Минем тормышымда – укытучы

№ 145

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА,

Арча  районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация ктегорияле биология укытучысы

Соңгы вакытта никтер күңелем риваятьләргә тартыла. Ниндидер төпле фикерләр, акылга өстәмәләр ясыйсы килә. Араларында берсе бөтенләе белән күңелемне бөтереп алды һәм  ул мине шактый тирән уйларга салды.

Җир йөзенә булачак укытучы тугач, аның бишеге янына өч фәрештә төшә.

Беренчесе әйтә: «Син мәңге яшь булачаксың, чөнки синең белән һәрвакыт балалар булачак…».

Каршылыклы фикер. Уйланырга урын бар. Сүзсез, мин балалар дөньясында кайныйм. Аларча фикерлим, алар белән яшим. Бик кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә  ул балалар дөньясы… Күңелле  вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы сабыйлар казанында кайнап, хезмәт  юлым үзенә шактый еллар өстәде.

Сайлаган һөнәремнең хуҗасы – күпкырлы талант иясе, күркәм холыклы, рухи яктан чиксез бай булырга тиеш. Мин шуны торган саен күбрәк аңлыйм кебек. Укытучы! Галим дә син, җырчы, рәссам һәм тылсымчы, сәяхәтче вә сынчы, һәм шул вакытта үзең дә гомер буе укучы.

Һәр балага җан җылысын тигез бирү мөмкинме соң?

Әгәр дә мин укучыларымның һәрберсен яратып, аларны аңлап, күңелле сорауларына тапкыр җаваплар, язма эшләренә дөрес билгеләр, алар белән һәр чарага матур өлгеләр әзерләп, гөрләп эшләп барам икән, димәк, мин дөрес юлда.

«Чит кеше балаларын яратып буламы?» – дияр кайберәүләр. Беренче карашка, бәлки, булмыйдыр да кебек, ә менә үз укучыларыңны һәрвакыт күрәсе килү, аларның күңелләрен күтәрү, тынычландыру, йөрәкләренә җылылык, матурлык саласы килү – боларны ярату дими, ни дисең?! Әти-әниләренә караганда минем янымда озаграк вакытын үткәргән бала ничек чит булсын, ди? Баланы ярату – аның күңеленә юл салучы бердәнбер игелекле көч ул!

Хәтеремдә мәктәп еллары турындагы хатирәләр яңара… Укытучым Гөлнәзирә апа эчкерсез, чиста күңелле сабыйларга тәүге белемнәр белән бергә үзенең назын, җан җылысын, мәхәббәтен дә бирде. Беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып, ул безне яманнан яхшыны аерырга, фикерләргә, үзара ярдәмләшеп яшәргә өйрәтте. Без, нәни 13 бала, беренче укытучыбыз кебек итеп көләргә, атларга, сөйләшергә тырыша идек. Аның сыйфатлары, килеш-килбәте – безгә өлге. Кечкенәләр укытучының гамәлләрен киптергеч кебек сеңдерә баралар. Укытучы һәрвакытта яхшы үрнәк кенә күрсәтергә тиеш. Ул гомере буе керсез күңелле сабыйлар алдында басып тора.

Югыйсә, әле иде, әле генә иде… Зифа буй, куе, кара дулкын чәчләр…

Уйларымны Энҗе Мөэминованың  шигырь юллары дәвам итә кебек:

Яз башында яшем җитсә унсигезгә,

Көз керүгә, кабат төшәм мин сигезгә…

Көн саен мең сорау яуган тирәлек, җавап эзләп йөгергән фикерләр, тезелеп киткән чиксез эшләр, өелеп торган дәфтәр-китаплар һәм тагын әллә ниләр…

Чү! Миңа ни булды? Сез минем тавышымда үкенү, зарлану тойдыгыз түгелме? Һич юк. Күңелемдәге яшьлек, йөрәгемдәге тынгысызлык, холкымдагы намус һәм тырышлык белән саф күңелле сабыйлар янәшәсендә атлавымны дәвам итәргә язсын. Яшь дусларымның күңелләрен күреп, шатландырып, ихласлыкларын сүндермичә, иҗади сәләтләрен үстереп, шәхес буларак камилләштерү юлында эшләргә дә  эшләргә әле….

Икенче фәрештә әйтә: «Синең һәрвакыт күңелең саф, фикерләрең матур булачак. Чөнки син риясыз балалар күңеленә тәрбия орлыклары иңдерәчәксең…».

Тормыш кырыс. Бүген яшәү өчен көрәштә көчлеләр, әрсез, каты бәгырьле, үз максатларына ирешү өчен якыннарын да корбан итәргә әзер торучылар җиңеп чыга. Замана әти-әниләре баланы шулай тәрбияли… Минем укучым да кешелексез, карьера өчен генә тырышучы, җансыз курчак булып  үсмәсме? Бу сорауны мин үз-үземә еш бирәм. Интернет аша гына аралашкан, матур әдәбияттагы күркәм образларның кичерешләрен үз күңеле аша үткәрә белмәгән, гүзәллекне айфон, смартфон экраныннан гына күрергә күнеккән яшь буын үсеп килә. Бүгенге заман яшьләре.

…Бала тудыру йорты яныннан узып барам.  Нечкә генә тавыш белән яңа туган сабый елавы ишетелә. Туктап, уйга чумып тыңлап торам. Кызык, ничә сабый бүген дөньяга аваз салды икән? Бер-берегезгә ничек охшасагыз да, елау авазларыгыз төрлечә сезнең! Кемдер – кырыс холкын, кайсыгыздыр – нечкә күңелен, ә кемдер җитәкче булырга теләгәнен аңлатырга тырышып елый.

Әй, сабый! Тормыш дигән диңгезнең никадәр тирән, серле икәнен әлегә син белмисең. Кем булырсың, нинди йолдызлар кабызырсың? Кем генә булсаң да, нинди генә эшләр эшләсәң дә, син Кеше булып калырга тиеш! Үз юлыңны табу, максатыңа ирешү өчен күп сабырлык, үҗәтлек кирәк. Ялгызлыктан саклан. Син  бирешергә тиеш түгел, чөнки синең юлыңда авыр вакытта таянырдай, кирәк чакта киңәш бирердәй кешең бар. Нәкъ минем биология укытучым Нурия апам кебек.

Аның үрнәгендә бүген мин үзем – биология укытучысы. Фәнемне бик яратам. Табигатькә гашыйк итүче, туган җиребезне яратырга, аны саклаучы, яклаучы, илебез  патриотлары булырга өйрәтүче….

Биология укытучысы! Нинди соң мин? Балаларга кызыклы, мавыктыргыч дәрес бирүче, укучыларның күңелендә өмет чаткылары, күзләрендә бәхет нурлары сирпелдерүче, үз фәнен тирәнтен белүче, инновацион алымнар кулланып эшләүче, яңа заман белән бергә атларга тырышучы, әлбәттә, таләпчән. Ләкин мин – беренче чиратта, балаларга иң катлаулы, иң четерекле фән – «тормыш» дәресләре  бирүче.  Математика һәм география, биология һәм физика дәресләре тәмамлана, ә «тормыш» дәресләре – беркайчан!

«– Ни белән үлчәнә үткән гомер?

– Калган эзләр белән,

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән!» – дип язган Саҗидә Сөләйманова.

Әйе, беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак.

Өченче фәрештә әйтә: «Син үлемсез булачаксың, чөнки синең тормыш укучыларыңда дәвам итәчәк…».

Ирексездән күңелемдә тагын бер риваять яңара:

«…Чүл буйлап ике кеше бара икән. Алар үзара бәхәсләшеп китәләр, һәм берсе икенчесенең яңагына сугып җибәрә. «Дустым минем яңагыма сукты», – дип, иптәше комга язып куя . Юлларында елга күреп, су керергә булалар. Яңагына эләккәне бата башлый. Аны дусты коткарып  кала. «Мине бүген дустым коткарды», – дип, ташка уеп язып куя. «Син нишләп мин сукканны – комга, ә коткаруымны ташка яздың?» – дип сорый дусты. «Начарлыкны без комга языйк, чөнки аны җил очыртып алып китә. Ә яхшы гамәлләрне ташка уйыйк . Игелек, изгелек мәңгегә уелып калырга тиеш!»

Укытучы хезмәте дә – комга языла торган хезмәт түгел, ул, алда әйтелгәнчә, ташка язылган кебек, бала күңеленә уелып калырдай хезмәт.

Укучылар минем янәшәмдә,

Дәресләрдә – минем гомерем.

Әйе, син үлемсез булачаксың.

Яулый алсаң алар күңелен…

«Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр», – дип әйткән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Бу бурычны тормышка ашыру – безнең җилкәләргә салынган йөк. Укучы балалар синең тормышыңның дәвамчысы була икән, димәк, киләчәгең дә алар кулында.

Һәр укытучы үзе тәрбияләгән, белем орлыкларын иңдергән укучыларының тормыш юлы, хезмәтендәге уңышлары белән кызыксынып яши, зирәк, тәҗрибәле булулары белән горурлана, аларны күреп куана. Ару-талусыз хезмәтенең уңай нәтиҗәсе аны зур эшләргә рухландыра. Үзе очырткан карлыгачлардан килгән нәни генә сәлам җиле дә аны кабаттан үзгәртә, ә инде аларны бер ояда күреп очрашулар аны бөтенләй дә яшьлегенә алып кайта. Күпме хатирәләр, дулкынлану, чал чәчләр, маңгай сырлары, уйчан сокланулы карашлар…

Мәктәбемдә укыту миңа бик ошый. Һәр көнне балаларның елмаюлы йөзләрен күрү, уңышларына шатлану, алар тормышы белән кайнау яшәргә дәрт бирә, бергәләп аларның уңышларына сөенү миңа зур шатлык китерә, яңа биеклекләргә этәрә. Укучыларым фән олимпиадаларында белемнәрен сыный, тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, иҗат конкурсларында актив катнаша һәм зур уңышларга ирешә. Бүгенге көндә укучыларым район һәм республика киңлекләрен иңли, төрле аудиториядә чыгышлар ясый, җиңел аралаша һәм бер-бер артлы җиңүләр яулый, республика данын яклап, Мәскәүгә барырга җыеналар икән, димәк, үземнән соң якты эз калачак, дип уйлыйм. Фәрештәм, ә бит бу очракта да син хаклы…

Менә көтмәгәндә дүртенче фәрештә бишек янына төшә: «Тик син гомер буе дәфтәр тикшерәчәксең, эш сәгатеңнең чиге булмас, синең бөтен гамең мәктәп һәм бары тик мәктәп булачак, күңелең беркайчан да тыныч булмаячак. Соңга калганчы сайла!»

Сайла, сайла, сайла… Ә бит кайчандыр иң абруйлы саналган һөнәрнең дәрәҗәсе төшкән бүгенге заманда, чынлап та, уйланырга җирлек бар.

Төннәр буе бетмәс-төкәнмәс отчетлар тутыручы, замана әти-әниләре белән уртак тел табарга тырышучы, виртуаль дөньяга кереп чумган балаларны риясыз тормыш белән кызыксындырырга әзер булучы, минем эшемне дәвам итәрдәй яшьләр булырмы икән?

Сораулар, сораулар… Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрә. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы шушы язмышыма  барып тоташа. Уемда да, телемдә  дә гел укучылар, балалар…

Бәхетемә, һөнәремнең барлык нечкәлекләрен аңлаучы таянычым: яраткан тормыш иптәшем, ике кызым – өмет йолдызларым, төпле киңәшләре белән күңелемне җылытучы әти-әниләрем бар. Фәрештәм, мин дөрес юлда!

Ярый әле син фәрештә соңга калып төштең,

Язмышымны инде мин «яздым».

«Укытучы» дигән олуг сүзне

Тормышымның мәгънәсенә салдым.