Милли тәрбиябезнең асылы

Энҗе ӘХМӘТОВА, Гөлнара ГАДИЕВА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасының музыка җитәкчеләре

Гөлназ КАТЕЕВА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Апрель аенда узган Татарстанның халыкларының III корылтаенда катнашучыларга  юллаган котлавында Россия Федерациясе Президенты В.Путин: «Татарстан Республикасы үзендә яшәгән халыкларның борынгы тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен чын мәгънәсендә хөрмәт итә», – дип ассызыклавы белән бик тә хаклы.

Безнең Ватаныбыз – Татарстан – үзенә төрле милләт вәкилләрен җыйган һәм аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен хөрмәт итә торган республика. Гаиләнең кайсы милләткә каравы – бала үсешенә йогынты ясаучы мөһим фактор. Ул баланың үз-үзен тотуы, дөньяга карашына юнәлеш бирүдә һәм, гомумән алганда, кеше булып үсүенә йогынты ясый.

Балалар бакчасы, белем бирүнең башлангыч звеносы буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә әхлакый-патриотик  бурычларны чишәргә тиеш. Һәр халыкның мирасы үз эченә кыйммәтле фикерләрне һәм тәрбия тәҗрибәсен алган. Кече яшьтәге бала тәүге тормыш тәҗрибәсен үз гаиләсеннән ала.

Милли-мәдәният дигәндә, без халыкның мәдәни хәзинәсенең билгеле бер үсеш дәрәҗәсен һәм заман таләпләренә туры килерлек технологиясен булдыруны күзаллыйбыз. Балаларда эмоциональ-кыйммәтле мөнәсәбәтләр формалаштыруга уен, музыка, җыр, әкият, театр кебек мәдәни элементларны куллану белән ирешергә мөмкин.

Театр эшчәнлеге баланың иҗат һәм тикшеренү күнекмәләрен, сәләтен ачарга мөмкинлек бирә, баланы шәхес буларак формалаштырырга, яшьтәшләре белән аралашырга этәрә.

ФДББС яңалыгы – белем һәм тәрбия алуда универсаль гамәлләрнең берсе булган коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы. Ягъни бу –баланың үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү дигән сүз. Балаларны берләштерүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив һәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте зур.

Безнең 18 нче балалар бакчасында да «Нәни артистлар» дигән исемле театр түгәрәге эшләп килә. Балалар белән татар телендә әзерләнгән «Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр», рус телендз әзерләнгән «Муха-Цокотуха» мини-спектакльләре ФДББСның барлык өлкәләрен үз эченә алган. Спектакль кую баланың сүз байлыгын, танып-белү сәләтен арттыра. Үз эшебездә без УМК, «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе» дигән интернет портал; С.Сәйдәшев, Л.Батыр-Болгари һәм башка авторларның музыкаль әсәрләрен кулланабыз. Ата-аналар белән берлектә костюмнар тегәбез, аларны милли орнаментлар белән бизибез, спектакльльр кую өчен кирәкле атрибутлар әзерлибез; туган телдә җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнәбез. Боларныц барысы да балаларыбызда үз туган теленә, аның халык аваз иҗатына кызыксыну уята.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең мөһим бурычларының берсе – балаларда башка милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү. Бары тик үз халкының гореф-гадәтләрен белгән һәм хөрмәт иткән кеше генә башка халыкларның да йолаларына хөрмәт белән караячак. Шуңа да бар бакчабыздагы бар тәрбия чараларын шушы максатны күздә тотып оештырырга омтылабыз да.

                              Федорова 2 Федорова 1 Федорова Федорова 3