Мөгаллимлек хезмәтем – шатлык чыганагы

 № 181

Эльмира ГАЗИЗОВА,

Арчадагы 6 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тумышым белән укытучылар гаиләсеннән мин. Әтием – Миңлебаев Илгиз Мәрдан улы гомеренең 41 елын математика һәм физика укытуга багышлаган мәгариф ветераны. Әнием – Миңлебаева Әлфинур Нургали кызы 36 ел буена балаларга географиядән  белем бирде. бүгенге көндә лаеклы ялда. Сеңлем – Габитова Илүсә Илгиз кызы инглиз һәм төрек теллләреннән укыта.

Үзем, 1987 елда Арчадагы 2 нче урта мәктәпне тәмамлап, Арча педагогика училищесына башлангыч сыйныфларында белем бирү белгечлеге буенча укырга кердем. Аны 1991 елда тәмамладым һәм «Башлангыч сыйныф укытучысы, тәрбияче» квалификациясенә ия булдым.

1991 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына «Филология: татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча укырга кердем. 1997 лда бу югары һөнәри уку йортын тәмамладым.

Хезмәт юлын 1992 нче елдан Казандагы 79 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башладым. Аннары тормышка чыккач

1994 нче елда Газизов Илдар Гайнан улына тормышка чыктым һәм хезмәт юлымны Арчадагы 2 нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак дәвам иттердем. Аннары Арчадагы 5 нче гимназиягә эшкә күчтем.

2018 елдан Арчадагы 6 нчы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Кечкенәдән укытучы булу теләге белән яндым. Балачактагы иң яраткан уеным да курчакларыма үземчә сабак бирү, аларны укучы итеп, «дәрес» тыңлату иде. Укытучыларның белемле, тәрбияле, чиста-пөхтә, хөрмәтле һөнәр ияләре булуы сокландырды, үзенә тартты. Мин үземдә дә шундый сыйфатларны булдырырга тырыштым. Укытучы өчен иң беренче шарт – белемле, әхлаклы, тәрбияле шәхес һәм үзе дә шәкертләр үстерердәй, аларга юл күрсәтә алырдай остаз булу.

Сәләтсез бала була алмый, сәләтне вакытында үстерә белергә генә кирәк. Мәктәбебез укучыларының барысы да бик сәләтле. Кайберәүләре спорт буенча, берише иҗат юнәлешендә, төрле фәннәр, телләр өйрәнү, нәфис сүз сөйләү һәм башка юнәлешләрдә сәләткә ия. Барысы да булмаса да, уңышның күп өлеше укытучының укучыда булган сәләт мөмкинлекләрен ачыклаудан тора. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Һәр кешенең тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән искә ала торган укытучылары бар. Укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана.

Шәхсән, гомер юлымда очраган бөтен укытучыларым да йөрәгемдә аерым бер якты хатирә булып саклана. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган, гомер буена укытучы булып эшләгән әти-әнием – якты дөньяга килгән көнемнән үк иң гадел, иң кадерле укытучыларым. Алар үрнәгендә үстем, яраткан һөнәремне сайладым. Әти-әниемнең бернәрсә белән дә алыштыргысыз акыллы киңәшләре миңа әле дә бик кирәк. Алар сүзе – минем өчен бар нәрсәдән дә өстен канун.

Әтиемнең әнисе, дәү әнием Зәйтүнә, һөнәре буенча укытучы булмаса да, тормыш мәктәбен яхшы гына аңлатып калдырган укытучым булды дип әйтә алам. Аның әйтеп калдырган һәр сүзе күңелемдә әле дә саклана.

Бәхетемә каршы, тормышымда бары яхшы укытучылар гына очрады. Хәреф таныткан беренче укытучым Фагыйлә Бәдриева, сыйныф җитәкчеләрем – Энҗе Хисамиева, Гөлчәчәк Мифтахова, Флера Гафиятуллина, математиканы башка фәннәрдән өстен күргән мине татар теле укытучысы һөнәренә гашыйк итә алган Мөнирә Исхакова. Университет йолдызлары булган, татарлар яшәгән һәр төбәктә яхшы таныш, бөтен дөньяга фәнни хезмәтләре таралган галим укытучыларым – Флера Сафиуллина, Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Җәмил Зәйнуллин, Диләрә Тумашева, Фәһимә Хисамова. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Укытучының уңышлары гаиләсеннән дә тора. Ирем Илдар – һөнәри эшчәнлегемдә иң зур таянычым, киңәшчем, ярдәмчем. Ул һөнәре буенча уку-укыту өлкәсендә эшләмәсә дә, бүгенге кызу тизлектә үзгәреп торган дөньяны аңларга, фән-техника казанышларын үзләштерергә, алдагы көндә булачак дәресләремә әзерләнергә булышучым да, төрле конкурс, конференцияләргә, олимпиадага йөртүчем дә. Улыбыз Инсаф та әтисе белән мине һәркөн сөендереп тора. Һөнәре буенча медицина юнәлешен сайласа да, булачак табибларга белем бирә.

Мәгариф өлкәсендә 28 ел эшләү дәверемдә бик күп укучыларга белем бирдем. Алар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар да шактый. Ә менә укучыларым – Гөлназ Ибраһимова, Энҗе Гыйззәтова, Илмир Шакиров белән бүгенге көндә бер мәктәптә эшләү тагын да күңелле. Аларның уңышлы эшләрен күрү – үзе бер бәхет.

Һәр баланың үзенең эчке дөньясы, халәте… Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Дәрес уңышлы узсын өчен мин сыйныфта уңай психологик халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.

Һәр бала үзенчә сәләтле, шуңа күрә укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча эш итәм. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, баланың үз- үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.

«Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр»,дип әйткән күренекле язучыбыз Галимҗан Ибраһимов. Бу сүзләр – минем өчен тормыш девизы.

Бүгенге укучыларым да –  бик сәләтле балалар.

Камилә Мостафина – Россия Федерациясе халыклары телләрендә фәнни-гамәли конференция һәм укучыларның укуларында призёр, IV Мөхәммәт Мәһдиев укуларында 2 нче дәрәҗә диплом иясе, «Тарих эзләреннән» районара эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесендә шулай ук 2 нче дәрәҗә диплом иясе, «Казан утлары» журналы оештырган «Хәзинә« конкурсының «Поэзия» номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом иясе, «Коррупциягә ЮК дип әйтик» дигән республикакүләм эсселар конкурсында җиңүче, Г.Ахунов премиясе лауреаты,  татар теле  һәм татар әдәбияты буенча 9, 10, 11 нче сыйныфларда призер һәм җиңүче, «Мин гаиләмне яратам», «Әниемнең җылы кочагы» районкүләм сочинениеләр конкурсы җиңүчесе. 2017, 2018 елларда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреаты, 2021 елда әлеге «Илһам» бәйгесе һәм VIII халыкара олимпиада җиңүчесе.

Хезмәтем – мәңге картаймас шатлык чыганагы. Укытучы һөнәре ул – җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурлары кебек. Мәктәп еллары сизелмичә үтә дә китә, әмма күңелдә укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала.