«Мирас угы» Казаныбыз белән таныштыра

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм эшчәнлеге буенча квест-уен)

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА, Илмира ГАНИЕВА,

Казандагы 132 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

 

Максат Татар халкының мәдәни һәм тарихи мирасын, кыйммәтләрен, йола, гореф-гадәтләрен һәм тел матурлыгын балалар күңеленә җиткезү, аны сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәтү.
Бурычлар

 

Белем бирүдә:

– Игътибарлылыкны, уйлау эшчәнлеген, хәтер тизлеген арттыру.

– Биремнәрне ирекле, уйлап башкару эшчәнлеген оештыру.

Тәрбияви: 

– татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү;

– бердәм эшләү күнекмәләрен булдыру.

Үстерелешле:

бердәмлек, осталык, традицияләр, максатчанлык, мирас кебек яңа сүзләрне балаларның хәтерләрендә калдырырга ярдәм итү;

– балаларның сөйләм телен баетуны дәвам иттерү.

Җиһазлау

 

Телевизор, видеохат, аудиохат, биремнәр белән биш өстәл, “Кәрия-Зәкәрия” уенлы җыр, мольберт.
Күрсәтмә материал

 

Сөембикә манарасы рәсеме, орнаментлы тәлинкә үрнәге, трафаретлар, “Рәсем галереясы” интерактив уены, кечкенә сандык, ук.
Таратма материал Тартмалар, орнамент үрнәкләре, пазл өлешләре, яшел һәм кызыл төстәге буяулар, һәр балага маныр өчен ясалган таякчыклар, тәлинкәләр, кул сөртергә чүпрәкләр.
Алдан әзерләнгән эш Сөембикә манарасы өлешләп ак балчыктан әзерләнде. Ук 4 өлештән фанерадан ясалды, орнамент өлге рәсем белән бизәлде. Тәлинкәгә татар орнаменты төшерелде һәм манчыклар, трафаретлар эшләнде. Ак Бүре видео- һәм аудиохаты яздырылды. “Рәсем галереясы” интерактив уены уйлап табылды. “Кәрия-Зәкәрия” көенә тизлекле такмаклар яздырылды. Бүләккә Ак Бүре брелоклары ясатылды.
Балалар белән алдан башкарылган эш Балалар белән язучыларыбыз әсәрләре буенча бер кат белемнәрен барлау.
Методлар, методик күрсәтмәләр Күрсәтмә-гамәли, уен, сүзле һәм җанлы аралашу. Балалар бердәм командада һәм индивидуль эшләргә, бер-берләренә ярдәм итәргә, уйларга, киңәшләшергә өйрәнәләр. Моның өчен педагог тарафыннан балаларга дөрес юнәлеш бирү шарт, ә билгеле кысаларга кермәскә.
Сүзлек эшчәнлеге Балалар белән түбәндәге сүз тезелмәләрен ныгыту: бердәмлек, осталык, традицияләр, максатчанлык, мирас.

 

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Хәерле көн, кунаклар! Бүгенге танышу истәлекле һәм моңлы үтсен. Җырлап танышыйк, дусларым!

Йокыдан уянуга мин

Беләм нишләргә кирәк:

Йөгерәм ямьле бакчама,

Хәерле көннәр теләп!

Хәерле көннәр, балалар!

Хәлләрегез ничек? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Балалар, безгә кемдер шалтырата. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк.

Телевизорда Ак Бүредән видеохәбәр тыңлау:

“Мин – Ак Бүре. Бу – минем бабам. Без бабам белән татар телен, мирасны һәм традицияләребезне саклыйбыз. Балалар, бабай безгә ук бүләк итәргә тели. Ул ук гадәти түгел, ә тылсымлы. Аңа лаек булыр өчен биремнәр үтәргә кирәк. Һәр бирем өчен укның бер кисәге – символ биреләчәк. Балалар, дуслык һәм бердәмлек белән без көчле! Очрашканга кадәр, дусларым!”

Тәрбияче. Балалар, безгә бүләккә лаек булыр өчен биремнәр үтәргә кирәк. Әйдәгез, бергә – алга!

Тәрбияче. Балалар, өстәл янына рәхим итик. Менә бирем (биремне укый): “Дусларым, беренче биремдә сез археологлар булачаксыз. Тартмаларда ком эченә Казаныбызның истәлекле урыны өлешләре яшеренгән. Аларны чистартып бергә җыярга һәм атаклы манараның исемен атарга кирәк”. Әйдәгез, эшкә керешик. (Балалар үз тартмаларыннан Сөембикә манарасының өлешләрен чистартып табалар һәм бергә төзиләр. Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Бу – атаклы Сөембикә манарасы. (Экранда күрсәтә.) Ул – Казаныбызның истәлекле урыны. Аның биеклеге 58 метрны тәшкил итә. Афәрин, балалар, сез бергә Сөембикә манарасын җыйдыгыз һәм укның беренче бердәмлек билгесен кабул итеп алыгыз.

Тартмадан укның бер өлешен – билгесен алып аерым өстәлгә җыя башлыйбыз.

Тәрбияче. Балалар, биредә безне икенче бирем көтә. “Икенче биремне башкарыр өчен “Чүлмәкчеләр остаханәсе”нә рәхим итегез. Сезгә, әзер үрнәккә карап, татар орнаментын – лалә чәчәкне тәлинкә өслегенә буяулар ярдәмендә ясап куярга кирәк”.  Әйдәгез әле, балалар, үз осталыкларыгызны күрсәтегез. (Рәсем эшчәнлеге башкарыла. Балалар алдына лалә чәчәге ясалган үрнәк тәлинкә куела. Алар үз тәлинкәләрен трафарет манчыклар белән манып, буяулар белән бизиләр.)

Тәрбияче. Балалар, сез эшне чын осталарча башакарып чыктыгыз. Тырыш хезмәтегез өчен осталык билгесен – укның икенче өлешен лаеклы аласыз. (Укның икенче билгесе җыела.)

Тәрбияче. Өченче бирем: “Кәрия-Зәкәри” көенә уйнап биеп, күңел ач!” Эш беткә, уйнарга ярый. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк.

Бу – бик яхшы пешекче,

Бу – бик яхшы пешекче.

Аның камыры юка,

Аннан үрнәк алыгыз.

(Камыр җәюне күрсәтү.)

Ул – бик яхшы эрләүче,

Ул бик яхшы эрләүче.

Аның җепләре тигез,

Аннан үрнәк алыгыз.

(Җеп эрләүне күрсәтү.)

Бу – бик оста көтүче,

Бу – бик оста көтүче.

Аның аягы җитез,

Аннан үрнәк алыгыз.

(Йөгерүне күрсәтү.)

Бу – бик яхшы тегүче,

Бу – бик яхшы тегүче.

Оекбашлары җылы,

Аннан үрнәк алгыз!

(Тегүне күрсәтү.)

Бу – бик оста биюче,

Бу – бик оста биюче.

Аның биюе дәртле,

Аннан үрнәк алыгыз!

(Биюне күрсәтү.)

Тәрбияче. Балалар, безнең әби-бабаларыбыз эшләп алгач, күңел ача торган булганнар. Традицияләр билгесен лаеклы кабул итегез. Сез тылсымлы укның өченче өлешен җыйдыгыз. Искиткеч! (Укның өченче билгесе җыела.)

Тәрбияче. Дүртенче бирем: “Интерактив уенда акыл көчен сынарга!” Балалар, карагыз әле, сезнең алда “Рәсемнәр галереясы” интерактив уены. Уенда татар халык язучыларының әсәрләре буенча нәрсәнең артык булуын билгеләргә кирәк. (Уенда татар халкының халык язучылары Габдулла Тукай һәм Абдулла Алишның билгеле әсәрләре бирелә. Һәр әкият сюжетында нәрсә артык булуын рәсемгә карап билгелиләр.) Афәрин, балалар, белемнәрегез нык булуын расладыгыз, сез лаеклы дүртенче билгене – максатчанлыкны аласыз. Менә бар билгеләр җыелып бетте. Безнең кулда татар телен һәм традицияләрен саклаучы борынгы тылсымлы ук, балалар!

(Барлык биремнәр үтәлеп беткәч, Ак Бүредән аудиоязма ишетелә.)

“Дусларым, афәрин! Сез – булдырдыгыз! Бергәлектә Татар халкының милли мирасын – борынгы укны җыйдыгыз. Сез татар милләтенең горур дәвамчылары һәм сакчылары. Сезнең кулда – Татарстанның киләчәге! Дусларым, без бабам белән шатланып сезгә укны тапшырабыз һәм рәхмәт йөзеннән бүләкләребезне җиткезәбез. Саубулыгыз, балалар!”

(Балаларга Ак бүре рәсеме төшерелгән брелоклар өләшенелә.)

Тәрбияче. Балалар, сез бар биремнәрне бердәм, максатчан, сизгер һәм бик җитез башкардыгыз! Афәрин! Татарстанда яшәүче бар халыклар үзләренең тизлек һәм чыдамлыклары, сизгер һәм нык булулары, традицияләрне белеп, осталыкларын күрсәтүләре һәм бердәм булулары белән аерылып тора. Дусларым, сезгә  квест-уен эшчәнлеге ошадымы? Нәрсә белән истә калды? Кичерешләрегез белән бүлешегез, рәхим итеп, балалар? (Балаларның җавапларын тыңлау.) Балалар, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Кадерле жюри, безнең “Мирас угы” квест уены эшчәнлеге тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!