Нәкый Исәнбәт эзләреннән

Лилия ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 183 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: Казан шәһәрендә Нәкый Исәнбәт булган урыннар  турында төшенчә бирү;

предмет: Н.Исәнбәтнең фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә бирү;

шәхескә кагылышлы:

– халык авыз иҗаты әсәрләре, уеннар аша укучыларда ныклы ихтыяр көче  булдыру;

– Нәкый Исәнбәт иҗатына кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Н.Исәнбәт портреты, китаплары, мультимедиа проекторы, слайдлар, видеоязмалар.

Теманың актуальлеге. Бүгенге көндә илебездә яшь буынның гореф-гадәтләребезгә, фольклорыбызга карата битарафлыгы сизелә башлады. Шуңа бәйле рәвештә ватанпәвәрлек тәрбияләүнең иң кискен проблемаларын хәл итүнең кичектергесез булуы ачык күренә.

Проблемалар:

– укучыларда халык авыз иҗаты турындагы белемнәрнең аз булуы;

– гаиләдә әлеге юнәлештә тиешле игътибар җитмәү;

– яшьләрдә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең югала баруы.

Максат: «Нәкый Исәнбәт эзләреннән» җыентыгын туплау һәм чыгару аша халкыбызның бай мирасын өйрәнү.

Бурычлар:

– әдипләребезнең иҗатына, фольклор әсәрләренә игътибарны арттыру, ихтирам хисе тәрбияләү;

яшь буынның иҗади эшчәнлеген, мөстәкыйль фикерли белүен үстерү;

– эшне оештыру һәм аны башкару сәләтен тәрбияләү;

– архив чыганаклары белән эшләү, экскурсия маршруты төзү күнекмәләре булдыру.

Гипотеза: «Нәкый Исәнбәт эзләреннән» җыентыгын булдыру укучылар, укытучылар, ата-аналарда рухи-әхлакый, ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыруга ярдәм итәчәк.

Туарга мөмкин булган кыенлыклар:

– ата-аналарның ярдәм итәргә теләмәүләре;

– матди ярдәмнең җитмәве.

Проектта катнашучылар: укучылар, укытучылар, ата-аналар.

Эш формалары: ата-аналар җыелышы, экскурсия маршрутын төзү буенча мастер-класс, гаилә тарихын өйрәнү, күмәк экскурсия маршруты буенча сәяхәт оештыру, «Нәкый Исәнбәт эзләреннән» җыентыгын чыгару, җыентыкны тәкъдим итү кичәсен оештыру.

Матди тәэмин ителеш: ИКТ куллану, канцтоварлар, финанс ярдәм.

Көтелгән нәтиҗәләр:

– буыннар алмашын саклап калу һәм ныгыту;

– яшьләр арасында элеккеге буын калдырган бай мирасны истә тоту һәм горурлану хисе формалаштыру;

– яшьләрнең социаль активлыгын арттыру.

Кичә барышы

Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар! Хәлләрегез ничек? Бездә бүген кунаклар бар. Кемнәр икән алар? Әлеге әкият-маҗараны таныдыгызмы? (Мырау батыр, Мәрьям, тычкан керәләр.)

Укучылар. Бу – «Мырау батыр» маҗарасыннан. Мырау батыр, Мәрьям, тычкан.

Укытучы. Аны кем язган?

Укучылар. Нәкый Исәнбәт язган.

Укытучы. Әйе, бик дөрес әйтәсез. Без сезнең белән уку дәресендә Нәкый Исәнбәт турында сөйләшкән идек. Бу танылган кешеләрнең рәсемнәре арасыннан аны табарсызмы икән? (Укучылар, фоторәсемнәрне карап, Н.Исәнбәтне табып алалар.) Кем соң ул Н.Исәнбәт?

Укучылар. Шагыйрь, драматург, публицист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, текстолог, фольклорчы галим.  

Укытучы. Афәрин, укучылар! Бүген мин сезне әкият геройлары белән бергә Казан шәһәрендәге Нәкый Исәнбәт йөргән эзләр буенча сәяхәткә чакырам. Минем кулымда бер язусыз китап. Без бүген аны бергә язарбыз. Китапның беренче битенә Н.Исәнбәтнең фотосурәтен ябыштырып куегыз әле. Ә хәзер йомшак кәнәфиләргә утырып, автобус белән юлга кузгалыйк!

1 нче тукталыш

Укучы (Мырау батыр). Кояшны чакыра торган эндәшне әйтегез.

1 нче төркем

Кояш, чык, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

2 нче төркем

Кояш, чык!

Аяз, ач,

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

Укучы. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тукталышы. Н.Исәнбәт 1914 – 1916 елларда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Китапның икенче битенә Мөхәммәдия мәдәрәсәсе фотосурәтен һәм мәгълүмат ябыштырыгыз. Нәтиҗә ясыйк.

Укытучы. Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез.

2 нче тукталыш.

Укучы (Мәрьям). Тизәйткечләр әйтегез.

  1. Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

  1. Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага.

Кольцо тукталышы

1929 ел. Н.Исәнбәт Кольцода (хәзерге Пушкин, Петербург урамнары чаты) Музуров дип йөртелгән өч катлы йортта яши. (3 нче биткә өч катлы йорт бинасын һәм хәзерге Кольцо фотосурәтен һәм мәгълүматны ябыштыралар.)  Нәтиҗә ясыйк.

3 нче тукталыш

Укучы (Мырау батыр). Ватык телефон уенын уйнагыз. (Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагын тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә һ.б. Шулай итеп бу сүз теземнең икенче башына барып җитә. Алып баручы иң соңгы кешедән “Нинди сүз?” дип сорый. Ул дөрес әйтмәсә сүзнең кемдә бозылганлыгын эзләп китә. Сүзне кем бозган, шул артка барып утыра. Әгәр сүз дөрес булса алып баручы артка барып утыра. Аның алдындагы бала, уенны алып баручы була.)

Г. Камал театры тукталышы. (Татарстанның халык язучысы Ро­берт Батулла болай дип истәлекләреннән): Нәкый Исәнбәт 1956 елның 27 августында Г. Камал театрында була.  Мәскәүгә артистлыкка укырга китүче яшьләр белән  очрашуга килә. Нәтиҗә ясыйк.

4 нче тукталыш

Укучы (Мәрьям). Табышмак әйтәм җавабын тап! (Табышмаклар бирелә.)

  1. Койрыгы озын,

Үзе кыска,

Мәчедән курка. (Тычкан)

  1. Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе?

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе. (Мәче)

Казан театр техникумы тукталышы

Укытучы. Н.Исәнбәт Казандагы театр техникумында укыта. Хәзер ул бина  Казан сынлы сәнгать училищесы дип атала. Нәтиҗә ясыйк.

5 нче тукталышМөштәри урамы тукталышы

Укытучы. Н.Исәнбәт Мөштәри урамындагы 13 нче йортта яши. Хәзерге вакытта әлеге йортка мемориаль такта эленгән. (Китапка ябыштырып куялар.) Нәтиҗә ясыйк.

6 нчы тукталыш – академик Кирпичников урамы тукталышы.

Укучы (Мырау батыр). «Песием-песием» уенын уйнагыз. 

Укытучы. Нәкый Исәнбәт академик Кирпичников урамындагы 12 нче йортта урнашкан фатирга күченә. Нәтиҗә ясыйк.

7 нче тукталыш

Укучы (Мәрьям). Әйдәгез, «Туп атыш» уены уйнап алыйк. Мин мәкальнең башын әйтәм, тупны кемгә ыргытам, шул ахырын әйтә. Уенны башладык!

Әткәй – шикәр, … (әнкәй – бал).

Китап – … (белем чишмәсе).

Кем эшләми – … (шул ашамый).

Туган телем – … (иркә гөлем).

Яхшы сүз … (балдан татлы).

Йөз сум акчаң булганчы, … (йөз дустың булсын).

Татар дәүләт педагогика институты тукталышы

Укытучы. Н.Исәнбәт педагогика институтында татар студентлары белән очрашулар үткәрә. Әлеге уку йорты Товарищеская (Иптәшләр) урамы 5 нче йортта урнашкан була. (Фоторәсем һәм мәгълүматларны ябыштыралар.) Нәтиҗә ясыйк.

Укытучы. Без сезнең белән Казаныбыз буенча Нәкый Исәнбәт эзләреннән йөреп чыктык. Нәкый Исәнбәт урамына да килеп җиттек. Афәрин, укучылар! Сәяхәтебездә очраган киртәләрне бик тиз үттегез. Булдырдыгыз!

Менә китабыбыз әзер дә. Без кыска гына вакыт эчендә нинди зур эш эшләдек. Әлеге хезмәткә барыгызның да өлеше керде, тырыштыгыз. Эшләп кенә түгел, аны тәкъдим итә белергә дә кирәк. Әйдәгез үз хезмәт җимешегез турында сөйләгез инде. (Укучылар, чыгып, чиратлап сөйлиләр.) 

Рефлексия

– Без бүген нәрсәләр белдек?

– Кем турында сөйләштек?

– Бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы?

– Бигрәк тә кайсы тукталыш исегездә калды? Ни өчен?

– Нинди уен, бирем кызык булды?

– Бүген алган белемнәр киләчәктә кирәк булырмы?

– Ә сез Нәкый Исәнбәткә һәйкәл куяр идегезме? Кайсы урынны сайлар идегез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Бик дөрес сөйләдегез, укучылар. Үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Укытучы. Нәкый Исәнбәт безгә әнә нинди зур байлык калдырган! Әкиятләр, табышмаклар, уеннар балалар дөньясын аңлап, яратып иҗат ителгән. Хәзер без, Нәкый Исәнбәткә рәхмәт әйтеп, яраткан гимназиябезгә юл тотыйк! Сау булыгыз!