«Мин яратам сине, Татарстан!»

№66

(«Туган телдә сөйләшәбез» проекты буенча татар төркемендә эшчәнлек)

Гөлчирә ГАРИФУЛЛИНА,

Казандагы 212 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Эшчәнлек бурычлары:

  1. Балаларда туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү.
  2. Балаларның диалогик, сәнгатъле сөйләмен үстерү.
  3. Татарстан башкаласы – Казан турында белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыру.

Яңа сүзләр өйрәнү, мәгънәләрен аңлату: әләм – флаг, тугра – герб.

Эшчәнлеккә әзерлек. «Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплектыннан (5 – 7 яшьлекләр өчен) «Мин яратам сине, Татарстан!» проекты буенча эшчәнлек үткәрү («Туган ил кайдан башлана?», «Башкалабыз – Казан» дигән темаларга әңгәмә; Р.Рәкыйповның «Мин яратам сине, Татарстан» шигырен уку).

 Җиһазлар. Казан шәһәре сурәтләнгән рәсемнәр, «Мин яратам сине, Татарстан!» җырының аудиоязмасы, төсле яулыклар, туп.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, без бүген китапханәгә килдек. Карагыз! Күпме кунаклар җыелган монда. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Хәтерлисезме, без Казан турында фотосурәтләр караган идек. Белгәннәрен табып алыйк әле. (Балалар рәсемнәрне  сайлап ала.) Ә хәзер әйтегез әле, бу фотоларда нәрсә бар?

Балалар.

 – Бу – курчак театры.

– Бу – цирк бинасы.

– Бу – «Шүрәле» паркы.

– Бу – Кремль.

– Бу – Кол Шәриф мәчете.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Боларның барысы да кайда урнашкан? Бу шәһәр ничек дип атала?

Балалар. Казан шәһәре.

Тәрбияче. Бик яхшы. Балалар, әйдәгез. Казан шәһәрен картадан табыйк әле. (Картадан Казанны табу.) Казан шәһәре зурмы икән ул?

1 нче бала. Казан шәһәре зур, матур, чиста.

2 нче бала. Казан шәһәре – без яшәгән урын, туган җир.

3 нче бала. Казан – Татарстанның башкаласы да әле ул.

Тәрбияче. Әйе, Татарстан – безнең туган җиребез. Бүген безнең дәресебез дә Татарстаныбызның бай табигатенә багышланыр. Балалар, туган ил ул нәрсә? .Әнисә, син әйт әле!

1 нче бала.

Туган илем – басу, кырлар,

Урманнар, яшел юллар.

Инешләрем, чишмәләрем,

Туганнар, якын дуслар.

2 нче бала.

Шушы җирләрдә үтәләр

Балачак елларыбыз,

Шул чакларны, олыгайгач,

Сагынып искә алырбыз.

Тәрбияче. Без туган җиребездә туган телдә сөйләшәбез.

3 нче бала.

Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул – минем туган телем.

4 нче бала.

«Балам!» – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм,

«Әнием!» – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

5 нче бала.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

6 нчы бала.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Тәрбияче. Бик дөрес әйтәсез! Балалар, килегез әле монда. Безнең рәсемнәр урынында төсле яулыклар барлыкка килгән. Бу нинди төсләр икән? (Балалар җавап бирә.)

Бусы – яшел төс. Карагыз әле, балалар, без бит яшел яулык турында уен да беләбез. Әйдәгез, уйныйбызмы?

Балалар. Уйныйбыз!

Тәрбияче. Игътибар белән тыңлагыз! Уенның кагыйдәләрен искә төшереп алам. Барыбыз да түгәрәк ясап басабыз. Кулларны артка куябыз. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгелибез. (Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне әйтеп йөри.)

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә салып китәм,

Бер баланың учына.

(Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала туган ил турында мәкаль әйтә. Уен шул рәвешле дәвам итә.)

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк,

Әйтерсең лә, күбәләк.

(Балалар белән түгәрәк төзелә.) Ә хәзер алып баручыны сайлыйбыз. Кем санамыш белә?

Бала.

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия төлке тун.

Төлке тунның бәясе

Йөз дә кырык сигез сум.

Тәрбияче. Алып баручыны сайладык. Уенны башлыйбыз!

(Уен 2 – 3 мәртәбә уйнала, мәкальләр әйтелә.)

– Туган ил була бер генә, туган илнең кадерен бел генә.

– Туган җирдәй җир булмас,туган илдәй ил булмас.-

Тәрбияче. Хәзер Татарстан символикасы белән танышып үтәрбез. Татарстан әләме (флагы) турында без инде беләбез. Татарстанның тагын бер символикасы – тугра (герб). Татарстан туграсында кызыл, түгәрәк кояш җирлегендә кодрәтле, канатлы ак барс сурәте төшерелгән. Барсның уң аягы бераз күтәрелгән, ул аның бөеклеген аңлата. Ул үзенең канаты астындагы барлык кешеләрне яклый ала. Барсның ян-ягында түгәрәк калган. Аңа кашкарый (астра) рәсеме төшерелгән. Ул – озын гомер билгесе. Барс рәсемен башта ак, аннан яшел боҗра урап алган. Ә яшел җирлектә алтын төсләр белән халкыбызның яраткан орнаменты – бизәге төшерелгән һәм аска «Татарстан» дип язылган. Бизәк илебезнең ямен, уңдырышлылыгын чагылдыра. Шундый җирне изге барс яклый.

(«Мин яратам сине, Татарстан!» җыры яңгырый.)

Тәрбияче. Нинди матур җыр тыңлап үттек. Без Татарстаныбызны бик яратабыз. Татарстан турындагы белемнәребезне тикшереп алыйк әле. Тагын бер уен уйнап алабызмы?

1 нче бала.

Әйе, уйныйбыз, уйныйбыз,

Уйнап һич тә туймыйбыз!

2 нче бала.

Уйнау безгә көч бирә,

Батыр итеп үстерә.

Тәрбияче. Алайса, башладык. Мин сезгә, туп атып, сорау бирәм, ә сез миңа, җавап әйтеп, тупны кире атасыз.

– Безнең республикабыз ничек атала?

– Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы?

– Татарстан Республикасы туграсында (гербында) нәрсә сурәтләнгән?

– Татарстан әләмендә (флагында) нинди төсләр бар?

– Бу төсләр нәрсәне аңлата? (Кызылы – кояшны, яшеле – табигатъне,  ак төсе – чисталык, сафлыкны.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Балалар, тырышканыгыз өчен мин сезгә буягычлар таратам. Бу – Татарстан әләме (флагы). Сез буягычларны дөрес итеп буярсыз. Аннары төркемебездә күргәзмә оештырырбыз.