Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне!

№ 112

(Носы мәктәбен тәмамлауга 29 ел булу уңаеннан очрашу)

Рузилә ХАДИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле биология-география укытучысы

Зал бизәлеше: шарлар, гөлләр.  Канатлы сүзле плакатлар:

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле

Бер күрешү — үзе бер гомер!

Чакырылган кунаклар: мөхтәрәм укытучылар, тех.персоналлар, сыйныфташлар.

Очрашу кичәсенең барышы:

  1. I.                  Ачу өлеше:
  2. 1.                 Укытучы кунаклар аш – сулы өстәлләр артына утыртыла (Музыка уйнатыла Илнар Гараев “Классташлар”)

 Алып баручының кереш сүзе:

Хәерле көн,  хөрмәтле кунакларыбыз – кадерле мөхтәрәм укытучыларыбыз! Бүген безнең өчен    иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе: Носы төп белем бирү мәктәбендә  һәрберебез көтеп алган сабакташлар очрашуы кичәсе.  Кояшлы июнь ае безне 29 елдан соң кабат бергә җыйды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.

2.  Хөрмәтле укытучыларыбыз, Сезнең рөхсәт белән,  мин кичәбезнең төп сәбәпчеләрен җиз кыңгыраулар чыңында залга чакырам. (Алып баручы — чыгарылыш укучысы җиз кыңгырау шалтырата)

3. ”Уйларымда  мәктәп еллары” җырына  Носы мәктәбен  1988 — 1989 уку елында тәмамлаучы чыгарылыш укучылары  класс җитәкчебез  —  Сафиуллина Флера Нурмухаметовна җитәкчелегендә кичәбезгә рәхим итегез. (Класс җитәкчесендә һәм чыгарылыш укучылары  иңнәрендә  чыгарылыш ленталары, кулларында шарлар, чәчәкләр. Алкышлар белән каршы алалар.)

4. Кулларындагы чәчәк бәйләмнәрен хөрмәтле укытучыларга тапшыралар. Музыка дәвам итә вальс бииләр.(Класс җитәкчесе белән бер егет бии уртада,калганнар алар тирәсендә ирекле парлар. Класс җитәкчесе утыртыла)

5. Классташлар матур гына тезелеп  монтаж куялар:

Шигырьләр:

  1. Кыңгыраулар чыңы дәште безне

Сагынып килдек туган мәктәпкә.

Балачакның матур мизгелләрен

Искә алыйк, дуслар, һәрчакта.

  1. Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәште кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагы…

  1. Саумы мәктәп сине   онытмадык

Без киткәндә калдың боегып.

29 ел  үткәч күрешергә теләп

Без кайттык менә җыелып.

  1. 29 ел вакыт үткән

Мәктәбебезне тәмамлап киткәнгә.

Уйлап карыйсың да аптырыйсың

Шул кадәрле вакыт үткәнгә.

  1. Саубуллашып  мәктәбебез   белән,

Таралдык без төрле якларга

Укытучы апа — абыйларның,

Изге теләкләрен акларга.

  1. Кыңгыраулы мәктәп төшкә керә,
    Таныш чыңы һаман колакта.
    Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,
    Кайтар безне кабат яшь чакка.

7. Ераклардан үзләренә дәшкән
Кыңгыравы гына ни тора!
Мең рәхмәтләр әйтеп баш иябез
Туган авылыбыздагы белем йортына.

8. Ел артыннан еллар үтә тора,
Очрашулар тия бик сирәк.
Шаулап үткән мәктәп елыбызны,
Укытучыларыбызны искә алу өчен,
Очрашулар безгә бик кирәк!

Алып баручы :
          Сагынып килдегезме, сабакташлар

Онытылмас НОСЫ  мәктәбен?

Искә  алырга дип, гомеркәйнең

Бер кайгысыз үткән чакларын.

Хатирәләр күңел түрләрендә,

Серләшегез таңга кадәрле.

Без, бүген  үзебезгә белем биргән туган мәктәбебездә, хөрмәтле, кадерле укытучы апа – абыйларыбыз белән кунакта. Мәктәп еллары ул – Кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.

“Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне!” дип исемләнгән,хөрмәтле укытучыларыбызны яшьлеккә, ә без классташларны балачакка алып кайткан очрашу кичәсен ачык дип белдерәбез.

Салават Фәтхетдиновның:  “Сабакташлар”  җырына кушылып җырлыйлар.  (Сүзләре чыгартылып әзерләнә)

  1. I.                  Төп өлеше:
  2. 1.     Мәктәп директоры – Бадертдинов Вәсим Хәмитовичка сүз бирелә.

Һәр йортның хуҗасы булган кебек, бүгенге бәйрәм – чарасы үткән – “Белем йортыбызның” да хуҗасы — бик тә җаваплы директоры  бар. Шушы авылыбыз мәктәбен — үз туган йортыдай якын күргән, аның төзеклеге, иминлеге өчен күп көч куючы, мәктәбебезнең данын, чын мәгънәсендә дәрәҗәсен саклаучы хөрмәтле үрнәк остазыбыз, укытучыбыз –Вәсим Хәмитович сүз Сезгә бирелә. (Мәктәбебезгә бездән  истәлек бүләкне кабул итеп алуыгызны сорыйбыз.)

Алып баручы:

Укытучы хезмәте — авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынган , шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр , беренче чиратта, сабырлык, түземлек сорый. Икенчедән , балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә.Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала.

2.   Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен… (
Әлеге җырның минусы куела классташлар кушылалар)

Алып баручы:

Кем хәтерли 1 нче класста 1 сентябрьгә кергәндә сөйләгән шигырен?

Ә мин хәтерлим: Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп

Без бүген укырга килдек

Матур күлмәкләр киеп.

Хәтта букетымда бакча чәчкәләре арасында бер яран гөле чәчәге дә бар иде. (Хәтерләүчеләрдән шигырьләрен сөйләтергә мөмкин)

Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар.  Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы…

Сүзне, без — сабыйларны кулыбыздан тотып белем дөньясына алып керүче  хөрмәтле беренче укытучыларыбызга бирәбез: Резидә апа, Әминә апа.

Зур рәхмәт сезгә!

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.
Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.
Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем доньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.
Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Хич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, — диеп язган дәресне.
Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән – яңа җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучын,
Шигъри биекләргә үрмәләр.
Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Урнәк булдын безгә гомергә.
Биргән белемнәрен, киңәшләрен,
Мин саклармын мәнге, гомергә.  (Гөлфия Гыйззәтова)

3. Кадерле истәлекләр йомгагын сүтү: “Мин хәтерлим әле бүгенгедәй” дип башлый һәр укучы, йомгакны сүтә –сүтә һәм үз хәтирәсе белән уртаклаша.

 4. Класс җитәкчесенә сүз бирү

     Табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек , акыл тирәнлеге, ныклы иман һәм менә без, шаян –шук  укучыларына   өмет  һәм  ышаныч.  Мин бүген әле әйтелгән һәр  сыйфатның бер шәхестә генә була алуын  бәлки аңлый да алмас идем… Әгәр дә укытучы апамның хезмәтен дәвам итмәгән булсам.

Һәр эшнең җиренә җитүе, аерым үзенчәлекле таләпчәнлек һәм тормышны ярату, хезмәтне  сөю…., минем уйлавымча, класс җитәкчебез — Флера апабыз үз үрнәгендә безгә тапшырырга теләгән тәрбия шушы иде.

Рәхим итеп сүзне сезгә бирәбез кадерле икенче әнибез булган класс җитәкчебез – Флера апа.

5. Класс җитәкчесе журнал буенча тикшерә:

   Класс исемлеге: (Кем килгән, кем килә алмаган: әйе, юк)

  1. Габдрахманова Золфия  2. Ногманов Данил  3. Ногманов Радик

4. Самигуллин Газинур  5. Семенов Ильшат 6. Степанова Нина 7. Ефимова Дилә  8. Гыйльфанова Рәмзия 9. Мөхәрләмов Гайнан 10. Касимова Рузилә                11. Файзрахманова Мөнирә  12. Мостафина Гөлназ 13. Фазылҗанов Ринат                14. Сагитов Вәзир 15. Исхаков Хафиз  16. Закирова Фәния 17. Габделхаева Нурия 18. Фаррахова Гөлназ 19. Камалетдинов Илнар

Я, ярар, алайса  Носылар, Сәрдәбашлар  килгән, Болгарлар төшкән, Ишнаратлар  менгән. Молодцы!

Алып баручы:

Һәм бу урында хөрмәтле класс җитәкчебез,сезнең рөхсәт белән, безнең арабыздан киткән классташыбыз Ильнарның да, безгә белем һәм тәрбия биргән һәм инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның  да рухлары тыныч ятсын иде дигән теләктә калабыз.

Класс  җитәкчесе чыгышы.

6. Уен – фикер: “Мин беркайчан да алай эшләмим” (Һәр укучы исенә төшерә һәм фикерен шушы сүзләр белән башлый. Мисаллар  шуклык, тупаслык, ниндидер истә кала торган эпизод.)

7.  Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.

Өлкән укытучы апаларга багышлап  шигырь укыла:

(Сүз рус теле укытучыбыз – Әнисә Хасановнага, Татар теле укытучыбыз – Найлә Нигматовнага, биология укытучыбыз – Рамза Ибрагимовнага бирелә)

Туганда ук укытучы булып

Туу Сезгә насыйп булганмы?

Гомер буе мөгаллимлек кылып,

Чәчегезгә кырау кунганмы?

 

Тик шулай да сез яшь әле,

Олыгаю хисе кермәгән.

Әйтерсең лә борчу-мәшәкатьләр

Сезнең янда бер дә йөрмәгән.

 

Табигать тә бөтен юмартлыгын

Кызганмыйча Сезгә бушаткан.

Гүзәллеге, изгелеге белән

Фәрештәгә Сезне охшаткан.

 

Мөгаллим Сез – гыйлем таратучы,

Хезмәтегез чиксез рәхмәтле.

Шуңа күрә Ходай Тәгалә дә

Мулдан биргән, ахры, хөрмәтне.

 

Бу хөрмәткә без дә кушылабыз,

Картлык Сезне үтсен әйләнеп.

Япь-яшь килеш йөз яшькәчә

Яшәекче бергә бәйләнеп.

 

Очрашулар  белән котлыйк әле,

Бүләк итик алсу гөлләрне.

Телик әле Сезгә якын итеп,

Киләчәктә матур көннәрне.

8. Классташ – егетләрне сәхнәгә чакырам: Бию (урындыкларга утырып,  видеога карап,  эшләпәләр  киеп шаян бию) “Джентельмены”

 Алып баручы шаярып:

—         Егетләр, директор килә. Уеныгызны туктатыгыз.

Әй, балачак, әллә туктап торасыңмы
Калып белем илендә?
Укытучыма әйтәсе рәхмәтләрем калды
Күңелем түрендә.

Без укыганда  директор  булып  Рәис Тәбрисович  эшләде. Ә ул исә укучы  күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. Сүз хөрмәтле директорыбыз Сезгә.

9. Ә директор нишләсен: приказ, указлар чыгара, килгәнен башкарттыра. Һәм һичшиксез үз командасын булдыра. Ә командада өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә һәм яшьләр дә була әлбәттә. Шундый тәҗрибәле, энергияле, шат күңелле, үзләренә бертөрле гади  мөгаллим һәм мөгаллимәләр хезмәт итә бу елларда.

    Ул РОНО дан килеп төшкән  приказлар күпме була?!  Ә директор яшь булуына да карамастан, аны тиз һәм сыйфатлы үтәү өчен, бик җитез генә бердәм коллективка җыелыш игълан итә. Тәвәкәллек, бердәмлек, яшьлек аларны алга әйди.

Хөрмәтле математика укытучыбыз — Мөнирә Лотфулловна

Җыр укытучыбыз, пионервожатый –Гаухария Гумеровна

Рәсем,тарих укытучыбыз – Зиннур Вазыйхович

Физкультура укытучыбыз – Ирек Ибрагимович

Хезмәт укытучыбыз – Ильсур Минзянович

Безнең  күңелләргә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә    шушы туган мәктәбебездә укыган елларда  сез салдыгыз хөрмәтле укытучыларыбыз. Һәрберегез дә тыныч, имин, сәламәт яшәгез.

10. Рифат Зарипов “Авыл малайлары” (укытучы абыйлар кушылып җырлый,  сүзләр бирелә)

11. Татарча күмәк бию.

12. Укытучы апа –абыйларга  сораулар:

1. Укучы чыгарга яратмый торган урын (Такта)

2. Әти-әниләр һәм укытучылар танышу клубы (ата –аналар җыелышы)

3. Яссы глобус (карта)

4. Әти –әниләрдән  автограф ала торган альбом (дневник)

5. “2 дән 5 кә” кадәр (билге)

6. Укучылар 9 яки 11 ел була торган урын (мәктәп)

7. Җәфалану башлануга һәм тәмамлануга сигнал (звонок)

8. Мәктәп масштабында  президент (директор)

9. Һәр класста бар (такта)

10. Барлык укытучылар да аны зарыгып көтәләр (отпуск)

13. “Йолдызлы минут” вакыты. ( Классташларны  икешәрләп “Кызыл келәмгә” дәшәбез. Һәрбер чыгарылыш укучысы  үзләре турында берничә фикер әйтеп, укытучыларга рәхмәтләрен белдерәләр )

Игътибар сыйныфташлар! Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар, акыллы булып яшәгез дип озатып калган укытучыларыбыз сезне тыңларга әзер.

Зөлфия – иң еракта яшәп ятучы, очрашуны оештырырга идеяны башлаучы бөтен кешенең күңелен кузгатып шушы уй-фикерләр белән соңгы вакытта яшәтүче. Күрәсең,туган яктан ераклык, кешегә аерым үзенчәлекле тәэсир итә. Сагыну, хөрмәт, аралашу теләге зур булу белән аерылып торучы кызыбыз. .

Даниль, Гайнан,  Радик – чын патриотлар, туган авылда хезмәт куючылар, туган нигезне саклаучылар.

Вәзир – кече дәүләт җитәкчелегендәге хөрмәтле классташ, җиде авылны берләштергән җирлек башлыгы.

Мөнирә – Вәзир Вазиховичның Носыдагы уң кулы һәм авылда очрашуны башлап оештыруга иң күп көч  куючы классташыбыз.

Ринат, Газинур – Ишнарат авылыннан менеп укучы үтә дә акыллы, эшчән егетләребез.

Гөлназ – шат күңелле, тырыш классташыбыз.

Хафиз – матур гаилә корып шәһәрдә яши, тырыш хезмәт итә

Нурия – киң күңелле,  тәвәкәл эшмәкәр.

Нина, Илшат, Рәмзия, Дилә – ачык йөзле, кунакчыл, Сәрдәбаш авылыннан килеп укучы күркәм классташларыбыз.

Фәния, Рузилә – үз хезмәтләренә бирелгән укытучылар.

14. Рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз. Безнең кечкенә истәлек бүләкләребезне кабул итеп алуыгызны сорыйбыз. (Укытучыларны бүләкләү.)

15. Классташлар, сезне класс  җитәкчебез юкка гына барламады, класс журналында сезнең бүген билгеләр дә булачак бит.

Ә хәзер экзамен сәгате җитте?

Билет№ 1   1- класста кем белән утырдын? Кайсы партада?

Билет№2  Сезне дәрестән куып чыгарганнары булдыма? Әгәр булса кайсы фәннән һәм ни өчен?

Билет№3   Дневниктагы билгегезне төзәткәнегез булдымы?

Билет№4   Дәресне күп калдырдыгызмы? Соңга калганың булдымы?

Билет№5  Өй эшләрен күчерә идегезме? Күчерсәгез кемнән?

Билет№6  Берәр классташның туган көнен әйтә аласызмы?

Билет№7  Мәктәптә тәрәзә ваттыңмы? Син ватмасаң кем ватты?

Билет№8  Син кайсы укытучыдан бик каты курка иден?

Билет№9 Мәктәп столоваясында иң тәмле ризык?

Билет№10 Тәртипсезлеген аркасында әти –әниеңне мәктәпкә чакырттылармы?

Билет№11 Кемгә  безнең класстан  иң беренче фломастер алып бирделәр.

Билет№12 Иң яраткан фәнең?  Кем укыта иде?

Билет№13 Дәрестән качканың булдымы?

Билет№14 Мәктәптә иң яраткан урының?

 Молодцы!

16. Без бердәм, күркәм  класс булдык, әмма без төрле:

      Бүген безнең балачак дөньясында сәяхәтебез матур хәтирәләргә бай булды.

Ягез, классташлар балачак уенсыз булмый ул. Уен: “Без төрле”

Егетләр –батырлар;  кызлар – матурлар  командалары  булырлар.

Тезеләбез:

—         Буй озынлыгы буенча

—         Өйләнү еллары буенча

—         Гаиләдә балалар саны буенча

—         Туган көн даталары буенча

—         Мәктәптән яшәү урынының ераклыгы буенча.

Шушы урында беләсе килә әле Кызыл – кызлар, Зәңгәр — малайлар, Сары- оныклар. Кемнәрдә кемнәр үсеп ята икән? Молодцы!

  1. II.               Йомгаклау

“Безнең гомер җыры” на кушылып сүзләрен карап классташлар җырлый

Алып баручы:

(Безнең гомер җыры барышында  ахырдан)

Яшик әле матур итеп

Чал кунса да безнең чәчләргә.

Яшик әле классташлар, яшик әле

Сынатмыйча бүген яшьләргә.

Яшик әле исән-имин булып

Вакыт җиле шаулап искәндә

Очрашулар ходай насыйп итсен

Яшьләр җиткәндә дә сиксәнгә.

Шигырь:  “Яшәгәндә матур итеп яшик” Рузилә Гатауллина сүзләре.