Пифагор теоремасын кулланып, мәсьәләләр чишү

№ 185

(8 нче сыйныфта математика дәресе)

Вәфия КӘРИМУЛЛИНА,

Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы 

Дәрес тибы: белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат: 

белем бирүдә:

– фигураларның, өчпочмакның мәйданын табу күнекмәсен ныгыту;

– өйрәнгән  билгеләре буенча өчпочмакларны аеру, тикшерү эшен алгоритмга таянып башкарырга, анализларга нәтиҗә чыгарырга өйрәтү;

– Пифагор теоремасын кулланып, өчпочмакларның якларын табу күнекмәләрен булдыру;

– Пифагор теоремасын кулланганда өлешчә эзләнүле эшчәнлекне оештыру;

сәләтләрен үстерү:

– үзконтроль, үзара контроль күнекмәләрен булдыру;

– анализлый, чагыштыра белүне үстерү;

– логик фикерләү, хәтерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү;

– нәтиҗә  чыгара белүләренә ирешү;

– уку материалына кызыксыну уяту, яңалыкны ачарга өйрәтү, иптәшләренең җавабына тәнкыйть белән карау, хаталарын таба, төзәтә белергә өйрәтү;

– укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү үзләренең эшләрен контрольдә тотарга өйрәтү;

тәрбияви:

уйлап, фикерләп җиренә җиткереп җавап бирергә өйрәтү;

– әхлак тәрбиясе  бирү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

– коллективта эшләү, информация, акыл хезмәте культурасын, яңа белемнәрне үзләштерергә кирәклеген тәрбияләү.

Белем бирү формалары: индивидуаль, фронталь, парлы эш, үзара ярдәм, төркемнәрдә.

Кулланылган технология: компьютер технологиясе, өлешчә эзләнүле технология.

Дәресне алып бару алымнары һәм методлары: проблемалы ситуация, диалог аралашу, сөйләм, эвристик әңгәмә, презентация.

Җиһазлау: ПК, интерактив такта, магнитлар, плакат: «Максат: фикерләргә, эзләргә, чишәргә. иҗат итәргә», девиз: «Кабул итү, аңлау, истә калдыру, куллана белү», индивидуаль карточкалар, яшел, кызыл түгәрәкләр, яшел, кызыл. сары тасмалар, 1, 2, 3 цифрлары,  битләре, маркерлар, бәяләү битләре, өстәмә биремгә карточкалар. Бәяләү битенә исем фамилия языла.

Бәяләү бите (3нче  слайд) Дәрестә  эш төрләре

 

Белә идем Бел

дем

Белергә телим
  Б

и

р

е

м

Ба

л

л

Б

а

л

л

       
Телдән

 

Мозговой штурм

Сорау  җавап

 

1 1    Геометрия сүзе нәрсәне аңлата?      
1    Мәйданнарын  исәпләп була торган  геометрик фигуралар      
1   Аларның мәйдан табу формулалары      
Кластер ясау 2 5   Өчпочмак темасына кластер      
Теория .

Әйтеп бетер

 

3 1   1.      Өчпочмак  ул…….      
1    2  .Өчпочмакның төрләре      
Теория  .

Мозговой штурм

Сорау җавап

 

 

(проговоривание во внешней речи)

4 1     Турыпомаклы өчпочмак нинди була?      
1     Турыпомаклы өчпочмакның  яклары ничек атала?      
1    Мәйданы ничек табыла7      
1   Пифагор теоремасы ничек әйтелә? бөтенесе бергә кычкырып эйтәләр.      
Дәреснең темасы һәм максаты 5 2          
Турыпочмаклы  өчпочмакны чишү  алгоритм 6

 

 

1

 

1

 

1

 

1

  1.Туры  почмаклы өчпочмак ны ачыклау

2.Пифагор теоремасын язу

3.Билгесез якны  ике  як аша күрсәтү

4.Билгеле зурлыкларны куеп  билгесез якны табу

     
Дәреслек белән эш 7

 

1   № 483 (а)      
Практик эш      №1 8 1   Мәсьәлә      
Физкультминутка       ЯЛ      
Практик  №2 9 1   Мәсьәлә      
Практик  №3 10 1   Мәсьәлә      
Практик  №4 11 1   Мәсьәлә      
Практик  №5 12 1   Хатаны  тап  мәсьәләдә      
Лото 13 2   Квадрат тамыр ал      
Мөстәкыйль эш Эталон буенча  тикшерү 14 2

2

   1 нче вариант

2 нче вариант

     
Иҗади эш  .

Мәсьәлә   төзү

15

 

5   Мөстәкыйль эшне эшләп  бетергәннәргә      
 Өйгә эш 16

 

 

     1 нче группага №2,№  484(а)

2 нче группага №2.№3,№4 № 486(б)

3 нче группага  №3,№4, №487,Мәсьәлә   төзү

     
Рефлексия

тест

 

17

 

1  

 

 

Тема  буенча  тест.

 

     

            

Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы

Максат: укучыларны  уку процессына тарту, психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сезнең белән очрашуыма бик шатмын.

Барыбыз да бастык. Бер-беребезгә хәерле эш сәгате теләп, елмаю бүләк итик, киң итеп суладык, сулышны чыгардык, дөрес һәм туры итеп утырыгыз. Һәрвакыт үзегезнең дөрес утыруыгызга игътибарлы булыгыз. дәресебезне башлап җибәрик. Бүгенге  эшчәнлегебез нәтиҗәле булыр дип ышанам.

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә (дәрескә) көйләү, дәрескә хәзерлекләрен күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Укытучы. Өстәлләрдә – китап, дәфтәр, карандаш, ручка, линейка, яшел һәм кызыл түгәрәкләр, 1, 2, 3 цифрлары,  битләре, маркерлар, карточкалар, рефлексия битләре һәм бәяләү битләре (белә идем, белергә телим, белдем). таблицада Әйе “ + “Юк “–“ куябыз. Бәяләү битләренә исем-фамилиягезне язып куегыз.

Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы булсын. Дәрес ахырында дәфтәрегезгә смайлик ясарсыз. Бик әйбәт булса – “авызы  ерык смайлик”, әйбәт булса – “җитди смайлик.

Укытучы. Слайдта нәрсә язылган? (4 нче слайд)  (… кат үлчә, ….кат  кис.) Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Укучылар. Җавап биргәнче, яхшылап уйларга кирәк

Укытучы. Укучылар һәр дәрескә без нинди максат белән керергә тиеш?

Укучылар. Фикерләргә, эзләргә, чишәргә, тәнкыйтләргә, ярдәм итәргә. (5 нче слайд)

Белә идем Белергә телим Белдем
  1. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

  1. Мозговой штурм. Сорау-җавап. (6 нчы слайд)

Укытучы. Геометрия сүзе нәрсәне аңлата?

Мәйданнарын исәпләп була торган геометрик фигуралар

 

 

 

 

 

 

орауларга берәм-берәм җавап бирәләр Калган укучылар җавапны дөрес дип уйласалар – яшел, ә хаталы дип уйласалар, җавапка кызыл түгәрәк күтәрәләр. Фигураларны әйтеп  бетергәч, фигуралар слайдта күрсәтелә  һәм тактада магнит белән беркетелә.) (7 нче слайд)

– Аларның мәйдан табу формулаларын әйт. (Лотода.)

Укучылар мәйдан табу формулаларын әйтә баралар. Формула кирәкле фигурага куела бара. (8 нче слайд)

S= a*b

 

S= S= S=
S=

 

S S=a* S=

 

Укытучы. Тормышта  мәйдан исәпли белү  бик  кирәк. Аларны истә тотыгыз.

Мәйдан табу формулаларын әйтеп бетергәч, формулаларн әйләндерәбез. (9 нчы слайд)

Иң татлы тел – туган тел,
Анам сөйләп торган  тел

 

III. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: яңа белемнәрне үзләштерүгә әзерләү. Һәр укучының уку эшчәнлегендә авырлыкларны  ачыклау.

Укытучы. 1. “Өчпочмак” темасына кластер ясыйсыз, өйрәнгәннәрне языгыз. Өстәлләрендә ак биттә  Уртага “ Өчпочмак” темасы язылган.   

Парлап эшлисез.

өчәү

Кластер: “Өчпочмак” (10 нчы  слайд)

 

Өчпочмак
Исеме
Түбәсе
ПОЧМАКЛАРЫЫаклары
тигез
Яклары
төрле

 

 

 

 

 

 

җәенке

кысынкы

ТУРЫ

 

 

 

Укытучы. Теорияне кабатлыйбыз.

  1. “Әйтеп бетер”. (11 нче слайд)

Парлап эш. 1 нче варианттагылар 2 нче  вариантта утыручы иптәшенең  колагына җавапны пышылдап әйтә һәм киресенчә. Бер укучыдан  җавапны сорый, калганнар җавапны дөрес дип уйласалар – яшел, ә хаталы дип уйласалар, җавапка кызыл түгәрәк күтәрәләр. Укытучы контроль ясый һәм бәяли. Һәр дөрес җавапка 1 балл куя.

  1. Өчпочмак ул – …
  2. Өчпочмакның төрләре … (Саныйлар.)
 

 

 

 

 

Тактада  өчпочмаклар эленә.

Әйләндерәбез. Анда “Белемдә көч, балалар“ дип язылган.

 

                                                

                                                                                               

2021 нче ел – … … … (12 нче слайд)

  1. “Сорау- җавап“.

Парлап эш

2 нче варианттагылар 1 нче вариантта утыручы иптәшенең колагына  җавапны пышылдап әйтә һәм киресенчә. (13 нче слайд)

Бер укучыдан җавапны сорыйм, калганнар җавапны дөрес дип уйласалар –яшел, ә хаталы дип уйласалар, кызыл түгәрәк күтәрәләр Укытучы контроль ясый һәм бәяли. Һәр дөрес җавапка 1 балл куя.

  1. Турыпочмаклы өчпочмак нинди була?
  2. Турыпочмаклы өчпочмакның яклары ничек дип атала?
  3. Мәйданы? Формуласын әйт.
  4. Пифагор теоремасы ничек әйтелә? (Бер укучыдан сорыйм. Җавапны дөрес дип уйласалар – яшел, ә хаталы дип уйласалар, кызыл түгәрәк күтәрәләр. Аннары Пифагор теоремасын барысы бергә кычкырып әйтәләр.)
  5. Яна белемнәрне беренчел үзләштерү

Максат: яңа материалны аңлы рәвештә кабул итү. Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән Пифагор теоремасын искә төшердек. Ничек уйлыйсыз бу белемнәрне кайда кулланып була?

Укучылар. Практикада, имтихан  биргәндә мәсьәләләр чишкәндә.

Укытучы. Шулай итеп, бүгенге дәреснең темасы ничек була?

Укучылар. Пифагор теоремасының практик кулланылышы. Мәсьәләләр чишү. (Укучылар теманы дәфтәрләргә яза.)

Укытучы. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге теманы языйк. Бүгенге дәресебезнең максатын әйтегез.

Укучылар. Урыннарда үлчәү эшләрен башкарганда Пифагор теоремасын куллану.

Укытучы. Дәреснең максатын әйтеп карагыз.

Укучылар. Пифагор теоремасын кулланып, турыпочмаклы өчпочмакны чишү. (14 нче слайд)

Укытучы. Пифагор теоремасын кулланып, турыпочмаклы өчпочмакны чишү. алгоритмы нинди булыр?

Укучылар. Турыпочмаклы  өчпочмакны  ачыклау.

– Пифагор теоремасын  язу: ,

– Билгесез якны калган ике як аша күрсәтә белү.

– Билгеле зурлыкларны куеп, билгесез якны исәпләү.

Пифагор теоремасын кулланып  турыпочмаклы өчпочмакны чишү. алгоритмы (   15 нче  слайд)

( Дәфтәрләргә язалар) Максат:  Кабул итү, Аңлау  Истә  калдыру   Куллана  белү  (   16 нчы  слайд)

       Дәреслек  белән эш .№ 483 ( а) ( Бер укучы тактада  коментарий белән эшли, калганнар дөреслеген тикшерәләр )

  1. Теманы аңлауны беренчел тикшерү.

Гамщли эш   № 1 (  урыннарда  эшлиләр)

  • СDЕ өчпочмагы турыпочмаклы.
  • DE ягы  5 см,
  • CE ягы 3 см булса.

DC ягын табарга   Эталон  буенча  тикшерү  (  үзконтроль) (   17 нче  слайд)

Физкультминутка (18 нче слайд)

Укытучы.  Әйдәгез, ял итеп алыйк әле. (Җырлыйлар.)

Күзләр белән миг-миг, (күзләрне ачалар, йомалар)

Куллар белән чик-чик , (бармакларны шартлаталар)

Күзләр белән миг-миг, (күзләрне ачалар, йомалар)

Куллар белән чик-чик. (бармакларны шартлаталар)

Бер уңга, (уңга борылалар)

Бер сулга, (сулга борылалар)

Борылабыз урында. (  ка борылалар)

VII. Теманы аңлауны беренчел ныгыту

Гамәли эш № 2. Эзләнүле характерда.

Укытучы. Бу мәсьәлә турында нәрсә әйтә аласыз? Рәсем ясагыз.

Рәис өеннән мәктәпкә бару өчен 800 м көнчыгышка таба бара, аннары 600 м төньякка бара. Мәктәп Рәис өеннән нинди ераклыкта? Эталон буенча тикшерү. (  үзара контроль.) (   19 нчы  слайд)

Практик эш.   № 3.

Яз  коне  сыерчыклар  килгәнче  8 нче сыйныф укучысы Рәис  әтисе белән  өй  тирәсендәге  агачка оя куйдылар. 5  м  озынлыктагы  баскычны  өй  нигезеннән  4 м  ераклыкта   үскән юкә агачына  сөяделәр. Сыерчык оясын  нинди биеклекә куйдылар икән? (үрнәк  буенча  тикшерү) (   20  нче  слайд)

Практик  эш № 4   ОГЭ  да  1-5  нче биремнәрдә гамәли бирем.  Мәсәлән 4 нче бирем  № 366581

Торак йорттан гаражга кадәр ераклыкны  табарга  (расстояние между двумя ближайшими точками по прямой) в метрах.м(   21 нче  слайд)

  торак йорт 3 нче,   гараж  7 нче.      (үрнәк  буенча  тикшерү)

Практик  эш  №5

Хатаны  тап. (  22 нче слайд)

Өй стенасында җирдән  3 м биеклектә  баганадан    өйгә  15 м   озынлыктагы  чыбык сузылган.  ( рәсемгә кара). Өйдән баганага кадәр  ераклык  12  м булса, багананың  биеклеген табарга.

Чишү. (  23 нче слайд)

 Турыпочмаклы    өчпочмакта  Пифагор  теоремасын  кулланабыз: гипотенузаның  квадраты   катетлар

ның квадратлары суммасына тигез.      = 225-144=81.   b= 9 .  

    Җавап. 9

 Лото. (24 нче слайд)

Укытучы. Пифагор теоремасын кулланып  мәсьәләләр чишкәндә  квадрат тамыр ала белергә кирәк.

Тикшерик. Саннардан квадрат тамырның кыйммәтләренә туры килгән сүзләрне язабыз. (Берәм-берәм телдән әйтәләр.)

1,3                    1,4 Анам теле – телләр теле
30                      40 Милләтемнең бердәнбере
24                      2.5 Син  булганга без дә исән
23                       28 Син булганга без дә тере

 

1,3 – Анам теле, 40 – бердәнбере. 24 – син  булганга , 2,5 – без дә исән,     28 – без дә тере.

 

1,4 – телләр теле, 30 – милләтемнең, 23 – син булганга.

Укытучы. Дөреслеген тикшерәбез

Туган  телнең әһәмияте турында шигырь. (25  нче слайд)

 

VII. Мөстәкыйль эш

1 нче вариант. 1 нче  юл.

2 нче вариант. 2 нче  юл. (26 нче слайд)

 

 

Үрнәк буенча тикшерелә. Үзбәя. (27 нче слайд)

VIII. Өй эше турында ирформация аны эшләү турында инструктаж

Укытучы. Дәфтәрләрегезне ябыгыз, көндәлекләрегезне  ачыгыз.

 

Өй эше. Пифагор теоремасын формулировкасын рәсем белән аңлата белергә. (28 нче слайд)

1 нче төркемгә: карточкадан № 2, № дәреслектән 484 (б) – “3” ле билгесе өчен;

2 нче төркемгә: карточкадан № 2, № 3, № 4, дәреслектән № 486 (б) – “4” ле билгесе өчен;

3 нче төркемгә:  карточкадан № 3, № 4, дәреслектән № 487 – “5” ле билгесе өчен.

Турыпочмаклы өчпочмакны чишүгә мәсьәлә төзергә.

 

  1. Рефлексия

Максат. Дәрес  материалын  аңлы  рәвештә үзләштергәннәрен билгеләү.

Укытучы. Бүген  без нинди фигуралар өйрәндек? Дәрестә нинди яңалык белдегез?

Тест (29 нчы слайд) 

Парта кырыена 1, 2, 3 цифрлары  белән  код язалар.

  1. Пифагор теоремасын нинди өчпочмакларга кулланып була?

а) тигезьяклы өчпочмакка; ә) турыпочмаклы өчпочмакка; б) төрле өчпочмакка.

  1. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенуза … тигез.

а) катетларның квадратлары суммасына; ә) катетларның суммасына; б) катет квадратына.

  1. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенуза – 10 см, бер катеты – 6 см. Икенче катеты ничә см?

а) 3 см; ә) 5 см; б) 8 см.

Эталон белән тикшерелә. Җавап: а, ә, б.

Укытучы. Тормышта Пифагор теоремасын  кайчан кулланып булды?

– Әгәр сез теманы аңладым дип уйласагыз, дәфтәрегезгә кызыл төстәге тасма;

– уйланырга мәҗбүр булсагыз – сары тасма;

– сорауларыгыз калса, яшел полоска ябыштырыгыз

Үзегезне нәрсә өчен мактый аласыз?

– Әйдәгез әле, балалар, бәяләү битләрегез артындагы таблицаны тутырып алыгыз әле. Моңарчы белгәннәрегезне, бүген ниләр белгәнегезне, инде нәрсәләрне белергә теләгәнегезне, ягъни нәрсәләрне ныгытырга кирәк икәнен шунда билгеләгез. Бүгенге дәресебезгә йомгак ясап, укучыларның дәрестә ничек катнашуларына карап, номинацияләргә бүлеп, призлар да өләшәчәкмен.

Номинацияләр (31 нче слайд)

  • “Иң яхшы тәнкыйтьче, хата табучы”
  • “Иң ярдәмчел укучы”
  • “Иң тиз исәпләүче”
  • “Белергә омтылучы”
  • “Дөрес итеп җавап бирергә омтылучы”
  • “ Иң актив укучы”
  • “Иң төгәл җавап бирүче”
  • “Лидер”

(Төрле номинациядә призлар тапшырыла.)