«Орчык бәйрәме» өмәсе

№ 134

Фирүзә ШӘЙДУЛЛИНА, Зәйтүнә САДЫЙКОВА,

Нурлаттагы 3 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:

– укучыларны кунакчыл булырга, олысына, кечесенә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү;

– татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшереп китү;

– үткәненә ихтирам, кызыксыну уяту;

– татар халык уеннары аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: каба, орчык, сарык йоны, йоннан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, авыл өен бизәү өчен самовар, гармун, чынаяклар һ.б.

Кулланылган әдәбият. Н.Исәнбәтнең «Балалар фольклоры» «Татар халык мәкальләре», «Татар халык табышмаклары» китаплары.

Чара барышы:

(Кунакларны кулларына ипи, бавырсак, чәкчәк тоткан, татар халык киеме кигән кызлар, егетләр каршы ала. «Әссәламегаләйкем» җыры яңгырый.)

Татар кызы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Әйдәгез, рәхим итегез, түрдән үтегез, безнең сый-хөрмәтебездән авыз итегез! (Кунаклар түргә үтә, алар алдына бавырсак, чәкчәк куела. Кунаклар кергәнче үк әниләр ярымбоҗра ясап утырган була. Алар эрли, бәйли, йон тетә. Кунаклар тиешле урынга утыргач, укучылар әзерләп куелган өстәлләр артына урнаша. Һәр өстәл артында 6 шар укучы, өстәл өстендә ак кәгазь, ручка.)

Укытучы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле әниләр, укучылар!

Татар халкы – элек-электән кунакчыл, тәрбияле халык. Халкыбызның гаять тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. (Бу вакытта презентация тәкъдим ителә. «Сабан туе», «Каз өмәсе», «Нәүрүз» бәйрәмнәреннән күренешләр слайдларда чыга.)

Татар халкы элек-электән “Каз өмәсе”, “Өй күтәрү”, “Өй юу” өмәләрен күмәк эшләгән. Билгеле инде эшләгәннән соң хуҗа кеше өмәчеләргә табын әзерләгән. Алар ашап-эчеп кенә калмаганнар, уен-көлке, җыр-бию, мәкаль, табышмак әйтешү уеннары да уйнаганнар.

Укучылар, сез мин сөйләгән вакытта слайдларны да карадыгыз, мине дә тыңладыгыз. Слайдларда нинди бәйрәмнәрдән күренешләр сурәтләнгән иде? Җавапларны кәгазь битләренә языгыз. Кайсы төркем игътибарлырак икән?  (Укучылардан җаваплар алына.)

Укытучы. Сабан туе,” Каз өмәсе”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре кайсы милләт халкына хас бәйрәмнәр?

Укучылар. Татар халкына хас бәйрәмнәр.

Укытучы. Димәк, безнең бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы ничек булыр?

Укучылар. Татар халык бәйрәмнәре.

Укытучы. Дөрес, укучылар, ләкин сез әйткәннәргә бер-ике сүз генә өстим. Безнең бүгенге чарабызның темасы “Татар халкының милли бәйрәмнәре”. Шул форсаттан файдаланып, онытылган, күпләр белмәгән бер бәйрәмне искә төшереп китәрбез.

Алдагы слайдыбызны карап китик. (Слайдта оекбаш, бияләйләр.)

Укучылар, әйтегез әле, менә бу оекбаш, бияләйләр нәрсәдән бәйләнгән?

Укучылар. Йоннан.

Укытучы. Йонны кайдан алабыз?

Укучылар. Сарыклардан.

Укытучы. Сарыктан ничек алабыз?

Укучылар. Махсус кайчылар ярдәмендә кыркып алабыз.

Укытучы. Сарык йонын алдык, менә ул сезнең алдыгызда. (Табакка салынган сарык йоны укучылар алдына чыгарып куела.) Йон бар, бияләй бәйләп буламы?

Укучылар. Юк.

Укытучы. Нишләргә кирәк?

Укучылар. Йонны тетәргә кирәк.

Укытучы. Әйдәгез, бергәләп йонны тетеп карыйк. Хөрмәтле әниләр, укучыларга йонны тетеп күрсәтегез әле. (Укучылар кабатлый.)

Йон тетелде, оекбаш, бияләй бәйләп буламы әле?

Укучылар. Юк.

Укытучы. Йонны менә бу җайланмага бәйләргә кирәк. (Укытучы кабага күрсәтә.) Укучылар сез бу җайланманың ничек аталганын беләсезме?

Беренче төркем җавапны – менә бу китаплардан, икенче төркем (кемнең кесә телефоны үзе белән бар) Интернеттан карый ала.

Укучылар (җавапны таба). Каба.

Укытучы. Русчасы ничек була икән?

Укучылар. Прялка.

Укытучы. Йонны кабага бәйләдек, оекбаш, бияләй бәйләп буламы?

Безгә бу йоннан җеп эрләргә кирәк, ә җепне алу өчен менә бу предмет ярдәмендә башкарырга мөмкин. (Укытучы орчык күрсәтә.) Сез аның ничек аталганын беләсезме?

Аңа җавапны алу өчен, сезнең алдыгызда конвертлар ята, конверт эчендә бу предметның русча-татарча тәрҗемәсен табып күрсәтегез. (Ике өстәлдә дә – конвертлар, төрле сүзләр язылган кәгазьләр. Укучылар “орчык-веретено” дип парлап табып, күтәреп күрсәтәләр.)

Укытучы. Димәк, бу предмет орчык дип атала икән, дөресме, әниләр?

Әниләр. Дөрес.

Укытучы. Кадерле әниләр, орчык белән нишлибез? Укучыларыбызга күрсәтегез әле. (Бер әни эрләп күрсәтә.)

Укытучы. Укучылар, җепне барлыкка китерүче предмет нәрсә икән инде?

Укучылар. Орчык.

Укытучы. Ә хәзер орчыкта барлыкка килгән җепне нишләтергә? (Укучылар әйтә алмаса, укытучы үзе әйтә.) Җепне киләпкә салабыз. (Бер укучының кулына киләп салып күрсәтелә.)

Оекбаш бәйләп буламы әле?

Укучылар. Юк.

Укытучы. Киләпне юарга кирәк. Югач, менә шундый ак җеп барлыкка килә. (Укытучы алдан әзерләп куйган, юылган чиста киләп күрсәтә.)

Киләпне йомгакка чорнарга кирәк. (Әниләр әзер киләпне тиз генә йомгакка чорнап күрсәтәләр.)

Йомгак әзер, инде оекбаш, бияләй бәйләргә буламы? (Әниләр оекбаш, бияләй бәйләп күрсәтә.)

Укытучы. Укучылар, менә шул оекбашларны бәйләп кигәнче никадәр эш башкарырга кирәк, әйдәгез санап чыгыйк. (Слайд белән бергә үрелеп бара.) 1. Сарык. 2. Йон. 3. Махсус кайчы. 4. Каба. 5. Орчык. 6. Җеп. 7. Йомгак.

Укытучы. Элек менә бу эшләрне өмә җыеп башкарганнар. Безнең әниләребез дә бүген өмәгә килгәннәр иде, ләкин бу өмә ничек дип аталды соң? Бу өмәдә җеп барлыкка китерүче төп предмет нәрсә булды?

Укучылар. Орчык.

Укытучы. Шулай булгач, өмә дә ничек аталыр?

Укучылар. Орчык өмәсе.

Укытучы. Эш тәмамлангач, табын әзерләнгән, табын артында уен-көлке, җыр, мәкаль, табышмак әйтешүләр дә булган. (Бер әни мәкальләр әйтә.)

Әни. Әйдәгез әле балалар мин дә сезне сынап карыйм. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

Аз сөйлә, …

Кем эшләми, …

Тырышкан табар, …

Укытучы. Укучылар нәтиҗәне үзегез ясагыз.

Ни өчен элекке вакытта өмәләрне бер көнне бер өйдә, икенче көнне икенче өйдә үткәргәннәр?

Укучылар. Элек керосин яндырганнар, шунлыктан утка экономия булган, икенчедән, яшьләр кул эшләренә өйрәнгән, бер-берсе белән аралашкан.

Укытучы. Укучылар, бүгенге  чарадан сез үзегезгә нәрсә алдыгыз? (Укучылар үз фикерләрен әйтә.)

Укытучы. Инде бүгенге чарабызны йомгаклап татар халкының  “Эх, тала, тала” җыры белән тәмамлыйк. (Укучылар, укытучы янына чыгып басып, бергәләп җырны башкара.)