Проектлар методы аша укучыларның иҗади фикерләвен үстерү

№54

(Технология дәресе. VIII сыйныф.)

Фәрдия ТӨХФӘТУЛЛИНА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы   

Дәрес темасы. Иҗади проект. «Электр куркынычсызлыгы буенча плакат эшләү».

Дәреснең максаты. Көнкүреш электр приборларын куллану һәм кеше организмына электр тогының тәэсире турында аңлату. Электр тогы белән зарарлану сәбәпләрен ачыклау; электр тогы белән зарарланучыга беренче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. Төркемнәрдә эшләгәндә үзара  хезмәттәшлек, дуслык  хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау. Проектор, эш тартмасы, плакатлар, брошюралар, эш дәфтәрләре, дәрес алгоритмы; методик ярдәмлек, электрон дәреслек, автореферат, презентация, видеоматериал.

Дәрес тибы:  катнаш.

Предметара бәйләнешләр: технология, физика, сәнгать.

Төркемнәрне оештыру: төркемдә эшләү сәләтен формалаштыру, үзара яхшы мөгамәлә булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: проект эшчәнлеге этапларын ныгыту, төрле чыганаклардан мәгълүматлар туплау һәм күләмле материалдан мөһим, иң кирәклесен аерып ала белүләренә ирешү.

Эшчәнлек максаты: иҗади проект эшчәнлеге аша теманың эчтәлеген ачып бирерлек  «Электр куркынычсызлыгы» һәм «Электр белән зарарланганда беренче ярдәм» дигән темаларга багышланган   плакат ясау.

Белем бирү максаты: көнкүреш электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру, электр тогы белән җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, проект эшчәнлеге эзлеклелеген кабатлау.

Тәрбия бирү максаты: укучыларда үзара хезмәттәшлек,   мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү, электротехник эшләр  һәм электрон технологияләр белән бәйле һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре уяту.

Бурычлар:

– көнкүреш электр приборлары, аларның эш принциплары белән танышу, гамәли эш башкару вакытында электр куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен үзләштерү;

– электр  җәрәхәтләре һәм алардан саклык чаралары турында мәгълүмат туплау; электр белән зарарланганда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү;

– алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, иҗади проект эше башкару.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: кызыксыну һәм активлык формалаштыру; хезмәтне оештыруга таләпләр, норма һәм кагыйдәләрне үзләштерү.

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңдә  ихтыяр көче тәрбияләү.

Танып-белү гамәлләре: мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштыру, бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкару, чагыштыру, электротехника юнәлешендә танып-белү (гомуми, логик, проблема кую һәм чишү):

– рәсем, схема, сызым кулланырга.

Коммуникатив гамәлләр:бергәләп эшләү эшчәнлеген планлаштыру, килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,  иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү, тормыш тәҗрибәсен куллану:

–  партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә.

 Технологик карта.