Муса абый – балаларның якын дусты

№ 92

(Мәктәпкә  әзерлек төркеме өчен музыкаль иртә)

Миләүшә  ГАББАЗОВА,

Балык Бистәсе районы “Мишутка”балалар бакчасының I квалификациякатегорияле тәрбиячесе

Чара барышы

Тәрбияче.Балалар буген без герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәбезгә җыелдык. Җайлап утырыгыз. Кичәбезне башлыйбыз.

(Талгын гына музыка уйный).

Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларның Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып усә; уйный, урамга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә ук укырга йөри башлый.

2 нче алып баручы. Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга. Аның шигырьләренә куп кенә композиторлар көйләр, ә Нәҗип Җиһанов хәтта “Алтынчәч” поэмасына опера яза.

Тәрбияче.Балалар, кичәбезнең исеме “Муса абый — балаларның якын дусты” — дип атала. Дөрестән дә, Муса узенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, балалар турында бик куп шигырьләр язган. Шуңа курә без Муса абыебызны безнең дустыбыз дип әйтә алабыз.

1 нче алып баручы.Муса туып үскән авыл янында гаҗаеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле.

(“Күке” шигырен Инсаф сөйли.)

2 нче алып баручы.Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче “кикрикүк” дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар.

(“Әтәч” җыры)

Тәрбияче.Мусаның дус малайлары, дус кызлары куп булган. Алар вакытларын бушка уздырмаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шул уеннарның берсен, әйдәгез, без дә уйнап алабыз.

(“Куш кулым” уены.)

1 нче алып баручы.Муса  ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь дә язган.

(“Акбай”  шигыре.)

2 нче алып баручы.Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, хәзер карап китәбез.

(“Песи” шигыреннән өзек.)

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр……

1 нче алып баручы.Мусаның туган авылында, яр астында көмештәй саф сулары эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан. Чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдергән, “Чишмә” исемле шигырен язган.

(“Чишмә” шигыре.)

Тәрбияче.Чишмә буена килгәч уен уйнамыйча китеп булмый инде ул. Мин дә сезне түгәрәк уенына чакырам.

(“Зәнгәр чәчәк” уены.)

2 нче алып баручы.Балалар, тормышта төрле хәлләр була. Муса Җәлил Шакир белән Гали исемле малайларның кырдан кайтканда нинди гыйбрәтле хәлгә юлыгулары турында шигырь яза.

(“Шакир белән Гали”шигыре.)

Тәрбияче.Бу шигырь бер-береңә яманлык эшләргә ярамавын искәртә. Яманлык эшләсәң, ул, һичшиксез, үзеңә кире  әйләнеп кайта. Балалар, сез дә бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз. Муса Җәлил язган шигырьләр аша без аның туган авылы, ул авылның табигате, балачак тормышын күз алдына китердек. Ә хәзер безгә төркемгә кайтырга вакыт җитеп килә.Сәгать тә шуны искәртә.

(“Сәгать” җыры.)