестә  мөстәкыйль уку гына булып калмый, ул  сөйләмнең  мөһим атрибутына әйләнә.

Дәрестә текстны укырга өйрәтүнең төп принциплары

Уку – пассив эш-гамәл түгел. Укучы текстнын эчтэлегенә якынайтылган булырга тиеш. Шулай ук сүзләрнен мәгьнәсен белергә, аргумент китерергә, автор белән килешәме юкмы, үз позициясен булдыры белү бик кирәк. Бу принципны күздә тотып эшләмәгән очракта, без текстны укып чыгабыз да һәм ул тиздән онытыла. Укучыда текстка карата зур кызыксыну булдыру мөһим. Текст укучы мавыктырып эшләгән очраута гына, укучы актив рәвештә эшли һәм аның эш нәтиҗәсе күпкә югарырык була. Укытучы укучыны тел кунекмәләрен башкаруы өчен генә түгел, ә бәлки текстның якынча эчтәлеген дөрес аңлавы өчен дә мактарга тиеш. Текст укуда төп факторларның берсе фаразлау яки якынча төзи белү. Бу принцип укучыны текстны үзләштерергә, кабул итәргә әзер очракта тормышка аша. Бирем һәм текст тәңгәл килергә тиеш. Укытучы бирем-күнекмәләр белән укучыны кызыксындырып, мавыктырып эшлэтерлек, аның табигый фантазиясен уятырлык итеп сайларга, дәрестә юмор һәм уңай шартлар  булырга тиеш. Текст эчтәлеге үз эченә төрле грамматик күренешләрне, лексик берәмлекләр, сөйләм, язу, тасвирлау модельләрен һ. б. ала. Текстлар тел өйрәнү буенча программа нигезендә үзләштерелгән лексик берәмлекләр санын күздә тотып,уку процессына туры килерлек итеп сайлана.

Текст өстендә эшләгәндә укучыларда укучыларда универсал уку гамәлләре формалаша. Ә нинди универсал уку гамәлләрен беләбез? Алар: танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхси. Текст өстендә эшнең 3 этабы бар: 1) укуга кадәр; 2) уку вакыты; 3) укудан соң.

Текст өстендә эшнең укуга кадәр этабы максатлары: балаларда мотивация тудырырга, тел һәм сөйләм авырлыкларын мөмкин кадәр киметергә ярдәм итә.

Текст өстендә эшнең уку вакыты этабы максатлары: укучыларның тел күнекмәләрен һәм сөйләм осталыкларын формалаштыра.

Текст өстендә эшнең укудан соң этабы максатлары: текст ситуасиясен кулланып укучыларныңтел һәм язу кунекмәләрен,таянып белү активлыгын үстерү.

Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне – кешеләр һәм табигать дөньясын да – дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем бирү стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, аларны анализларга, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Федераль дәүләт белем стандартын куллану элекке текст белән эш алымнарын кире кагу дигән сүз түгел. Ләкин, әсәрләрне анализлаганда дәресне әзер схема буенча алып бару, һәрвакыт укытучы фикере белән килешү, барлык укучылардан да бертөрле, охшаш җаваплар таләп итү кебек алымнардан баш тартырга кирәк. Балаларны башлангыч сыйныфтан ук әсәргә анализ ясарга, тексттагы күренешләргә, геройларга үз мөнәсәбәтләрен белдерә белергә өйрәтү мөһим. Балаларның әсәргә мөнәсәбәтләре төрлечә булырга, әсәр эчтәлеге буенча төрле бәхәсләр туарга мөмкин. (Укытучы балаларга “Синең фикерен дөрес түгел” дип әйтергә тиеш түгел.) Балалар барысы да бертөрле уйлый алмый, аларда укытучы уйламаган яңа фикерләр дә туарга мөмкин. Балаларның креатив фикерләү сәләтен үстерү өчен дә әдәби әсәрләр иң кулай материал. Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру максатыннан мин әдәби уку дәресләрендә түбәндәге текст белән эш алымнарын кулланам.

Текст белэн эшләү алымнары

“Туктап уку“ алымы үз эченә түбәндәге этапларны ала:

– текстның исеменә яки текстка бирелгән рәсемгә карап, текстның темасын, эчтәлеген фаразлау. Текстны уку барышында фаразлаган фикерләрнең текст эчтәлегенә туры килүен ачыклау.

Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендә “Рәсемдә малайларның балык тотканы сурәтләнгән. Менә бу өлештә нәк шул турыда язылган” дип фаразланган фикерне дәлиллиләр.

– Текстны уку барышында туктап “Алга таба текстта нинди күренешләр көтелә. Ни өчен алай уйлыйсыз?” кебек сораулар куела.

Өченче этап. Йомгаклау әңгәмәсе. Бу этапта балалар белән фикер алышу, эзләнү, бүлеккә исем кую, текстка туры килгән мәкальләр уйлау, иҗади эшләр керә. Бу алым балаларны текстка анализ ясарга, автор позициясен, үз позициясен дөрес итеп аңлата белергә өйрәтә.

“Терәк сүзләр” алымы

Укытучы балаларга тема буенча терәк сүзләр тәкъдим итә. Балалар, алдагы белемнәренә таянып, бирелгән сүзләрне кулланып җөмлә яки мини-текст төзиләр һәм дәреснең темасын, максатын ачыклыйлар. (Бу алым дәрестә проблемалы ситуацияләр тудыру өчен дә уңайлы.)

Мәсәлән, Константин Ушинскийның “Дүрт теләк” хикәясен өйрәнгәндә, түбәндәге терәк сүзләр бирелә: кыш, яз, җәй, көз;

– балалар, булган белемнәренә таянып, бу сүзләрне кертеп җөмләләр яки мини-текст төзиләр;

– дәреснең темасын һәм максатларын ачыклыйлар, түбәндәге җавапларны ишетергә мөмкин:

– текстта ел фасыллары турында укырбыз;

– һәр ел фасылының билгеләрен ныгытырбыз;

– һәр ел фасылының матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәнербез.

«Әйе-юк» алымы балаларның текст эчтәлеген аңлавын тикшерү өчен уңайлы. Текст эчтәлеге буенча җөмләләр бирелә, балаларның аларның текст эчтәлегенә туры килгәннәрен +, туры килмәгәнен – тамгасы белән билгелиләр. Бу алымны кулланганда туры килмәгән җөмләләрне дөресләп, текст эчтәлегенә туры китерерлек итеп төзәтү эшен дә тәкъдим итәргә мөмкин.

Текст эчтәлеген геройлар исеменнән сөйләтү

Балалар үзләрен герой ролендә хис итәләр. Китапханәдә” хикәясендә укучы “Ул бу айда өч китап укыды” җөмләсен “Мин бу айда өч китап укыдым…” дип 1 нче зат исеменнән сөйли.

”Синквейн язу” ысулы

Сүзнең тәмен тоеп, иң кирәклеләрен генә сайлап, үз фикереңне оста һәм кыска итеп әйтеп бирү сәләтен үстерүдә аның роле зур. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Укучылар арасында шигырь язарга теләүчеләр дә очрый. Аларның бу сәләтен үстерү юнәлешендә бу ысул бик яхшы.

Мәсәлән, 2 нче сыйныфта «Туган ягым» темасы өйрәнелә. Анда укучылар түбәндәге сүзләрне сайларга мөмкин:

Беренче юлга әсәрдә өйрәнелгән төп бер сүз языла. Бу – исем: Татарстан.

Икенче юлга теманы ачыкларга ярдәм итүче ике сыйфат языла: матур, бай.

Өченче юлга өч фигыль языла: яратам, яшим, горурланам;, һ.б. вариантлар.

Дүртенче юлга төп мәгънәне аңлатучы бер җөмлә языла: мин Татарстанда яшим.

Бишенче юлда укучы үз мөнәсәбәтен аңлата, нәтиҗә ясый, үз тәҗрибәсеннән мисал китерә. “ Туган ягым.

Тагын бер алымга тукталып китәсе килә.

“Алты эшләпә” алымы төркемләп эшләү ысулы балаларга бик ошый. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләүләре дә, дөньяны танып-белүләре дә төрле. Укучыларны өч яки алты төркемгә бүләбез. Алымны куллана башлаганда, өйрәтү өчен башлангыч сыйныфта өч төркем дә җитә. 4 сыйныфта алты төркемгә дә бүләргә була. Аларның һәрберсенә төрле төстәге эшләпә бирәбез. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар.

Текстка карата дидактик материаллар

Мин 2 нче сыйныфка (рус төркеме) өчен дидактик материалларны “Күңелле татар теле“ дәреслегендәге (авторы Р.З.Хәйдәрова) “Туган ягым“ тексты буенча төрле вариантлар кулланып эшлэдем.

Туган ягым

Мин Татарстанда яшим. Татарстан – минем туган ягым. Татарстан бик матур. Анда куе урманнар, кин кырлар, күлләр бар. Урманнарда пошилар, аюлар, хәйләкәр төлкеләр, усал бүреләр яши.

Татарстанда зур, озын елгалар күп: Идел, Кама, Агыйдел, Нократ (Вятка). Татарстанда шәһәрләр чиста,матур. Алар: Казан, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Яшел Үзән.

Мин туган ягымны бик яратам!

Сорауларга җавап бирү

Татарстан нинди республика?

Татарстанда нәрсәләр күп?

Урманнарда нәрсәләр яши?

Куян нинди?

Бүре нинди?

Поши нинди?

Без кайда яшибез?

Татарстанда нинди шәһәрләр бар

Гомумиләштерүче сүзне тап

Агыйдел, Кама, Идел – …

Төлке, бүре, аю. куян – …

Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт – …

Әйе, юк алымы

Син бу раслаулар белән килешәсеңме?

  1. Татарстан – минем туган ягым.
  2. Мәскәү – минем туган ягым.
  3. Татарстанда җираф, арыслан, фил яши.
  4. Татарстанда аю, бүре, төлке яши.
  5. Татарстан территориясе буйлап Идел, Кама елгалары ага.
  6. Татарстанда Самара, Саратов шәһәрләре бар.

Диалогны тулыландыр.

– Син кайда яшисең?

– Татарстан нинди шәһәр?

– Татарстаннын табигате нинди?

– Татарстанда нәрсәләр бар?

Тик-тэк-тоу структурасы

Бирелгән сүзләрдән өч җөмлә төзегез (вертикаль, горизонталь, диагональ).

(Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзиләр. Җөмләләрне укыйлар.)

Татарстан урманнар күп
мин бар яши
яратам шәһәрләр елгалар

 

Эзләнү характерындагы эш

– Татарстандагы елгалар турында җөмләләрне табыгыз әле.

– Ә сез тагын нинди елгалар беләсез?

– Безнең шәһәр янында нинди елга ага?

– Китаптан авыл турында язылган җөмләләрне табып укыгыз әле.

– Ә хәзер шәһәр турында язылган җөмләләрне әйтегез әле!

– Шәһәрдә нәрсә бар, ә авылда юк?

– Автобуслар, трамвайлар, светофорлар юк.

Хата табу характерындагы эш

Әйдәгез, бу җөмләләр дөресме икән? Тикшереп карыйк әле.

Казан – озын елга. Идел – чиста шәһәр. Татарстан – бай авыл. (Хатасын табып төзәтәләр.)

«Туган  ягым «картинасы буенча хикәя төзе  

Шәһәр һәм авыл исемнәрен яз айди названия городов и рек). Названия городов, раскрась, синим цветом, а названия рек красным).

А Л А Б Б Ә Н * К А М А З А К
И А Г У Ү Т Б Ө Г Е А Н С У Ы
Д Ч И А Й Ы Й Ә М Л К А М А Л
Е Л С Т А Г Д Е Л Я Р * Ч А Л

 

Ситуатив биремнәр.Спроси у друга

– Где он живет?

– Какие города есть в Татарстане?

– Есть ли в Татарстане леса?

– Какие реки есть в Татарстане.

“Тәрҗемәче” уены

Ахырда иң оста тәрҗемәчене билгелибез.

Как скажете о том что:

– в Татарстане много лесов, рек, озер;

– в лесах живут лисы, зайцы, волки, лоси;

– Татарстан – богатая республика;

– в Татарстане много городов.

Туган тел һәм (яки) Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле – татар теле” предметларын укыту өчен дидактик материаллар һәр укытучы балаларның яшь үзенчәлекләрен, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсен истә тотып, уку материалын үзләштерү мөмкинлегеннән, классның профиленнән, текст төренә, эчтәлегенә туры килгәнен үзе сайлап ала. Федераль дәүләт белем стандартлары буенча уздырылган дәресләр ижади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша. Традицион укыту системасынан аермалы буларак, заман дәресләре укучының интеллектуаль, рухи, физик үсешен үстерү генә түгел, аның кызыксынуын формалаштыру, үз үсешен күрү, белемен арттыру теләге тудыру,үз көченә ышаныч тудыру да өстәлә. Укучыларны бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү күнекмәләренә өйрәтү, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт булдыру дәресне отышлы итә. Укучы дәрестән чыкканда: “Мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә белдем? Алар арасында нинди бәйләнеш булды? – дип аңлап, үзүсешен ачыклап чыгарга сәләтле булырга тиеш.