Рәсем сәнгате әсәрләрен – шигърият аша

№57

Зөлфия КАШАПОВА,

Актаныштагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы

Максат: рәсем сәнгате әсәрләрен Гамил Афзал шигырьләре аша өйрәнү.

Максатыма ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдым:

– Г.Афзал иҗатын өйрәнү;

– туган якка мәхәббәт хисләренең шигырьләрдә сәнгатьчә чагылышын ачыклау, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү;

– рәсем сәнгате әсәрләрен күзәтү һәм өйрәнү;

– Г.Афзал шигырьләре эчтәлеген рәсем сәнгате әсәрләре белән чагыштыру;

– җанлы сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның үзләрендә дә иҗат итү теләге уяту;

– шагыйрь тудырган матур әдәбият әсәрләренә карата кызыксыну уяту, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү;

– укучыларның иҗади сәләтләрен, эстетик зәвыкларын үстерү.

Хәзерге заман мәктәбендә эстетик цикл предметларын укыту үзенчәлекләре

Рәсем сәнгате буенча белем бирү эчтәлеге укучылар эшчәнлегенең ике төрен тәшкил итә:

– сәнгать әсәрләрен өйрәнү (укучы – тамашачы);

– шәхси иҗади эшчәнлек (укучы – рәссам). Бу исә, үз чиратында, сәнгать кешесенең тормышын ике яктан бердәмлеген, бәйлелеген күрсәтә, тамашачы һәм рәссам арасында диалог характерын ачарга ярдәм итә, өйрәнеләчәк материалны мәгълүмат итеп караудан котылу чарасы да булып тора. Шул ук вакытта сәнгать әсәрләре белән шәхси эмоциональ аралашу тәҗрибәсе дә исәпкә алына. Шул рәвешле рәсем сәнгатен эшчәнлекле үзләштерү алгы планга куела.

Рәсем сәнгате дәресләре, музыка сәнгате һәм әдәби уку дәресләре белән беррәттән, әйләнә-тирә дөнья (Туган ил, үсемлек, хайваннар төзелеше, кеше фигурасы пропорцияләре), математика (геометрик фигуралар, күләм), технология (табигый һәм ясалма материаллар, әзер әйберләрне эшкәртү) дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә өйрәнелә.

Укыту процессын оештыруның төп формасы – дәрес белән беррәттән, сәнгать, туган якны өйрәнү музейларына, тыюлыкларга экскурсияләр тәкъдим ителә, картина галереяларыннан видеоматериаллар кулланыла.

Рәсем сәнгате әсәрләрен шигърият аша өйрәнү

Үземнең эшемне рәсем сәнгате дәресләрендә укучылар эшчәнлегенең сәнгать әсәрләрен өйрәнү, ягъни укучы-тамашачы төре буенча эшләүгә юнәлттем. Чөнки укучы укырга, язарга өйрәнгәнче үк, бик теләп рәсем ясый, ә картиналарны күзәтеп, үз фикерен җиткерергә, нәтиҗә ясарга шактый тәҗрибә туплагач кына ирешә. Әлбәттә, картинаның авторы, язылу тарихы буенча әңгәмәләр, эчтәлекне ачу буенча сорауларга җавап бирү традициягә кергән. Ә минем рәсем сәнгатен шигърият аша күрсәтәсем килде.

Хәзер Гамил Афзалның “Яңгыр алдыннан” шигырен укып үтик.

Катлау-катлау кара-кучкылланып,

Каш җыерып тора болытлар.

Юаш кына, моңсу уйга талып,

Сүрәнләнеп калды офыклар.

Кошлар тынды урман култыгында,

Уйчан төскә керде әрәмәләр.

Яшькелт-кара уҗым дулкынында

Күләгәләр йөгерә, күләгәләр…

Шагыйрь, әйтерсең лә, рус рәссамы Федор Васильевның “Яңгыр алдыннан” картинасын тасвирлый.

…Урман култыгында урнашкан авыл йортлары, кечкенә күпер аша казларны куып кайтучы ике хатын-кыз. Табигатьтә киеренкелек: һаваны кара болытлар каплаган, кошлар урманга сыеналар, агачлар җиргә бөгелгәннәр.

“Кышкы урман” дип аталган шигыре дә рус рәссам-пейзажисты Иван Шишкинның “Кышкы урман”ына аваздаш.

Гүя монда туйга зиннәтләнгән

Әкиятләрдә күргән патшалык.

Тылсым көче белән бизәкләнгән,

Ак киемнән тора бар халык.

“Ялгыз нарат” шигырен укыганда да, шул ук И.Шишкин картинасы күз алдына килә:

Басу уртасында ялгыз нарат,

Хәл-әхвәлен белми беркем дә.

Табигать күренешләре, ел фасылларын тасвирлаган “Яз”, “Көзләр җитә”, “Кышкы иртә”, “Көз. Юеш. Шыксыз болында…”, “Ару-талу, талчыгулар…” шигырьләрен, тематик рәсем ясаганда, сурәтләү чарасы буларак куллану бик отышлы.

Йомгаклау

Рәсем сәнгате әсәрләрен Гамил Афзал шигырьләре белән чагыштырганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: рәсем сәнгате әсәрләрен үзебезнең төбәктән чыккан Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал шигырьләре аша өйрәнеп, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, үз иленең патриоты булып үсәргә омтыла; якташ шагыйрь белән горурлану хисе туа; шагыйрьгә, рәссамга ияреп, укучылар да иҗат итә башлый.

Шуңа да игътибар итәм: һәр әсәргә дә иллюстрация ясап булган кебек, һәр картинаны да шигърият аша күреп була.

Эстетик цикл предметларын сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп үткәргәндә генә, күпкырлы шәхес формалаша ала. Ә һәрьяктан үсеш алган шәхес тормышта үз урынын җиңел таба.

Кулланылган әдәбият

1. Афзалов Г. Сайланма әсәрләр. – Казан, 2004.

2. Афзалов Г. Талларым, тирәкләрем. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1979.

3. Васильев Ф. Яңгыр алдыннан. 1870–1871. – Дәүләт Третьяков галереясы – Мәскәү.

4. Шишкин И. Кышкы урман. – Рус музее – Санкт-Петербург.

5. Шишкин И. Кыргый Себердә. – Рус сәнгатенең милли музее – Киев.