Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Раушания НИГМАТУЛЛИНА,

Максат: Габдулла Тукай һәм аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Г.Тукай турында белемнәрен ныгыту, аның әсәрләрен искә төшерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Туган телгә карата хөрмәт уяту, туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү. Балаларда күңел күтәренкелеге, бәйрәм кәефе булдыру.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Г.Тукай портреты эленә. Өстәлдә шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырыла, «Әкият геройлары – бездә кунакта» дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә балалар ясаган рәсемнәр урнаштырыла.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Ямьле язның шушындый матур бер көнендә без  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә, шигырь бәйрәменә җыелдык.

Тарих бик күп исемнәрне белә.

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Әйләнәңдә гөлләр,

Сүзен гүя

Шулар аша әйтә күңелләр:

— Туган көнең белән!т – дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

Туган илнең тирән ихтирамын

Әверелдереп гөлгә, чәчәккә,

Туган көнең белән котлап килү

Керсен иде гомум гадәткә.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне,

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.

(Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый.)

Алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән.

1 нче бала. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы

Бирде сине бу җиһанга,

Әй, шагыйрьләр солтаны.

2 нче бала. Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да, Тукай, җиргә,

Җәбер, золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.

3 нче бала. «Туган телне» яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата, сине, Тукай.

4 нче бала Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат,

5 нче бала Апрель җитсә исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

6 нчы бала Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп, –

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

«Бәйрәм бүген» дигән җыр (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай муз.) башкарыла.

Алып баручы. Габдулла Тукай моннан нәкъ 132 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Ул туып 5 ай үтүгә, кинәт әтисе үлеп китә. Чама белән бер-ике елдан соң, әнисе Мәмдүдә, сабый баласын вакытлыча асрамага калдырып, безнең райондагы Сасна Пүчинкәсе мулласына кияүгә чыга. Бераздан Мәмдүдә Габдулланы үз янына Саснага алдыра, ләкин бала өчен бу бәхетле тормыш озакка бармый. Габдуллага өч яшь тулгач, аның әнисе дә үлеп китә. Аның әнисе Сасна Пүчинкәсе авылында җирләнгән. Ана назын татырга да өлгермәгән сабый ниләр генә күрми, кулдан-кулга, авылдан-авылга асрама бала булып йөртелә. Бәләкәй вакытында бик күп кыенлыклар кичерә ул: тамагы ашка туймый, өстенә кияргә юньле киеме булмый. Ә кечкенә вакытында аны кем дип атаганнарын беләсезме? (Аны Апуш дип йөрткәннәр.) Апуш җырулар, әкият-хикәятләр тыңларга ярата, такмак-такмазалар ятлый.

Апушның иң истә калган вакыты Кырлай исемле авылда Сәгъди абзыйда үткән. Хәзер ул авыл аның хөрмәтенә Тукай-Кырлай дип атала. Анда ул кечкенә вакытта яшәгән өй дә бар. Апушның дус малайлары бик күп булган, алар белән төрле-төрле уеннар уйнаганнар, сабан туена кечкенә капчыклар алып прәннек, кәнфит, йомырка җыйганнар.

Әзрәк үсә төшкәч Тукайны шәһәргә алып киткәннәр. Ә ул авылны яраткан. Шәһәргә киткәч тә, авылны сагынып искә төшергән. Нәни малай чагында ул нечкә күнелле, табигать сөюче булган. Урмандагы һәр бөҗәк, һәр үлән яфрагы, һәр чәчәк белән серләшкән. Шуңа күрә аның шигырьләре табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди, кечкенәдән үк белем алырга һәм эш сөяргә өйрәтә. Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкият-поэмалар калдырган. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.

Балалар, шундый бөек шагыйрьнең безнең күрше районда гына тууы белән без бик бәхетле. Безнең Балтач районында да Габдулла Тукай турында истәлекләр бик күп.Субаш мәктәбендә аңа багышлап мини-музей оештырылган, ул мәктәпнең заллары Тукай әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр белән бизәлгән. Ә колхозы Тукай исемен йөртә. Колхозның Тукай исемендәге премиясе булдырылды, ул ел саен хуҗалыкның бер хезмәт алдынгысына бирелә. Ел саен Субаш авылыңда Тукайның туган көнендә язучылар, шагыйрьләр катнашында зур шигырь бәйрәме үткәрелә.

«Кырлай» дигән симфоник поэмадан (Н.ҖиҺанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда урман күренеше.

Кыз керә. Монда ничек күңелле. Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр. Булмаса, дәү әниемә җыйыйм әле.

Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә.

Алып баручы. Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

Бии-бии Шүрәле керә (Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты көенә). Кыз качарга тели.

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет.

Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак-угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел…

З.Хәбибуллинның «Пар ат» көе ишетелә, ат туктаган тавыш килә (тр-р-р). Шүрәле кереп килгән Былтырны күреп, артка таба чигенә, качмакчы була.

Былтыр. Ах син, урман сарыгы, әле һаман кечкенә балаларны куркытып йөрисеңме? Бу юлы сиңа миннән котылу юк. (Шүрәлене кулыннан эләктереп ала.)

Шүрәле. Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, Шүрәлене рәңҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Былтыр. Атла-атла, күп сөйләнмә.

Бу юлы миннән сиңа

Котылу юк, бичара.

Шүрәле. Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт

Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар, бераз сабыр ит.

Тукай кичәсенә диеп, баруым иде, минем,

Сылу кызны күргәч, туктап, әзрәк шаярган идем.

Былтыр. Җитте инде, алдама.

Шүрәле. Һич санама ялганга, зинһар, хәлемне аңла

Балалар чакырган иде, нәкъ җиденче яртыга.

Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.

Былтыр. Миннән булсын изгелек

Ярый, тыңлыйм сүзеңне.

Әгәр ялганлаган булсаң.

Биетермен үзеңне.

Син шушында утырып тор

Моннан беркая китмә;

Тыңламыйча китеп барсаң.

Миннән яхшылык көтмә.

Шүрәле агач төбенә утыра. Былтыр балалар янына килә.

Былтыр. Исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез!

Былтыр. Килдемсезнекүрергә,

Хәлегезне белергә.

Алып баручы. Әйдә, Былтыр, рәхим ит,

Син кадерле кунак бит.

Былтыр. Рәхмәт,рәхмәт.

Килгәндә сезнең янга.

Тап булдым бер хайванга.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Ялтырый ике күзе.

Җенме, өрәкме әллә?

Бигрәк килешсез гәүдә.

Үстергән сакал, мыек,

Таккан озын койрык.

Кәп-кәкредер борыны,

Төз түгел аяк-кулы.

Бармаклары төз төзен.

Тик килешсез, бик озын,

Кычкыра шашып үзе.

«Былтыр кысты» – бар сүзе,

Ул кем әле ?

Балаларю Шүрәле.

Былтыр. Бик дөрес, Шүрәле сезнең янга кунакка килергә җыенып йөри иде.

Алып баручыю Әйе шул, чакырган идек

Никтер, көттерә озак.

Шүрәлене күргән дә юк.

Авыл урманга ерак.

Былтырё Алай икән, ярый инде

Шүрәлене табармын.

Кичәгә килерлек микән

Тәртибенә карармын.

Былтыр Шүрәле янына килә.

Былтырю Бар,        Шүрәле, сине балалар көтә.

Былтыр чыгып китә. Шүрәле балалар янына килә.

Шүрәлею Исәнмесез, балалар,

Минем исемемШүрәле.

Тукай әкиятеннән мин.

Сез белмисездер әле?

Балаларю Беләбез, беләбез.

Шүрәлею Рәхмәт инде, балалар,

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә,

Алып баручыю Әйдәгез, балалар, Шүрәлегә багышлап җыр жырлап алыйк әле.

«Шүрәле» жыры. Җыр беткәч, Шүрәле чыгып китә.

Алып баручыю Балалар, Габдулла Тукай кем инде ул?

Балаларю Безнең яраткан шагыйребез.

Алып баручы. Бик дөрес, балалар. Шулай булгач, шигырь язучыларны кемнәр дип атыйлар? (Шагыйрьләр.)

Бүген бездә кунакта шигырь язучы шагыйрь абыебыз Гарифжан Мөхәммәтшин. Сүз сезгә бирелә, Гарифҗан абый, рәхим итегез.

Кәҗә белән сарык кер

Килдек сезгә кунакка

Ак каен бакчасына.

Тукай китаплары алдык

Укырбыз дип барчасына.

Алып баручы. Рәхмәт инде, дусларым,

Әйдә, түргә үтегез!

Безнең белән бергә-бергә

Бераз бәйрәм итәрбез.

Сарык. Ә минем бер рәхәтләнеп

Китап укыйсым килә!

Китаптагы табышмакларны

Сезгә әйтәсем килә.

Алып баручы. Рәхим ит, Сарык дус.

Сарык. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.

Еглап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара? (Яз)

Кәҗә. Ашлыклар үсте, башаклар пеште.

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга.

Урагын ура, бу кайчак була?(Җәй)

Сарык. Кырлар буш кала, яңгырлар ява.

Җирләр дымлана, бу кайчак була? (Көз)

Кәҗә. Һәр җир карланган, сулар бозланган.

Уйный кар-буран, бу кайчак туган? (Кыш)

Сарык. Бигрәк тапкыр икән сез.

Кәҗә. Бу табышмакларны да кем язганын беләсезме? (Г.Тукай)

Кәҗә, Сарык. Ярый, балалар, без ашыгабыз. Ә сез бәйрәмегезне дәвам итегез.

Ишектән елап, ялан тәпи бер малай керә, кулында-алтын тарак.

Алып баручы. Ник елыйсың үскәнем, ни булды?

Малай. Ярдәм итегез миңа, ялгыштым мин. Мин әкияттәге малай. (Елый)

Алып баручы. Балалар, бу малай безгә кайсы әкияттән килгән?

Балалар. «Су анасы» әкиятеннән.

Алып баручы. Су анасы малайны нинди сүзләр әйтеп куган?

Балалар. Качма, качма! Тукта,          тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул

бит минем алтын тарак!

Алып баручы. Балалар, малай ялгышкан, аңа бик кыен. Ничек итеп ярдәм итик икән?

Балалар. Су анасының алтын тарагын илтеп бирсен һәм гафу үтенсен,

башка кеше әйберенә тимим дип сүз бирсен.

Су анасы су буенда басмада утыра, Малай алтын таракны кире илтеп бирә һәм гафу үтенә:

Малай. Бүтән, кеше әйберенә тимим. Су анасы, гафу ит мине.

Су анасы. Ярый, малай, гафу итәм сине. Ярый әле, тарагымны китереп бирдең. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм? (Чәчләрен тарый.) Исәнмесез, балалар, күреп торам, сез Габдулла Тукай абыебызның шигырьләрен, әкиятләрен бик яратасыз икән. Аны сез генә түгел, ә бөтен татар халкы үз итә. Кечкенә Габдулланың балачагы узган Кырлай авылында, Габдулланы мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.

Алып баручы. Әйе, шул безнең бакчада да бүген бәйрәм – шигырь бәйрәме. Әйдәгез әле, без дә Тукаебызның якты истәлегенә багышлап шигырь сөйләүдә ярышыйк, иң матур шигырь сөйләүчене билгелик. Без бит шигырьләрне бик яратабыз, шулаймы, балалар. Кунак шагыйрьләр безгә иң матур шигырь сөйләүчене билгеләргә ярдәм итәрләр.

Ә хәзер шигырь сөйләүчеләр конкурсын башлап җибәрәбез.

Кичә ахырында шигырь сөйләгән балаларга истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырыла.

Алып баручы. Менә, дусларым, нинди күңелле шигырь бәйрәмебез узып та китте. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез шигырьләрне бик күп беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре – яшь тукайчылар!

Ә хәзер халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат иткән «Туган тел» әсәре безнең күңелләребездә мәңге калсын дип, ул җырны бергәләп җырлыйк әле.