Рабит Батулла драмаларының тел үзенчәлекләре

№42        

Энҗе САБИРОВА,

Казандагы 91 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укытуның оештыру формасы, дәрес материалы үзләренә хас алым һәм чаралар куллануны таләп итә. Алар сүз сәнгатенең образлы табигатенә нигезләнә. “Әдәби әсәрне анализлаганда, язучы кулланган чаралардан файдалану  уңышлырак,  – дип яза укытучы-галим Е.Н.Ильин. – Шуңа күрә дәресне конструктив детальләр, авыррак дип күзалланган сораулар, иҗади алым нигезендә төзим” [6: 156]. “Язучы, әсәрне иҗат иткәндә, әдәби сүзнең күп фикерләр, күзаллаулар, мәгънәләр тудыруына нигезләнә, шунлыктан әсәрне анализлаганда, әдәби сүзне, детальне күрә, аңлый белү җитди әһәмияткә ия. Аларда еш кына бөтен әсәргә, анда күтәрелгән тема-проблемаларга “ачкыч” ята” [3: 4], – дип билгели әсәр тукымасындагы сүзнең әһәмиятен Ә.Закирҗанов.

Әсәрләрнең тел үзенчәлекләрен өйрәтүне  V–VIII сыйныфларда язучы иҗатын яисә берәр әсәрне өйрәнүне йомгаклау дәресләрендә башкару отышлы. Әдәбият галиме Д.Заһидуллина сүзләре белән әйтсәк, “V–VIII сыйныфларда аерым әдәби әсәр, язучы иҗаты белән танышканда, йомгак әлеге әсәрнең, язучы иҗатының үзенчәлекләрен барлый һәм әдәби әсәр, иҗат төшенчәләренә карый торган яңа мәгълүматларны искә төшерә, аларның әдәбияттагы әһәмиятен билгели” [4: 147]. Бу очракта ул ысул буларак кулланыла. Кереш дәресләрдә, персонажларга характеристика бирү, әсәрдә традиция һәм яңачалык элементларын барлау вакытында алым буларак чыгыш ясый.

Әдәби әсәрнең сәнгатьлелек, матурлык дәрәҗәсенә игътибар юнәлтү, язучының осталыгын бәяләү әсәрне бөтен тулылыгында тикшерү вакытында отышлы. Ул әсәрдә сурәтләү чараларын табу, аларның вазифасын аңлату рәвешендә дә, образлы сүзләрнең, аерым гыйбарәләрнең мәгънәсен һәм урынын ачыклау кебек тә, матур бизәкләргә укучының игътибарын юнәлтү төсендә дә булырга мөмкин.

“Әдәби әсәр теле кыска, төгәл, сүзләрнең көтелмәгәнчә янәшә килеп, образлар тудыруы белән аерылып тора. Сурәтле тел өстендә эшләү телне тоемлауны, сөйләм культурасын үстерү өчен кирәк” [4: 277], – дип яза Д.Заһидуллина.

Әдәби әсәр теле үзенчәлекләрен тикшергәндә, түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин:

1. Аңлашылмаган сүзләрне аңлату алымы.

Монда архаизмнар, тарихи сүзләр, неологизмнар, башка телдән кергән сүзләр, вульгаризмнар, диалектизмнар һ.б. керә.

Мәсәлән, Рабит Батулла “Сират күпере” драмасында архаизмнарны бик мул кулланган:

“Син бит үзең затлы туташлар белән күп мөзакәрә кылган кеше, өйрәт”.

Мөзакәрә кылу –  фикер алышып, сөйләшеп утыру дигәнне аңлата [5: 467].

Бу очракта укытучы, укучыга  аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга, алар турында мәгълүмат бирергә  тиеш. Ул үзе бу сүзләрне алдан биреп куйса да, уку барышында аларга тукталса да ярый.

2. Чагыштыру алымы.

Ул төрле рәвештә яши. Әсәрләрнең аерым өлешләрен чагыштыру рәвешендә булырга мөмкин. Ике геройның портретын чагыштыру аркылы аларның характерын, әсәрдәге урынын, авторның әлеге геройларга  мөнәсәбәтен билгели алабыз. Я булмаса, әсәрдә пейзаж бирелешен күзәтү-чагыштыру мәгънә, хис үзгәрешләрен тоярга, аңларга юл ача.

Мәсәлән, Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” драмасында ике “әни” – Миңзифа һәм Дилфүзә образларын чагыштырырга мөмкин. Аларның портретларын сурәтләгән җирләрне табып була: “Үлеп яратам шул чибәр Дилфүзәне. Апасы Миңзифаны күрсәм генә котым оча, төшеңә керә күрмәсен”.

Шулай ук аларның кылган эш-гамәлләрен чагыштырап карасак, аларның кайсы “чын әни” булыуын күрәбез:

Миңзифа. Апам, мин авырлы, дидең… Мин Әхмәткә кияүгә чыгарга тиеш. Әхмәт эшне сизгәләгәнче хәстәрен күрик. Бер-ике айга шәһәргә китеп торыйк. Ике айдан бала туар да, синеке булыр. Син бит барыбер кияүгә чыкмаячаксың, балалы булу куркынычы юк. Әти  белән әни сүгәрләр-сүгәрләр дә туктарлар әле. Аның өчен үтермәсләр. Ә мин Әхмәткә чыгарга тиеш, дидең. Ялындың, ялвардың. Ярый, дидем синеңчә булсын, дидем инде, барлык авырлыкларны уздырып, Миргаян белән ару гына яши башлагач, нигә дип килеп төштең син?”.

Әлбәттә инде, баланы тудырган хатын түгел, ә үстергән кеше чын ана ул дигән нәтиҗәгә киләбез. Ике хатынның тышкы кыяфәтләрен сурәтләгәндә язучы Дилфүзәне өстен куйса да, кешелеклелек ягыннан Миңзифа калкурак булуын күрсәткән мисалларны әсәрдән бик күп табып була. Автор алар образын тудырганда төрле-төрле тел чараларыннан файдалана, эш-гамәлләрен, портретларын язганда – синонимнар, антонимнар, чагыштырулар һ.б. куллана.

Әдәби геройны прототип белән чагыштыру исә язучының тормыш материалын ничек үзгәртүе, аны ничек баетуын билгеләү, осталыгын күрсәтү ягыннан кирәк. Ул, бер яктан, чынбарлыкны чагылдырса, икенче яктан, тормышны баетып, бизәп, үзе күргәнчә һәм күрергә теләгәнчә сурәтли.

Бу очракта да Рабит Батулланың “Сират күпере” драмасын мисалга китереп була. Авторның Тукайны ничек сурәтләвен, нинди тел чараларыннан файдаланганын карарга кирәк.  Әсәрдән, моны ачырлык мисаллар табу бик уңай санала. Мәсәлән, Тукайга бәяләмәне автор Шәүлә сүзләре аша бирә:

Шәүлә. Син шагыйрь, Тукай. Күп нәрсәне матур хыял аша күрәсең. Хыялларның барысы да тормышка аша алмый. Ә тормыш бай, катлаулы. Тормыш ул парадокслар белән бизәлгән. Синең тирәдә шикле кешеләр йөри. (Каранып ала.) Алар сиңа дус булып күренә. Синең тирәдә сиңа каршы фикер әйтүчеләр дә күп, син аларны үзең дошман саныйсың. Төче теллеләре синең дошманың булуы ихтимал. Тегеләре чын дусларың булуы да бик мөмкин. Дошманнарыңны син иркәлисең, дусларыңа каршы таш атасың булып чыга. Чөнки синең холкың шундый, Тукай. Шулай итеп, син холкың аркасында үзеңә дә, хал­кыңа да, әдәбиятка да зур зыян эшлисең”.

Мондый мисаллар драмада бик күп. Аларны љйрәнгәндә, Тукай шәхесе турындагы башка әсәрләр белән (Ә.Фәйзи “Тукай” романы, Р.Батулла “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” кыйссасы һ.б.), төрле истәлекләр, аның биографиясенә кагылышлы мәгълүматлар белән чагыштыру отышлы.

Әдәби әсәрне язучының башка әсәрләре белән чагыштыру исә әдипнең язу рәвешен, дөньяга карашын, яраткан темаларын, хәтта иҗатының  аерым баскычларын да бәяләргә ярдәм итә. Моны XI сыйныфта, Рабит Батулланың ике драмасын – “Сират күпере” һәм “Кичер мине, әнкәй” әсәрләрен укып чыккач үткәрергә мөмкин.

3. “Стилистик эксперимент” дип аталган алым укучылардан тексттагы төсмерләргә, образларга бай өзектән аерым сүзләрне башкалары,  мәгънә ягыннан якын булган сүзләр белән алыштыруны сорый. Шул ук вакытта сүзнең нигә шундый варианты кулланылуы да күзәтелә. Мондый биремнәр сүзнең төгәл, нәкъ язучы теләгән мәгънәне чагылдыру өчен хезмәт итүе турында нәтиҗә чыгаралар. Әйтелгән фикерләрне мисаллар белән ныгытыйк:

а) Әсәр телен халык сөйләменә якынайтучы тел берәмлекләрен табыгыз һәм аларның вазифаларын аңлатыгыз.

Мәсәлән, драмалардан гади сөйләмгә, сөйләшү стиленә хас сүзләрне табу. “Кичер мине, әнкәй” драмасында:

“Карчык, Миргаян белән бутка пешә, май саласы гына калды”.

“Миңгерәү сарык мәллә син?”.

ә) Әсәрдә ике геройның сөйләм үзенчәлекләрен чагыштырыгыз.

“Кичер мине, әнкәй” драмасыннан Имаметдин, Кирам сөйләмен күзәтик:

Имаметдин. “Кызык кына икән бу яклар. Беренче тапкыр булам. Утыз ел авылларда йөрдем, бу почмакка килеп чыккан булмады. Кызык сөйләшәләр. Әле машина янына җыелган малай-шалайлар сөйләшкәнне тыңлап кына да ярты дәфтәр язып алдым. Их, магнитофонны алмаганбыз, борып кына утырыр идем дә бит… Менә бер малай әйтә: торып тор, ди. Бу тәгъбир борынгы төрек язмаларында, тагын Казан арты авылларында гына очрый торган иде. Ә менә бу төбәккә каян килеп чыккан, диген”.

Кирам. Шушымы минем малай? Кара, чукынмыш, нәкъ үзем, суйган да каплаган. Ух, болай өзелеп төшкән кебек миңа охшаш буласыңны алдан белгән булсам, анаңа өйләнә идем, валлаһи. Кил әле, улым, күрешик. Мин синең атаң, Карабашев Кирам булам”.

Бу ике геройның сөйләмен күзәткәннән соң, түбәндәге нәтиҗәләрне ясап була: Имаметдинга акыллы, тыйнак булу, сүзләрен алдан уйлап сөйләү хас. Моңа аның профессор булуы да этәргеч ясый. Аның телендә дә фәнни сүзләр очрый. Ә Кирамның исә, надан, акылсыз, дуамал икәнлеген  сүзләре үк ачык күрсәтеп тора. Аның телендә гади сөйләм сүзләре күбрәк: себерке, кәгазь күсесе, итит-күдрит, эттән туган нәрсә һ.б.

б) Синонимнарны (антонимнар, чагыштырулар, һ.б.) табыгыз, үзенчәлекләрен, әсәр тукымасындагы рольләрен билгеләгез.

Мәсәлән, “Кичер мине, әнкәй” драмасында синонимнар:

“Бөтен  куанычым, сөенечем, көенечем бит ул минем”.

Монда аларны автор ананың үз улына булган бөтен яратуын, баланың кадерле булуын  күрсәтү өчен файдалана.

в) Персонажларның эчке дөньясы нинди сурәтләү чаралары белән күрсәтелә? Монда Рабит Батулла ремаркалар, риторик сораулар, чагыштырулар, табигатьне сурәтләүләрдән куллана.

“Сират күпере”ндә Тукайның Туташка булган хисләрен без аларның диалогында риторик сораулар кулланып аралашуында күрәбез, икесенең дә кыюсызлыклары, автор биргән ремаркаларда күзәтеп була:

Туташ (Тукай каршысына утыра. Уңайсыз тын­лык. Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын ала). Э-э…

г) Драмада чагылыш тапкан вакыйгаларда ишарәләүче лексик берәмлекләр һәм грамматик формалар бармы? Мисаллар китерегез.

“Сират күпере” драмасындагы мисаларны укыгач, бу әсәрдә XX гасырда реакция еллары, булачак революцияләр турында сүз барганын аңлыйбыз.  Геройларның сәяси-тарихи вакыйгаларга булган мөнәсәбәтләрен күрәбез. Царизмга каршы көрәшүләре күзгә ташланып тора:

Тукай. Царизм ул төрмә генә түгел, царизм — халыклар җәһәннәме. Җәһәннәм булды, җәһәннәм булып калачак. Бигрәк тә мөселман халыклары өчен.

Ядкәр. Дөрес, җәһәннәм булды. Әмма җәһәннәм булып калмаячак. Хөррият, азатлык, тигезлек, туган­лык киләчәк Россиягә. Киләчәк, Тукай. Аның өчен тагын бер революция кирәк, Тукай.

Тукай. Революция? Әнә бит революцияң. Булды бит инде бер революция. Кан белән сугарылды җир. Революцияне асарга агачлар җитмәде. Каберләрне дә өч аршын итеп түгел, меңәр сажин чокыр итеп  казыдылар революцияне күмәргә.

Ядкәр. Тагын агач саен асылынып торачаклар әле, Тукай. Әле тагын кан коелачак, Тукай.

Рабит Батулланың ХI сыйныфта өйрәнелә торган “Сират күпере” драмасына кагылышлы кайбер күнегүләрне тәгъдим итәм:

Автор архаизмнарны ни өчен кулланган? Аларны табып, мәгънәләрен аңлатыгыз.

“Көләрсең монда, тотса мәскәүләр якаң. Көләрсең монда, утырса хуҗаң урынында бер ишәк, килмешәк, күсәк. Көләрсең монда, көн саен бер газетаңа арест салсалар. Театрлар ябылу алдында. Артистлар мескен хәлдә. Көләрсең, көлә-көлә үләрсең”.

(Әлеге юллар кайсы образ тарафыннан әйтелә? Биредә нинди сүз кабатланып килә? Ул геройның нинди сыйфатын күрсәтә?)

Тукай белән Туташ сөйләшен бирүдә нинди алым өстенлек итә? Геройлар ничек ачыла? (Фикерләр тыңлана.)

Байлар (Бай, Ханым мисалында) һәм “үз көнен үзе күрүчеләр” (Тукай, аның дуслары) сөйләшенә хас үзенчәлекләрне билгеләгез. Алар арасында нинди аерымлыклар бар?

Димәк, укытучы төрле алымнар һәм методлар кулланып, укучыларның белемнәрен камилләштерә, яңа мәгълүматлар белән тулыландыра ала.

Мәктәптә әдәби әсәрләрнең тел үзенчәлекләрен өйрәнү түбәндәге этапларны үз эченә ала: теоретик материал, ягъни тел чаралары белән таныш булу; әсәрне өйрәнү; әсәр тукымасында кулланылган тел чараларын билгеләү, үзенчәлекләренә күзәтү ясау; теге яки бу тел чарасының нинди максаттан кулланылуын ачыклау. Драма әсәрләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнүдә түбәндәге этапны өстәргә кирәк: ул – тел үзенчәлекләреннән чыгып, персонажга характеристика бирү, аның характер үзенчәлекләрен, эчке дөньясын, социаль дәрәҗәсен, башкаларга мөнәсәбәтен, хис-тойгыларының чагылышын күрсәтү. Әсәрнең тел үзенчәлекләрен тикшерүне башка әсәрләр белән чагыштыру, тел чараларын үзгәртү, тел чараларын автордагыча саклап сәхнәләштерү  һ.б. алымнар, этаплар белән катлауландырырга мөмкин.

Драма әсәрләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнүне халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче традицияләре белән бәйләнештә алып бару да, бу төр дәресләрне уен элементлары белән тулыландыру да отышлы.

Әдәбият.

1. Батулла Р. Кичер мине, әнкәй! / Батулла Р. Кичер мине, әнкәй: Пьесалар/ Р.Батулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 440 б.

2. Батулла Р. Сират күпере / Батулла Р. Кичер мине, әнкәй: Пьесалар/ Р.Батулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 440 б.

3. Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре (укытучылар өчен методик кулланма) / Ә.М.Закирҗанов. – Казан: “Мастер Лайн”,  1997. – 108 б.

4. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000 – 367 б.

5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты”, 2005. — 848 б.

6. Ильин Е.Н. Искусство общения / Педагогический поиск. / Сост. И.Н.Баенова. — М.: Педагогика, 1988. – 156 с.