Минем хокукларым

№ 111

(Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп төзелгән Парламент дәресе)

Рәйханә КАДЫЙРОВА,

Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фирдәвес ГАЙНЕТДИНОВА,

Лаеш  районы Кече Елга урта мәктәбенең  I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучыларны «хокук» төшенчәсе белән таныштыру.

Бурычлар:

– хокукларга хөрмәт хисе тәрбияләү;

– хокукларның төрлелеген күрсәтү;

– үз хокукларын яклау һәм  башка кешеләрнекен анализлау күнекмәләрен үстерү;

– һәр кешегә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Бала хокуклары турындагы конвенция, Татарстан Республикасы Конституциясе, компьютер, презентация.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар.

Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы. Балалар, минем сезне бик кызыклы китап белән таныштырасым килә. Ул «Бала хокуклары» дип атала. (Күрсәтә.) Бу китап сезнең хокукларыгыз турында сөйләр.

(Шулвакыт бүлмәгә  Белмәмеш  килеп керә.)

Белмәмеш. Исәннәрмесез? Нишләп утырасыз әле болай? (Бармак белән бер укучыны янына чакыра.)

Укытучы, балалар. Исәнмесез, сез кем буласыз, нишләп рөхсәтсез кереп, безгә алай мөрәҗәгать итәсез? Бу – безнең сыйныф бүлмәсе, димәк, әлеге милек өчен без җавап бирәбез. Милек кагылгысыз. (19 нчы маддә. Милек кагылгысызлыгы.)

Белмәмеш, беренчедән, безнең һәрберебезнең дә исеме бар. Әйдә, танышыйк. (Укучылар исемнәре нәрсә аңлатканын әйтеп, үзләре белән таныштырып чыгалар.)

Һәр бала туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга хокуклы.

Белмәмеш. Анысы нәрсә тагын? Хокук дигәнегез?!

Укытучы. Хокук ул – дәүләт тарафыннан урнаштырылган һәм үтәлүе дәүләт көче белән тәэмин ителә торган, һәркем өчен мәҗбүри тәртип нормалары системасы. Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар.

Балалар.

Һәр баланың бу дөньяга

Бар хокукы туарга.

Туганнан соң ул сабыйга

Бирелә бар шартлар да.

Яшәр йорты тыныч булсын,

Ата-ана назласын.

Кирәк чакта табиблар

Ярдәм кулларын сузсын.

Мәктәпләрдә белем алсын,

Һичкем аны тыймасын.

Үз сүзен әйтә алсын.

Ял итсен ул, уйнасын.

Кирәк чакта үзенен

Хокукларын якласын.

Белмәмеш. Ә безнең «Әкиятләр иле»ндә хокук дигәнегез бармы соң ул?

Укытучы. Бар, Белмәмеш, ләкин күп очракта сезнең илдә бу хокуклар бозыла. Карап кара әле.

Укучылар, әйдәгез, Белмәмешне Тукай әсәрләре мисалында хокуклары һәм бурычлары белән таныштырыйк.

Балалар.

Г.Тукай. «Карлыгач»

…Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Укытучы. Я, балалар, ни әйтерсез? Карлыгач  нинди хокукка ия?

Белмәмеш. Мин әйтәм. Аңлый башладым бит. Бу Карлыгач торак хокукына ия булып чыга түгелме соң!

Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы һәм сүз иреге бар. Шулай ук баланың шәхси тормышы, үз сере булырга хокукы.

Балалар.

Г.Тукай. «Бичара куян»

…Яшь балаларны ашап китте Бүре,

Бик усал ерткычтыр ул, мур кыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;

Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,

Атты үлтерде аны мылтык белән…

Укытучы. Балалар, куяннар нинди хокуктан мәхрүм булганнар?

Белмәмеш. Анладым, куян яшәү хокукыннан мәхрүм булган.

Балалар. Әйе, Белмәмеш. Һәр бала яшәүгә хокуклы. Дәүләт баланың сәламәт үсүен һәм исән-имин яшәвен булдыра алган кадәр тәэмин итәргә тиеш.

Укытучы. 31 нче маддәдә: «Һәр кеше яшәргә хокуклы. Кеше гомере, аның сәламәтлеге, шәхси иреге һәм иминлеге дәүләт яклавында», диелгән.

Балалар.

Г.Тукай. «Кошчык»

Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,

Күнелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.

Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем:

Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем.

Г.Тукай. «Кызыклы шәкерт»

… Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

(Балалар Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен сәхнәләштереп күрсәтә.)

Нәтиҗә. Балалар ялга һәм уенга, өлкәннәр белән беррәттән иҗат эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.

Белмәмеш. Менә ичмасам, күңелле яшисез дә икән бит. Дәвам итәсезме?

Балалар.

Г.Тукай. «Фатыйма белән Сандугач»

…Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!…

…Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!…

Нәтиҗә. Бала  ата-анасы белән яшәргә хокуклы.

38 нче маддә. Гаилә, ана булу, ата булу, балачак һәм картлык дәүләт яклавында. Дәүләт гаилә турында, ананың һәм баланың сәламәтлеген тәэмин итү һәм балаларны тәрбияләү турында кайгырта. Балаларны кайгырту, аларны тәрбияләү – ата-аналарның тигез хокукы һәм бурычы. Хезмәткә сәләтле балигъ булган балалар хезмәткә сәләтсез ата-аналарын кайгыртырга тиеш.

Балалар.

Г.Тукай. «Кәҗә белән сарык»

…Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?»…

Нәтиҗә. Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы һәм сүз иреге бар. Шулай ук баланың шәхси тормышы, үз сере булырга хокуклы.

Балалар.

Г.Тукай. «Су анасы»

Нәтиҗә. Кеше әйберен урларга, кеше милкенә тияргә ярамый.

Белмәмеш. Бик кызыклы бит әле бу – хокуклар дигәнегез. Тагын ни диярсез?

(Балалар «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән җырны (В.Шаинский көе, М.Пляцковский сүзләре) башкара.)

Нәтиҗә. Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем алуга хокуклы.

Укытучы. Укучыларым, сүзне сезгә бирәм.

1 нче укучы.

Барыбыз да инде хәзер

Хокукларны беләбезме?

Төрле очраклардан

Хокуклар саклый безне.

2 нче укучы.

Урламыйлар балаларны,

Кул да күтәрми беркем.

Үпкәләтеп, кимсетеп,

Рәнҗетә алмый һичкем.

3 нче укучы.

Балаларны ялларсыз да

Ярамый калдырырга.

Эш белән беррәттән

Кирәк уйнап алырга.

4 нче укучы.

Әти, әни, син һәм мин –

Була зур бер гаилә.

Гаиләдә дә бу хокуклар

Һәрчак ярдәмгә килә.

5 нче укучы.

Белем алырга да безнең

Хокукларыбыз бар бит.

Үз хокукларыңны да бел,

Башканыкын хөрмәт ит!

Укытучы. Сыйныф сәгатен тәмамлап, кунагыбыз – Белмәмеш, сиңа Бала хокуклары турындагы Конвенцияне бүләк итәбез. Үз дусларың хокукларын яклый алсын өчен аларны конвенциянең төп маддәләре белән таныштыр.

Бала хокуклары турындагы Конвенция 1989 елның ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителгән. Россиядә Конвенция 1990 елның 15 сентябрендә гамәлгә керде. Конвенция 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән 54 маддәдән тора.

Белмәмеш. Менә рәхмәт. Дусларым, мин бүген сездән күп нәрсәгә өйрәндем, инде үз илемә кайтыйм, дусларыма да үз хокукларыбыз турында сөйлим. Ә сез, үзегезнең хокукларыгыздан дөрес файдаланып, бәхетле яшәгез.