Минем остазым

Гөлназ СӘГЫЙТОВА,

Арчадагы 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Укытучы һәм тәрбияче – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләр. Бу һөнәрләрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле, киң күңелле булырга тиеш.

Кечкенәдән үземнең тормышымны балаалар белән бәйлисем килде минем. Бала чакта курчаклар тезеп дәрес уздыру, аларны санарга-укырга өйрәтү – күп кыз баланың яратып уйнаган уеныдыр, мөгаен. Мин дә андый уеннарны уйнарга яратып үстем.

Иң беренче остазым һәм юл күрсәтүчем әнием – Дәүләтгәрәева Мөхлисә Әхмәдулла кызы. Ул күп еллар Теләче районы Олы Нырсы авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Хәзерге көндә инде лаеклы ялда. Әнием кебек акыллы, белемле, балаларны эчкерсез яратучы, үз эшенең белгече булу теләге минем педагогик институтка керүемнең сәбәбе булды. Институтны тәмамлап, үземнең укыган мәктәбемдә белем бирә башладым. Ләкин язмыш мине Арча шәһәренә алып китте. Ул минем язмышымны – балалар бакчасы, ә мине тәрбияче һөнәре белән бәйләде.

Бакчадагы остазым Гыльметдинова Әлфинур Габдуллаҗан кызы искиткеч гүзәл кеше булып чыкты. Ул бу бакчага бар гомерен багышлаган. 1986 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлап, бирегә килгән һәм шул вакыттан бирле биредә хезмәт итә. Табигате буенча Әлфинур Габдуллаҗан кызы – тыныч, сабыр, итагатьле, белемле һәм бик тәрбияле ханым. Ул мине шөгыльләрне дөрес оештырырга, һәр балага индивидуаль якын килергә, балаларның теләкләрен исәпкә алырга өйрәтте.

Эш башлап җибәргәндә җиңел булмады. Аеруча мәктәптән соң балалар бакчасына кереп китү. Ләкин остазым мине ярдәменнән беркайчан да ташламады. Шөгыльләрдән соң уеннар оештырырга, әңгәмәләр үткәрергә, йокыдан соңгы гимнастика, профилактик чаралар, бәйрәмнәр уздырырга да өйрәтте.Татар телен, татар халык уеннарын, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен дә күп көч куя ул Әлфинур Габдуллаҗан кызы.

Тәрбиче үз гомерендә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән сихри дөньяга ишек ача. Ул белем генә түгел, ә балаларга тәрбия бирә, аларның күңелен иң яхшы сыйфатлар белән бизәргә тырыша. Тәрбиче һөнәре искиткеч җаваплы. Аның алдында саф, һәркайсы да үзенчәлекле  бала күңелле.  Һәм менә шушы баланы, тәрбияче, сак кына һәрьяклап ачарга, үстерергә, яхшы якка үзгәртергә тырыша. Ул һәр балага иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итә, баланы үз көченә ышанырга өйрәтә, шәхес булып формалашырга ярдәм итә. Ә һәр баланың үз дөньясы…Ә ул дөньяны җимерергә ярамый.

Мин ничек эшлим? Мин тәрбияләгән балалар ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын? Халкымның киләчәге алдында кызарырлык булмасмы?  Балалар тормышта үз юлларын таба алырлармы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң? Уйлар, уйлар… Гомер еллары арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән…

Без үзебезнең бакчада шөгыльләрне һәр балага кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырабыз. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашыбыз – ул мәгълүмати- коммуникацион технологияләр. Балалар бик теләп, кызыгып презентацияләр карыйлар, интерактив тактада эшлиләр, уеннар уйныйлар. Балалар  өчен уен-шөгыль, төркемнәрдә эшләү, шөгыль-экскурсия, шөгыль-КВН, шөгыль-сәяхәт һ.б. үткәрәбез.

Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур икәнен дә онытмыйбыз. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, эшебездә төрле уеннар кулланабыз һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәбез.

Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә.

2007 елда, егерме сигез яшемдә бакчага килеп кергәнән бирле, Әлфинур Габдуллаҗан кызы белән без янәшә төркемнәрдә эшлибез. Бу елда инде минем үземә дә остаз-тәрбияче булырга туры килде: минем яныма эшләргә Арча педагогия көллиятен тәмамлаган яшь белгеч килде. Ләкин ни генә булмасын, мин әле дә киңәшләр сорарга үземнең остазым Әлфинур Габдуллаҗан кызы янына керәм. Аның туры сүзе, акыллы киңәшләре, мактау сүзләре эшләргә көч-куәт, илһам бирә миңа.

Бүгенге көндә мин бик бәхетле кеше: яраткан эшем, тәрбияләнүче балаларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы Әнием исән-сау.

Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым балалар күңелен җылытып торса иде… Һәр тәрбияченең хыялы – үзеннән дә яхшырак, күбрәк белгән, тормыш җилләренә бирешмәслек нык,  кабатланмас балалар тәрбияләү. Шулай булганда киләчәк өметле булачак. Моның өчен көчле рух, бетмәс-төкәнмәс сабырлык юлдаш була күрсен!

Гомеремне бу юлдан сайлавыма сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була.