Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыренә анализ

№ 134

(Рус мәктәбенен V сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәбият дәресе)

Энҗе ГАЛИУЛЛИНА,

Балык Бистәсендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: М.Җәлинең «Вәхшәт» шигырен уку, анализлау.

Бурычлар:

– М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты белән кыскача таныштыру;

– сугыш китергән фаҗигаләрнең шигырьдә чагылышын табу (ана һәм бала язмышы);

– сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эшләү;

– сугыш вакытында авыр хәлдә калганнарга теләктәшлек хисләре тудыру, бер-береңә ярдәмчел, кайгыртучан булырга кирәклеген төшендерү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Җиһазлау: М.Җәлил китапларыннан күргәзмә, сугыш темасына әсәрләр, презентация, биремле карточкалар, укучыларның проект эшләре, дәреслек (Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.

Дәрес барышы:

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

1. Оештыру өлеше. Дәрескә әзерлекне барлау.

2. Өй эшен тикшерү, анализ (шигырьне сәнгатьле укырга, шигырь эчтәлеге нигезендә рәсем ясарга, сөйләргә; икмәк кадере турында өстәмә материал әзерләргә: https://tatkniga.ru/tat/interaktivnaya-literatura/?l=14), әдәби китаплар.)

II. Актуальләштерү

Алда үзләштергән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү.

– Әдәби әсәрләр белән ничек эшлибез? (Төркемнәрдә искә төшерәбез.)

– Әсәрләр укыйбыз. Образларны табабыз, эш-гамәлләрен билгелибез.

III. Уку мәсьәләсен кую

1. «Әдәби манзара» видеоязмасын тыңлау.

– Бу видеоязма кем турында?

– Видеоязмадан сез нәрсәләр белдегез, нәрсә аңладыгыз?

– Бүгенге дәресебез кемгә багышланыр?

– Аның нинди темага язылган шигырьләрен укырбыз, анализларбыз? (Максат ачыклана.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү

1. «Серле саннар» дигән уен. (1906 – 15 – 2 – 1944–2019 –113)

Укытучы. Муса Җәлилнең тормыш юлы белән бәйле әлеге саннарга күз салыгыз, алар нәрсә турында сөйли?

2. Сүзлек өстендә эш. (Аңлатмалы сүзлектән вәхшәт, палач сүзләренә аңлатма бирү, әдәби сүзлектән эпитет, сынландыру төшенчәләрен уку.)

3. Дәреслек белән эш. Шигырьне эчтән укып чыгу.

4. Бирем. Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыреннән образларны табарга, аларның эш-гамәлләрен билгеләргә. (Төркемнәрдә эш.)

 Образ Ярдәмче образлар Эш-гамәлләре,

хис- кичерешләре

Тел-сурәтләү чаралары (эпитет, сынландыру)
       
       
       
       
       
       
       
       
       

 

  Образлар Ярдәмче образлар Эш-гамәлләре (нишләделәр?) Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, чагыштырулар)
Алар (фашистлар)   Аналарны, балаларны кырга кудылар, чокыр казыттылар, көлеп карап тордылар, халыкны чокыр кырыена тезделәр (явыз, рәхимсез)  
Майор   Өскә калыкты (өскә (менде, күтәрелде) (бик куркыныч, битараф, ваемсыз, шомлы, явыз) Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле эпитет
Мин   Мәңге онытмам (хис-кичерешләре дәвамлы)  
  Болытлар Берсен-берсе этә-төртә җиргә иелделәр (кызгана, ачулана, нәфрәтләнә) Сынландыру
  Елгалар Үкереп акты (кызгана, нәфрәтләнә) Сынландыру
  Җир-ана Үкси-укси елады (ярсый, кайгы киләсен сизеп, борчыла) Сынландыру
  Кояш Соңгы кабат балаларын суырып, кысып, үксеп үпте (кызгана, борчыла, нәфрәтләнә) Сынландыру
  Көзге урман Шашып шаулады (кызгана, борчыла, нәфрәтләнә, ачулана) Сынландыру
Яшь балалар   Аналары итәгенә ябышты (борчылу, шомлану хисе)  
Кечкенә бала   Анасының итәк арасына башын яшерә (курку, борчылу, шомлану хисе)  
Ана   Ике кулы белән баласын күтәрде, күкрәгенә кысты, йөрәк парәсен мылтыкка каршы тотты (борчылу, яклау, саклау)  
  Җил Сызгыра Сынландыру
  Җир Тешләрен кысып елый (борчылу, кайгыру) Сынландыру
  Яшь Кайнар, ачы (борчылу, кайгыру) Метафора
       

 

V. Ныгыту

1. Мононемик схема төзү. Образларны, эш-гамәлләренең охшаш яклары буенча берләштерү.

– Аларны нинди хис-кичерешләр берләштерә?

Яклау,теләктәшлек

Явызлык,рәхимсезлек,

битарафлык,кешелексезлек

Борчылу,кайгыру

                   Нәфрәт,ачу

 

2. Дәфтәрдә эш. (Укучылар шигырьнең темасын, эчтәлеген, идеясен ачыклый.)

Темасы: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары.

Эчтәлеге: ана һәм бала фаҗигасе, вакыйгасы, язмышы.

Идеясе: фашистларның еркычлыгын, кешелексезлеген әйтергә тели.

3. Сәнгатьле уку. Рәшидә Җиһаншина башкаруында аудиоязма тыңлау.

VI. Үзаллы эш

Парлы бирем. (Диалогик сөйләм күнекмәләрен  формалаштыру.)

– Бу әсәр сезне нәрсәсе белән тетрәндерде?

– Ни өчен шигырь «Вәхшәт»дип аталган икән?

– Шигырьдә нинди хисләр чагылган?

– Бу шигырь кешеләрне нәрсәгә чакыра?

– Илләр, җирләр тыныч булсын өчен, ничек яшәргә дип киңәш бирелгән?

VII. Рефлексия

1. Сорашу.

– Укучылар, нинди максатлар куйган идек?

– Нинди эш-алымнары кулландык?

2. Үзбәя.

– Аңладым, терәк схемасыз сөйли һәм аңлата алам – «5»ле;

– Аңладым, терәк схемага карап, сөйли алам – «4»ле;

– Аңладым, тик аңлата алмыйм – «3»ле.

VIII. Өй эше

1. Шигырьне сәнгатьле укырга (репродуктив эшчәнлек).

2. Ярым ижади эшчәнлек (нәселегездә сугышта катнашкан кешеләр турында сөйләргә).

3. Иҗади-эзләнүле эшчәнлек (Муса Җәлилгә багышланган презентация төзергә).