[ң] авазы. ң хәрефе

№57

(Татар төркеме. II сыйныф)

Энҗе ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Дәреснең бурычлары:

●       Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру кебек практик күнекмәләрне үстерү (предмет буенча нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән);

●       Укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗрибәсен үстерү (метапредмет нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлтелгән);

●       Эшкә өйрәнеп үсәргә кирәклегенә төшенү, әйткән сүзеңдә тора белү сыйфатын тәрбияләү (шәхескә кагылышлы нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән).

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта; дәреслек, хәреф үрнәге, карточкалар, түгәрәкләр; Р. Миңнуллин китаплары.

Дәрес барышы

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы

1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар! Матур итеп утырдык, дәресебезне башлыйбыз.

Хәлләрегез ничек?

Дәрестә кем юк?

Бүген ничәсе?

Атнаның кайсы көне?

Урамда һава торышы нинди?

Урамда көн бик матур. Кәефләребез дә яхшы. Шулай булгач, уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.

II. Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

Беренче төркемгә җ хәрефе кергән калын һәм нечкә сүзләр язарга, икенче төркемгә җ хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзергә иде.

2. Үткәннәрне кабатлау.

Алдагы дәресләрдә  нинди аваз турында сөйләштек?

[җ] авазы турында  сөйләштек.

Җ хәрефе рус алфавитында бармы?

[җ] авазы нинди аваз? (Яңгырау тартык.)

Аның саңгырау пары нинди?

Искә төшереп китик әле,  рус алфавитында ничә  хәреф бар? (33 хәреф.)

Ә татар алфавитында? (39 хәреф.)

Рус алфавитында булмаган кайсы хәрефләрне беләсез? (ә, җ, ң, ө, ү, һ.)

3. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Без бүген сезнең белән шушы авазларның берсе турында сөйләшербез.

Матур сөйләр өчен авазларны дөрес әйтер өчен фонетик күнегү эшләп алыйк әле. 2 нче слайд

Ә хәзер сезгә Адель, Ралинә һәм Камилә Р.Файзуллинның «Таң» шигырен сөйләрләр, игътибар белән тыңлагыз.

Таң ата дип ишеткән бар

Әбидән дә, бабайдан да,

Ә үземнең таң атканын

Күргәнем юк беркайчан да.

Бүген менә шуңа күрә

Уяндым да караңгыдан:

–Таң ничек ата соң?  – диеп,

–Карап торам тәрәзәдән.

Башта үзем куркып куйдым —

Караңгыда күрә алмам.

Хәзер тышта якты инде,

Таң атканны күрми калмам!

Укучылар, молодцы! Урыннарыгызга утырыгыз.

Бу шигырь нәрсә турында?

Малай нәрсә күрергә тели?

Сезнең таң атканны күргәнегез бармы?

Хәзер, әйдәгез, таң сүзен әйтеп карыйк. Бу сүзнең һәр авазын әйтегез: [т], [а], [ң].

Бу сүз нинди авазга беткән?

Димәк, бүген нинди аваз турында сөйләшербез?

ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәнербез.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укучылар, хәзер экранга карагыз. 3 нче слайд

Сүзләрне хор белән укыйбыз.

Бу сүзләрдә нинди авазлар кабатлана?

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. [ң] авазын әйтү.

[н] авазын әйтегез. Тел тешләргә тияме?

– [ң] авазын әйтегез. Тел тешләргә тияме? (Бу авазны әйткәндә кече тел  катнаша.)

– [ң] яңгырау тартыкмы, саңгыраумы? (Яңгырау.)

Аның саңгырау пары бармы?

Нечкә әйтелешле сүзләрне әйтегез.

Калын әйтелешле сүзләрне укыгыз.

2. ң хәрефе язылышы.

Игътибар итегез: ң хәрефе сүзләрнең кайсы урынында язылган? Ни өчен аның баш хәрефе юк?

«ңат» дигән сүз булмый,

Таң дигән сүз була,

Чөнки «ң» хәрефе

Баш хәрефсез була.

– ң хәрефе сүзнең кайсы урыннарында язылган?

Димәк, ң хәрефенең баш хәрефе юк, бу хәреф сүзнең уртасында һәм ахырында гына языла икән.

3. Күргәзмәгә игътибар итү.

Бу шигырьне танылган балалар язучысы, бик күп китаплар авторы Р.Миңнуллин язган. Аның балалар өчен язган шигырьләре бик күп. Күргәзмәдә аның шигырь китаплары  бирелгән. Ул шулай ук « Сабантуй» газетасында да эшли. Шигырьләре газетада даими бастырылып тора. Ул үзенең « Хәрефләр бәйрәме» дигән китабында  һәрбер аваз турында шигырь язган. «ңат» шигыре шушы китапта бар. Балалар, Р.Миңнуллинның китапларын сезгә дә укырга тәкъдим итәм.

4. Матур язу күнегүләре.

Ә хәзер дәфтәрләребезне ачабыз, бүгенге числоны язабыз. Гадәттәгечә, матур язу күнегүләрен эшлибез.

ңңң  ңңң ңңң

Эшләрең уң булсын.

Укучылар, эшләрегез һәрвакыт уңышлы булсын!

Ә хәзер дәфтәрләрне ябып торабыз.

5. Физминут. Күзләр өчен күнегү.

6. Х. Халиковның «Тагар иде» шигырен уку

Игътибар итегез, һәрберегезнең алдында зәңгәр түгәрәкләр бар.  Мин сезгә хәзер Х. Халиковның «Тагар иде» шигырен укыйм, ә сез [ң] авазы кергән сүзләрне ишетсәгез, шул түгәрәкләрне күтәрәсез.

Хәйнең күлмәк якасы

Нәкъ бер басу капкасы;

Яз да ачык, көзен дә…

Күрәсеңдер үзең дә.

Нәрсә дисең сәбәбе –

Калмаган бер сәдәбе.

Яңа сәдәп тагарга

Сеңлесе аңарга кулын биреп тормаган…

Менә нинди уңмаган!

Шигырьне бер кат укып чыгыгыз әле.

– [ң] авазы кергән нинди сүзләр ишеттегез? (Хәйнең, күрәсеңдер, үзең, дисәң, яңа, сеңлесе, аңарга, уңмаган.)

7. Дәфтәрләрдә эш.

Дәресебезне дәвам итәбез. Экранга карыйбыз. (4 нче слайд) Монда сүзләр яшеренгән. Нинди сүзләр икән ул? Нокталар урынына хәрефләрнең тиешлесен куйыйк әле.

Бер ике сүз белән җөмләләр төзербез.

..ң.., ..ң.., .ң…, ..ң… . (диңгез, чаңгы, яңгыр, зәңгәр)

8. Физминут.

Бигрәк шаян курчак син,

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең, торасың,

Башың уңга борасың,

Аннан сулга карыйсың

Һәм сикерә башлыйсың.

Башың артка ташлыйсың да,

Әйләндерә башлыйсың.

Кулларың күтәрәсең,

Кулларың төшерәсең.

Шул арада, син иелеп,

Басарга өлгерәсең.

Тирән итеп сулыйсың да,

Эшкә керешәсең.

9. Карточкалар белән эш.  Сүзтезмәләрне тәрҗемә итеп язу.

10. «Корректор» уены. Хаталарны төзәтеп, экранда язылган җөмләләрне уку, мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, аларны дәфтәрләргә күчереп язу.

Тырышып эшләсән, тәмләп ашарсын.

Сүз бирсән, үтә.

Сүзен белән мактанма, эшен белән мактан.

Балалар, һәрвакыт тырышып эшләгез. Яхшы, горурланырлык эшләрегез күп булсын. Әйткән сүзегездә тора белегез! Куйган максатларыгызга ирешегез.!

V. Рефлексия

1. Рефлексия.

Бүген дәрестә нинди аваз турында сөйләштек?

ң хәрефе рус алфавитында бармы?

IңI авазы нинди аваз?

ң хәрефенең саңгырау пары бармы?

Ни өчен ң хәрефенең баш хәрефе юк?

2. Үзбәя

Эшебезне бәялик. Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы? Ошаса, елмайган смайликларны сайлап аласыз, киресенчә булса, аңлашылмаган әйберләр калса, моңсу йөзле смайликларны сайлый аласыз.. Бәягезне күрсәтегез әле. Минем фикерем буенча да нәкъ шулай. (Билгеләр куела.)

3. Өй эше.

•        1 нче төркем (42 нче бит, 115 нче күнегү).

•        2 нче төркем (114 нче күнегү, 42 нче бит).

4. Саубуллашу.

Укучылар, дәресебез тәмам. Исән булыгыз!

Ибраһимова Энҗе __МХ+