Озын гомер нигезе
Озын гомер нигезе
(Сәламәтлек темасына багышланган чара)
Гөлсинә ЗАҺИДУЛЛИНА,
Чистай районы Гаделша урта мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Максаты: кече яшьтәге мәктәп балаларына гигиена күнекмәләре бирү.
Бурычлар: – укучыларны сәламәтлек саклау турындагы башлангыч белемнәр белән коралландыру; сыйныфта гигиена күнекмәләрен гамәлгә ашырырдай шартлар тудыру.
Сыйныф матур итеп бизәлә. Тактага «Сәламәтлек иле картасы» эленә. Анда алты тукталыш рәсеме ясала: «Чүп-чар патшалыгы», «Спорт сөючеләр», «Юындыр», «Туклану», «Табибкә һәм үз-үзеңә ышан», «Шәфкать бабай бакчасы».
Бәйрәм барышы:
Сыйныфта «Яшь спортчылар җыры»ның көе яңгырый.(Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе)
Укытучы: – Исәнмесез, минем кечкенә сандугачларым! Хәерле көн барчагызга! Ничек кәефләрегез? (Җаваплар). Күрәм, балалар, сез бик кәефле, шат, бәхетле бүген. Балалар! Кайчан кеше бәхетле була соң?
Балалар: Әти-әни булганда, ашарга-эчәргә булганда, «5»ле алганда, авырамаганда.
Укытучы: Дөрес уйлыйсыз.Сәламәт булу, авырамау – кеше өчен иң зур бәхет. Балалар, әйдәгез әле, сәламәт кеше белән авыру кешене чагыштырып карыйк әле.
Балалар: Сәламәт кешенең кәефе яхшы була. Ул көлә, елмая, рәхәтләнеп эшли, тәмле итеп ашарга пешерә, матур киенә, авыру кешеләрнең йөзләре дә матур түгел, елмаймыйлар да, үзләрен дә матур итеп карамыйлар, гел дару эчәләр, зарланалар. Аларның сөйләшәселәре дә килми.
Укытучы: Әйе, балалар, сез бик дөрес әйтәсез. Сезнең дә авырыйсыгыз килмидер, әйе бит. Менә шуңа күрә без бүген шушы бәйрәмгә җыелдык та. Хәзер без сезнең белән «Сәламәтлек иле»нә сәяхәткә чыгабыз. Иң элек мин сезне сынап карарга телим, сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез икән, мин башлыйм,сез дәвам итегез:
- Сәламәтлек ул – кул астындагы (хәзинә).
2.Чисталык – сәламәтлекнең (нигезе).
- Байлык – бер айлык, саулык (гомерлек).
– Бик әйбәт. Димәк, сез әзер. Без сәламәтлек иленә юл тотабыз. Бу илнең чикләрен үтеп керү өчен безгә Чүп-чар патшалыгы белән бил алышырга туры килер.
Чүп-чар патшасы, «Тузан», «Ялкау», «Пычрак» булып киенгән укучылар чыга.
Чүп-чар патшасы: Мин – Чүп-чар патшасы, ялкаулар арасында яшим, чисталыкны, пөхтәлекне, ялт-йолт иткәнне, хезмәт сөючеләрне яратмыйм. Алардан бик нык куркам, читләтеп үтәргә тырышам, калтырана башлыйм, качам, посам. Чүп, тузан, пычракны күз карасыдай саклыйм. Аларга һәрвакыт урын түрдән, хөрмәт,мактау бездән. Иярченнәрем, мине тыңлагыз, хәзер үк мәктәпнең чисталыгын тикшерегез. Монда яшәргә буламы, юкмы? Әй, кызлар, малайлар! Безнең кебек буласыгыз киләме? Кемнең безнең белән дус буласы килә, килегез минем яныма.Без гел бергә дус-тату яшәрбез.
(Иярченнәре чыгып киткәч, бер укучы сөйли).
Укучы: Безнең мәктәптә һәр сыйныфта аерым укучылар дежур тора. Аларның төп вазыйфасы: башкалардан алда килеп, бүлмәне җилләтү, чиста су белән парта өсләрен, тәрәзә төпләрен, тактаны сөртү, гөлләргә су сибү. Алар тәнәфестә тәртип тә саклыйлар.
(Иярченнәр керә).
– Хөрмәтле патшабыз! Бу мәктәптә безгә урын юк икән, бөтен җир дә чиста, юылган.
Чүп-чар патшасы: Күрәм, балалар, сез җитезләр, өлгерләр, хезмәт сөючеләр икәнсез. Мин җиңелдем. Якыннарым белән күрше мәктәпкә барып карыйм. Бу җиңелү миңа бик авыр, бу хурлыкка ничек түзмәк кирәк! Шулай да баш исән чакта чыгып качарга кирәк тизрәк! Тизрәк! Тизрәк!
Укытучы: Рәхмәт, укучылар, берегез дә Чүп-чар патшасы белән дус булмадыгыз. Хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез. Борынгы грек табибе, мәшһүр Гиппократ, кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә, физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Гимнастика, физик күнегүләр, җәяү йөрү,эшкә сәләтлеген, тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш.
Спорт сөючеләр тукталышы.
(Спортчылар керә)
Спортчы: Балалар,сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнү – сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр. Хәзер, әйдәгез, иртәнге гимнастика ясап алыйк.
(Ритмик музыка уйный. Балалар белән бергә зарядка ясыйлар).
Укытучы: Иртәнге зарядканың кешегә никадәр файда китергәнен белүгә карамастан, бик күпләр аны ясамый. Иртәнге зарядка эшчәнлекне арттыра, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә.
Тактага таблица ясала:
Укучылар, хәзерге вакытта кешеләр бик аз хәрәкәтләнә. Шуңа күрә йөрәк эшчәнлеге кими, кешенең массасы арта яки симерә. Мускуллары көчсезләнә. Бу күренешне нәрсә дип атыйлар икән? Белмәсәгез үзем әйтәм, гиподинамия дип атала. Әйдәгез, шуны таблицага язып куйыйк һәм исебездә калдырырга тырышыйк.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, «Юындыр» тукталышына килеп җиттек.
«Юындыр» һәм аның ярдәмчеләре чыга.
Сыйныфка бер шапшак малай килеп керә. Ул алдан хәзерләнгән урынга барып ятмакчы була. Шулчак юрган бер якка, мендәр икенче якка «очып китә». (Юрганга, мендәргә бау бәйләнгән була, шул бауны арттан тарталар).
Малай аларны куа, тота алмый:
Качты юрган урыныннан,
Җәймә дә очты шуннан,
Сикереп алды, китеп барды
Мендәр дә бака сыман.
Малай өстәл янына килә, китап алырга тели. Тик китап та «очып китә», дәфтәр белән дә шул хәл кабатлана.
Юынгыч малай янына килә:
Эх син, шапшак, эх син шакшы…
Кыяфәтеңә бер бакчы!?
Әй, дусларым, тәртипкә китерегез әле шул малайны.
(Сабын, сөлге, мунчала малайны тәртипкә китерәләр).
Барысы бергә: Безнең илдә закон нык: шапшакларга урын юк!
Юындыр: Дусларым! Сезгә тагын әйтәсе сүзем бар. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Бу әйтемне бервакытта да исегездән чыгармагыз. Сау-сәламәт булыгыз, хушыгыз!
Укытучы: Дөрес туклану кешегә бик күп авыруны булдырмаска ярдәм итә.
Аппетит белән аша, булырсың таза.
Чамадан тыш ашау, үзе бер каза.
Шулай итеп, без «Туклану» тукталышына килеп җиттек.
Пәрдә ачылып китә, өстәл артында Вәли ашап утыра. Каршында китап, телефон, башында кепка. Аның янына әбисе килә:
– Улым, Вәли, туктале, әйдәле башта кулыңны әйбәтләп юып кил, кепкаңны сал, китапларыңны, телефоныңны өстәлдән ал да ашарга утыр.
– Юк, әби, вакытым юк. Малайлар көтә, тизрәк чыгарга кирәк.
– Балам, ашарга утыргач, син башта тынычлан, ашыкмыйча гына чәйнә. Шулай ашаганда гына йөрәгеңә ятар. Ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә. Китап укыма, сөйләшмә. Ипи валчыгын идәнгә койма.Ашап туйгач та өстәл яныннан рәхмәтеңне әйтеп кит, кулыңны юу, авызыңны су белән чайка.
Укучыларга карап:
– Балакайларым, сез дә Вәли кебек ашамыйсызмы? (Балалар җавап бирә).
Укытучы: «Табиб өч корал – сүз, үсемлек һәм пычак белән эш итә», дигән борынгы Иран табибләре. Акыл ияләренең бу гыйбарәсендә сүзнең беренче урынга куелуы юкка гына түгел. Кеше чирли башлаганчы, ягъни сәламәт вакытта ук табиб белән очрашырга тиеш. Ул үзенең киңәшләре белән ярдәм итәр, авыру көчәеп киткәнче дәвалау да уңышлы үтәр.
Алдагы тукталыш: «Табибкә һәм үз-үзеңә ышан» дип атала.
(«Авыру» укучы «табиб» янына килә).
Табиб (аны карагач): Сиңа салкын тигән. Син бик яшь әле, хәзердән үк организмыңны чыныктырсаң, башка бервакытта да авырмассың. Сәламәт булу өчен чыныгуның әһәмияте зур. Чыныгуны аяклардан башларга кирәк, һәр көнне аякларны юарга һәм көн саен температураны 1 градуска төшерә барырга кирәк. Әкрен-әкрен генә тән салкынга күнегә.
Укытучы: Гиппократ, салкыннан куркып, җылыда иркәләнеп ятучыларга каршы чыга: «Үзен җылыга ияләштергән кешенең мускуллары йомшара, нервлары какшый, акылы томалана, кан китү, һуштан язу кебек зарарлы нәрсәләр күзәтелә»,– ди. Чыныгу ысуллары турында хәзер презентация карап үтәрбез.(Презентация карау һәм шуның буенча әңгәмә кору).
Инде соңгы тукталышка да килеп җиттек.
Бабай булып киенгән укучы килеп чыга.(Кулында үсемлекләр, термос белән үләннәрдән ясалган чәй).
– Балалар, мин сезгә дару үләннәре турында сөйләргә җыенам. Менә сукмак буенда үсә торган бака үләнен генә алыйк. Җәй көннәрендә сез бигрәк тә күп җәрәхәтләнәсез. Шул җәрәхәтләрне бака яфрагы суы дәвалый. Салкын тигәндә үги ана яфрагы, мәтрүшкә, юкә чәе, гөлҗимештән ясалган чәй эчегез. Менә, сезгә диеп әбиегез үләннәрдән чәй ясап җибәрде, шуны эчеп карарсыз. Сөйли китсәң, алар бик күп инде. Мин сезгә бары тик шуны әйтергә телим, дару төймәсе капканчы, үләннәрдән файдаланыгыз. Озак яшәрсез.
(Бабай чыгып китәргә җыенганда аның янына «дару үләннәре» бер-бер артлы йөгереп керәләр).
Бабай: Ромашка, ромашка, кая болай чабасың?
Ромашка: Чапмый хәлем юк, Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан, шуны дәваларга чабам.
– Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?
– Йөгерми хәлем юк, Сәрби әбинең ашказаны бозылган, шуны төзәтергә йөгерәм.
– Энҗе чәчәк! Туктале, кая болай чабыш?
– Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк. Мөнәвәрә апаның нервлары какшаган, шуны тергезергә ашыгам.
– Кычыткан! Син кая?
– Искәндәр дигән малай янына, арт сабагын укытырга! Бүген тагын «2»ле эләктергән, юньсез.
Укытучы: Шәфкать бабай, алмаларың да өлгергән икән, балалар да авыз итсен әле.
Бабай: Алмаларым – хикмәтле, авыз итегез, балалар. (Алма җыю уены уйнатыла). Эленгән «алмаларга» сораулар язылган,укучылар шуларга җавап бирәләр.
Сораулар.
- Алкоголь организмга нинди зарар китерә?
- Нәрсәләр сәламәтлекне какшата?
- Ни өчен яшелчәләр ашарга кирәк?
- Тешне ничек дөрес чистартырга?
- Тәмәкенең зарары нинди?
Укытучы: Булдырдыгыз, балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән һәм бүген дә күп кенә кирәкле нәрсәләр ишеттегез. Күрәсез, укучылар, сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш. Балалар, мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел, сәламәт булып аяк басуыгызны телим.
Авырмагыз, исәнлек, саулык сезгә!
Чыгышыбызны «Матур булсын» дигән җыр белән тәмамлыйбыз.