Ринат Мөхәммәдиевның «Канатлы кояш» әсәренә бер караш

№ 130

Ләйсән ХӘЛИМОВА,

Лениногорск районы В.П.Чкалов ис. урта мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенге көндә ата-анага кадер-хөрмәт бетте, әнинең хәер-фатихасын алмыйча, торле бәхетсезлекләргә очрый адәм баласы. Ата-ана сүзенә колак салмау, ирек һәм мөстәкыйльлек эзләү яшьләрне ялгыш юлга алып кереп китәргә мөмкин.  Бу бүгенге көн җәмгыятенең актуаль проблемасы. Ана – кызны, ата улны белми торган замана бүген. Киредән бу кыйммәтләрне кайтару өстендә эш алып барылырга тиеш.

“Ана күңеле балада…” Ә нәрсә соң ул күңел? Ул — кешенең ят күзләрдән яшеренгән чын асылы. Димәк, ана асылы, булмышы белән баласында яши. “…Бала күңеле – далада”.  Ә даласы киң, гөл-чәчәкле генә түгел — хәвеф-хәтәрле дә. Бу сүзләр Ринат Мөхәммәдиевның “Канатлы кояш” әсәренең идеясе белән тәнгәл килә. Әсәрнең теле агым шикелле, борып-бормалап алып кереп китә. Күңел хискә тула, җанга рәхәтлек биреп, ана образы килеп баса, аның җылысыннан китәсе килми, аңа сыенып торасы килә, бар курку-шөбхәләр югалган кебек тоела. Җылы канат астында үзеңне сизү – аерым бер бәхет икән бит ул. Акканатның әнкә каз икәне дә онытылып китә.

Җанлы һәм җансыз табигать вәкиленә кешедәге сыйфатларны бирү – Р.Мөхәммәдиевка хас алым. Табигать баласының язмышы ярдәмендә бүгенге кешеләр тормышында тамыр җәйгән афәтләрне күзалларга мөмкин. Бер яктан карасак, әсәрдә бу афәтләр су күсесе образында бирелә: бер выемсыз су өстендә уйнаган бәбкәләрне  берәм-берәм чүпли. Кайбер “күселәр”, рәхәт эзләп, әти-әни сүзенә колак салмаган балаларны сагалый: эчкечелек, наркомания кебек күңелсез “рәхәтләр” белән мавыктыра. Бу гадәтләр башта рәхәт мизгелләр бүләк итсә, соңга таба төпкә сөйри, кешелектән чыгара, җир йөзеннән юк итә. Икенчеләре —  мәкерле явыз җаннар —  сабыйларга карата сугыш игълан иткән кебек тоела. Әле күптән түгел бар кешене тетрәндергән Василиса Галицына, Алена Водопьянова фаҗигаләрен искәртмичә мөмкин түгел. Вәхши җаннарның, ерткычларның корбаннары бу сабыйлар, һәм исемлек моның белән генә чикләнми, кызганычка каршы, кызганычка каршы, ул даими рәвештә яңарып тора.  Икенче яктан карасак, бәбкәләрнең бәхетсезлеккә юлыгуларын әти-әниләрнең игътибарсызлыгы да этәргеч булып тора. Әсәр эчтәлегеннән күренгәнчә, әткә каз белән әнкә казны инешнең тынлыгы шомландыра, ләкин алар моңа әһәмият бирмиләр.  Һәм ахыры бик кызганыч тәмамлана. Яшь  буын вәкилләренең ата-ана булуга әзерлек дәрәҗәләренең түбәнлеген күрсәтә.

Ризаэддин Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан  бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дип бик дөрес әйткән. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Ул – гасырлар буе килгән һәм киләчәктә дә чишелергә тиешле мәсьәлә. Бер генә ата-ана да аннан читтә кала алмый. Шуңа күрә балага дөрес тәрбия бирү ата-ана абруена нык бәйләнгән. Оясында ни күрсә, очканында шул була ди халык. Балалар исә гаилә көзгесе булып торалар. Ә гаиләне саклаучы – әни. Ләкин  әниләргә җәмгыять тарафыннан төп вазыйфаларыннан башка (ана булу, дөрес тәрбия кылу) тагын күп төрле бурычлар йөкләнгән: акча-мал табу, эш урынында үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкару, ата урынына калу (кызганычка каршы, аерылышу, ирсез бала табулар бүгенге көндә гадәти хәлгә әверелеп бара) һәм башкалар. Ананың Ана булу өчен вакыты да, көче дә калмый. Гаиләнең кадере юк дәрәҗәдә бүгенге көндә. Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле хатын” хезмәтендә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, — ди. “Баланың тәрбиясе сабый дөньяга килгән көннән башланырга тиеш”,- ди Песталоцци. Менә шуңа күрә дә чын педагогика – ананы дөрес тәрбия методлары белән коралландырырга, а педагогик сәнгать бу методиканы шулкадәр гадиләштерергә тиеш ки, аны теләсә кайсы ана, шул исәптән гади крестьян-хатыны да үзләштерә алсын. [2:99]

Р.Мөхәммәдивның “Канатлы кояш” әсәрендә кояш  – ул Әни. Бәбкәләр төшләрендә кояш нурын куалар, соңрак кояшның үзен тотмакчы булалар. “Тоттылар…Җылы икән Кояш! Чынлап та, нурлы икән Кояш! Шул шатлыктан уянып, күзләрен ачсалар,…..Кояш дигәннәре үз әниләре Акканат булып чыкты”. [3:9]

Балаларын югалткач, бөрешеп кала ана каз, канатлары салынып төшә, “Күкрәгендәге бер төер ут булып яна …. сулыш алырга да уңайсызланып ятты бер тын, гадәттәгечә киң итеп җәйгән канат асларының буш булуыннан янә сискәнеп куйды.Ул ак канатлары арасыннан җил йөргәнен һәм аларның торган саен суына, салкыная баруын тойды”. [3:15]

Дөньяда иң бөек хис – ата-ана мәхәббәте. Бу мәхәббәт ышанычлы канатлар сыман, гомер буе балаларны куркынычтан, хәвеф-хәтәрдән саклап, яклап тора. Бу “канатлар” баланың күңелен рухландырып, кыюлык өстәп торучы да.

Әйе, бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Алардан кояштай җылылык бөркелә. Шундый кадерле, мәрхәмәтле  кешеләребез язучыларыбызга, рәссамнарыбызга,  композиторларыбызга иҗат  чыганагы булып торалар. Ана образы сәнгатьтә бөтен тулылыгы , мөлаемлыгы белән ачыла һәм анда кешенең иң изге хисләре , уй хыяллары , кичерешләре чагыла. Әни  —  ул кешегә тормыш бүләк итүче. Әниләребезнең бер җылы сүзе безнең күңелләребезне күтәрә, бер җылы карашы барлык авырлыкларны юып алгандай юкка чыгара. Әни  — гаилә учагын сүндерми саклап тотучы.

Әниләр кайчан канатлы була? Балалары сау-сәламәт булып, тормышта үз урыннарын тапканда. Әниләр кайчан канатлы була? Балалары бәхетле булганда. Әниләрнең канатлары кайгыдан салынса, балалары хакына ул канатлар ныгый: алар өчен көрәшкәндә һәм алар өчен куанганда.  Фәрештәләргә тиң икән канатлы әниләр, чөнки алар балаларына да канат тагалар.

Димәк, балаларга, беренче чиратта, гаилә кысаларында дөрес тәрбия бирү зарури. Әгәрдә ки җәмгыять Анага гаиләне материаль яктан тәэмин итүче буларак караудан туктый икән, “Ана” дигән һөнәр барлыкка килгән очракта без, бәлки, Гаиләне (зур хәрефтән) кире кайтара алырбыз. “Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар, чөнки балаларны үз анасы кадәр һичкем тәрбияли алмас. Шулай ук, биш яшь булмастан элек, шәфкатьле аталар да аналар кадәр була алмаслар.”- ди Риза Фәхреддин “Тәрбияле ана” хезмәтендә. 

Ринат Мөхәммәдиев үзенең “Канатлы кояш” кебек әсәрләре белән бүгенге көн әхлак проблемаларына аерым игътибар юнәлтсә, мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре шул проблемаларны хәл итәргә өйрәтүче, юл күрсәтүче маяк. Балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә һәр кеше өчен бәяләп бетермәслек хәзинә һәм кыйммәтле мирас бу.

Әдәбият исемлеге.

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / [ Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин ]. – Казан: Тат.кит. нәшр.,1990. — 238 б
  2. Ә.Хуҗиәхмәтов, “Мәгърифәт йолдызлыгы”/ Хуҗиәхмәтов Ә.Н.  Нәшрият: Мәгариф,2002 ел. — 287
  3. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. “Иман” нәшр., 199
  4. Р.Ш.Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. Казан, 2007.
  5. Р.Мөхәммәдиев, “Канатлы кояш”/  Мөхәммәдиев Р.С. Нәшрият: Мәгариф, 1998 ел. – 40 б.
  6.  Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “ нәшрияте, 2002.