Музейларда – халык хәтере

№ 127

Энҗе ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ләйсән ГАЛӘВЕТДИНОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ватан – кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр… Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.

Ризаэддин Фәхреддин

Яшь буынга туган илгә, туган җиргә карата мәхәббәт, Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбия бирү һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.

Бүгенге җәмгыятьтә әхлак нормаларының таркала баруы, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә тискәре йогынты ясый. Бу шартларда, XXI гасыр балалрына патриотик рухта язылган әсәрләрне аңлауту күпкә кыенлашты. Әмма җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше һәрвакытта да үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, омтылышларын, тарихын, үз милләтенең геройларын белеп яшәргә, үз иленең гражданы, патриоты булып үсәргә, калырга тиеш. Туган якны, әти-әнине ярату, олыларны хөрмәт итү хисе кеше үскән саен, Ватан белән горурлану хисенә әверелә бара. «Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире» дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ватанын сөючеләрне, яклаучыларны без патриот дибез. Бу сыйфатларны балаларда коры сүз белән генә тәрбияләп булмый.

Яшьләрне үз иленең патриоты итеп тәрбияләүдә җәмгыятьнең, мәктәпнең һәм гаиләнең роле зур. Укучыларыбыз алган тәрбия – ул халыкның, дәүләтнең киләчәге. Билгеле булганча, укыту һәм тәрбия – бердәм процесс. Шуны истә тотып, укыту барышында укучыларга дәрестә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә дә зур әһәмият бирелә.

Димәк, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар исә үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша.

Билгеле булганча, әдәбият дәресләрендә М.Җәлил, А.Алиш иҗатларын өйрәнү дә укучыларга патриотик тәрбия бирүдә матур үрнәк булып тора. Хезмәт һәм сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрү дә – бу юнәлештә эшләүнең бер ысулы. Шулай да, бүгенге фән-техника казанышлары югары дәрәҗәдә булган заманда XXI гасыр укучыларын шаккаттыру бик кыен. Шушы чорда укучыларда гражданлык хисләре һәм патриотизм тәрбияләүдә музей педагогикасын куллану – отышлы алымнарның берсе. Чөнки тарихыбызны чынбарлыкка якынрак итеп җиткерүдә аларның әһәмияте зур. В.Старцевның «Музей педагогикасы турында» дигән китабында язганча, «Музей – кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы». Музейларга бару XXI гасыр балаларына шул дәһшәтле елларны тулырак күзалларга, тыныч тормышның кадерен белергә ярдәм итә. Музейлардагы экспонатлар халкыбызның тарихын, бүгенгесен һәм узганын өйрәнүдә кыйммәтле материал булып тора.

Сугышчан дан музее – мәктәбебез горурлыгы. Бу музейда 69 нчы укчы дивизиясенә багышланган материаллар, экспонатлар урын алган. Музейның барлыкка килү тарихы 1942 елда Казанда оешкан 120 нче дивизия фотокорреспондентлары Павел Кузьмич Евгеньев, Валентин Михайлович Лаврентьев һәм санинструктор Асия Хәким кызы Илматова исемнәре белән бәйле. 1986 елда Валентин Михайлович Лаврентьевның оныгы Дмитрий мәктәпкә «Алга җиңүгә!» дип аталган сугыш чоры газетасын алып килә. Редакциядә аның бабасы эшләгән була. Бу музей ачылуга этәргеч була. Шулай итеп, 1989 елның 3 июлендә музей үз ишекләрен ача. Музейның беренче җитәкчесе 62 нче мәктәпнең тарих укытучысы Анастасия Сергеевна Николаева була.

Экспонатлар саны елдан-ел арта, музейда реконструкция ясау таләп ителә. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Петрович Кондратов күрсәткән матди ярдәм бәяләп бетергесез була. Ике елга сузылган реставрациядән соң, музей 2004 елның 18 февралендә кабат ачыла. Ачылу тантанасында очучы Советлар Союзы Герое Симонов Михаил Васильевич та катнаша. Ул мәктәп музеена үзенең шәхси әйберләрен, самолет макетын, очыш барышында язылган язмаларын бүләк итә. Бу материаллар нигезендә  музейда аерым экспозиция булдырыла. М.В.Симонов вафат булганнан соң, мәктәп администрациясе һәм район ветераннар советы инициативасы буенча 62 нче мәктәп урнашкан Шатурская урамы Симонов урамы итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта музейда 500ләп экспонатның төп  нөсхәсе саклана. Аларның күп өлеше эзләнү түгәрәгенең яшь эзтабарлары тарафыннан 69 нчы укчы дивизия катнашкан сугыш кырларында табыла. Музейның экспозицияләре гел яңартыла.

69 нчы укчы дивизиясенең сугышчан юлы турында сөйләүче стендлар урнаштырылган. Экспонатлар арасында фронт хатлары, документлар, фотосурәтләр, блокнотлар, орден-медальләр, сугыш вакытында кулланылган көнкүреш әйберләре бар. Кадерле экспонатлар: Асия Хәким кызының санитар сумкасы. Асия Хәкимовна татар кызлары арасында иң беренче «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Разведка бүлеге командары В.Н.Кутинның блокноты. Анда Бөек Ватан сугышы чоры җырлары, шигырьләре урын алган. Андагы язмалар нигезендә,  «Синий платочек» җырының 7 варианты безгә килеп ирешә.

2014 елда музей тагын бер экспотнатка байый. М.В.Симоновның «Бомбы находят цель» дигән кулъязмасы музейда урын ала. Ул анда үзенең сугыш вакытындагы көрәштәшләрен барлый, үзенең кимчерешләре белән уртаклаша. Бу кулъязманың төп нөсхәсе аның улы гаиләсендә саклана.

Музей экспонатлары

7814

7856

9956

Мәктәп музейларының специфик үзенчәлеге бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән, тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелелек ролен үтиләр. Шулай булгач, мәктәптәге шактый дәресләр музейда үтә. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең эшчәнлегенә әверелә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул җыелган кыйммәтле әйберләр җыю урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да. Җыелган материалны эшкәртү вакытында дәресләргә дидактик ярдәмлек тә эшләнә. Дүртенчедән, җыелган фондның күплеге һәм төп нөсхәсе мәктәп музейларын дәүләт музейлары белән тиңләштерә.

Укучыларга париотик тәрбия бирүдә мәктәп музее белән генә чикләнеп калмыйбыз. Шәһәребездәге музейларга экскурсияләр оештырабыз. Балалар белән: «Нәрсә соң ул батырлык?» дигән сорауга тулырак җавап бирү максаты белән Бөек Ватан сугышы каһарманнарының язмышына, алар кылган батырлыкларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Һәр милләттә исеме телгә алынуга зур ихтирам уята торган шәхесләр бар. Муса Җәлил – әнә шундый исемнәрнең берсе. Талантлы герой-шагыйрьнең тормыш юлын, батырлыгын күбрәк белү өчен  Муса Җәлилнең музей-йортына  юнәлдек.

Музейда М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына кагылышлы басмалар, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары саклана. Музей хезмәткәре шагыйрьнең балачагы, ул кулланган әйберләр, шул чор җиһазлары белән таныштырды. Биредә безгә М.Җәлилнең 1935 елда Мәскәүдән алып кайткан язу өстәле, анда урнаштырылган кәгазь кискеч пәке, өстәл сәгате һ.б.хакында сөйләделәр. Укучыларны бигрәк тә М.Җәлилнең фронттан кызы Чулпанга җибәргән открыткасы кызыксындырды. Анда язучының кызына карата булган тирән мәхәббәте, шул ук вакытта аның туган илне саклау юлына басуы хакында языла. «Дошманны куып чыгаргач һәм җиңгәч, мин өйгә кайтырмын», – диелә анда. Әлеге фикер каһарманның «Чулпанга» дигән шигырендә дә бирелә.

М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре үлем алдыннан кулларына тотып тормышлары белән хушлашкан изге Корьән һәм Г.Кормаш һәм башкалар группасын үлем җәзасына хөкем итү турындагы Икенче империя суды карарының күчермәләре дә укучыларны игътибарсыз калдырмады. Нәкъ менә үзгәрешләр заманы балаларына ватанпәрварлык тәрбияләүдә М.Җәлил, А.Алиш кебек каһарманнарыбызны, ватанпәрвәр кешеләрнең үз тормышларын ил бәхете өчен корбан итүлүен аңлаутуда зур ярдәм булып тора. Гомумән, музейга килгән һәр укучы ветераннарга нинди олы хөрмәт күрсәтелүен, аларга багышлап нинди экспозицияләр куелуын күрә.

Шулай итеп, укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, горурлык хисләре, патриотик тәрбия бирүдә музейлар зур әһәмияткә ия.