Мөслимем – туган җирем

№ 102

(IV сыйныф укучылары өчен брейн-ринг интеллектуаль уены)

Илизә ЗАКИРОВА,

Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучылар белән районыбыз тарихы турындагы  мәгълүматларны өйрәнү. Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү. Туган якның матурлыгын күрергә һәм аны бәяләргә өйрәнү. Туган төбәктә яшәүче халыкка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, видеосораулар һәм җаваплар.

Чара барышы

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, бүгенге уеныбыз белән кызыксынып килгән кунакларыбыз! Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Шул максаттан бүген бирегә IV сыйныф укучылары катнашында «Мөслимем – гүзәл җирем» дип аталган брейн-ринг интеллектуаль уенына җыелдык.

Уенда ике команда катнаша. Хәзер мин сезне уенда катнашучы командалар белән таныштырам. (Командалар берберсен сәламли.)

Беренче команда – «Зирәкләр», икенче команда – «Тапкырлар».

Команданың эшен жюри бәяләп барыр.

Көчле алкышлар белән жюри әгъзаларын сәламлик әле. Бу алкышлар аларга яңа көч өстәсен, чөнки бүген аларның эшләре бик тә тыгыз булачак.

Бүгенге уенның тәртибе түбәндәгечә: сорау укылып беткәннән соң, төймәгә кайсы команда беренче булып баса, шул җавап бирү хокукы ала. Җавап дөрес булмаган очракта, җавап бирү хокукы көндәш командага бирелә.

Беренче турда барысы 20 сорау биреләчәк. Аларга җавап биреп бетергәннән соң, командаларның очколары тигез булган очракта өстәмә сорау биреләчәк.

Икенче тур тулысынча видеосораулардан торачак. Һәр командага сорау бирелә, әзерләнү, команда әгъзалары белән үзара киңәшләшү өчен 20 секунд вакыт бирелә. Әгәр команда үз соравына җавап бирә алмаса, бу хокук көндәш командага бирелә.

Финал туры блиц-сораулардан торачак. Һәр команда, бер минут эчендә бирелгән сорауларга тиз һәм дөрес җавап биреп, күбрәк очко тупларга тырыша. Җыелган очколар саны буенча җиңүче команда  билгеләнәчәк.

Шулай итеп, уенның I турын башлыйбыз.

I тур сораулары

  • Районыбызда барлыгы ничә авыл бар? (71)
  •  Нарат урманнарына бәйле рәвештә барлыкка килгән авыл. (Нарат асты)
  • Баймөхәммәт дигән кеше исеменнән нинди авыл исеме барлыкка килгән? (Баек)
  • Мөслим авылы тирәсендәге күлләрнең исемнәрен әйтегез. (Багшай, Актоба, Иске Ык, Чук Җирек, Төпсез Күл, Кара Яр)
  • Мөслим радиосы кайчан оештырылган? (2005 елның 1 августында)
  • Районыбыздагы мари халык фольлор ансамбле ничек атала? (Полер кас – Бүләр киче)
  • Метрәйдә туып үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә иҗат итүче рәссам кем ул? (Зөлфия ГаусиеваМөхәммәтдинова)
  •  Район үзәгендә ничә балалар бакчасы бар? (Биш: «Кояшкай», «Күбәләк», «Карлыгач», «Ләйсән», «Миләшкәй»)
  • Район үзәгендә ничә мәчет бар? (Өч мәчет)
  •   Бөтендөнья җир көнен кайчан билгеләп үтәләр? (22 апрельдә)
  • Район үзәгендә ничә урта гомуми белем бирү мәктәбе бар? (Өч: Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе)
  • Районыбызда ничә рус-татар авылы бар? (Өч: Яңа Усы, Островка, Шуганка авыллары)
  • Сал агызып көн күргән Мокан карт истәлегенә бирелгән авыл исеме. (Салавыз Мухан)
  • Исеме җирлегендә каенлык һәм сазлык булу белән характерланган авыл. (Каенсаз)
  • Атлас авылы исеме ничек барлыкка килгән? (Табигатьнең бик матур урынында булганга затлы тукыма – атласка тиң дип кушканнар.)
  • Мөслимнән чыккан шагыйрь Зөлфәт кайчан туган? (1947 елның 3 гыйнварында)
  •  Районыбыздагы  керәшен татарлары  фольклор ансамбле ничек атала?     (Усыкай буйлары)
  •  Европадагы иң зур һәм көчле кошларның берсе булган бу матур кош бик борынгы заманнардан матурлык һәм мәхәббәт, сафлык һәм нәфислек символы булып йөри. Ул суда тавышсыз һәм җиңел йөзә, кеше кермәстәй куе камышлыкта оя ясый. Мөслим, Торыш, Тат. Бүләр, Баек, Катмыш тирәсендә очрый. Бу нинди кош? (Аккош)
  • Бөтендөнья сәламәтлек саклауу көнен кайчан билгеләп үтәләр? (7 апрельдә)
  •  Район үзәгендәге парк, сквер, ял итү урыннарын әйтегез. (Пушкин скверы, Пушкин урамы, Җиңү паркы, Курай паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зонасы)

Уеныбызның I туры тәмам. Аңа нәтиҗә ясау өчен сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирәбез. Рәхим итегез.

Музыкаль тәнәфес. (Мөслим турында шигырь)

II тур

Укытучы. Уеныбызның II туры видеосораулардан тора. Аларны сезгә районыбызның күренекле кешеләре, оешма җитәкчеләре әзерләде.  Һәр командага бишәр видеосорау биреләчәк. Командалар аларга чиратлап җавап бирә. Әзерләнү, команда әгъзалары белән үзара киңәшләшү өчен 20 секунд вакыт бирелә. Әгәр команда үз соравына җавап бирә алмаса, бу хокук көндәш командага бирелә. Биш сорауга да җавап биргәннән соң, командаларның очколары тигез булса, жюрдагылар сораулар бирәчәк. Шулай итеп, финалга чыгу хокукы өчен көрәшне башлыйбыз.

Видеосорауларга җавап бирү.   

Уеныбызның II туры тәмам. Аңа нәтиҗә ясау өчен сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирәбез. Рәхим итегез.

Финал туры

Укытучы. Һәр команда бер минут эчендә бирелгән сорауларга тиз һәм дөрес җавап биреп, күбрәк очко тупларга тырыша. Җыелган очколар саны буенча җиңүче команда билгеләнәчәк.

Блиц-сораулар

Мөслим сүзе гарәпчә нәрсәне аңлата? (Әдәпле, тәрбияле, итагатьле)

Мөслим районының чиктәш районнары. (Азнакай, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Башкортстанның Бакалы районнары)

Район үзәге Казаннан ничә км ераклыкта ? (319 км)

Районыбыз ничәнче елда оешкан? (1930ның 10 октябрендә)

Районыбыз яңалыкларын чагылдыручы «Авыл утлары» газетасы кайсы көннәрдә чыга? (Чәршәмбе, җомга көннәрендә)                                     

Ыкның кайсы яры биегрәк? (Уң ягы)

Ык кайсы елгага коя ? (Кама Чулманга)

Ыкның гомуми озынлыгы күпме? (598 км)

Ыкның Мөслим җиренә туры килгән озынлыгы күпме? (48 км)

Ык күперенең гомуми озынлыгы күпме? (222 м)

Ык күпере кайчан кулланылышка тапшырылган? (1970 елның 22 августында)                                                                                                                                                                

«Мөслим төбәге» китабының авторы. (Ә.Әхмәтгалиев)

Мөслимнең бакыр сәнәгате үзәге булган авылның исемен әйтегез.   (Ольгино)

Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе (Демидов Рафаэль Тимофеевич)

1968 елда озынлыгы 200 м дан да ким булмаган нинди проект эшләнелә?  (Ык аркылы күпер проекты)                 

Районыбызда нинди файдалы казылмалар чыгарыла? (Ком, таш, известь, нефть)                                      

Райондагы җаваплылыгы чикләнгән «Агромастер» җәмгыятенең җитәкчесе кем? (Исламов Илгиз Зәки улы)

Мөслим районы территориясендә саклана торган  нинди тыюлыклар бар ? (Нарат асты авылында нарат урманы)

2016 елдан районда ат комплексы эшли. Аның исемен әйтегез. («Аргамак»)

Районда нинди милләт халыклары яши? (Татарлар, руслар, марилар)

Мөслим җирле телевидениесе беренче тапкыр кайчан эфирга чыкты? (2000 елның 8 мартында)

Район яңалыкларын яктыртучы «Авыл утлары» газетасы ничәнче елда чыга башлый? (1931 елдан)

Мөҗәһит Әхмәтҗановның балалар өчен басылып чыккан соңгы китабы ничек дип атала? («Тапкырлар тапмый калмас») 

Фоат Садриевның туган көне һәм авылы. (1941елның 10 марты. Олы Чакмак авылы)

Мөслим  районының мәйданы. (1466,2 кв.км)

Мөслим районы территориясенә туры килүче урман хуҗалыкларының исемнәрен әйтегез. (Мөслим һәм Яңа Усы урман хуҗалыклары)

Мөслим районының географик урыны. (Татарстанның көнчыгышы, тигезлекле калкулыкта, урман-дала зонасы)

Район үзәгендә ничә мәчет бар? (Өч мәчет)

Безнең якның нинди чәчәге бөҗәкләргә яңгырдан саклану өчен уңай? (Кыңгырау чәчәге)                                                                                                                       

Безнең яктагы нинди агачның үзагачы бик нык, каты, череми? (Карагай)

Мөслим районы башлыгы, район советы рәисе. (Муллин Рамил Хәмзә улы)

«Мөслим төбәге» китабы ничәнче елда чыккан ? (2003 елда)

Ыкның иң зур кушылдыгы нинди елга? (Мәллә елгасы – сул кушылдыгы)

(Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра, бүләкләү. Җиңүчеләрне котлап, кызлар вокаль ансамбле башкаруында «Мөслимем» җыры.)

Укытучы. Шуның белән «Мөслимем – гүзәл җирем» дигән брейн3ринг интеллектуаль уены ахырына якынлашты. Уенда катнашкан барлык укучыларга, җанатарларга, гадел жюри әгъзаларына зур рәхмәт. Уенчыларыбыз үзләренең районыбыз турында бик яхшы белүләрен исбат иттеләр, афәрин!