Мин татарча сөйләшәм

№68

(Рус телендә сөйләшүче балалар өчен сыйныф сәгате)

Алсу МӘКЪСУТОВА,

Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Катнашалар: Полина, Настя, Саша, Егор, Володя, Олеся.

Чара 4 өлештән тора:

1) диалог;

2) сәяхәт;

3) ял итү;

4) белемнәрне бәяләү.

(Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлгән. Тактада «Мин татарча сөйләшәм» дигән язу һәм алма рәсеме эленгән. Матур кәрзин тора. Полинаның кулында кәрзин. Кәрзингә алмалар салып баралар. Соңыннан алмаларның санын саныйлар. Уртада алмагач үсеп утыра. Балалар шунда килеп чыгалар. Алмагач аларны тыңлап тора. Алар өчен шатлана, алма бирә.)

I. Диалог

(Сыйныфка бер-бер артлы укучылар килеп керә.)

– Исәнме, Настя?

– Сәлам, Полина.

– Син кая барасың?

– Мин китапханәгә барам. Ә син?

– Мин кибеткә барам. Сөт, ипи алырга кирәк. Син китапханәдә нишлисең?

– Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен укыйсым килә. Шул китапларны аласым килә.

(Шул вакыт Егор, Олеся, Володя килеп керәләр.)

– Гафу итегез, сез кем буласыз?

– Мин – Егор. Ул – Олеся. Бу – Володя. Алар – минем дусларым. Сез кая барасыз?

Егор. Без Бакырчы мәктәбенә барабыз.

Олеся. Анда бүген бәйрәм була.

Володя. Әйдәгез, сез дә безнең белән. (Әйе, барабыз.)

(Бергә чыгып китәләр.)

Алмагач. Менә сезгә алмалар. Сез татарча бик әйбәт беләсез икән. Шуңа мин сезне Бакырчы урта мәктәбендә үткәрелә торган  «Мин татарча сөйләшәм» дигән чарага чакырам. Рәхим итегез.

II. Сәяхәт итү

(«Алма» рәсеме 3 кисәккә бүленгән. Һәр кисәктә бирем язылган. Биремнәр үтәлгәннән соң, кисәкләр тоташтырыла һәм тулы алма килеп чыга.)

Биремнәр:

1. Дустыгыз турында сөйләгез.

2. Көндәлек режим.

3. Тиешле кушымчаларны куй.

Без… урманнарда керпеләр, куяннар, төлкеләр яши. Төлке – матур җәнлек. Төлке… туны җылы һәм матур. Сез… кунаклар килдеме? Әни… мәктәпкә чакырдылар. Шәһәр… кунаклар кайтты.

Алмагач. Булдырдыгыз, балалар. Мин сезне шуның өчен алма белән сыйлыйм.

III. Ял итү

Полина. Элек татар халкы «Аулак өй» оештыра торган булган. Егетләр, кызлар бергәләшеп уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. «Йөзек салыш» уенын яратып уйнаганнар. Әйдәгез, без дә уйныйбыз.

(Укытучы «Аулак өй» йоласы һәм «Йөзек салыш» уены турында сөйли. Уен оештырыла. Йөзек салынган укучыга «җәза» бирелә.)

Полина (Энҗе Авзалованың шигырен укый).

Гүзәл, әйтче, сеңелеңнең

Исеме ничек әле?

– Каян белим мин аны,

Ул бит сөйләшми әле.

Олеся («И туган тел, и матур тел» җырын башкара).

Володя (Роберт Миңнуллинның шигырен укый).

Каникулда рәхәт иде

Ял итәсең, уйныйсың.

Үзең уйныйсың, ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

Саша (мәкальләр әйтә).

•        Кем эшләми, шул ашамый.

•        100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.

•        Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Егор (татар халык биюен башкара).

Алмагач. Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер тәмле алмаларымнан авыз итегез.

(Кәрзиндәге алмаларда серле язмалар.)

Язмалар:

•        Мин татарча сөйләшәм

•        Мин татарча укыйм

•        Мин татарча язам

•        Мин татарча тыңлыйм

•        Мин татарча беләм

Укучылар (барысы бергә): ТАТАР ТЕЛЕ – МАТУР ТЕЛ!

Алмагач. Бик зур рәхмәт, балалар. Татар телен бик әйбәт беләсез икән. Мин сезнең өчен бик шат. Киләчәктә дә татар телен тагын да тырышыбрак өйрәнегез.