Неорганик матдәләрнең класслары арасында генетик бәйләнеш

(VIII сыйныфта химия дәресе)

Айгөл ГАЙФУЛЛИНА,

Казандагы Ж.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең I квалификация категориялехимия укытучысы

Фәния ХӘЙБУЛЛИНА,

Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы

Дәрес тибы. Яңа теманы аңлату, иҗади эзләнүле.

Дәрес төре. Катнаш дәрес.

Дәреснең максаты. Укучыларга яңа белемнәрне, төшенчә һәм терминнарны табарга өйрәтү, неорганик матдәләрнең класслары арасында генетик бәйләнешләрне ачыклау өчен шартлар булдыру.

Дәреснең бурычлары

Белем бирү:

– оксидлар, нигезләр, кислоталар, тозлар һәм аларның химик үзлекләре турындагы белемнәрне кабатлау, системалаштыру;

– неорганик матдәләрнең класслары арасындагы үзара әверелешләрне  табу юлларын  формалаштыру;

– неорганик кушылмаларның төрле класслары арасындагы бәйләнешләрне ачыклау.

Тәрбияви:

– химия фәненә кызыксынучанлык булдыру;

– лаборатор эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тәрбияләү өчен шартлар тудыру;

– Үз сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләүгә булышлык итү.

Белемнәрне үстерү:

– алган белемнәрне үстерүгә, анализлар ясарга һәм тиешле нәтиҗәләр булдыруга булышлык итү;

– укучыларның фикерләрен дөрес һәм төгәл формалаштыруны үстерү;

– укучыларның игътибарлыгын һәм күзәтүчәнлеген үстерү.

Әлеге дәрес – «Неорганик матдәләрнең химик үзлекләре» бүлегендә алтынчы дәрес. «Алдагы дәрестә «Тозларның химик үзлекләре» темасы өйрәнелде.

Теманың төп төшенчәләре һәм терминнары: металлар, неметаллар, оксидлар, нигезләр, кислоталар, тозлар, генетик бәйләнеш, химик реакцияләр.

Предметара бәйләнеш: география, биология.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа проекторы, интерактив такта, дәреслек (Рудзитис Г.Е. Химия: 8 кл.), биремле карточкалар, инструкцияле карталар, презентация.

Лаборатор җиһазлар: штатив, пробирка, спиртовка, пробирка тоткычлар, шырпы.

Химик матдәләр (реактивлар): бакыр (II) сульфаты, натрий гидроксиды, сульфат кислотасы, тимер кадак.

Эшне оештыру: фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль.

Методлар һәм алымнар: иллюстратив-аңлатмалы, өлешчә эзләнүле, лаборатор эш, схемалар төзү.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Укучыларны сәламләү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү

Укытучы укучылар белән фронталь әңгәмә оештыра, сораулар бирә.

– Неорганик матдәләр нинди ике төркемгә бүленә?

– Катлаулы неорганик матдәләр нинди классларга бүленә?

– Оксидларга билгеләмә бирегез.

– Оксидлар нинди төркемнәргә бүленә?

– Нинди оксидлар тозлар барлыкка китерми?

– Нигезләргә билгеләмә бирегез.

– Нинди катлаулы матдәләр кислоталар дип атала?

– Нинди катлаулы матдәләр тозлар дип атала?

Төрле вариантлардагы тест биремнәре эшләү. Эшләгәннән соң, укучылар, дәфтәрләрен алмашып, эталон буенча бер-берләренә билгеләр куялар (парлашып эшләү). Укытучы укучыларга кыенрак тоелган сорауларны үзенә терки.

III. Уку бурычларын кую

Укытучы табигать күренешләренең үзара бәйлелеге турында әңгәмә уздыра. (Фронталь эш)

– Нәрсә ул вулкан?

– Нинди вулканнар була? (Вулканнарның төрләре активлыкларына, кая урнашуларына карап.)

Укытучы генетик бәйләнеш төшенчәсен ачыклау өчен әңгәмә уздыра.

Нәселдәнлек информациясен йөртүче буларак, ген төшенчәсенә аңлатма бирә. неорганик матдәләрнең төп класслары арасындагы генетик бәйләнешләрне ачыклау өчен укучыларда белемнәрнең җитеп бетмәгәнлеген билгели һәм укучыларга дәреснең темасын, максатын фаразларга булышлык итә.

IV. Яңа теманы өйрәнү

Укучылар дәреслек белән эшли (неорганик матдәләрнең класслары арасында генетик бәйләнеш билгеләмәсен эзләү). Укытучы укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәре ярдәмендә яңа теманы үзләштерү өчен әңгәмә уздыра. Неорганик матдәләрнең класслары арасында генетик бәйләнешне күрсәтә торган схема тутырыла.

– Дөрестән дә вулкан табигатьтәге матдәләрнең генетик бәйләнешенә  мисал була аламы? (Гипотеза чыгару.)

Фикер алышу өчен сораулар

1. Вулкан атылганда нинди гади һәм катлаулы матдәләр бүленеп чыга? (Су парлары, углерод монооксидлары, углерод диоксидлары, күкертле газ, сероводород, метан, водород, хлор, тимер, кальций, магний тозлары һәм оксидлары, шулай ук магма белән натрий, калий, кальций, тимер, магний, титан, фосфор, күкерт һ.б.)

2. Бүленеп чыкан гади матдәләр һавадагы кислород белән  реакциягә керергә мөмкиннәрме? Нинди матдәләр барлыкка килергә мөмкин? (Нигез һәм кислота оксидлары.)

3. Әлеге оксидлар су парлары белән кушыла аламы? Реакция нәтиҗәсендә нинди матдәләр барлыкка килергә мөмкин? (Кислоталар һәм селтеләр.)

4. Әлеге матдәләр үзара реакциягә керә аламы? (Әйе, тозлар барлыкка килә.)

Физкультминут

V. Белемнәрне беренчел ныгыту

Белемнәрне беренчел ныгыту төркемнәргә бүленеп эшләнә.

Биремнәр

Бирелгән неорганик матдәләрнең формулаларыннан генетик рәт төзәргә:

1 нче төркем. Ca(OH)2, HCl, Ca, P, CaCO3, NaOH, CaO, CO2.

2 нче төркем.Zn, NaOH, Zn(OH)2, MgO, CO2, Mg, ZnO, ZnCl2.

3 нче төркем. NaOH, HNO3, Ca, Na2O, CO2, Na, NaNO3, Cl2.

4 нче төркем. Mg(OH)2, Ca, HCl, Mg, MgO, CaCl2, Mg(NO3)2, Cl2.

Укытучы генетик әверелеш чылбырларын төзү алымнарына, шулай ук укучыларның төркемнәрдә фикер алышуларына, җавап бирүләренә игътибарын юнәлтә.

VI. Яңа белемнәрне практикада куллану

Укучылар «Неорганик матдәләрнең класслары арасында генетик бәйләнеш» дигән инструкцияле карталар ярдәмендә лаборатор эш башкара. Эксперементаль рәвештә әверелеш чылбырын башкару.

CuSO4 → Cu(OH)2 → CuSO4→ Cu

Укучылар тиешле реакция тигезләмәләрен яза һәм нәтиҗәләр формалаштыра.

VII. Рефлексия

Укучылар һәм укытучы дәрес башында куелган максатлар, дәрес ахырында ирешелгән нәтиҗәлр турында фикер алыша, дәрес турында үз фикерләрен әйтә, «Нәрсә белдем?», «Нәрсә кыен булды?» дигән сорауларга җавап бирә.

VIII. Өйгә эш. Дәресне йомгаклау

Укытучы өй эшен аңлата. §47не укырга, 1 – 3 нче биремнәрне язмача эшләргә, алюминийның генетик рәтен төзергә.

Мәгариф яңалыклары белән magarif-uku.ru сайтында таныша аласыз