Роберт Миңнуллин иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү

№ 153

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә)

 

Лиана ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Гөлкәй  НӘҖМЕТДИНОВА,

Казан шәһәрендәге 134 нче балалар бакчасының Iквалификация категорияле тәрбиячеләре

 

Сәнгать әдәбияты иң мөһим чыганак һәм уникаль тәрбия чарасы булып тора. Ул балага кабатланмас йогынты ясый, туган телнең матурлыгын тоярга ярдәм итә, сөйләм рәвешен үстерә.  Балаларны сәнгать әдәбиятына җәлеп итү процессында сөйләмнең үсеше балалар белән эшләүнең гомуми системасында зур урын алып тора. Шуңа күрә без, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары, балалар белән бергәләп эшләгәндә аларны язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныштырабыз, яттан шигырьләр өйрәнәбез, әңгәмәләр үткәрәбез, әсәрләр буенча рәсем конкурслары оештырабыз.

Өлкән яшьтәге балалар әдәби әсәрнең эчтәлеген тирәнрәк аңларга сәләтле.Шигырь әсәрләре белән танышканда, без балалар шигырьнең матурлыгын һәм көйләрен тоя алсыннар, әсәрнең эчтәлеген аңласыннар, Роберт Миңнуллин әсәрләрендә куелган шигъри образлар озак саклансын һәм яратсыннар өчен тырышабыз.

Роберт Миңнуллин каләменең тагын бер отышлы ягы шунда – ул баланы табигатьнең бер өлеше итеп карый. Кош-кортлар, терлек-туар, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, укучыларда бик гүзәл кешелеклелек хисләре тәрбияли. “Акбай шулай ди…”, “Көчек өрергә тиеш”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кыр кәҗәсе”, Елмаючы бүреләр” һәм башка шигырьләре иң уңышлылары.

Татар дөньясында Роберт Миңнуллин күп кенә җыр сүзләренең авторы, искиткеч сәләтле балалар шагыйре, нечкә лирик һәм кызу канлы публицист буларак таныш. Шуңа да аны күпкырлы талант ияседипәйтепбула. Роберт Миңнуллин барыннан да элек,  балаларшагыйре, улбезнеңяратканшагыйребез.

Аның шигырьләре  бер сулышта укыла торган дип әйтсәк тә була. Ул үзенчәлекле шагыйрь. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, кемне дә булса дәвам да итми, чөнки тумышы белән шагыйрь, тумышы белән үк җыр чыганыгы. Ул сабыйлар өчен икенче “әти” гә әверелде, чөнки сабый күңелен аңлый һәм тоя белүче, сабый аңларлык “телдә”  язучы-шагыйрьләр бик сирәк.

Бала хыялының чиге юк. Олылардан аермалы буларак, ул үзе хыялланганга ихлас инана, аларны чын итеп кабул итә. Үзе ясаган җанвар һәм киек рәсемнәренең бала хыялында терелүе, яшәп китүе Роберт абый Миңнуллинның шигырьләрендә еш очрый. Аның “Йөгәнсез чаптар” әсәрендә ат, дәфтәр битеннән төшеп, болынга качкан. Бала йөгән кидерелмәгән шушы чаптарның болында чабып йөрүенә шатлана.

Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага шәхси мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман. Роберт Миңнуллинның балалар шагыйре буларак осталыгы да сүз сөрешен яки вакыйгаларны бер дә көтелмәгән якка борып тәмамлавында, моның көлкеле хәл-әхвәл барлыкка китерүендә. Шул рәвешле, ул шигырьнең финалын аеруча нечкәләп эшли, һәм әсәрнең ахырында эчтәлеге яңа ягы белән ачылып китә.

Роберт Миңнуллинны, балалар әдәбиятында, якты юл күрсәтүче “маяк” белән чагыштырырга була. Балалар әдәбиятын җиңел өлкә дип әйтеп булмас, бу өлкәдә үзеңә күпмедер дәрәҗәдә “бала” булырга кирәк. Роберт абый Миңнуллинның күңелендә балага хас: беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлар булгангадыр аңа бу өлкә җиңел бирелә.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә укытучылар алдында балаларда китапка, нәфис әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, шигъри образ тою, шигъри ишетү, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен тою һәм аңлау сәләте тәрбияләү бурычы тора.

Аның шигъри әсәрләрен уку балалар алдында туган телнең бетмәс-төкәнмәс байлыгын ача һәм аны гадәти сөйләмдә һәм мөстәкыйль рәвештә сүз иҗатында кулланырга ярдәм итә. Бу яшьтә балаларда сәнгать сүзеннән ләззәтләнү, туган телгә мәхәббәт, аның төгәллеге һәм төрлелеге формалаша.

Шагыйрь бар иҗат юлын балалар дөньясына багышлый. Ул алар белән үзе дә бала-чагына әйләнеп кайта кебек.

Роберт абый Миңнуллин кебек үткен сүзле, гадел карашлы  язучылар киләчәктә тагын да күбрәк булыр дип өметләнәсе килә, чөнки безнең милләтебезгә яшь буынга аек акыл белән юл күрсәтүче, нәни балаларга икенче “әти” булырдай шәхесләр бик кирәк.

Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким яшь каләмдәше Роберт Миңнуллин иҗатының үзенчәлеген кыска гына болай дип билгеләгән: “Кыскалык, гадилек, халыкчанлык. Бу – шагыйрь иҗатының төп сызыгы. Роберт шушы сызыктан читкә чыгар дип уйламыйм. Юмор, юмор инде ул, барысында да бер төсле дисәләр дә ышанмыйм. Роберт юморы мыек астыннан. Роберт күп сүзле озын шигырьләргә күчсә, атны буразнага тартып төшергән шикелле, шагыйрьне үз буразнасына, Тукайлар, Бари Рәхмәтләр салган буразнага төшерәсе килә”.

Әйе, Роберт абый Миңнуллин шигърияттә үз буразнасына тугырылыклы булып яши. Сибгат ага Хәким аның иҗатының Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара Мактау дипломына лаек булганын күрсә, ничек сөенгән булыр иде. Шулай ук исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Роберт Миңнуллингабалаларәдәбиятыөлкәсендәирешкәнказанышларыөчен Татарстан Язучыларберлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшриятычыгарган «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Габдулла Тукай исемендәгеДәүләтпремиясе беләнбүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгатьэшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртте.

Без тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары арасында педагогик пропаганда алып барабыз, нинди китаплар укырга, ничек укырга. Консультацияләр, әңгәмәләр, уртак бәйрәмнәр һәм күңел ачулар оештырабыз.  Әти-әниләрнең балаларга сәнгать әсәрләре укуы, китапларга, әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү мөһим.

Шулай итеп, Роберт Миңнуллин әсәрләре әле әхлакый тәрбия бирү өчен дә мөмкинлек бирә. Туган телгә, аның байлыгына һәм матурлыгына мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

 

Әдәбият исемлеге:

  1. Речевое развитие дошкольников: основы и новые технологии: сборник статей/авт.-сост. Т.В. Волосовец, О.С.Ушакова; под ред. Т.В. Волосовец, И.Л. Кириллова. –М.: ООО”Русское слово – учебник”, 2015.-168с.
  2. Әдәбият, 11 сыйныф. – Мәгариф нәшрияты, 1999. – 323-329 б.
  3. Роберт Миңнуллин. kitap.net.ru
  4. Интернет ресурслар