Өч көн утрауда

№80

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә физик культура буенча интегральләштерелгән эшчәнлек)

Гөлназ АБДРЕЕВА,

 Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасының I нче квалификация категорияле    тәрбиячесе

Максат. Төп хәрәкәтләрне тиз һәм җитез үтәү осталыкларын камилләштерү. Сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы кызыксыну формалаштыру. Беркетү тамаша әһәмияте турында туклану кеше тормышында әһәмияте, ашамлыкның файдалы һәм зарарлы яклары турында күзаллауларын ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү – балаларны хәрәкәт нәтиҗәсен тырышлык куйган көч белән туры китерергә өйрәтү; гимнастик скамейка буенча дүрт аяклап йөргәндә, эчкә ятып тартылып барганда күнегүләрен кабатлау. Сөйләмнәрен активлаштыру. Балаларның сүзлек запасларын киңәйтү.

Сәламәтләндерү–организмның функцияләрен һәм системаларын формалаштыру, сәламәтлек, физик йөкләнешен, хәрәкәт активлыгын ныгыту.

Үстерелешле – җитезлек, тизлек, чыдамлылык физик сыйфатлары үстерү; үстерергә балаларның тәҗрибәләр нигезендә нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү (йөрәк тибеше, кан йөреше; үпкә эшчәнлеге); хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен, игътибарлыкларын үстерү;

Тәрбияви – йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итүче физик күнегүләргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, үз сәламәтлекләрен кайгырту теләге уяту; физик күнегүләр белән даими шөгыльләнү теләге уяту.

Белем бирү өлкәләре белән интегральләшү:

«Физик үсеш»;

«Иҗтимагый-коммуникатив үсеш»;

«Танып-белү үсеше».

Кулланылган җиһазлар: 
— схема – карта каршылыклы юллар 2 шт.
— гимнастик скамейка 3 шт.

— обруч 5 шт.
— зур куб 2 шт.
— сулы табак
— буш табак

— пластик стаканнар
— кечкенә кәрҗин 2 шт.
— яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары

— фломастерлар
— кәгазь битләре
— физкультура бүлмәсе план-картасы
— медальләр белән тартма.

Эшчәнлек барышы

Әзерлек     өлеше. 
Тәрбияче. Балалар, мин бүген бер шешә таптым, аның эчендә нәрсәдер бар. Сезнең шешәдә нәрсә барлыгын карыйсыгыз киләме? (Шешә эченнән карта тартып чыгара.) Бу нәрсә микән? Чыннан да бу карта. Нәрсә өчен кирәк соң ул карта? (Кирәкле урынга барып җитәр өчен.) Ә сезнең  картада күрсәтелгән хәзинәне эзлисегез киләме? Кемнәр хәзинә эзли соң? Әйдәгез без дә пиратлар булыйк. (Башларына пират башлыгы кияләр, күкрәкләренә  пират эмблемалары ябыштырыла.)

– Пиратлар, хәзинә кайда яшерелгән? (Утрауда.) Утрауга нәрсә белән барып була микән? (Көймә, корабль.) Әйдәгез көймәләргә утырыйк. Киттек.

Күнегү:

Балалар идәнгә бер-бер артлы утыралар, арт белән шуышып баралар.

Тәрбияче. Карагыз әле, утрау күренә. Килеп җиттек. Әйдәгез утрауны тикшереп карыйк.

Тезелү

1. Шеренгага тезелү.

2. «Равняйсь», «Смирно» командаларын үтәү.

3.Тәртип    буенча       санау.
Гомумүстерешле хәрәкәтләр
Йөреш
1. Уң якка сикереп борылдык

2. Утрау буйлап атлау (Адым марш)
Тәрбияче.  Бу утрау бик куркыныч. Монда бәлки еланнар да күптер.

3. Аяк очларында киттек.

Тәрбияче. Баткаклыклар буйлап барабыз.
4. Үкчәләрдә киттек.

Тәрбияче. Әйдәгез караңгы төшкәнче тизрәк киттек.
Йөгерү
1. Җиңелчә йөгерү.
2.  Сигнал буенча туктап йөгерү.
3. Төрле якка таралып йөгерү .

4. Сигнал буенча юнәлешне үзгәртеп йөгерү.
Сулыш күнегүе
Тәрбияче. Борын аша сулыш алабыз, авыздан чыгарабыз
Төп өлеш

Тәрбияче. Пиратлар, безгә азык һәм су табарга кирәк. Кәефләрегез бераз күтәрелсен өчен зарядка ясап алыйк. Бу утрауда беркем дә яшәми. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Төрле ерткычлар очрарга мөмкин. Кулларны тотынып бастык.
ОРУ урында туплар белән (кокосом)
Күнегү 1.
Төп торыш — куллар аста.
1 – кулларны өскә күтәреп аяк очларына басу.
2 – башлангыч торыш.
Күнегү 2
Төп торыш, куллар аста.
1 –  башны уңга, турыга, сулга бору.
2 – башлангыч торыш.
Күнегү 3
Төп торыш — куллар аста, аяклар җилкә киңлегендә.
1 – алга иелү, куллар артка күтәрелә.
2 – башлангыч торыш.
Күнегү 4
Төп торыш – куллар аста, аяклар җилкә киңлегендә.
1 –уң аяк белән алга чыгып иелү, кулларны алга сузу.

2 – башлангыч торыш.
3 – сул аякта шул ук күнегү.

Күнегү 5

Төп торыш – идәндә утыру, куллар өстә.

1 – кулларны өскә күтәреп  иелеп аяк очларына  тию.
2 – башлангыч торыш.
Күнегү 6
Төп торыш – аркага яту, куллар кулга тотынган килеш өскә күтәрелгән.
1 – арт якларны өскә күтәрү.
2 – башлангыч торыш.
Күнегү 7
Төп торыш– идәндә яту, куллар гәүдә буенда.

2 – туры аякларны өскә күтәрү.

3 – башлангыч торыш.
Күнегү 8
Төп торыш – куллар аска карап тора.
1 – урында сикерү, кулларны селкеп тору
2 – башлангыч торыш.
Тәрбияче. Пиратлар, карагыз әле, мин карта-схемалар таптым. Минем уйлавымча, бу схемаларда чишмә сукмак һәм азык табарга юллар күрсәтелгән. Ләкин сез аларны үзегез төзергә тиеш. (Тәрбияче балалар төзергә тиешле каршылыклар юлы карта-схемасын күрсәтә.)

– Сезгә ике төркемгә бүленергә кирәк һәм су белән азык табарга керешегез.

Шеренгага тезелеп бастык!

— Тәртип буенча санау!

Беренче номерлар азык табар өчен юл төзи, икенче номерлар су табар өчен юл төзиләр.

Беренче каршылык юлы: балалар бер-бер артлы ике эскәмия куялар, тәрбияче финиш өлешенә сулы табак, старт өлешенә буш табак куя.
Икенче каршылыклар юлы: шведский стенка янында мат куялар, тәрбияче финиш өлешендә яшелчә, җиләк-җимешләр муляжлары кәрзин куя; старт өлешенә буш кәрзин куя.

Тәрбияче. Игътибар! Мин сезгә су һәм азык табар өчен җайлы юлын аңлатам.

Беренче төркем

Авыш баскычтан кубиклардан төзелгән башняга менәләр һәм матага сикереп төшеп кәрзиннән бер яшелчә, яисә җиләк-җимешне алып фиништагы буш кәрзингә китереп сала.

Икенче төркем

Беренче эскәмиядән дүрт аяклап, икенче эскәмиядән тез астыннан кул чабып бара һәм сулы табактан савыт белән су чайкатып алып фиништагы буш табакка китереп сала.

Эстафета өчен 3 минут вакыт бирелә

Йомгаклау өлеше 

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар! Сез су һәм азык таптыгыз. Сусау басылды. Тамак туйды. Пиратлар, арыдыгызмы? Әйдәгез кайтыр алдыннан учак янында ял итеп алыйк. Тыңлап карагыз әле, безелдәгән тавыш ишетәсезме? Бу бит черки тавышы. Әйдәгез куып җибәрик аларны. (Сулыш гимнастикасы)

Сулыш гимнастикасы “Черкиләр”

Балалар гәүдәнең төрле өлешләреннән черки куган кыяфәт чыгарып сулыш гимнастикасы     ясый.
Әйдәгез хәзинәне эзләп табыйк. Кызыл крест белән билгеләнгән җирдә хәзинә яшерелгән. Күрсәтелгән юл буйлап барсагыз, табарсыз.

(Балалар уклар белән күрсәтелгән юл буйлап барып сандык табалар. Сандык эченә шоколадный акчалар салынган.)

Тәрбияче. Карагыз әле, нинди хәзинә. Кайтыр вакыт җитте. Көймәләргә утырып кайтып  киттек.