Олы йөрәкле каһарман укытучыбыз

Айгөл ВАХИТОВА,

Чистай районы Татар Баганалысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Минабетдин Җамали улы Әхмәтов (Минап Әхмәтов) 1905 елның 9 октябрендә Чистай районыныж Мөслим авылында аң-белемгә омтылышлы биниһая зур булган крестьян гаиләсендә – Җамали агай белән Галимә түтинең тугызынчы баласы булып дөньяга килә (барлыгы 14 бала). Илдә ачлык хөкем сөргән 1921 – 1923 елларда балалар йортында тәрбияләнә.

Арча педагогия училищесын, аннары биш ел укып, Казан педагогия техникумын тәмамлый. “Техникумда музыка дәресләрен Салих абый Сәйдәшев алып барды, ә Татар академия театры безнең өстән шефлык итте, – дип яза соңрак 1991 елда Минабетдин Әхмәтов үзенең Чистайда нәшер ителә торган “Ленин юлы” газетасында басылып чыккан истәлекләрендә. – Салих абый Сәйдәшев дәресләрен гел дә үзенең яңа язган әсәрләрен уйнап күрсәтүдән башлый иде. Без аны йотлыгып тыңладык. Аның ягымлы карашы, йомшак тавышы белән дәресләрнең узып китүен сизми дә кала торган идек”.

Минап Әхмәтов Казан балалар йортында бергә укып йөргән Хәдичә апа гаиләсе белән гомергә аралашып, гаилә дусты булып яши. Хәдичә апаның ире Шәһит Шаммазов “Яшь ленинчы”ның беренче редакторы, Татарстан пионер оешмасын оештыручыларның берсе була. Балалары Рөстәм, Рим, Асия кыска гомерле булалар, Чистайда яшиләр.

Минап Әхмәтов хәрби хезмәткә алынганнан соң, 1931 – 1932 елларда Казандагы полк мәктәбендә укып, кече лейтенант дәрәҗәсен ала.

Яшь педагог Кизләүдә укыткан, Арча районында инспектор булып эшләгән. Чистай районының Уракчы, Нарат-Елга авылларында укыта һәм директорлык вазифасын башкара. Улын фронтка озатырга килгән Галимә апа: “Улым, исән-сау йөреп кайт, капчыгыңны алып кайтырга онытма”, – ди. Ана кеше калкулыкта кала. Бу 1941 елның сентябре була. Үзенең истәлекләрендә Минабетдин болай язып куя: “Норлатта атна-ун көн эчендә безнең гвардия бригадасы оештырылды. Октябрь аенда безне Мәскәүне саклау өчен II зонага урнаштырдылар. Без шунда оборонада булдык”.

Ил өстенә дошман килгән чакта

Өйдә гамьсезләнеп ятмадым:

Солдат булдым, кулга корал алдым,

Сугыш кырларына ташландым.

Илем өчен кердем ут эченә,

Халкым азатлыгын якларга.

Дошманнарга ирек куймас өчен

Ил байлыгын талап таптарга.

Тиңсез барган канлы сугышларда

Миллионлаган йөрәк туктады.

Җиңү арты илем җиңү яулап,

Олы Җиңү өчен көч алды.

(“Солдат булдым” М.Әхмәтов)

1942 елның февраль ае. Мәскәү янындагы җиңелүдән соң таркаулык кергән немец-фашист армиясе ашыгыч төстә үзенең гаскәрләрен тәртипкә кертә. Аның сугыш хәрәкәте планнарын белергә кирәк була. Рафис Могыйнов “Бөек җиңү ачысы” (Татар генераллары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары турында хатирәләр. Чаллы, 2005) исемле китабында Минап Әхмәтов турында яза: “Разведка төркеменә кешеләр сайлау һәм аларны әзерләү вакытлыча рота командиры урынына калган политрук Н.Кругловка йөкләнде. Офицер, штабтан кайткач, үз янына взвод командиры ярдәмчесе кече лейтенант Минабетдин Әхмәтовны чакыртты. Татар егетенең узган сугышларда үзен лачын йөрәкле сугышчы итеп күрсәтүен, фронтташлары арасында ихтирам казануын белгән политрук аның алда торган заданиене дә уңышлы башкарып чыгасына ышана”. Разведчиклар, гитлерчыларның пехота часте урнашкан авылдагы штаб бинасына үтеп кереп, бик кирәкле мәгълүматлар алып кайталар.

Минабетдин фашистларга каршы күп сугышларда катнаша, разведкага йөри. Хәрби осталыгы камилләшә бара. Ул инде үзе дә мөстәкыйль рәвештә подразделение белән командалык итү дәрәҗәсенә ирешә. Кыскартылган программа буенча хәрби училищены тәмамлый, лейтенант званиесе ала.

III армия составындагы 368 гвардия бригадасы Смоленск юнәлешендә сугышлар алып бара. Велиж шәһәре янындагы сугышларда пулемет взводы командиры Минабетдин Әхмәтов, атакага барганда, уң як иңбашына мина кыйпылчыгы тиеп каты яралана. Бу – сугышларның иң кызган чоры 1942 елның 28 апрелендә була. Аннары – госпитальләр. Аның уң кулын кисәләр, бик каты ябыгып, хәлсезләнеп, 56 кг га кала. Госпиталь язулары Чистайның пенсия фонды архивында саклана, күчермәсе – балаларында.

Минабетдинне бертуган апасы Казан госпиталеннән эзләп табып алып кайта. Туган авылы Мөслим авылы кешеләре ындыр табагында эшли торган булалар. Егетнең кул капчыгын гел куеп исәнләшкәнен, буш шинель җиңен күреп аңлап алалар.

Мәңгелек ут яна, ялкынлана,

Күп серләр бар аның телендә.

Дошан явы басты Ватанымны,

Күп шартлаулар булды илемдә.

Сөйлидер ул ут Брест каһарманын,

Краснодонның герой яшьләрен.

Ленинградның авыр блокадасын,

Аналарның канлы яшьләрен.

Мәңгелек ут безне чакыра ул

Ил чигендә уяу булырга.

Тыныч илдә күмәк хезмәт белән

Матур имин дәүләт корырга.

(“Мәңгелек ут яна” М.Әхмәтов)

Фронтовик тормышта инвалид булып мескенләнеп яшәми. Сул кулы белән язарга өйрәнеп, укытучылык эшенә керешә. Сугышка кадәр үк танышкан Наратлы кызы, үзенең элекке укучысы Гөлсем белән гаилә корып җибәрә. Танышлары аның күңелен төшермичә, тырышып эшләвенә, активлыгына сокланалар. Ләкин сугыш ярасы әрнүләрсез үтми. “…бер вагон кул булса да үземнекен табар идем”, – дип, эчендәгесен балаларына гына белгертә. Минабетдин белән Гөлсем дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Дүртесе дә –югары белемле белгечләр: Фердинант – агроном, Эдуард – судья, Луиза – табиб, Эльза – укытучы.

Минабетдин Җамали улы җор телле, зарлануны һичбер белми торган оптимист күңелле кеше була. 1949 елда Татар Баганалысы авылына директор урынбасары итеп билгеләнә. Тарих, география фәннәрен укыта. Мәктәптә өчәр смена эшлиләр. Кичке мәктәп тәмамлаучы җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә, укыткан балалар да укытучыга зур хөрмәт белән карыйлар. Әхмәтов үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, авыл клубында, район мәдәният йорты сәхнәләрендә чыгыш ясый. Күркәм холыклы, кешелекле, кешеләргә ярдәмчел һәм бик итагатьле зат. Үз хезмәтен җиренә җиткереп, һәр эшне намус белән һәм үтә дә җаваплылык тоеп башкаручы, кешеләрне яратып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче олы йөрәкле бу шәхеснең ил-көн алдында абруе чиксез зур була, авылдашлары да, хезмәттәшләре дә аны чын күңелдән эчкерсез хөрмәт итәләр.

Минабетдин Әхмәтовның тырыш хезмәтен, батырлыгын, активлыгын бәяләп тапшырылган хөкүмәт бүләкләре генә 16 төрле була. Арада I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре, РСФСРның “Кызыл Хач” оешмасы бүләкләре дә бар.

Бай рухлы, кече күңелле, шагыйрәнә җанлы Минабетдин күңелендә туган ягының гүзәл табигатенә, газиз халкына, туганнарына-якыннарына, укучыларына карата җылы хисләрен, җан авазын, тормыш зирәклеген шигъри юлларга сала. Матур-матур шигырьләре район газетасында басылып тора, “Яшәү яме” дигән шигырь китабы дөнья күрә. Авылдашлары да: “Минап абый, шигырь сөйлә әле!”– дип яратып сорыйлар. Шулай итеп тракторчы егеткә, чик сакчысына, авыл почтальонына һ.б. багышланган шигырьләре дөнья күрә. Авторның яшәү яме, тормыш гаме, туган якны ярату хисләре белән сугарылган шигырьләре үз укучыларын таба.

Минабетдин Әхмәтов 1995 елның 25 ноябрендә вафат була. Аны белүчеләр бүген дә үзен олы ихтирам хисләре белән сагынып искә алалар.

Горур тора һәйкәл зур мәйданда,

Кулын сузган кояш ягына.

Геройларны данлап, искә алып,

Кемнәр генә килми янына.

Ул күрсәтә безгә, әйтерсең лә,

Геройларның йөрәк ярсуын.

Калганнарга ирек даулаганда

Корбан булганнарның ятуын.

Зур ихтирам бездән геройларга!

Безнең өчен гомер куйганнар.

Ант итәбез алар алдында без:

Илләр имин булыр, туганнар.

(“Һәйкәл” М.Әхмәтов)