Минем дусларым

№60

(Рус төркеме. IV сыйныф)

Эльфира ИМАНАЕВА,

Чаллыдагы 53 нче урта мәктәпенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

дустың турында сөйләргә, тискәре, уңай характер сыйфатларын аерырга өйрәтү;

дус була белү кагыйдәләрен ныгыту;

исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны ныгыту;

темага кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү күнекмәләрен үстерү;

үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты  (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

бер-береңә матур итеп эндәшә, матур сөйләшә белү сәләтләрен үстерү;

үзара ихтирам, ярдәмчелек, дуслык хисләрен үстерү;

бер-береңә карата ихтирамлы, игътибарлы  булырга теләк тудыру;

текст геройларына гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирергә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек (4 нче сыйныф. Татар теле һәм уку китабы. Р.З.Хәйдәрова һ.б., 3435 нче битләр); 4 нче сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек (4445 нче битләр); дәрескә әзерләнгән презентация материаллары.

Дәрес тибы: диалогик һәм монологик сөйләм үстерү дәресе.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү. Дәресне башлау.

Исәнмесез, саумысыз! Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. Кунакларны сәламләү.

– Ишегебез ачык түрдән үтегез!

Кайчан булмасын, рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә, йөзебез ачык,

Кунаклар килү үзе бер шатлык.

3. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Спроси у друга:

Сейчас какой урок?

Знает ли он по-татарски?

Хорошо ли он знает по-татарски?

В семье кто говорит на татарском?

2. «Тәрҗемәче» уены (тактадагы сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итү).

а) мой/твой/его друг, танцевальный кружок, на танцевальный/спортивный кружок ходит, шугалак, бер-беребезгә, дуслаш;

б) тырыш, ярдәмчел, ялкау, акыллы, усал, әдәпле, юмарт, рәхимле, ышанычлы, саран, эшчән, намуслы, тәрбияле, игътибарлы, батыр.

Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Аларны нинди ике төркемгә бүлеп була?

Аерып бирелгән сүзләрнең транскрипциясен яз (бер укучы – тактада, калганнар дәфтәрләрдә эшли).

3. Кроссвордны чишү юлы белән дәрес темасы ачыклана.

Яхшы, дөрес. Без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез.

III. Өй эшен тикшерү

Дәреслек, 34 нче бит, 1 нче күнегү (парлап, «чылбыр» буенча сорау-җавап күнегүләрен башкару).

1) Синең дустың бармы?

2) Аның исеме ничек? Аңа ничә яшь?

3) Ул нинди?

4) Дустың кайда яши?

5) Ул кайда укый? Ничек укый?

6) Сез бергә нишлисез?

IV. Төп өлеш

1. «Минем дустым» темасына диалог төзү.

Дустыңның исеме ничек?

Дустымның исеме Владик.

Дустың кайда яши?

Минем дустым шәһәрдә яши.

Дустың ничәнче сыйныфта укый?

Дустым 4 нче сыйныфта укый.

Сез бергә нишлисез?

Без бергә уйныйбыз, чаңгы шуабыз, дәрес әзерлибез, футболга йөрибез.

Сез кайда дуслаштыгыз?

Без лагерьда дуслаштык.

Укучылар, безгә дуслар ни өчен кирәк?

Бергә уйнар (ярдәм итәр, …) өчен.

Әйдәгез, без дә уйнап алабыз.

2. Ял минуты. «Тренер» уены (командаларны хәрәкәт белән күрсәтү).

Бас, утыр, тор, яз, аша, укы, эч, йокла, уян, бие, чәч тара, кул ю, бар, йөгер, бит сөрт, идән ю, йөз, сикер, тек, кара, оч, чакыр, ачулан, кочакла!

Рефлексия

Поопладируйте себе за успехи.

3. Ситуатив күнегүләр.

а) Как скажешь о том что:

у тебя есть друг;

вы вместе ходите на танцевальный кружок;

ваш друг хорошо учится;

он очень внимательный;

он щедрый;

вы помогаете друг другу.

б) карточкалар белән эшләү

Укучылар, карточкаларда язылган ситуацияләр буенча парлап диалоглар төзегез.

•  Предложи другу покататься на лыжах, определите время и место.

Марк, әйдә чаңгы шуабыз.

Әйдә. Сәгать ничәдә?

Сәгать икедә. Кайда шуабыз?

Өй янында.

• Спроси у друга играет ли он зимой на улице. Узнай, как он любит играть.

Син кыш көне урамда уйныйсыңмы?

Әйе, уйныйм.

Ничек уйнарга яратасың?

Чаңгы шуам, хоккей уйныйм.

• Узнай у друга в какой кружок он ходит.

Син нинди түгәрәккә йөрисең?

Мин бию түгәрәгенә йөрим.

• Предложи другу покататься на коньках. Узнай есть у него коньки.

Дима, әйдә тимераякта шуабыз. Синең тимераягың бармы?

Әйе, минем тимераягым бар. Әйдә,шуабыз.

• Узнай у друга есть ли у них возле школы каток.

Мәктәбегез янында шугалак бармы?

Әйе, мәктәп янында шугалак бар.

• Узнай у друга идет ли он сегодня играть в хоккей.

Вадим, син бүген хоккей уйнарга барасыңмы?

Юк, мин бүген хоккей уйнарга бармыйм.

• Предложи подруге вместе идти на танцевальный кружок.

Полина, әйдә бергә бию түгәрәгенә барабыз.

Әйдә. Мин сине көтәм.

4. Тактада кечкенә күләмле  текстлар язылган. Укы, хикәя исемен әйт.

«Сылтау», «Алмалар» һәм «Шыгырдавыклы башмаклар».

«Сылтау» хикәясендә кыз нинди?

Ул саран, чөнки песине бирми.

«Алма» хикәясен искә төшерәбез. Чулпан нинди кыз?

Чулпан юмарт, акыллы, яхшы, тәрбияле кыз, чөнки алманы сыйныфташларына бирә.

«Шыгырдавыклы башмаклар»да Гөлшат нинди кыз?

Гөлшат юмарт, рәхимле, ышанычлы, ярдәмчел, акыллы, игътибарлы, әдәпле кыз, чөнки дусты Ләләгә үзенең бердәнбер яраткан башмакларын бүләк итә.

Укучылар, димәк,чын дус нинди булырга тиеш?

Игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле, гадел, ышанычлы, авыр вакытта ярдәм итәргә тиеш, ул синнән кадерле әйберен кызганмый, син дә кызганмыйсың!

5. «Дустыңны макта» уенын уйнау. Яхшы дус турында җөмләләр төзетү.

Хәзер без бер уен уйныйбыз. Менә бу тупны бер-берегезгә биреп, дусларыгызны мактагыз. Уенны мин башлыйм.

Минем укучым Ләйсән яхшы, тырыш, ярдәмчел, шуңа күрә мин аны яратам.

(Уен шулай дәвам итә.)

6. «Минем дустым» темасына хикәя төзетү, сөйләтү.

7. Продолжить пословицы. Как они звучат на русском?

•  Йөз сум акчаң булганчы, … (100 дустың булсын)

•  Дустың булмаса эзлә, … (тапсаң-югалтма)

•  Дуслык зур … (байлык)

•  Дус- кайгыда … (сынала)

•  Дустың үзеңнән … (яхшы булсын)

8. Тактадагы җөмләләрне укып тәрҗемә итү.

«Дуслык формуласы»

Дустың булмаса – эзлә.

Тапкансың икән – сакла.

Чын дуслыкның кадерен бел.

Аны беркайчан да югалтма.

9. Әңгәмә үткәрү.

Бу җөмләләрне бер сүз белән ничек атап була? Дуслыкның төп формуласы, дип әйтеп буламы? Ни өчен?

Бу җөмләләрдә әйтелгән фикерләр дуслык хисенең асылын (суть) ачып бирә.

Сез бу формуланы игътибар белән укыгыз һәм исегездә калдырыгыз. Әйе, балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм итәргә, дуслыкны сакларга тырышырга кирәк. Дәфтәрләргә «Дуслык формуласы»н күчереп язабыз.

V. Өй эше бирү

1. «Минем чын дустым» темасына хикәя язарга.

2. Якын дустыңа хат язарга.

3. «Дуслык формуласы»н ятларга.

VI. Билге кую

Көндәлекләрегезне ачыгыз, дәрестәге эшегезне бәяләп, үзегезгә билгеләр куегыз. Кулларны күтәрәбез: «5»ле алучылар, «4»ле алучылар, … .

VII.  Йомгаклау. Рефлексия

– Ребята , о чем мы сейчас научились рассказывать?

Поопладируйте себе за успехи.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

– Барыбызга да исәнлектә, тыныч күк йөзе астында, дус-тату булып сөекле Татарстаныбызда яшәргә язсын! Ә хәзер үзебезнең яраткан җырыбызны (“Мин яратам сине, Татарстан!”) башкарабыз.

– Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!