«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» экологик уены

 № 155

Гөлшат ТАҖИЕВА,

Арча районы Хәсәншәех төп  мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч класслар укытучысы

Максат:

  • балаларда булган үсемлекләр, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр турында белемнәрне киңәйтергә һәм гомумиләштерергә;
  •  хәтерне киңәйтергә, реакция тизлеген, зирәклек, тапкырлык, логик фикерләү сәләтен үстерергә;
  • партнерларга һәм яшьтәшләренә хөрмәт, туган як табигатенә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә, балаларны уен кагыйдәләрен дөрес башкарырга өйрәтергә.

Җиһазлау: уен өстәле (ике парта), уклы бөтерчек, уен кыры, ике музыкаль ачкыч, кара тартма, карточкалар, сораулар язылган конвертлар, призлар

Уен барышы

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле табигать белгечләре һәм безнең уенның кунаклары! Сезгә команда әгъзаларын һәм хөкемдарларны тәкъдим итәм.

Алып баручы. Беренче раундны башлаганчы, разминка үткәрербез һәм бүгенге уен сорауларының нәрсә турында булачагын билгелик.

  • Көзге айларны әйтегез. Кайсы ай бөтенләй агачларны чишендерә?
  • Хәзер кайсы ел вакыты?
  • Урман куе, … булырга мөмкин (сирәк тә)
  •  Бүре зур, … кечкенә (керпе)
  •  Кура җиләге татлы, ә балан җиләкләре… (ачы).
  •  Кайсы хайванның койрыгы аңа парашют булып хезмәт итә?  (Тиен)
  • Беренче булып җирне кем сөрә? (Суалчан)
  • Үз башында кем урман йөртә? (Поши)
  •  Кыш көне урман нинди була? (Уйчан, тын, көмешсыман, моңсу, тылсымлы)
  • Кыш көне нинди һава була ? (Салкын , салкын җил)
  •  Сез нинди дару үләннәрен беләсез? (Балалар дару үсемлекләрен атыйлар.)

Алып баручы. Бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне кем аңлап алды?  (Табигать турында)

Алып баручы. Яхшы. Ә хәзер, команда капитаннары, бөтерчекне әйләндерерсез.

1 нче тур

Алып баручы. «Табигать сөючеләр»гә  каршы «Гөлчәчәк» балалар бакчасы уйный. «Кара тартма»ны кертегез. Алар сезгә табышмаклар тәкъдим итә. Табышмакларны чишегез һәм тартмада нәрсә ятканын билгеләгез.

  • Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)
  • Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)
  • Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? (Кишер)

Ә хәзер кара тартманы ачып карагыз. Анда сорауларга җаваплар.

2 нче тур

Алып баручы. Куаклар агачтан нәрсә белән аерыла? Агачлар кышка ничек әзерләнә? (Командаларның җаваплары)

– Агачның яшен ничек билгеләргә мөмкинме? (Еллык боҗралар буенча)

3 нче тур

Алып баручы. Уенчыларыбызга каршы урманчы Гатаулла абыегыз уйный.

Гатаулла абый. Сез урманга йөрергә бик яратасыз, ә урманда үзегезне ничек тотарга икәнен беләсезме? Уйлап карагыз һәм бер минуттан урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен атагыз. (Укытучы экологик билгеләрне күрсәтә. Балалар үз җавапларын бирә.)

  • агач һәм ботакларны  сындырмаска;
  • кырмыскаларны таркатмаска;
  • кош ояларын туздырмаска ;
  • чәчәкләрне өзмәскә ;
  • бөҗәкләр тотмаска;
  • учак якмаска, урманны янгыннан сакларга)

4 нче тур

Алып баручы. «Белгечләр» командасына каршы рәссам Ринат Хафиз улы уйный . Рәсем-табышмакларны карагыз һәм миңа җавапларны әйтегез.

Җаваплар. Куян агач төбе артында утыра. Аю агачка үрмәли. Керпе  таш  артына качкан.

5 нче тур

Алып баручы. «Белгечләр»гә каршы «Шаяннар» төркеме уйный.

Хөрмәтле табигать сөюче дуслар, без сезнең ел фасыллары турындагы белемнәрегезне белергә теләр идек. Без сезгә табышмаклар әйтербез, ә сез тыңлагыз һәм җавап бирегез.

1. Тәңкә карлар сибелгән,

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

2. Яңгырлы да карлы,

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп-тулы –

Елның кай фасылы? (Яз)

3. Кигән киеменең бизәге

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй)

4. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз)

6 нчы тур

Алып баручы. «Күп  белүчеләр»гә каршы Хәсәншәех мәктәбенең IV сыйныф  укучылары уйный.

Подноста нинди үсемлекләрнең яфраклары? Исемләп әйтегез.

Җаваплар:  тузганак, әрекмән, сирень, нарат, имән, кура җиләге, карлыган)

7 нче тур

Алып баручы. «Табигать  сөючеләр»ебезгә каршы урманчы Алмаз  абыегыз уйный.

Алмаз абый. Ни өчен кыш көне күп кенә урман байлыгы һәлак була. Бу очракта кешеләр аларга ничек ярдәм итә ала?  (Җаваплар тәкъдим ителә.)

8 нче тур

Алып баручы. «Табигать белгечләре» командасына каршы мәктәпнең биология укытучысы  Рифат абыегыз Зиннәтуллин уйный.

Биология укытучысы. «Ух, салкын, – диде калтыравык тавыш белән бер кечкенә генә кошчык. – Салкыннан качып торырга һәм ашарга да урын юк. Салкыннан һәм ачлыктан үләргә генә кала инде безгә. Ә бит матурлык өчен, безне тоттылар, читлекләргә яптылар, ә соңыннан, көз якынлашуга иреккә чыгардылар.”

Кешеләр нинди ялгышлык эшләделәр? (Җаваплар тыңланыла.)

9 нчы тур. Блиц-уен.

  • Нинди хайванны чисталыкны бик-бик ярата дип саныйлар? (Бурсык)

Нәрсәләр җырын урманда, кырда тыңларга мөмкин? (Кошлар, бөҗәкләр һ.б)

  • Нинди ылыслы агачлар беләсез һәм ни өчен аларны шулай атыйлар?

10 нчы тур

Алып баручы. «Табигать сөючеләр»ебезгә каршы мәктәп директоры Шамил абыегыз Сәлахов уйный.

Мәктәп директоры. Эшкә барганда җим савытында ике соргылт кечкенә кошчык утыра, валчыклар  чүпли. Озакламый алар янына сары түшле тагын ике кошчык килде. Алары майлы итне сайладылар. Соңыннан тагын өч кошчык очып килде. Алар куе зәңгәр канатлы, кызыл күкрәкле. Алар кипкән җиләкләрне  чукый башладылар.

Бу мәсьәлә, сорауга  игътибар итегез: нинди кошларның төшке ашы һәм алар җимлектә барлыгы ничәү? (2 чыпчык, 2 песнәк, 3 кызылтүш. Барлыгы: 7 кош)

11 нче тур. Блиц-уен.

Алып баручы. «Тапкырлар»га  каршы башлангыч сыйныфлар укытучысы  Зифа Мидхәт кызы уйный.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Безнең күпләребез кәлтәнең койрыксыз калуын күргәннәре бар, беләләр. Кәлтә койрыгын һәрвакытта да өзеп, ташлап китәме? (Юк, ул авыртканда гына.)

Тагын бер соравын тыңлап карагыз. «Мине кешеләр яратмый, ди. Тавышымны да, күзләремне дә ямьсез, диләр, бәла чакыра дип уйлыйлар. Ләкин  мин булмасам, кайберәүләргә икмәксез утырырга туры килер иде. Менә шуннан уйлап карагыз, мине рәнҗетүме яки ярату кирәкме?» Сүз нинди кош турында бара? (Ябалак 1964 елдан Кызыл китапка кертелгән һәм сак астында тора. Бер соры ябалак җәй буена меңләгән тычкан ашый һәм бер тонна бөртек саклап кала.)

Алып баручы. Тагын бер уен тәкъдим итәбез.

Яшел подноска – күчмә кош төрләренең, кара подноска –кышлаучы кошларның исемнәре язылган карточкаларны сайлап алыгыз.

(Хөкемдарлар уен нәтиҗәләрен ясаганда җанатарларга уен тәкъдим ителә.)

«Яхшы-начар» дигән уен

Гөмбәләр һәм җиләкләр күп. (Яхшы)

Янгын чыгарга мөмкин. (Начар)

Начар һава шартларында хайваннар, кешеләр, кошлар урманда качып калырга мөмкиннәр. (Яхшы)

Кошлар җырын тыңларга мөмкин. (Яхшы)

Күп кенә яңа нәрсәләр күрергә һәм ишетергә мөмкин. (Яхшы)

Алып баручы. Уеныбыз ахырына якынлашып килә.

«Без – табигать хуҗалары, һәм ул безнең өчен тормышның бөек хәзинәләре булган хәзинә кояшы. Балыкка – су, кошка – һава, җәнлекләргә – урман, дала, таулар, ә кешегә Ватан кирәк. Һәм табигатьне саклау – Ватаныбызны саклау дигән сүз», – дип язган язучы һәм табигать сөюче Михаил Пришвин.

Бүгенге уен белән сез табигатьнең чын белгечләре булуыгызны исбатладыгыз. Хәзер сез табигатьне тагын да сакларга һәм якларга тиешсез.

(Командалар – акыллы ябалак грамоталары, ә иң яхшы уенчы вымпел белән бүләкләнә.)