Ни өчен робототехника? Һәм ни өчен башлангыч сыйныфларда?

№ 174

Илүсә ГАРИПОВА,

Казандагы Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Соңгы ун елда, когнитив һәм социаль күнекмәләрне үстерү коралы буларак, робототехника укытучыларда һәм күп кенә белгечләрдә зур кызыксыну уятты. Ул математика, информатика, физика, химия дәресләрен өйрәнүгә өстәмә чара буларак та карала.

Робототехника – балалар өчен бик кызыклы өлкә. Аларның күбесе, аеруча малайлар, роботлар турында фильмнар һәм мультфильмнар карарга ярата. Нинди бәхет бит ул, әгәр бала үзе роботны кулына алып, аны хәрәкәткә китерә белә башласа?!

Укучының башлангыч, урта яки югары сыйныфларда укуына карап, төрле робототехник платформалар тәкъдим ителергә мөмкин. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары өчен – LEGO WeDo һәм LEGO WeDo 2.0 җыелмалары, урта сыйныф укучылары өчен, күпкә авыррак җыелма — LEGO Mindstorms һәм югары сыйныф укучылары өчен TETRIX конструкторын карарга була.

Ни өчен мәктәптә робототехниканы куллану мөһим? Минемчә, бу – балаларның логик фикер йөртүләрен үстерүгә менә дигән чара. Ә ни өчен нәкъ менә «логика»?

Логик фикер йөртү – продуктив һәм уңышлы эшчәнлек өчен нигез. Ни өчен дигәндә, күп кенә язма һәм телдән башкарыласы эшләр мәктәптә, көллияттә һәм югары уку йортында белем алучыдан анализлау, берләштерү, дөрес йомгак ясау, фараз кыла белүне таләп итә.

Ләкин логик фикер йөртү сәләте үзеннән-үзе барлыкка килә алмый. Бу эш укытучы һәм әти-әниләрдән көч куюны таләп итә. Димәк, нәтиҗәле киләчәк белән тәэмин итү өчен, без балаларны логик фикерләргә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, 1 нче сыйныфтан ук башланган әлеге эш күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Укытучының максаты – баланың логик фикер йөртү сәләте ни дәрәҗәдә үскән булуын ачыклау һәм үзенең эшчәнлеген шуңа җайлаштырып программалаштыру.

Логик гамәлләр кешене  күпкә акыллырак итә. Логик фикер йөртү «әйе», «юк», «белмим» кебек җаваплардан баш тартып, тирәнрәк уйлау, проблеманы үзең аша кичерү, дөрес юлны һәм хәтта дөрес җавапны табу мөмкинлеген бирә.

Мәктәпкә килгәндә әле балаларның логикалары формалашмый, ләкин күнекмәләре инде була.

Мәктәптә робототехника дәрестә дә, дәрестән тыш чараларда да, курс буларак та кулланыла ала. Аңа өйрәтүнең төп ысулларын Д.А.Каширин һәм Л.В.Куцакова хезмәтләрендә күрергә мөмкин. Кыскача һәрберсе турында язып, мисаллар китереп китәм:

1. Үрнәккә карап төзү. Балаларга әзер эшләнмә, аның ничек эшләнү тәртибе, нинди элементларны куллану күрсәтелә. Бу ысул әзер белемне бирү белән характерлана, балалар үзләре уйламый, иҗади фикерләү сәләте дә үсми. Укучыларның максаты – укытучы артыннан кабатлау.

2. Дәвам итеп төзү. Балаларга кайбер элементлары булмаган роботның моделе тәкъдим ителә. Укучыларның максаты – бу модельга карап, үзләрендә булган элементларны дөрес кулланып, эшләнмәне төзү һәм төзеп бетерү. Бу очракта балага әзер белем бирелми, ул үзе уйлап эш итә. Әлбәттә, мондый ысул иҗади һәм логик фикер йөртү сәләтен үстерәчәк.

3. Бирелгән шартлар буенча төзү. Бу очракта балага үрнәк тә, төзү тәртибе дә, нинди элементлар кулланырга кирәклеге дә күрсәтелми. Ягъни, шартлар гына билгеле : ничә см биеклеге, киңлеге, нәрсә өчен кулланыла.

Мәсәлән, укучыларга LEGO кубиклары белән елга аша күпер ясау тәкъдим ителә. Ләкин биеклеге һәм киңлегенең ничә сантиметр булуы бу очракта әйтелми. Укытучы тиешле мохит кенә барлыкка китерә: зәңгәр тасмалардан елга ясый (күпернең озынлыгын балалар шуннан белә), төрле көймәләр, кораблар куя (купернең биеклеген белергә була), күпер остеннән йөрисе машиналарны куя (күпернең киңлеген белергә мәмкин). Әлбәттә, укытучы нәрсәнең ни өчен кирәк икәнен аңлатмый, укучылар үзләренең логик фикерләренә таянып эшләнмәне ясыйлар.

LEGOны түбәндәге дәресләрдә кулланырга мөмкин: татар теле һәм рус теле, математика, әдәбият, технология, рәсем дәресе, әйләнә-тирә дөнья.

Хәзерге заманның социаль заказы укучылардан дөнья белән теория ягыннан гына түгел, практик яктан да таныш булуны таләп итә.

«Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрендә робототехника куллану теория һәм практиканы берләштерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, балаларга Җир шарының үзе тирәли әйләнүен, Кояш системасындагы планеталарны, көндәлек режимны һәм тагын бик күп темаларны аңлатыр өчен, бу – бик әйбәт кулланма.

Рәсем дәресләрендә иҗади фикер йөртү, дизайн кануннарын өйрәнү өчен, шулай ук робототехниканы кулланырга мөмкин. Мәсәлән, үзеңнең самолетыңны төзү һәм аның дизайнын уйлап чыгару яки аның өчен пейзаж ясау.

Математика дәресләрендә LEGO кубикларын мәсәләләр чишкәндә яки геометрик фигураларны өйрәнгәндә кулланырга була. Шамакларның ян-якларына саннар, тамгалар ябыштырып теманы аңлату мөмкинлеге бар.

Әдәбият дәресләрендә, аңларга җиңелрәк булсын өчен, укылган әсәр буенча мультфильм ясарга мөмкин. Мәсәлән, әсәрдә яки әкияттә самолет турында сүз барса, аны төзеп, сәхнәләштерергә була.

Димәк, логик фикер йөртү сәләтен арттыру – хәзерге заманда бик актуаль, чөнки 1 сыйныфтан башлап ук укучылар анализлау, синтезлау, чагыштыру, йомгак ясау ихтыяҗы белән очрашалар, гомумән, логика яшәешнең башыннан ахырынача кеше өчен бик мөһим.  Бу процессның уңышлы булуы укытучының һәм әти-әниләрнең тырышлыкларына бәйле. Мондый эш өчен иң мөһим вакыт – башлангыч сыйныфлар. Мәктәптә робототехника куллану – укучыларның логик фикерләрен үстерү, аларны яңа технологияләр белән тулган тормышка әзерләү өчен бик көчле чара.