Минем гаиләм

№63

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле)

Гөлгенә САДРЕТДИНОВА,

Казандагы 27 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларда гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү. Аларның образлы фикерләү сәләтен үстерү. Гаиләнең татулыгы нәрсәгә бәйле икәнен аңлату, бер-береңә игътибарлы булу, ярдәмләшү, алар турында кайгырта белергә, үз эш-гамәлләрең белән шатландырырга өйрәтү.

Җиһазлар: балалар алып килгән, гаилә темасын чагылдыра торган рәсемнәр, фотографияләр. К.Закированың «Балачак аланы» китабы (206, 367 нче битләр).

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, Зәкия апагыз Туфайлованың «Минем гаиләм» шигырен искә төшерик. (Шигырь искә төшерелә.)

Аш кашыгы – агачтан,

Чәй кашыгы – көмештән.

Җиз самавыр кайнап тора –

Суы – изге инештән.

Әбием һәм әнием

Безгә бәлеш пешергән.

Бәлеш уңган, күрәсен,

Өйгә тәмле ис тулган.

Әби-бабай,әти-әни,

Мин, нәни кыз – Наилә.

Менә нинди сокландыргыч

Безнең матур гаилә!

Балалар, ә нәрсә соң ул гаилә? Гаиләгә кемнәр керә?

Балалар. Әти, әни, абый, апа, бабай, әби.

Тәрбияче. Гаилә ул – бик олы сүз. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Апа-абыйларыгыз сезнең өчен кайгыртса, эне-сеңелләрегез сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш.

Хәзер без сезнең белән үзебезнең гаиләләребез турында сөйләшербез. Гаиләдәге кешеләр турында ниләр сөйли аласыз?

(Балалар үз гаиләләре турында сөйли, алып килгән рәсемнәрен, фотографияләрен файдаланып җавап бирәләр.)

Тәрбияче. Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

Балалар. Әти, әни, әби, бабай, апа, абый һ.б.

Тәрбияче. Алар нәрсә белән шөгыльләнә?

Балалар. Әни тәмле ашлар пешерә, әби йомшак оекбашлар бәйли.

Тәрбияче. Сезнең гаиләгезнең яраткан бәйрәме нинди?

Балалар. Туган көннәр, Яңа ел бәйрәме һ.б.

Тәрбияче. Ял көннәрен сез ничек үткәрәсез?

Балалар. Гаиләбез белән табигатькә чыгабыз, бакчага барабыз…

Тәрбияче. Сезнең гаилә нинди?

Балалар. Тату, бердәм, ярдәмчел,..

Тәрбияче. Сезнең әти-әнине кем үстергән?

Балалар. Әби, бабай.

Тәрбияче. Сез аларга тагын нинди ягымлы сүзләр белән эндәшәсез? Әби-бабайларыгызга ничек булышасыз?

Балалар. Әби белән гөлләргә су сибәм…

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, уйнап алыйк.

«Бабай һәм оныклар» дигән хәрәкәтле уен.

(Бер бала – бабай, калганнары оныклар була. Бабай өйдә утыра, ә оныклары өйдән читтәрәк нәрсә эшләячәкләре турында сөйләшәләр. Мәсәлән, идән юабыз, бакчада җир казыйбыз, юынабыз һ.б. Аннары бабай янына киләләр, бабай алардан: «Сез кайда булдыгыз?» – дип сорый. Балалар: «Өйдә», «Бакчада»… – дип җавап бирә. Бабай: «Сез анда нишләдегез?» – ди. Балалар хәрәкәт белән күрсәтәләр. Бабай белергә тиеш. Дөрес җавап әйтелгәч, балалар йөгерә, бабай кемне беренче тота, шул бабай була. Уен берничә тапкыр кабатлана.)

«Гаилә» темасына караган мәкальләр белән танышу.

Тәрбияче. Гаиләне элек-электән хөрмәт иткәннәр, гаилә төшенчәсе изге саналган. Безнең көннәргә кадәр гаилә турында бик күп мәкальләр килеп җиткән. Әйдәгез, искә төшерик әле. Бу мәкальләрне татар халкы иҗат иткән.

(Башта балалардан сорала, аннан тәрбияче өсти, һәр мәкальнең  мәгънәсе аңлатыла.)

*Әти-әни – чын дустым,

 Дус-ишләрем – юлдашым.

*Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.

*Ата-бабалы кеше – тамырлы имән.

*Тату туганнар таштан койма койганнар.

(Табышмак әйтелә.)

Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты,

Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче. (Тел)

«Назлы сүзләр» дигән тәрбияви күнегү. (Гаиләдәге кешеләргә матур сүзләр белән эндәшү: мәсәлән, әнием, әтием, әнкәем, әткәем, әбекәем, әбекәй, дәү әни, дәү әти һ.б.)

– Әни нинди? (Ягымлы, назлы, кайгыртучан һ.б..)

– Әти нинди? (Акыллы, көчле, гадел һ.б.)

– Дәү әнигә тагын ничек эндәшеп була? (Әбием, әбекәем, яратканым, алтыным һ.б.)

Н.Исәнбәтнең «Иң матур сүз» дигән шигырен уку.

– Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

– Иң назлы сүз, иң якын сүз,

ул матур сүз – әнкәем!

– Бар тагын бер иң матур сүз:

Һәрвакыт син әйткәнең.

– Ул матур сүз,

ул якын сүз – әткәем!

– Үскәнем, я инде син әйт!

– Иң матур сүз – илкәем.

Анда мин, син – һәммәбез дә,

анда әткәй-әнкәем!

Тәрбияче. Әти-әни, әби-бабайлар – иң кадерле, хөрмәтле кешеләр, дидек. Алар сезне үстергәндә күпме борчулар күрәләр! Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булыр, минем таянычым булыр дип өметләнә. Шуңа күрә аларны матур эшләрегез белән сөендерегез, тәүфыйклы балалар булып үсегез.