Патриотик тәрбия – заман таләбе

 

Гөлчәчәк НУРГАЛИЕВА,

Мамадыштагы 1 нче урта мәктәпнең педагог- китапханәчесе

Россия дәүләтенең һәм җәмгыятьнең туктаусыз үсеше, урта белем бирү системасын модернизацияләү, белем бирүнең дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертү яшь буын тәрбияләү өлкәсендә яңа бурычлар куя.

Бу үзгәрешләр яссылыгында патриотик тәрбиянең әһәмияте бигрәк тә ачык чагыла. Әлеге юнәлеш лаеклы гражданлык позициясе формалаштыруда, көчле, булдыклы Ватан сакчылары тәрбияләү эшендә үзенең тиешле урынын алачак әле. Патриотик тәрбиянең мөһим һәм катлаулы мәсьәлә икәнен Президентыбыз В.В.Путин да билгеләп үтте. “…патриотик тәрбия белән бәйле сораулар фәнни яктан дәлилләнгән, төптән уйланылган эш алымнары сорый. Бу- мәңгелек, шул ук вакытта бик катлаулы тема”, – диде ул.

Хәзерге вакытта укучыларны үз иленең патриоты итеп тәрбияләүгә аз игътибар бирелә, ә төп юнәлеш балаларны конкурентлыкка сәләтле, бүгенге җәмгыятькә яраклашкан шәхесләр итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Патриотик тәрбия мәсьәләсе бигрәк тә бүген – киеренке икътисади, сәяси, социаль вазгыять фонында актуаль проблемага әйләнде. Әхлакый-патриотик тәрбиянең икенче планга күчүе – үз иленең чын гражданнарын  тәрбияләү процессында гафу ителмәслек җинаять.

Сыйныф җитәкчесе булып эшли башлагач, мин тәрбия өлкәсендә нәкъ менә патриотик тәрбия юнәлешенә өстенлек бирдем. Бәлки озак еллар Росгвардия сафларында хезмәт куюым да сәбәпче булгандыр, бәлки кечкенәдән үз җирем, үз илем дип янып яшәү нәтиҗәседер бу. Ләкин мин бүген шуны әйтә алам: мин дөрес юл сайлаганмын.

Россия Федерациясенең 2025  елга кадәр исәпләнгән тәрбия эшен үстерү Стратегиясендә дә бу – өстенлекле юнәлеш.

Тәрбия эше программасында патриотик тәрбия юнәлеше төп урынны алып тора. Һәр көнне бу темага әңгәмәләр уза, атна саен сыйныф сәгатьләре әлеге темага багышлана. Балаларым Туган ил, Ватан, патриот төшенчәләрен ачык аңлый. Мин инде бүген үк аларның чын патриотлар булуына ышанам. Нәрсә генә эшләсәләр дә, якыныңа гына түгел, бөтенләй чит кешегә ярдәм итү, кемгәдер яхшылык эшләүдән тәм табу минекеләр өчен хоббига әйләнде.

Ике ел дәвамында патриотик темага багышланган “Үз эшең белән туган ягыңны данла” проекты уңышлы эшләде. Әлеге проект кысаларында күп эшләр эшләнде. Күренекле якташларыбыз, сугышчы-интернационалистлар, хәрби операцияләрдә катнашучылар белән очрашулар узды. Музейда туган ягыбызның тарихы, аның данлы да, шанлы да үткәненә багышланган экскурсияләр, Казан шәһәрендә “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән интерактив экскурсиядә булу, Казан Кремленә, Татарстан Милли музеена сәяхәтләр укучылар күңелендә озак сакланачак.

Өлкәннәр көненә, Җиңү бәйрәменә багышланган открыткалар ясап, өлкәннәребезгә, ветераннарыбызга өләшүдә дә актив катнаша минекеләр.

“Георгий тасмасы”, “Хәмер шәме”, “Үлемсез полк”, “Ветеран янәшәдә яши” һәм башка бик күп акцияләр дә бездән башка узмый.

Әхлакый-патриотик темага багышланган район республика конкурсларында да призлы урыннар яулап торабыз.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, безнең проектка да үзгәрешләр кертелде. Төп юнәлештән читкә тайпылмыйча, яңа эшчәнлек  төрләре пәйда булды. Операциянең беренче көненнән үк без ВДВ һәм  махсус гаскәрләр җәмгыяте рәисе Фәнил Рамил улы Гыйззәтуллин белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Анда катнашучы егетләребезгә җибәрелгән хатлар, открытка-рәсемнәрнең саны-исәбе югалды инде.

Геройлар көненә багышлап, район күләмендә узган “Россия өчен” дип исемләнгән сугышчан листоклар конкурсында 1 нче урынга лаек булдык, ә шул ук темага багышланган открыткалар конкурсында Камилә Мөбарәкҗанова дигән укучымның эше 3 нче белән бәяләнде. Ничә эш арасыннан сайлап алынган, лаеклы урыннарын алган эшләр бит ул!

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең, абыйларыбызның батырлыгы – безнең өчен үрнәк. Батырлык өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән элекке укучыларыбызга багышлап уздырылган Батырлык дәресләре үзе генә дә ни тора! Әлеге чараларга әзерләнгәндә геройларыбызның тормыш юлын өйрәнәбез, әти-әниләре белән очрашабыз.

Батырлык ордены белән бүләкләнгән элекке укучыбыз Ирек Мәгъсумовның әнисе Нәзирә апа белән булган очрашу күпләрнең хәтерендә калыр. Бу апа белән һәрдаим очрашып, хәлләрен белешеп, ярдәм итеп яши укучыларым.

Президентыбыз В.В.Путин инициативасы белән быел гамәлгә куелган “Разговоры о важном”, район хакимияте башлыгы А.П.Иванов башлангычы белән дөнья күргән, озак еллар гамәлдә булган уңышлы эшләп килүче  “Тормыш дәресләре” проектлары да патриотик тәрбия эшендә зур ярдәм итә, аны тагын да тулыландыра.

Әле күптән түгел генә старт алган “Окопные свечи” акциясендә дә укучыларым бик теләп катнаша. Алар ярдәме белән 400 шәм ясалды, бу эш бүген дә дәвам итә.

Украинада хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз өчен класс активы дүрт тапкыр гуманитар ярдәм җыйды, классның әти-әниләр комитеты бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештырды. Башта җибәрелгән өч посылка үз ияләрен тапты инде. Якташларыбызның рәхмәтен ишетү бик рәхәт безгә, исән-сау әйләнеп кайтып, безне сөендерүләрен генә телисе кала!

Рус телендәге “Дурной пример заразителен” дигән мәкальне “Добрые дела заражают всех” дип үзгәртәсем килә минем. Соңгы көннәрдә булган гуманитар ярдәм җыю – шуның дәлиле. Минем 16 балам башлап җибәргән эшкә һәр бала, һәр педагог кушылды. Һәркайсының ярыша-ярыша, матур теләкләр тели-тели азык-төлек, җылы кием, оекбашлар, медикамент, шәхси гигиена кирәк-яраклары тапшыруын күреп, күзләргә яшь тулды. Бу әйберләрнең барысын да сортларга аерып, исәпкә алып, гуманитар ярдәм үзәгенә тапшыруда да иң зур ярдәмчеләр – 7а сыйныфы укучылары булды. Аларның барысына да бик зур рәхмәт.

Эшләнгән эшләребез эзсез калмады. Хәйриячелек эшендә актив катнашкан, күп яңалыкларны күтәреп алган 7а сыйныфы район җәмәгатьчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Эшләгән эшләребез бик күп, алдагы планнар, эшләнәсе эшләр бихисап. Классым белән “Моя инициатива” дип аталучы республикакүләм социаль проектлар конкурсында катнашуыбыз да – әлеге эшләребезнең дәвамы.

Бүген инде без яңа проект өстендә эшлибез. “Наш выпускник – защитник Отечества” дип аталган яңа проектыбыз эзләнү, иҗат итү өчен дә яңа мөмкинлекләр ача.

Патриотик тәрбия бирүдә проект эшчәнлеген куллану, күрдегезме, ничаклы эш төрен, күпме юнәлешне үз эченә ала. Ә мин балаларым белән рәхәтләнеп аларны тормышка ашырам. Әти-әниләр, балалар һәм мәктәп бердәм булып эшләгәндә генә без көтелгән нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.