Неорганик матдәләрнең төп класслары

№ 201

(8 нче сыйныфта химиядән белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру  дәресе)

Эльвира ВӘЛИЕВА,

Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең химия укытучысы, Актаныш районындагы биология hәм химия укытучыларының методик берләшмә сеҗитәкчесе

Максат: неорганик матдәләрнең төп класслары, аларның классификациясе, составы, номенклатурасы турындагы белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:

критик дәрәҗә: неорганик матдәләрнең  төп классларына билгеләмә бирү, химик матдәләрне классларга аеру, матдәләргә исем бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;

тиешле дәрәҗә: критик дәрәҗәгә тулысынча ия, класс эчендә матдәләрнең классификациясен, матдәнең билгеле класска керүен аңлата алу, мөстәкыйль рәвештә  матдәләргә исем бирү;

иҗади дәрәҗә: тиешле дәрәҗәгә ия, неорганик матдәләрнең идентификациясен ясау өчен эксперименталь мәсьәләләрне чишү күнекмәләрен формалаштыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

критик дәрәҗә: билгеләнгән информацион чыганактан тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

тиешле дәрәҗә: берничә информацион чыганактан мәгълүматны табу, нәтиҗә ясау, дәлилләү өчен бер аргумент китерү күнекмәләрен формалаштыру;

иҗади дәрәҗә: кирәкле информацияне мөстәкыйль табып, берничә аргументны анализлап, аны логик эзлеклелеккә салып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

критик дәрәҗә: укучылар ярдәме белән бирелгән сорауларга җавап бирү яисә укытучы биргән әзер алгоритм буенча җавап бирү;

тиешле дәрәҗә: укучының әңгәмәдәше белән аралашып, билгеләнгән алгоритм буенча җавап бирүе;

иҗади дәрәҗә: фикерне төгәл итеп җиткерү, әңгәмәдәше белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

критик дәрәҗә: укучы дәрестә куйган максатын, бурычларын аңлый, укытучы hәм укучылар ярдәмендә үзенең эшен оештыра, башкарган эше турында фикерен эйтү күнекмэсен формалаштыра;

тиешле дәрәҗә: укытучы, иптәшләре ярдәме белән укучы максатын, бурычын билгели, әзер алгоритм белән эшен оештыра, нәтиҗә ясый, үзе башкарган эшкә бәя  бирү күнекмәсен формалаштыра;

иҗади дәрәҗә: укучы эшчәнлеккә мөстәкыйль максат, бурыч куя белә, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти, анализлый, уку эшчәнлеген оештыра, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү күнекмәсен формалаштыру.

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укыту методлары: индивидуаль, төркемнәрдә эш, фронталь алым.

Җиһазлау: медиа, ноутбук, проектор, биремнәр белән карточкалар, схемалар, таблицалар, белешмәлек, үкучыларның белешмә дәфтәре.

Лаборатор жиһазлар, реактивлар: пробиркалар белән штатив, пыяла таякчык, су белән колба, бакыр (II) оксиды, күмер, сульфат кислотасы, хлорид кислотасы, нитрат кислотасы, натрий гидроксиды, калий гидроксиды,  су, натрий сульфаты эремәләре, индикаторлар, төрле классларга кергән неорганик матдәләрнең шешәләре.

Дәрес барышы

  1. Мотивлашу-ориентлашу этабы

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру, проблема кую.

Укытучы Карагыз әле, минем демонстрацион өстәлемдә бик күп шешәләр. Шешә эчендә нәрсә бар дип уйлыйсыз?

Укучылар. Химик матдә.

Укытучы. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү йөзеннән hәрбер шешәгә язу – этикетка беркетелә. Этикеткага күз салыгыз әле. Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Бу матдәләрне нинди юл белән белеп була?

Укучылар. Бирелгән матдәләр төрле классларга керә. Этикеткада язылган химик формулаларга карап, без матдәләрне классларга бүлә алабыз.

Укытучы. Матдәләрне  ничә класска бүлә алабыз? Ниндиләргә?

Укучылар. Оксидлар, нигезләр, кислоталар, тозлар.

Укытучы. Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр?

Укучылар. Неорганик матдәләрнең төп класслары.

Укытучы. Һәрбер классларны без аерым өйрәндек. Бүген без дәрестә нәрсә эшләргә тиеш?

Укучылар. Неорганик матдәләрнең дүрт классы турындагы белемнәрне гомумиләштерербез.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, дәрес башында сез бер классның исеме (оксидлар, нигезләр, кислоталар, тозлар) язылган кәгазьләр алган идегез. Шуның нигезендә дүрт төркемгә бүлендегез, төркемегезнең исеме шул класс исеме белән билгеләнер. Шул төркем белән сез бердәм команда булып эшлисез. Һәрбер төркемнең өстәлендә инструктив карточкалар, биремнәр, схемалар, таблицалар, эш дәфтәрләре, үзегезнең белешмә дәфтәрләрегез бар.

Мин сезгә эш алгоритмын тәкъдим итәм, сез минән hәрвакыт ярдәм ала аласыз.

Укучылар өчен эш алгоритмы

  1. Бирелгән биремнәрне игътибар белән укыгыз.
  2. Төркемнәрдә биремнең эшләнешен бергәләп туплагыз, планлаштырыгыз.
  3. Биремнәрне эшләп, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп барыгыз.
  4. Төркемнәрдә биремнәргә җавап бирәчәк укучыны бергәләп билгеләгез.
  5. Үзбәя һәм төркемнең эшчәнлегенә бәя бир.

(Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра.)

III. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Төрле чыганаклар кулланып, кирәкле информацияне эзләп табып, укытучы тарафыннан бирелгән биремнәргә төркемнәрдә җавап бирү.

1 нче бирем. Төп классларга билгеләмә бирегез.

Сызыклар урынына кирәкле сүзләрне язып бетерегез.

1 нче төркем. _______химик элементтан торган, ________катлаулы матдәләр оксидлар дип атала.

2 нче төркем. __________катионнан hәм бер яисә берничә ________ анионнан торган катлаулы матдәләр нигезләр дип атала.

3 нче төркем. __________катионнан hәм ____________ анионнан торган катлаулы матдәләр кислоталар дип атала.

4 нче төркем. __________катионнан hәм ____________ анионннан торган катлаулы матдәләр тозлар дип атала.

2 нче бирем. «Матдәләрнең классификациясе».

__________

1 нче төркем. “Оксидлар”, “Металл оксидлары”, Неметалл оксидлары” төшенчәләрен кулланы, биредә китерелгән схемаларны төркемнәрдә бергәләп төзегез. Җавапларны дәлилләп, hәрберсенә өч мисал китерегез.

_______________
__________

 

 

 

_______________

2 нче- төркем. Эрүчәнлек таблицасын кулланып, “Нигезләр”, “Селтеләр”, “Эреми торган нигезләр” төшенчәләрен схемаларга урнаштырыгыз.  Җавапларны дәлиллә, hәрберсенә өч мисал китерегез.

_________________
_______________

 

 

 

 

_______________

3 нче төркем. “Кислоталар”, “Бер нигезле”, “ Ике нигезле” төшенчәләрен кулланып, схемаларны тутырыгыз.  Җавапларны дәлилләп. hәрберсенә өч мисал китерегез

.

_______________
_________________

 

_________________

4 нче төркем. “Тозлар”, “Сульфатлар”, “Нитратлар” төшенчәләрен кулланып, схемаларны тутырыгыз. Җавапларны дәлилләп, hәрберсенә өч мисал китерегез.

_________________
_________________

 

 

 

3 нче бирем. «Матдәләрнең формуласы».

1 нче төркем. Оксидлар формуласы белән исемнәре арасында ярашканлыкны билгеләгез, таблицаны тутырыгыз.

Оксид формулалары Оксидларның исемнәре
1. P2O5

2. MgO

3. Al2O3

4. SO3

5. Na2O

А. Күкерт (VI) оксиды

Б.  Натрий оксиды

В. Фосфор (V) оксиды

Г. Магний оксиды

Д. Алюминий оксиды

 

1 2 3 4 5
         

 

2 нче төркем. NaOH, Fe(OH)2, Ca(OH)2, KOH, Al(OH)3,  Fe(OH)3 

Бирелгән формулаларны исемнәренә яраклаштырып урнаштырыгыз.

А. Кальций гидроксиды – …

Б. Тимер (III) гидроксиды – …

В. Натрий гидроксиды — …

Г. Алюминий гидроксиды –

Д. Тимер (II) гидроксиды – …

Е. Калий гидроксиды – …

3 нче төркем. H2S, HCl, HNO3, H2SO4, H3PO4, H2CO3, H2SO3, H2SiO3. Формулаларны языгыз, исемнәр бирегез.

4 нче төркем. K2SO4, K2SO3, CuCl2, Na2CO3, CuCl, FeS, Al(NO3)3. Формулаларны языгыз, исемнәр бирегез.

Физкультминутка

  1. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

4-нче бирем. «Матдәләр исеме».

1 нче төркем. Бирелгән металл катионнары белән оксидлар формуласын төзегез. (Җәя эчендә металларның оксидлашу дәрәҗәсе күрсәтелгән.)

Оксидлар Металлар
К (+1) Mg(+2) Al (+3) Мn (+4)
Формуласы        
Исеме        

 

2 нче төркем. Бирелгән металл катионнары белән гидроксид анионы белән нигез формулаларын төзегез. (Җәя эчендә металларның оксидлашу дәрәҗәсе күрсәтелгән.)

 

Нигезләр Металлар
К (+1) Mg(+2) Al (+3) Мn (+4)
ОН анионы

Формуласы

       
Исеме        

 

3 нче төркем. Бирелгән водород катионы белән кислота калдыгы анионы белән кислота формулаларын төзегез. (Җәя эчендә металларның оксидлашу дәрәҗәсе күрсәтелгән.)

Кислоталар Кислота калдыклары
Сl (1-) SO4 (2-) SiO3   (2-) PO4 (3-)
Н катионы

Формуласы

       
Исеме        

 

4 нче төркем. Бирелгән водород катионы белән кислота калдыгы анионы белән тозлар формулаларын төзегез. (Җәя эчендә металларның оксидлашу дәрәҗәсе күрсәтелгән.)

Тозлар Металл катионнары
К (+1) Mg(+2) Al (+3) Мn (+4)
HNO3

Формуласы

       
Исеме        

 

«Химик төсләр – индикаторлар»

Барлык төркемнәргә дә бертөрле эш. Номер сугылган өч пробиркада –билгесез, төссез матдәләр эремәләре. Кайсы пробиркада кислота, нигез, су икәнен индикаторлар белән билгеләгез.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү
  2. Мәҗбүри (репродуктив) өй эше. §19 – 22 не кабатларга; 4 күнегүне (126 нче бит) язмача эшләргә.
  3. Ярым иҗади (конструктив) өй эше. “Табигатьтә – кислоталар» темасына өстәмә мәгълүматлар тупларга.
  4. Иҗади өй эше. Өй шартларында «Серкә кислотасы+тавык йомыркасы» дигән темагалаборатор эш.

Җиһазлар: серкә кислотсы, тавык йомыркасы, стакан.

  1. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү

VII. Рефлексия  

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Укытучы. Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Дәресне төгәлләп, бирелгән таблицаны тутырабыз. Универсаль уку гамәлләренең hәрберсеннән берсен сайлап, үзбәягә (икенче багана) Х билгесе куегыз. (Өченче багананы укытучы билгели.)

Универсаль уку гамәлләре Үзбәя Укытучының бәясе
1. Танып белү универсаль уку гамәлләрдән сайлагыз:    
Мин билгеләнгән информацион чыганактан тиешле мәгълүматны таптым, билгеләмә бирдем.

 

   
Мин, берничә информацион чыганактан мәгълүматны таптым, нәтиҗә ясадым, дәлилләү өчен бер аргумент китердем.    
Мин, кирәкле информацияне мөстәкыйль таптым, берничә аргументны  анализлап, чагыштырып, нәтиҗә ясадым.    
2. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:    
Мин сыйныфташларым, укытучы ярдәме белән бирелгән сорауларга җавап бирдем.    
Мин, әңгәмәдәшем белән аралашып,  билгеләнгән алгоритм буенча җавап бирдем.    
Мин фикерне төгәл итеп җиткердем, әңгәмәдәшем белән мәгълүматны туплап, күмәк эштә катнаштым.    
3. Регулятив универсаль уку гамәлләре:    
Мин дәрестә куйган максатны, бурычларны аңладым, укытучы hәм укучылар ярдәмендә үземнең эшне оештырдым.    
Мин укытучы ярдәме белән максатны, бурычларны билгеләдем, әзер алгоритм белән эшне оештырдым, нәтиҗә ясадым, үзем  башкарган эшкә үзбэя бирдем.    
Мин мөстәкыйль максат, бурыч куйдым, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үтәдем, анализладым, уку эшчәнлеген оештырдым, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алдым.