«Папа» әтидән башлана
№ 113
Айгөл ШӘРИПОВА, Борай районы Борай авылының 1нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
–Нигә балагыз русча гына сөйләшә? – дип сорыйм Илдар исемле малайның әтисеннән.
–Ничек сөйләшмәсеннәр, өйдә барысы да русча бара ич, телевизор урысча сөйли, наотбук русча күрсәтә. Җитмәсә, кәрәзле телефоны да өстәлде, уеннар гел русча бара.
–Үзегез нинди телдә сөйләшәсез?
–Без дә балаларга иярдек бугай инде.
Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, татар балаларыннан рус ясап ятабыз инде. Ата-ананың туган телгә мөнәсәбәте күренә монда. Телгә генә микән әле, милләтенә, нәселенә түгелме?
“Шәһәрдә яшәүче биш туганыбызның берсенең баласы да татарча сөйләшми, – дип зарлана бер танышым. – Урыска әйләнделәр инде.” Димәк, бу гаиләдән дистәләп татар малае һәм кызы татарлыкны ташлап ята. Бу милләт өчен зур югалту. Чөнки барыбыз да аңлап торабыз, тел белән бергә гореф-гадәт тә, милли йолалар да китә. Әнгам Атнабаев әйтмешли, татардан да, башкорттан да урыс үсә, җәмәгать.
Борайда әле туган телебез саклана: татар мохите яши, мәдәният учакларында чыгышлар туган телдә бара, төрле чаралар үтә. Мәчетләрдә вәгазләр сөйләнелә. Ата–аналар да туган телләрендә аралашалар. Район гәзите “Алга” да татар телендә чыга.
Әмма кайбер эшләп бетерелмәгән яклар бар. Балалар бакчаларында аңлашу туган телдә барса да, күмәк чаралар, уеннар, кичәләр рус телендә бара. Чөнки байтак уен сценарийлары интернеттан алына. Анда алар русча язылган, татарчасын исә эзләп табарга кирәк. Аннары төркемдә 2–3 урыс баласы утырса, шуларны кимсетмик дип уйлау да бардыр инде.
Нәтиҗәсе күз алдында, мәктәпкә “папа”, “мама” дигән балалар килеп керә инде. Менә шушы үзгәргән татар баласыннан яңадан “татар ясау” бик җиңел түгел. Әти–әниләр булышса, баланы татарчага өйрәтүдә уңышлар булырга мөмкин, әмма укытучыга гына калса, шактый авырга төшә.
Беренче эш итеп сүзләр өйрәнүдән башлыйбыз. Гап-гади безнең көндәлек кулланылган сүзләр. Папаның – әти, маманың – әни булуын балага аңлатырга туры килә. “Папа”ны “Батя”, “мама”ны “мамуля” дип йөргән балалар да бар.
Сүз байлыгын акрынлап арттыра барып, фигыльләргә күчәбез.Гади генә җөмләләр төзи башлыйбыз. Икенче төрле әйткәндә, татар баласын татарча сөйләшергә, җөмлә төзергә, язарга өйрәтергә кирәк.
Безнең халык арасында татар теле белән кая барасың, ул кемгә кирәк кебек сүзләр дә ишетелә. Татар баласы татарча һәм русча әйбәт укый икән, тормышта ике телнең дә кирәклеген аңлый. Мәсәлән, Борайның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында ике телне белүче, кулланучы галимнәр, җитәкчеләр күп, шунсы кызык, кеше югары исемнәргә ия булган саен туган телен якынрак күрә, хәтта тирәнрәк өйрәнә башлый. Милләт тарихын, аның күренекле кешеләрен, халкының сәләтен, иҗатын, фольклорын белгән саен алар белән кызыксыну арта. Фашистлар җәзалаганда да елмаеп үлгән җәлилчеләр, академик Сәгдиев, Акчурин, дирижер Мансуров, җырчы Иһам Шакиров кебек дөньякүләм талантлар белән ничек горурланмыйсың? Безнең әдәби тарихыбыз башлануы руслардан кала икенче урында. Советлар Союзы геройлары саны ягыннан татарлар СССРда дүртенче урында иде. Русиядә татарлар, мөселман халкы арасында икенче булып, сәхнә эшчәнлеген башлаганнар – татар театры 1906 елда ачыла.
Татар теле дәресләрендә балаларның тел белән кызыксынуын арттыру өчен бар чараларны да кулланырга тырышабыз. Шагыйрьләрне чакырабыз, уеннар , викториналар оештырабыз.
Рус телендә үскән балаларны татарчага өйрәтү авыррак булса да, алар да коллектив эчендә, акрынлап өйрәнә баралар, кайберләре хәтта тел белән ныграк кызыксына, чөнки бу аларга яңа дөнья ачу кебек була. Балалар төрле викториналарны, табышмакларны, конкурсларны яраталар. Балаларны төркемнәргә бүлеп ярыштыру да отышлы, чөнки һәр төркем үз командасы өчен тырыша.