Өч сугышта катнашкан шәхес – бабам турында белгәннәрем

№ 145

(Гаилә тарихыннан алынган истәлекләр)

Анита СИБГАТУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Бабам – Гыйлаҗ Хәйрулла улы Хәйруллин 1893 елда Дөбъяз районының Зур Айбаш авылында туган. Бабамны мин үз гомеремдә бер тапкыр гына – 1969 елның җәендә күрдем. Бу вакытта ул Дәрвишләр бистәсендә яши иде. Без әни белән авылдан шәһәргә базарга килдек, һәм әнием мине бабам янына алып керде. Без килеп кергәндә урындыкта башына эшләпә киеп һәм каядыр билгесезлеккә күзләрен төбәп, бабам утыра иде. Аның күзләре сукыр булса да, ул мине: «Анита кызым килгән!» – дип, шатланып кулымнан алды. Күп еллар үтсә дә, бабамның шул чактагы ягымлы йөзен, йомшак кулларының җылысын онытасым юк. Бабамны тагын күп тапкырлар күрә алмаганыма бик үкенәм. Чөнки без шәһәрдән ерак авылда яши идек. Шулай да әниемнең сөйләгәннәреннән мин бабамның өч сугышта булуын һәм күзләре дә контузиядән соң күрми башлаганын беләм.

Бабамның бала-чагы авыр чорга туры килә. Авыл җирендә һәр кешенең гаиләсе зур була, шунлыктан кечкенәдән кырда булсын, өйдә булсын әти-әнигә булышырга кирәк. Ул вакытларда кешене җир туйдырган. Бар халык басуда иген үстергән, арыш урган, печән җыйган. Тагын күптөрле эшләр эшләнелгән. Бар эш кул белән башкарылган, чөнки әле трактор, комбайннар ул чорда булмый. Бабам кечкенәдән басуга сукага чыга, арыш чәчә, башак суктыра. Шулай итеп, ул күптөрле эшләргә кечкенәдән өйрәнеп үсә. Укырга бара алмый, чөнки халык бик ярлы яши, ачтан үлмәс өчен гел эшләргә туры килә.

1917 елда революция була, эшче халык идарә итүне үз кулына алырга тырыша. Ләкин байлар, аклар үз кулларыннан өстенлекне бирәселәре килми һәм гражданнар сугышы башлана. Бу вакытта минем бабам инде 24 яшьлек егет була, аны сугышка алып китәләр. Гражданнар сугышында бабам кызыл командир була. Хәтта постта торганда В.И.Ленинны очратуы турында гаиләсенә сөйли. В.И.Ленин үтеп барышлый аннан: «Как дела, служивый, не хочешь кипятка?» – дип сорый. Сугыш дүрт елга сузыла, халык арый, бик күп кеше үлә. Бик авырлыклар белән 1922 елның 25 октяберендә халык җиңә. Алда илне бик күп авырлыклар көтә. Авыл һәм шәһәрләрне төзекләндерергә, халыкны туендырырга кирәк була. 1935 елга кадәр тормыш авыр була. Колхозлар ныгыгач, коллективлаштыру аякка баскач, халык азрак хәл ала башлый.

Гражданнар сугышы беткәч бабам авылга кайта һәм өйләнә. Аларның өч баласы туа. Минем әнием, икенче бала булып, 1926 елның 15 ноябрендә дөньяга килә. Тормышлары бик ярлы була. Әниемә 5 яшь булганда, бабам хатынсыз кала һәм ул балаларын берүзе үстерә. Шул вакытта күргән авырлыкларны әнием сөйләп бетерә алмый иде. Бабам бик тырыш була, көне-төне ялны белми эшли. Көндезләрен басуда эшләсә, төннәрен чабата бәйли, оекбашларны да балаларга  үзе бәйләп кигезә торган була.

1939 елның 30 нояберендә Фин сугышы башлана. Бабам тагын сугышка китә. Бу сугыш дүрт ай бара, аны әле «кышкы сугыш» дип атыйлар. Бу сугышның да авырлыкларын сөйләп бетереп булмый. Анда да бик күп халык үлеп кала. Бабам ятим калган балалары турында хәсрәтләнә. Сугыштан ул исән кайта һәм балаларын Уралга – Губаха шәһәренә яшәргә алып китә. Монда да бабамнарга тыныч яшәргә туры килми. Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам өченче сугышка алына. Дүрт елга сузылган сугышта бабам кайларда гына булмый. Ул, үз-үзен аямыйча, Туган илен дошманнан саклый. Бабама бергә хезмәт иткән дуслары:«Гыйлаҗ, бик тырышып сугышасын, үзенне кызганмыйсың, сугыш беткәч, син бик бәхетле тормыш итәрсен», – дия торган булалар. Бу сугышта ул контузия ала, һәм аның күзләре начарлана.

Сугыштан кайткач, бабам икенче тапкыр өйләнә, һәм аның тагын ике малае дөньга килә. Сугыштан соңгы еллар шулай ук авыр була, ләкин халык тыныч тормышка шатланып яши башлый. Чөнки бу бөек җиңү була. Совет халкының тарихта булмаган шундый куркыныч һәм афәтле сугышны җиңеп чыгуы, чыннан да, зур батырлык булып санала. Совет халкы үзен сугышта да, тылда да сынатмый. Күпме генә авырлыклар килсә дә, кеше сабыр була. Тылда калган картлар, 12 – 14 яшьлек кызлар, малайлар завод-фабрикаларда эшлиләр, фронтка корал җиткерәләр. Басу-кырларда хатын-кызлар, балалар  иген үстерә, урман кисә. Үз илен яраткан халкыбыз җиңүгә ышаныч белән яши һәм бар көчен биреп хезмәт куя. Бу сугышта күпме гаилә ятим кала,   күпме кан һәм күз яше түгелә.

Минем бабаем да тыныч тормыш килгәнгә яңа дәрт белән шатланып яши. Чыннан да, дуслары әйткәнчә, ул бәхетле була. Кайларда гына эшләсә дә, ул эшен намус белән башкара. Гаиләсе белән Вагонстрой (хәзерге Дәрвишләр) бистәсеннән Казанка елгасының аръягында урнашкан Торфболота бистәендә яши һәм шунда эшли. Ул анда КоМЗ заводы өчен торф чыгара һәм шуны, вагоннарга төяп, Казанка елгасы аша узган күпердән  җибәреп торалар.Торфболотада яшәү өчен уңайлыклар яхшы була. Ул гаиләсе белән бакча үстерә, тавыклар һәм сыер тота. Җәйләрен печән һәм  утын җыя. Кичләрен кешеләрнең соравы буенча киез итек астына ямау сала, кәрзиннәр үрә. Шулай итеп, үз тырышлыгы һәм күп һөнәр остасы буларак гаиләсен туендыра. Шул акчаларга балаларына һәм оныкларына базардан уенчыклар, кабарткычлар, төсле карандашлар, китаплар алып кайтып шатландыра. Аның күңеле гел изгелектә була, балаларын һәм оныкларын бик яратып яши. Картая барган саен сугыштан алган яралардан бабамның күзләре бөтенләй сукырлана. 1975 елның 7 нче февралендә 82 яшендә вафат була.

Үз гөмерендә күп авырлыклар күргән, каты сугышлар узган, тормышны, туган җирен, туган илен җаны-тәне белән яраткан бабам зур олылауга һәм  мактауга лаек, дип уйлыйм. Шундый бабам булуы белән мин бик горурланам һәм аннан үрнәк алып яшәргә тырышам.

Алда язганымча, бабам турында әнием сөйләгәннәрдән, туганнардан сораштырып, күп нәрсәләр белдем. Бабама өч сугышта катнашкан өчен хәрби комиссариат аша Дәрвишләр бистәсеннән бер бүлмәле фатир бирәләр. Ул шуңа да бик шат була. Сугышларда булганы өчен күп медальләр белән бүләкләнгән. Җиңү көне уңаеннан да ел саен аңа  бүләкләр тапшырыла иде.

Ватаныбызның иреген саклап калган әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез үзләре кылган хезмәтнең никадәр дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлеге хакында бераз булса да уйладылар микән? Минемчә, юктыр, аны уйларга аларның вакытлары да, җайлары да булмагандыр. Аларның күңелләерндә бары тик: «Киләчәк буын балалары азат илдә, тыныч һәм тук тормышта бәхетле булсыннар иде», – дигән теләк кенә булгандыр. Шуның өчен дә илебезнең барлык сугыш батырларына, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына үз исемебездән зур рәхмәтләр әйтәбез һәм алар алдында баш иябез.

Мәңгелек дан сезгә, ветераннар!