Полилингваль мохиттә балаларның сөйләм телен үстерүдә марблс шарларын куллану

Наилә ШӘРАПОВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасының педагог-психологы

Фаягөл МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бүгенге көндә билингваль, полилингваль, ягъни икетеллелек һәм күптеллелек төшенчәләре бик популяр. Безнең халык өчен моны ят, яңа күренеш димәс идем. Чөнки татарның укымышлы катламы элек тә, татар теленә өстәп, рус, гарәп, фарсы телләрен дә яхшы белгән.

Бүгенге көндә исә күп тел белү замана таләбе буларак алга килеп баса. Бу – беренче чиратта, илебездә төрле милләт вәкилләренең бергә яшәве белән бәйле. Аларның һәркайсы алдында рус телен төп аралашу чарасы буларак кулланган хәлдә үз ана телләрен дә саклау бурычы тора. Моннан тыш, илебездә генә түгел, бөтен дөньяда миграция процессы активлаша бара. Татарстанга бигрәк тә Азия, Якын Көнчыгыш илләреннән килүчеләр күп. Ул гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен, туган телләренә өстәп, рус һәм татар телләрен өйрәнү дә мөһим булып тора. Моңа өстәп, бөтен дөнья буйлап инглиз теленең роле артканнан-арта бара. Димәк, киләчәк буынга ким дигәндә өч телдә аралаша белү мәҗбүри шарт булачак.

Бер тел белән генә чикләнмичә, күбрәк тел өйрәнүнең җәмгыятькә файдалы булуы, сәяхәт итүне яки чит телдә кинолар карауны җиңеләйтүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин соңгы тикшеренүләр икетелле (яисә күптелле) булуның башка файдалы якларын да – баш миен сәламәт, көчле һәм активрак итүен исбатлый. Билингваль балалар акыл үсешен бәяли торган тестлар буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, ягъни алар монолингваль яшьтәшләренә карата үзенең интеллектуаль яктан өстенрәк булуларын исбатлыйлар. Моннан тыш берьюлы берничә тел өйрәнүче балаларның иҗадирак булулары, куелган бурычларны чишүдә креатив алымнарны күбрәк куллануы да күзәтелгән.

Галимнәр ассызыклавынча, телгә өйрәнү өчен иң кулай вакыт – 1 яшьтән 9 яшь аралыгы. Чөнки бу вакытта баланың төп сөйләм күнекмәләре барлыкка килә, һәм баш мие чит телнең яңгырашын да яхшырак истә калдыра. Белгәнебезчә, баланың бөтен тормышы уенга нигезләнә. Шуңа күрә бу яшьтә үстерү-өйрәтү процессы да уен рәвешендә барса яхшырак. Тоеп сизү, вак моторика, фикер сөреше – боларның барысы да уен вакытында үсеш ала.

Ә инде баланың сөйләм үсеше вак моторика үсеше белән тыгыз бәйләнгән булуы да беркем өчен дә сер түгел. Бала өчен аның куллары – күзләре кебек. Россиянең медицина фәннәре докторы, физиолог М.М.Кольцова «сөйләм өлкәләренең морфологик һәм функциональ формалашуы кинестетик импульслар йогынтысында куллар аша башкарыла»дигән нәтиҗәгә килә. Ул бигрәк тә кул мускуллары импульсларының йогынтысы балачакта, сөйләм формалашкан чакта көчле дип ассызыклый. Бу – гадәти балалар белән беррәттән, сөйләм үсеше тоткарланган балаларга да кагыла. М.Кольцова фикеренчә, системалы рәвештә бармаклар өчен күнегүләр эшләү сөйләм үсешен стимуллаштырып кына калмый, шулай ук баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Кул бармаклары хәрәкәте үзәк нерв системасы эшчәнлеген стимуллаштыра һәм сөйләм үсешен тизләтә.

Вак моториканы үстерү тагын әле шуның өчен дә мөһим: баланың алдагы барлык тормышы кул чуклары һәм бармаклары белән көнкүреш эшләрен үтәү, өйрәнү өчен кирәкле төгәл хәрәкәтләр башкаруны таләп итәчәк.

Логопедлар, медицина хезмәткәрләре сөйләм үсеше дәрәҗәсенең соңгы елларда сизелерлек кимүен әйтә.  Моны без үзебез дә күрәбез. Ата-аналарның эш белән мәшгуль булуы, вакытлары җитмәү сәбәпле, балалар белән азрак аралаша. Балалар үзләре дә аз сөйләшә, чөнки күбрәк телевизор карыйлар, телефонда уйныйлар. Алар үз куллары белән ниндидер әйберләр дә бик аз ясыйлар, чөнки заманча уенчыклар һәм әйберләр бик уңайлы итеп эшләнә.

Шушы вазгыятьне аз булса да уңай якка үзгәртү, балаларны кызыксындыру максатыннан без традицион булмаган алымнар кулланырга булдык.

Хәзер шуларның берсе – “Марблс” шарчыклары һәм аларны куллану ысуллары белән таныштырып китәсебез килә.

Әлеге универсаль кулланма төрле төстәге пыяла шарчыклар җыелмасыннан һәм алар белән эшләү өчен тәкъдим ителүче төрле биремнәрдән тора. Биремнәр 3 яшьтән алып 7 – 8 яшькә кадәрге сәламәт балалар өчен, шулай ук үсешләрендә тайпылышлар булган, әйтик, ДЦП, ЗПР, ОНР, ФФНР диагнозлы балалар өчен каралган. Терәк-хәрәкәт системасында җитешсезлекләр булган балалар өчен кулланманы өстәмә тотрыклы өслек белән тәэмин итәргә тәкъдим ителә. Ягъни пыялалы ташның кире ягына энәле ягы белән аска каратып “липучка” ябыштыру һәм алар белән эшләү өчен кытыршы өслек (ковролин, драп һ.б.) ясау тәкъдим ителә. Барлык күнегүләр баланың яшенә, аның акыл үсешенә һәм хәрәкәтләнү сәләтенә, шулай ук уенда кызыксынучанлыгына карап үзгәреп торырга мөмкин. Күнегүләр барышында, бер яктан, балаларның белем һәм осталыклары үстерелсә, икенче яктан яңа күнекмәләр дә барлыкка килә.

Педагог  шөгыль уздырганда берьюлы берничә бер күнегүне файдалана ала. Һәр күнегү берничә тапкыр уздырыла, акрынлап аларны катлауландыра баралар. Шөгыльнең дәвамлылыгын, күпме материал бирелүен педагог үзе хәл итә.

Ә хәзер балаларда вак моториканы үстерү һәм сөйләмдә тайпылышлар булмасын өчен профилактика чарасы буларак, марблс шарлары кулланып инновацион, кызыклы һәм файдалы уеннар белән уртаклашасыбыз килә.

  1. «Кәеф ничек?» уены

Бу уенны уйнаганда балаларга төрле кәефләр төшкән карточкалар тәкъдим итәбез. һәр бала кәефенең нинди булуына карап карточкаларны сайлый һәм марблс шарлары белән бизи. Уен балаларга үзләренең эмоциональ халәтләрен күрсәтергә өйрәтә, психоэмоциональ киеренкелекне киметә. Шулай ук уен барышында һәр милләт баласы кәефенең ничек икәнен үз туган телләрендә әйтә. Үзбәк кызы: «Мынем каефым айбат», – дисә, рус малае: «У меня сегодня веселое настроение», – ди. Димәк, уенның сөйләм үсешендә дә әһәмияте бик зур.

  1. «Бизәк төшер»

Әлеге уен милли һәм билингваль тәрбия бирүдә беренче чиратта кулланыла. Милли бизәкләрне өйрәнгәндә шарлар белән читек, алъяпкыч, калфак үрнәкләрен, татар халык әкиятләрен өйрәнгәндә әкият геройларын бизибез. Әлеге алым балаларның танып белүләрен, хәтер, игътибарлылыгын да ныгыта.

  1. «Ташлардан сукмак яса»

Шарчыкларны, сукмак ясап, бер-бер артлы тезәбез яисә төсләре буенча аерабыз.

  1. Марблс шарларын мәктәпкә әзерлек төркемендә сүзләргә аваз анализы ясаганда да кулланырга бик уңайлы.
  2. «Серле капчык»

Әлеге уен тоеп сиземләүне үстерә. Моның өчен Марблс шарларын кечкенә капчыкка яшереп башка уенчыклар арасыннан эзлибез.

  1. «Уйлап яса»

Бу уенда балалар шарлар белән үзләре теләгән предметларны ясыйлар.

  1. Зурлар төркемендә саннар, хәрефләр өйрәнгәндә Марблс шарларын куллану шулай ук яхшы нәтиҗә бирә. Шарлар белән баштарак тәрбияче ярдәмендә, соңрак үзләре дә саннар, хәрефләр төзеп хәтерләрендә яхшырак калдыралар. Шулай ук лабиринт төзергә яраталар.

Шул рәвешле, марблс шарчыкларын кулланып, күзаллауны, иҗади сәләтне, тоеп-сизүне үстерергә, төрле кул эшләнмәләрен дә бизәргә мөмкин. Бу исә, үз чиратында, балаларның сөйләм теле үсешенә дә уңай йогынты ясар дигән ышанычта калабыз.