Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

№ 140

Лениза НУРГАЛИЕВА,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Балаларда белемгә, фәннәр дөньясына кызыксыну уяту; үзара дуслык, татулык сыйфатлары тәрбияләү, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, игътибарлыкларын, хәтерен үстерү; туган илгә, телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага «Рәхмәт сиңа, Әлифбам!» дигән язма эленә, балаларның дәфтәрләреннән, рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

Кичә барышы

Укытучы.

Кышкы урманнар бушап калган,

Кышкы урам да тынган.

Бар да безгә килгәннәр,

Бәйрәм булсын, дигәннәр!

Кадерле ата-аналар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – I сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллаша. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп хикәяләр, шигырьләр, әйтемнәр, табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнде.

Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Бәйрәмегез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

(Музыка астында шарлар, чәчәкләр тотып, укучылар залга керә. «Бәйрәм бүген» җыры башкарыла.)

1 нче укучы.

Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.

2 нче укучы.

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.

3 нче укучы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә –

Әлифба бәйрәме!

4 нче укучы.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдә әле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

5 нче укучы.

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

6 нчы укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

7 нче укучы.

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

8 нче укучы.

Бүген сезнең алда без

Зур  сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

9 нчы укучы.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

(Бергәләп «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән җырны башкаралар Укучылар шигырьләр сөйли, һәм «әлифба» сүзе килеп чыга, кулларында –рәсемле әлифба.)

10 нчы укучы.

Әткәй-әнкәй – газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә.

Изге итеп үстерәсез,

Мең рәхмәтле без Сезгә.

1 нче укучы.

Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, тирләр түгеп.

Мин яратам «Л» хәрефен,

Кабатлыйм, мин «Л» диеп.

2 нче укучы.

«И» хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

«И» хәрефе «ике»легә

Укымаска өйрәтә.

3 нче укучы.

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә,

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

4 нче укучы.

Бәр барабан, уйна быргы

Бар кешеләр ишетсен.

«Б» дан башка бәйрәм югын

Барчасы белеп торсын.

5 нчеукучы.

Алма диләр алларын да,

Яшелен дә, агын да.

Гел аласы килеп тора

«Алма» дигән чагында.

Барысы (бергә).

Һәммәбезнең үз урыны,

Һәммәбез дә кирәкле.

Безне әлифба китабы,

Дус булырга өйрәтте.

(Залга Әлифба китабын күтәреп, бер укучы керә.)

Әлифба. Минем нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм. Алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

Нинди аваздан сүз башланмый? (ң)

Тавышсыз хәрефләр? (ь, ъ)

Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (Ике төркемгә: тартыклар һәм сузыкларга)

Табышмаклар

1. Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк.

Аның белән күрешмәгән,

Киңәшмәгән кеше юк. (Китап)

2. Күрсәтергә юк кулы,

Эндәшергә юк теле.

Зирәклекне, тырышлыкны

Күрсәтеп тора үзе. («5» ле билгесе)

Әлифба. Укучылар, булдырдыгыз!

Укытучы. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

6 нчы укучы. 

Сине укып бетерсәк тә,

Күңелдә  калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

7 нче укучы.

Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.

8 нче укучы.

Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган:

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.

9 нчы укучы.

Беренче китап син булдың

Әлифба дус, хуш инде…

Юк ла, хуш димик, исән бул –

Син аерылмас дус инде!

10 нчы  укучы.

Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус – Әлифба!

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел «5»кә укыгыз! Мин үз урыныма «Туган тел»не калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, «Туган тел»!

(«Туган тел» китабын күтәреп, укучы керә.)

Туган тел.

Исәнмесез, дусларым!

Мин «Туган тел» буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

«Туган тел»не яратсагыз,

Тагын да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма

Туган тел ул – бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Укытучы. Балалар, «Туган тел» сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

(Бергәләп «Туган тел» җырын башкаралар.)

Укытучы. Бәйрәм кичәбез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.

(Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.)