Минем уңышларым

№ 96

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәге рус балалаларын татар теленә өйрәтү буенча йомгаклау шөгыле)

Мәйсәрә САБИРОВА,

Түбән Кама шәһәре 28 нче балалар бакчасының

 татар теле тәрбиячесе

“Минем уңышларым” йомгаклау шөгыле конспекты “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча белем алучы 6-7 яшьлек рус телле балаларның татар телендә аралашу эшчәнлекләренең эчтәлеген чагылдыра һәм телне үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләргә ярдәм итә.

Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: “Иҗтимагый-коммуникатив үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”

Эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Максат: Балаларның сөйләмен көнкүрешкә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүзләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү, сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү.

Бурычлар:

1. Белем бирү: өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.

2. Үстерү: сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Тәрбияви: сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү, уеннарда катнашу теләге тудыру.

Эшчәнлекнең методик алымнары һәм формалары:

1. Сүзле һәм ситуатив күнегүләр (рус телле балаларга ситуацияләрне рус телендә аңлатырга, чөнки алар өчен татар теле чит тел буларак өйрәтелә): “Танышу”, “Телефоннан сөйләшү”

2. “Портфельдә нәрсә бар?”, “Пиктограммалар уку”,“Сөйләмгә туры килгән рәсемне тап” электрон уеннары

3. Физминутка “Командир”

4. “Рәсем турында сөйлә!”

5. Рефлексия

Җиһазлар һәм кулланылган материаллар: төрле төстәге магнитлар, УМК рәсемнәре, пиктограммалар, магнитлы такта, белемне бәяләү өчен кулланыла торган “агачлар”, слайдлар, мультимедия-проектор,  экран, электрон дидактик уеннар, уенчык телефоннар, матур тартма – шкатулка.

Алдан эшләнелгән эш:

Тәрбияче: күрсәтмә әсбапларны әзерләү, шөгыль конспекты төзү, презентация, электрон уеннар әзерләү;

Балалар: рәсемнәр карау, төрле характердагы уеннар  уйнау.

Шөгыль барышы

Балалар керәләр, ярымтүгәрәк булып басалар.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар.  Исәнмесез, Мәйсәрә Ибрагимовна!

Тәрбияче. Хәлләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?

Тәрбияче. Әйбәт, рәхмәт! Посмотрите, ребята, что это?  — бу нәрсә?

Балалар.  Шкатулка.

Тәрбияче. Шкатулка нинди?

Балалар. Шкатулка матур, чиста, әйбәт.

Тәрбияче. Сева, открой пожалуйста, что там? Шкатулкада нәрсә бар? (Дети должны назвать предметы, находящиеся в шкатулке: төрле төстәге магнитлар, ноутбук рәсеме, достать магниты разных цветов, каждый цвет имеет свое задание, которое отображается на экране)

Тәрбияче. Давайте, ребята, поиграем.

1. Ситуатив күнегү “Танышу” – кызыл түгәрәкләр (слайд №1)(отвечают дети, у кого красные магниты)

Нужно познакомиться, спросить: “Как дела, Ты кто? Ты какая (-ой)?”

— Исәнме! (Исәнме!)

— Хәлләр ничек? (Әйбәт, рәхмәт! Хәлләр ничек?)

— Әйбәт, рәхмәт! Мин – Катя, син кем? (Мин — Сева)

— Сева, син нинди малай? (Мин зур, матур, чиста, әйбәт малай)

— Катя, син нинди кыз? (Мин зур, матур, чиста, әйбәт кыз)

2. Ситуатив күнегү “Разговор по телефону” – сары түгәрәкләр (слайд №2)(отвечают дети, у кого желтые магниты)

Нужно позвонить и спросить друг у друга: Добрый день!Как дела? Сколько тебе лет? Что ты делаешь? Ты куда идешь?

Исәнме, Ульяна! (Исәнме, Данил)

— Хәерле көн, Ульяна (Хәерле көн, Данил)

-Хәлләр ничек? (Әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?)

— Әйбәт, рәхмәт. Данил, сиңа ничә  яшь? (Миңа җиде яшь. Ульяна, сиңа ничә яшь?)

— Миңа җиде яшь. Син нишлисең? (Мин алма ашыйм.)

— Нинди алма? (Тәмле алма. Син нишлисең?)

— Мин туп уйныйм. (Туп нинди?)

— Туп матур, кызыл, зур. Син кая барасың? (Мин театрга барам. Син кая барасың?)

— Мин кафега барам. Сау бул, Данил. (Сау бул, Ульяна)

3.“Портфельдә нәрсә бар?” электрон уены – яшел түгәрәк (слайд №3-7)(отвечают дети, у кого зеленые магниты. Дети играют в электронную игру. Один ребенок задает вопрос, другой отвечает: Портфельдә нәрсә бар? Портфельдә дәфтәр бар. И так далее)

4. Физминутка “Командир”. ( Дети друг-другу дают команду : аша, эч, утыр, бас, сикер, уйна, йөгер, ю,йокла.

— Матвей, утыр! (Утыра.)Матвей, сикер! (Сикерә))

5. “Пиктограммалар уку” – зәңгәр түгәрәк (слайд № 8-13) (отвечают дети, у кого синие магниты)

— Бу кем? (Бу – бабай, әби, әти, әни, малай, кыз )

— Бабай нинди? (Бабай, әби, әти, әни, малай, кыз —  матур, зур, чиста, әйбәт)

— Бабай нишли? (Бабай, әби, әти, әни, малай, кыз —  утыра, ашый, эчә, йоклый)

6. “Рәсем буенча сөйләү” – ак түгәрәк. (слайд № 14)(отвечают дети, у кого  белые  магниты. Ребенок берет картину и составляет рассказ, отвечая на вопросы: Кто это? Какой (-ая, -ое) он (она)? Что делает?

Бу  — аю. Аю зур, матур, чиста. Аю  караватта йоклый)

7. Электронная игра “Найди соответствующую картину” — “Сөйләмгә туры килгән рәсемне тап!” – кара түгәрәк (слайд №15 , игра -презентация)(отвечают дети, у кого черные магниты. Дети слушают аудио-записи и находят соответствующую картину)

Тәрбияче. Ребята, вы сегодня все молодцы. Справились со всеми заданиями. Похвалим, полюбим себя.

Балалар. Мин — матур, мин — әйбәт, мин – зур.

Тәрбияче. Но вы уже большие, можете оценить  себя сами. Как вы сегодня отвечали, хорошо или очень хорошо?  Будем украшать наши деревья. (Дети оценивают себя, прикрепляя красные яблоки на деревья)

Тәрбияче. Что вам больше всего понравилось делать?Кому вы об этом расскажете?(Ответы детей)

Тәрбияче. Саубулыгыз, балалар!

Балалар. Сау булыгыз!