Өчпочмаклар охшашлыгын үлчәү эшләрендә куллану

№ 133

(IX сыйныфта геометрия дәресе)

Земфира МУЛЛАНУРОВА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең математика укытучысы

Әлеге эзләнү-тикшеренү эше өч этапта оештырыла:

1. «Урында үлчәү эшләре» темасы буенча үткәрелгән дәрес ахырында проблема куела: мәчет манарасының биеклеген үлчәргә. Алга таба укучылар төркемнәрдә эшли: мөстәкыйль рәвештә якын килеп булмый торган объектларны үлчәү ысулларын эзлиләр. Һәр төркем бер ысулны сайлап ала. Укытучы модератор ролен башкара, кирәк очракта консультацияләр бирә.

  1. Киләсе практик дәрес урында – мәчет янында үткәрелә: һәр төркем үзе сайлаган метод ярдәмендә кирәкле үлчәү эшләрен башкара.
  2. Йомгаклау дәресендә һәр төркем тиешле исбатлауларны башкара, практик дәрестә туплаган үлчәүләр буенча кирәкле исәпләүләр башкара һәм мәчет биеклеген таба. Эзләнү-тикшеренү эшенә нәтиҗә ясала.

Максат:

– теоретик белемнәрен практикада куллану;

– танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

– кызыксынучанлыкны, укуга мотивацияне үстерү, геометрия фәнен укытуның нәтиҗәлелеген арттыру.

Бурычлар:

– тема буенча өстәмә мәгълүмат өйрәнү;

– реаль объектларның үлчәмнәре турында күзаллау формалаштыру, өчпочмаклар охшашлыгын практикада куллану мөмкинлекләрен күрсәтү;

– укучыларның күзаллау сәләтен үстерү;

– кызыксынучанлыкны, логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

– укучыларның активлыгы;

– үлчәү методын эзләгәндә һәм биремнәрне үтәгәндә укучыларның мөстәкыйльлеге;

– белемнәрне гамәлдә куллану;

– иҗади сәләтләрен үстерү.

Дәреснең технологик картасы.

Максат: биеклек үлчәү буенча эзләнү-тикшеренү эшен йомгаклау.

Бурычлар:

– белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белүне, грамоталы математик сөйләм телен үстерү өчен шартлар тудыру;

– бер-береңне тыңлый, эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлый белү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: мультимедиалы проектор, интерактив такта, интерактив презентация SMART NOTEBOOK; интерактив on-line биремнәр LearningApps.org.

Дәреснең технологик картасы

 Дәрес этаплары

 

Бурычлар Укытучы эшчәнлеге

 

Укучы эшчәнлеге

 

УУГ Кушымта

 

I. Оештыру-мотивлаштыру

Максат: уку эшчәнленә мотивация

 

 

Укучыларның әзерлеген тикшерү, эш башлауга кәефен барлау

 

Дәрескә игътибар туплауны һәм  эзерлекне оештыра

 

Тыңлыйлар, дәрестә эшләргә эзерләнәләр

 

 

 

Танып белү: аңлы һәм ирекле сөйләм

 

 
II. Белемнәрне актуальләштерү (фронталь эш)

Максат: яңа белемнәр ачу өчен кирәк булачак материалны кабатлау, һәр укучы эшчәнлеген оештыру өчен килеп туарга мөмкин булган авырлыкларны ачыклау

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III. Темага керү

 

 

Элек өйрәнелгән материалларны кабатлау, искә төшерү һәм укучыларны яңа тема өйрәнүгә китерү

 

– Бүгенге дәрестә без сезнең эзләнү-тикшеренү эшегезгә нәтиҗә ясарбыз. Узган дәрестә куелган максат һәм бурычларны искә төшерик (Видеоязма күрсәтелә)

– Сезнең алга менә шундый проблема куелган иде. Класс өч төркемгә бүленде, һәр төркем мәчет манарасының биеклеген үлчәү ысулын сайлады һәм кирәкле үлчәүләрне башкарды. Хәзер шул үлчәүләрне файдаланып, мәчет манарасының реаль биеклеген исәпләрсез. Һәр төркемнән бер укучы төркем эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырыр:

– якын килеп булмый торган объектларны үлчәүнең нинди ысуллары турында белдегез;

– ни өчен нәкъ менә шул ысулны сайладыгыз;

– урында нинди үлчәүләр башкардыгыз;

– нинди геометрик белемнәрдән файдаландыгыз?

Эшкә керешкәнче мин сезгә  learningApps.org. тирәлегендә (интерактив тактада) берничә биреп үтәргә тәкъдим итәм

1 нче бирем

вл67

Укучыларга сораулар бирә:

– Сызымда нинди өчпочмаклар күрәсез?

– Аларның охшашлыгын исбатлагыз.

– Охшашлыкның кайсы билгесе кулланыла?

 

– Охшаш өчпочмакларның нинди үзлеген кулланып чишәбез?

– Җавапны тиешле урынга языгыз

– Аналогик тәртиптә 2, 3 нче биремнәрне үтәргә

Биремнәрнең җаваплары кертелгәч, тикшерү башкарыла, кирәк очракта хаталар төзәтелә

 

 

 

Видеоязмны карыйлар, алдагы дәрестә укытучы куйган проблеманы искә төшерәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Интерактив такта ярдәмендә фронталь эш

 

 

 

Көтелгән җаваплар:

АВС һәм ДСЕ өчпочаклары охшаш

Охшашлыкнын беренче билгесе: вертикаль почмаклар һәм туры почмаклар тигезлеге буенча охшаш

Тиңдәш якларының пропорциональлек үзлеген файдаланып пропорция төзибез һәм АВ ягын табабыз

Җавап: 10 м.

Һәр биремне үтәгәндә өчпочмакларның охшашлыгын исбатлыйлар, охшаш өчпочмаклар үзлеген файдаланып чишәләр, җавабын интерактив тактада кертәлэр

Шәхескә юнәлдерелгән: үз фикереңне төгәл, грамоталы итеп әйтә белү

Регулятив:

бәяләү, коррекцияләү

Танып белү:

белемне логик эзлеклелектә тезү, телдән һәм язма формада аңлы сөйләм төзү һәм аралашуда үз икереңне дәлилләү, гомумиләштерү. классификацияләү

Коммуникатив:

монологик һәм диалогик сөйләм формаларын куллана белү

.

Алдагы дәреснең видеоязмасы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

learningapps.org

интерактив сайты Биремнең штрих-коды:

ш90

IV. Укучыларның максатларына ирешүен формалаштыру

Максат: дәреснең темасын һәм максатын әйтү

 

Укучыларны дәрес темасы һәм максатын табуга китерү

 

Укучылар белән диалог оештыра, дәрес темасын белүләренә, дәрескә дөрес итеп максат куюларына ирешә

– Дәфтәргә датаны, теманы язабыз

Дәреснең темасын әйтәләр, максатын билгелиләр

 

Дәрес темасы:  өчпочмаклар охшашлыгын үлчәү эшләрендә куллану

Максат: биеклек үлчәү буенча эзләнү-тикшеренү эшен йомгаклау

 

 

Регулятив: максатка ирешү, үз-үзеңне мәҗбүриләү

 

Танып белү:  максатны мөстәкыйль билгели белергә өйрәтү

Коммуникатив: сорауларны куя белү

Презентация (1 нче слайд)
V. Интерактив өлеш  (төркемнәрдә эшлиләр)

Максат: үлчәү нәтиҗәләрен файдаланып, исәпләүләр башкару

 

 

 

  Алга таба эшне оештыра, максатын аңлата:

– Узган практик дәрестә сез кирәкле үлчәү эшләрен башкардыгыз. Хәзер һәр төркемнең бурычы – практик эшне йогаклау, үлчәү нәтиҗәләрегез буенча мәчет манарасының биеклеген исәпләп табу. Сезгә 15 минут вакыт бирелә. Вакыт тәмамланганнан соң, һәр төркемнән бер вәкил төркемнең эше, табылган нәтиҗә белән таныштыра. Чыгыш вакытында сызым күрсәтергә, андагы өчпочмакларның охшашлыгын исбатларга, исәпләүләрне нигезләргә, аңлатырга кирәк булачак

Билгеләнгән вакыт тәмамланганнан соң төркемнәрнең чыгышларын оештыра

 

План буенча төркемнәрдә эшлиләр:

– сызым сызарга;

– өчпочмаклар охшашлыгын исбатларга;

– охшаш өчпочмак якларының пропорциональлеген файдаланып, пропорция төзергә;

– манараның биеклеген исәпләп табарга;

– төркемнең эш нәтиҗәләре белән таныштырырга әзерләнергә

Һәр төркем вәкиленең чыгышы тыңлана.

1 нче төркем көзге ярдәмендә эшләде

2 нче төркем фотография ярдәмендә эшләде

3 нче төркем Жюль Верн ысулы белән эшләде

Һәр төркем чыгышыннан соң нәтиҗә тактадагы таблицага язып куела

Үлчәү методы Үлчәү нәтиҗәсе
   
   
   

 

Шәхси: тәнкыйтьчел фикер йөртү, эш барышын һәм математик эшчәнлек нәтиҗәсен контрольдә тоту

Регулятив: контрольлек итү һәм бәяләү

Танып белү: телдән һәм язма рәвештәге фикерләрне аңлап әйтү, анализ ясау

Коммуникатив: монологик сөйләмгә ия булу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Презентация (24 нче слайдлар)

(56 слайдлар)

 

(710 нчы слайдлар)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Таблица тактага алдан сызып куела

VI. Нәтиҗә чыгару

Максат: эзләнү-тикшеренү эшен йомгаклау, нәтиҗә чыгару

 

  Эшләнгән эшкә бергәләп йомгак ясауны оештыра:

– Һәр төркемнең эш нәтиҗәләрен күрдек. Алар бераз бер-берсеннән аерыла. Хәзер, әйдәгез, уйлап карыйк: кайсы нәтиҗәне дөресрәк, реаль дип кабул итәбез?

 

Ә сез авылыбыз мәчетенең тарихы турында беләсез микән. Нурислам безгә шуны бәян итәр.

 

 

 

 

 

 

 

Көтелгән җавап: барлык нәтиҗәләрнең арифметик уртасын табабыз

 

Бер укучы мәчетнең тарихы турында сөйли.

 

 

 

 

Шәхси: тәнкыйтьчел фикер йөртү,эш барышына һәм математик эшчәнлек нәтиҗәләренә контрольлек итү

Регулятив: контрольлек итү  һәм бәяләү

Танып-белү:  телдән һәм язма рәвештәге фикерләрне аңлап әйтү, анализ ясау

Коммуникатив: монологик сөйләмгә ия булу

 
VII. Мөстәкыйль эш

Максат: ТДИ биремнәрен чишү күнекмәләре булдыру, үз-үзеңне тикшерү күнекмәсен ныгыту

 

Тема буенча укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү, хаталарны  ачыклау, коррекцияләү – Эзләнү-тикшеренү эше барышында сез манара биеклеген таптыгыз, ягъни охшашлыкны кулланып, практик мәсьәлә чиштегез. Мондый биремнәр сезгә тормышта, киләчәк һөнәри эшчәнлегегездә очрарга мөмкин. Шулай ук мондый биремнәр имтиханда бар

Хәзер тәкъдим ителәчәк мөстәкыйль эш ТДИның 15 нче биремнәреннән төзелгән. Сезгә 10 минут вакыт бирелә, үз-үзегезне тикшереп бәяләячәксез. Критерийлар түбәндәгечә:

«3» билгесе – 1 дөрес җавап;

«4» билгесе – 2 дөрес җавап;

«5» билгесе – 3 дөрес җавап өчен

15 нче бирем 311513

Короткое плечо шлагбаума имеет длину 1 м, а длинное плечо – 3 м. На какую высоту (в метрах) опустится конец короткого плеча, когда конец длин­ного плеча поднимается на 1,8 м?

укфеф

Ответ: 0,6

 

Задание 15. 132765

Человек ростом 1,8 м стоит на расстоянии 12 м от столба, на котором висит фонарь на высоте 5,4 м. Найдите длину тени человека в метрах.

4цфеф

Ответ: 6

Задание 15. 322903

Проектор полностью освещает экран A высотой 80 см, расположенный на расстоянии 120 см от проектора. На каком наименьшем расстоянии (в сантиметрах) от проектора нужно расположить экран B высотой 330 см, чтобы он был полностью освещён, если настройки проектора остаются неизменными?

Ответ: 495

Укытучы укучыларның эшен күзәтә, сораулар булган очракта аңлата, йомшак укчыларга ярдәм итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мөстәкыйль эшне башкаралар һәм соңыннан тактада ачылган җаваплар буенча үз-үзләрен тикшереп бәялиләр

Шәхси: тәнкыйтьчел фикер йөртү,эш барышына һәм математик эшчәнлек нәтиҗәләренә контрольлек итү

Регулятив: максатыңны билгеләү, планлаштыру, төзәтү

Танып белү: гомумиләштерү, уртак якларны табу, язма сөйләмдә үз фикереңне аөлы төстә җиткерә белү, эш нәтиҗәләрен контрольдщ тоту һәм бәяләү

 

Презентация (1113 слайдлар)
VIIIРефлексия

Цель: формирование умения делать вывод о том, что он уже умеет делать. Контроль знаний.

Дәрескә йомгак ясау Дәрескә йомгак оештыра. Укытучы укучыларга үз фикерләрен әйтергә тәкъдим итә:

Куелган максат һәм бурычлар үтәлдеме, эш барышында нинди кыенлыклар булды, кайсы этап ошады, нинди яңалыклар белдегез?

ц45кц

Өй эше: өйрәнелгән ысулларның берәрсе белән өйегезнең биеклеген үлчәп карагы, нәтиҗәне реалҗ биеклек белән чагыштырыгы. Эш барышын һүм нәтиҗәләрен ирекле формада дәфтәргә языгыз.

 

 

Эзләнү-тикшеренү эше барышындагы һәм дәрестәге эшчәнлекләренә үзанализ ясыйлар,  үз-үзләренә бәя бирәләр.

 

Регулятив: куелган бурычны хәл итү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштыру һәм тирешелгән нәтиҗәгә контроль булдыру

Танып белү:  танып белү максатын ачыклау һәм формалаштыру, чишү ысуллары һәм эш итү шартлары рефлексиясе

Объектларга анализ ясау һәм синтезлау