Нәниләрнең уенын оештыру

№ 138

Гөлнур МОСТАФИНА,

Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе

Хәзерге вакытта  нәниләрнең күпчелеге 6-7 яшькә кадәр балалар  бакчаларында тәрбияләнә. Шушы еллар сабыйлар тормышында иң җаваплы чор булып санала. Чөнки балалар бакчасында бала физик һәм акыл ягыннан усә, шәхес буларак формалаша башлый. Монда һичшиксез, дәресләрне, уеннарны, хезмәт процессын кызыклы, эчтәлекле итеп оештыру җитди роль уйный.

Уен-тәрбия чаралары арасында иң утемлесе һәм нәтиҗәлесе. “Балалар бакчасында тәрбия программасы”нда да аңа зур урын бирелгән. Менә шуңа күрә дә мәктәпкәчә оешмаларда кечкенәләрнең уен эшчәнлеген дөрес оештыру һәм аңа оста җитәкчелек итү мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.

Бала өченче яшендә ук төрле сюжетлы-образлы уеннар аркылы үзен чолгап алган тирәлек, андагы предметлар белән таныша башлый. Уен процессында аңарда мөстәкыйльлек билгеләре, узеңне тоту элементлары тәрбияләнә. Шуңа күрә аларның уен эшчәнлегенә җитәкчелек иткәндә түбәндәге төп моментларны истә тотарга кирәк:

  • Тирә-як белән якын танышу.
  • Өйрәтү тибындагы уеннардан файдалану.
  • Уен материалын катлауландыра бару.
  • Уен процессында тәрбияченең бала белән аралашуы.

Тирә-як белән якыннан танышу уенның башлангыч өлеше. Көндәлек тормышта һәм махсус күзәтуләр вакытында балалара кайбер әйберләр, аларның кулланылышы, үзенчәлеге хакында аңлатыла. Теге яки бу эшне башкару өчен нәрсәләр кирәк  һәм алардан ничек файдаланырга мөмкин?  Шушы сорауга җавап бирү өчен, тәрбияче уен оештыра. Әйтик, нәниләргә курчакның киемнәрен ничек һәм нәрсә белән юарга, үтүкләргә кирәклеген җентекләп аңлата һәм эшләп тә күрсәтә. Ә аннары балаларның үзләренә эшләп карарга куша. Моның өчен бөтен шартлар булдырыла: группага кечкенә урындыклар, тазлар,төрле төстәге тукыма кисәкләре алып керелә; ике таякка, юылган  “керләрне”  элеп кую өчен, бау бәйләнә; сабын урынына уенчык шакмак кулланыла. Кечкенәләр “кер юу, үтүкләү” процессын мөстәкыйль башкаралар, ә тәрбияче исә аларның эшен күзәтә, юнәлеш бирә.

Көндәлек тормыштагы эшләр белән таныштыру өчен, кечкенәләргә аерым йомыш кушарга (чынаяк яки кашыкны китерергә әйтү һ.б), өлкәннәр һәм зуррак балаларның ничек эшләүләрен (өлкән кешенең баланы ничек коендыруын, киендерүен һ.б) күзәтергә мөмкин. Болардан тыш, билгеле бер максат белән уен, йокы һәм чишенү бүлмәләренә «экскурсия” дә оештырып була. Балалар көнкүрештә еш кулланыла торган әйберләрне (пычак, көрәк, себерке һ.б), алар белән ничек эш итәргә кирәклеген дә кечкенәдән белергә тиешләр. Нәниләрнең игътибарын суның ничек агуына, ничек юынырга кирәклеген дә юнәлтергә кирәк.

Өйрәтү тибындагы уеннар да зур әһәмитткә ия. Монда төп рольне тәрбияче уйный, ләкин аларда балалар да катнаша. Бу төр уеннарга уен элементларын, төрле сюжетлы дидактик уеннарны күрсәтү (аңлатып күрсәтү) һәм бергәләп уйнау (олылар һәм балалар) керә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, тәрбиячеләр төрле дидактик уеннар барышында һәм инсценировкалар күрсәткәндә төрле , методик алымнардан, мәсәлән, сораулардан  (Курчак елый. Инде нәрсә эшләргә?); сюрприз моментлардан (Курчак качты. Аны каян эзләргә?) персонажның ( курчак, аю һ.б) башка балаларга мөрәҗәгать итүеннән ( монда кечкенәләрнең индивидуаль үзенчекләре искә алына) киң файдаланалар. Тагын шуны истә тотарга кирәк: тәрбияче ашыкмыйча, аңлаешлы һәм тәэсирле итеп сөйли белергә тиеш. Балалар  уеннары өчен кирәкле шартларның берсе – аларны уен материалы белән тәэмин итү. Өч яшьлек нәниләргә шартлы сюжетлы-образлы уенчыклар (курчак һ.б) тәкъдим итәргә кирәк.

Балаларга, чагыштырып карау өчен, бер исемдәге төрле уенчыкларны, мәсәлән, су белән уйнау өчен пластмассадан, җиңел агачтан ясалган суда йөзә торган уенчыкларны (балык,үрдәк, курчак һ.б.) тәкъдим итәргә кирәк.

Балалар бакчасында, болардан тыш, көнкүреш предметларын чагылдырган уенчыклар да булдырыла (мәсәлән, өй җиһазлары, савыт- саба, урын –җир әйберләрен һәм курчак киемнәрен салып кую өчен сандык һ.б)

Кечкенәләрнең физик яктан усешендә хәрәкәт итә торган уенчыкларның роле зур. Өч яшьтән соң балалар уены өчен төрле сюжетлы-образлы уенчыклар, 7-15 см зурлыгында курчаклар кирәк була. Уенчыкларның тематикасы киңәя (уенчык-хайваннар, күбәләк, аю, куян һ.б). Балага өч  яшь тулганда, аңа яхшы таныш булган предметларны алыштыра торган (әйтик, алманы кечкенә шар, кашыкны – таякчык һ.б) предметлардвн файдаланырга киңәш ителә, чөнки аларның булмавы нәниләрнең акыл яктан үсешен тоткарлаячак. Әмма уенда турыдан-туры тәрбияче катнашмаса һәм балалар алдына билгеле бер бурыч куелмаса, уенчыклар гына сюжетлы уенның эчтәлеген баетмый. Шуңа күрә педагог балалар белән аралашырга, уен бурычын аларның мөстәкыйль хәл итүләренә ирешергә тиеш. Кече группада эшләүче тәҗрибәле тәрбиячеләр, шушы үзенчәлекне истә тотып нәниләрнең уен процессында төрле  туры җөмләләрдән (“Синең Алсуың арыды инде, аны коляскада йөрт”), сораулардан (“Ни өчен синең курчакларын җирдә утыра? Аларны кая утыртасың?”), киңәшләрдән (“Аю баласын конфет белән сыйла”) файдаланалар. Уеннар оештыруга иҗади килсә, кечкенәләр белән эчкерсез аралашса, аларда уенга кызыксыну уятса, тәрбияче максатка ирешкән дигән сүз.

Шуны да әйтик: беренче яртыеллыкта өч яшьлек балада түбәндәге сыйфатларны формалаштыруга ирешү бурыч итеп куела:

а) таныш, элементар тормыш күренешләрен тасвирлаучы берничә уен бурычын теләп кабул итү;

б) уен барышында мөстәкыйльлек күрсәтү (тәрбияче таныш уенчыкларны тәкъдим итә, ләкин уенның максатын әйтми; максатын белдерә, тик уенчыкларны бирми, аларны баланың үзенә сайлап алырга куша).

Нәниләргә өч яшь тулгач, тәрбиячеләр аларны мәгънәләре ягыннан бер-беренә бәйле һәм 3-5 эш төреннән торган уенны мөстәкыйль башкарырга өйрәтәләр (мәсьәлән, чәйнеккә “су тутыру”, өстәлгә чәйнек белән чыйнаякларны кую, курчакларны утырту, чынаякларга “чәй агызу” һәм курчакларга бирү). Кечкенәләр бу эшләрне ашыкмыйча, эзлекле, пөхтә итеп үтәргә өйрәнсеннәр. Шулай итеп, тәрбияче баланың мөстәкыйль уенына төрле яклап җитәкчелек итә. Ә бу исә, үз чиратында, нәниләрнең  һәрьяклап үсешенә уңай йогынты ясый һәм киләчәктә урта һәм өлкән группаларда уен эшчәнлеген тагын да камилләштерү өчен нигез әзерли. Әгәр тәрбияче уенның төп этапларын һәм шартларын яхшы белсә, аңа бу эшне перспектив һәм календарь планнарда яктыртуы җиңел булачак. Әмма планнаштырганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

а) балаларның уйнау дәрәҗәсен анализлау нигезендә перспектив планда аларга нинди катлаулыктагы уеннарны тәкъдим итү кирәклеге, комплекслы җитәкчелекнең нидән гыйбарәт булуы билгеләнә (практик тәҗрибәне баету; өйрәтү тибындагы уеннар; уенда тәрбияченең катнашуы);

б) календарь планда балаларның практик тәҗрибәсенең ничек баюы (занятиеләрдән тыш), уен материалының үзгәрүе, тәрбияченең эштә нинди яңа алымнардан файдалануы күрсәтелә.

Кыскасы, кече яшьтәге нәниләрнең уен эшчәнлеген дөрес оештыру һәм аңа комплекслы җитәкчелек итү уеннарның әһәмиятен тагын да арттырачак.