Мең яшә, мең санлы «Мәгариф»!

(«Мәгариф» журналының 1000 нче саны чыгуга багышланган сыйныфтан тыш чара)

Гөлшат ШӘРИПОВА,

Актаныш  районы Пучы урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы

Максат. Укучыларга «Мәгариф» журналының укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы булуын төшендерү; алдынгы педагогик фикер булдыруда, «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирү һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда аның актив катнашуын аңлату.

Кичə барышы

(Кичə уздырыласы залда «Мәгариф» журналының төрле елларда чыккан саннарыннан күргәзмә оештырыла, Актаныш районы мөгаллимнәренең әлеге журнал битләрендә дөнья күргән язмаларыннан стенд эшләнә, проектор белəн җиһазландырыла.)

1 нче алып баручы.

106 яшь тулды «Мәгариф» журналына

Бер гасырдан артык! Узган зур гомер:

Ничә буын синнән белем алган,

Чистартылган, агартылган күңел.

2 нче алып баручы.

Бер гасырлык матур тарихың бар,

Шәкертләрең синең җитәрлек.

Арасында шундый зур шәхесләр,

Дан казанган, исең китәрлек!

Укучылар, әле узган ел гына «Мәгариф» журналы үзенең 105 еллыгын билгеләп үткән иде. Инде менә быелның июнь аенда аның 1000 нче саны укучы кулына килеп ирешәчәк. Татар матбугаты тарихында әле бу – «Казан утлары» журналыннан кала, шундый үр яулаган икенче журнал! Бүгенге кичәбез дә шушы олы вакыйга уңаеннан уздырыла да. Без анда укытучыларыбызның иң якын киңәшчесе һәм якын дусты булган «Мәгариф» журналының 106 еллык тарихын, төп бүлекләрен, журналны оештыручылар һәм аның редакторлары турында белем тупларбыз.

1 нче алып баручы. Россиядәге иң өлкән педагогик журналларның берсе, Татарстанда нәшер ителүче газета-журналлар арасында йөзьяшәр чиген иң беренче булып узган басма ул. матбугат чаралары арасында сигез телдә «сөйләшә» белүче (татар һәм рус теленнән тыш, аңарда инглиз, француз, немец, удмурт, чуваш, мари телләрендә язылган язмаларга да урын бирелә) бердәнбер полиглот журнал ул. 106 ел эчендә ул күпме укытуның өстәл китабына, аерылмас дустына, көндәлек киңәшчесенә, төгәлрәк әйткәндә, укытучылар укытучысына әверелде. Әлбәттә, биредә «Мәгариф» журналы хакында сүз бара.

2 нче алып баручы. Мең санлы йөзьяшәр «Мәгариф», мәң яшә! Тарих сәхифәләренә күз салсак… Йөзьяшәр «Мәгариф»нең чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. Аның беренче саны 1913 елның 6 мартында (иске стиль белән 21 февральдә) дөнья күрә.

1 нче алып баручы. Ә хәтирә ерак гасыр башына барып тоташа. Шул чорда ук изге ниятләр белән янып-көеп, игелекле гамәлләрне башлап йөрүче, иртәгәсе көннең бүгенгедән яхшырак булуына ышанучы, хыялны чынга ашыручы чын асыл затларыбыз – мөхәррире Шиһабетдин Әхмәров булган, «Мәктәп» журналы тулысы белән укыту-тәрбия мәсьәләләренә багышланган.

2 нче алып баручы. Тик беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый. Аның нибары 25 саны чыгып кала.

1 нче алып баручы. 1918 елның 7 ноябрендә Казанда, Мәркәз мөселман комиссариаты каршындагы «Гыйльми һәйәт» (ягъни мәгариф хакимияте) органы буларак, «Мәгариф» журналы чыга башлый. (1998 елның ноябренә кадәр хәзерге «Мәгариф»нең чишмә башы итеп оештыручысы һәм беренче мөхәррире татар халкының атаклы язучы-прозаигы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов булган нәкъ менә әлеге журнал саналып йөрде.

2 нче алып баручы. Хәтта «Мәгариф» нең 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә дә 1998 елның ноябрендә шул датаны күздә тотып оештырыла. Әлеге тантанада «Мәгариф»нең чишмә башын «Мәктәп»тән исәпли башларга кирәк дигән фикергә киленә.

1 нче алып баручы. Әйтергә кирәк: «Мәктәп» белән «Мәгариф» журналларына һәм мәгънәви, һәм авторлар уртаклыгы җәһәтеннән зур охшашлык хас. «Мәктәп»нең 1нче санында ук үзенең «Мәктәптә әдәбият» дигән мәкаләсе белән катнашкан Г.Ибраһимовның «Мәгариф»кә мөхәррирлек итүе үк күп нәрсә хакында сөйли.

2 нче алып баручы. Журнал 1936 елның октябреннән – «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр – «Совет мәктәбе», 1990 елның сентябреннән бүгенгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә.  

(Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. «Мәгариф» журналы беренче саныннан алып хәзергәчә укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проблемаларын, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, заманча укыту технологияләрен куллану, яшь буынны хезмәткә әзерләү, мәгариф хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту, балаларның сәламәтлеген ныгыту, бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләләрен һәрдаим күз уңында тотты һәм тота. Аның һәр санында мәгариф үсешенең төрле аспектларын яктырткан 45 – 50 язма урын ала.

2 нче алып баручы. Авторлары – укытучы новаторлар, тәҗрибәле методистлар, педагогика галимнәре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре… Әлеге язмаларда күпме алдынгы тәҗрибә, кыю фикер, эшлекле тәкъдимнәр! Укы, өйрән, файдалан гына! Журналы нинди – авторлары шундый. Йөзьяшәр «Мәгариф»тә үз язмалары белән кемнәр генә чыгыш ясамаган да, татарның каймагы саналырдай күпме могтәбәр заты аны нәшер итүдә күңел җылысын салмаган! Мәсәлән, «Мәгариф» журналының 1925 елдагы 4 нче саны өчен күренекле педагог Надежда Крупская (быелның 26 мартында прогрессив җәмәгатьчелек аның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәчәк) үзе бер мәкалә яза. «Чишелергә тиешле мәсьәләләр» дигән әлеге мәкаләсендә ул татарларның да рус телен үз ана телләре дәрәҗәсендә белергә тиешлеген исбатлый. Мәгариф фронты эшлеклеләреннән А.Луначарский, М.Покровский һ.б. мәкаләләре дә «Мәгариф»тә шактый еш урын алган.

1 нче алып баручы. «Мәгариф»нең чишмә башы булган «Мәктәп»нең беренче саны ук сөекле шагыйребез Г.Тукайның «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» шигыре белән ачылган. (Бер укучы әлеге шигырьне яттан сөйли.)

2 нче алып баручы. «Мәктәп» журналында үз язмалары белән катнашкан авторлар арасында Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Сөнчәләй, Һ.Атласи, М.Бигиев, Һади һәм Садри Максудилар, Г.Гобәйдуллин, М.Корбангалиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Н.Думави кебек затларның булуы гына да үзе ни тора!  

1 нче алып баручы. Әйдәгез әле, үзара ярышып алыйк: мәгариф сүзеннән кайсыгыз күбрәк яңа сүзләр ясый алыр икән?

2 нче алып баручы. Ә хәзер игътибарыгызга татар халык биюен тәкъдим итәбез.

1 нче алып баручы. Журналның «Совет мәктәбе» исеме белән чыккан чордагы авторлар даирәсе дә искитмәле. Ш.Әхмәдиев, В.Шәфигуллин, М.Фазлуллин, Х.Фазлулин, Х.Мөштәри, Г.Шәрәф, Г.Алпаров, Х.Бәдигый, Г.Сәгъди, В.Горохов, Г.Бакиров һәм башка бик күпләр.

2 нче алып баручы. Татарның йөзек кашы саналырдай олпат затларның журналның баш мөхәррире вазифасын жигелеп тартулары ук «Мәгариф»нең нинди абруйлы басма булуын янә бер кат дәлилли.

1 нче алып баручы. Хәзер журналны оештыручылар һәм аның редакторлары белән танышып узыйк. (Укучылар чиратлашып әйтәләр.)

Мин: 

Шиһабетдин Әхмәров. 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) чыга башлаган беренче фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы.

Галимҗан Ибраһимов. 1918 елда «Мәгариф» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы. Бу эштә миңа Мөселман мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев нык ярдәм итте. Без бергәләп журналның юнәлешен һәм бурычларын билгеләдек.

Вәли Шәфигуллин. 1921 елдан «Мәгариф» журналының баш редакторы.

Гаяс Максудов. 1922 – 1925 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге җитәкчесе идем. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының мәсьүл (җаваплы) мөхәррире хезмәтен дә башкардым.

Мөхәммәт Таһиров. 1925 елда Татарстан Мәгариф халык комиссары, бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире  дә булып тордым.

Насих Мөхетдинов. 1926 – 1930 елларда Татарстан халык комиссары идем. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да үтәдем.

Галә Ходаяров. 1931 – 1932 елларда Татарстан халык комиссары идем. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да башкардым.

Гыйрфан Биктаһиров. 1932 – 1934 елларда Татарстан мәгариф халык комиссары. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире дә булдым.

Шаһвәли Башкиров. 1934 – 1937 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссары идем. Шул ук елларда «Мәгариф» («Башлангыч мәктәп») журналының җаваплы мөхәррире дә.

Мәрьям Вәлидова. 1938 елдан 1941 елга кадәр «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.

Хәсән Хәйруллин. 1949 – 1950 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.

Фатих Махиянов. 1951 – 1960 елларда «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.

Фатих Ибраһимов. 1960 – 1977 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.

Вакыйф Зыятдинов. 1977 – 1989 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.

Фәрит Шәрифуллин. 1989 – 2003 елларда: башта – «Совет мәктәбе», аннары «Мәгариф» журналы баш редакторы.

Габделхак Шәмсетдинов. 2003 елдан «Мәгариф» журналы баш редакторы, 2008 елдан 2013 елга кадәр «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.

Илдар Миргалимов. 2013 – 2016 елларда «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.

Сөмбел Таишева. 2016 елның июленнән бүгенгәчә «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе»  җитәкчесе-баш редакторы.

2 нче алып баручы. «Мәгариф»нең төп бүлекләре: «Мәгариф сәясәте», «Туган тел һәм әдәбият», «Рус теле һәм әдәбияты», «Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия», «Дәрестән тыш эшчәнлек», «Мәгариф» бәйгеләре», «Музейларда заман сулышы»…

1 нче алып баручы. Хезмәтләренә күрә – хөрмәте. 1968 елның 27 ноябрендә «Совет мәктәбе»нең 50 еллыгына багышлап уздырылган тантанада юбиляр басмага Татарстан Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән котлау адресы тапшырыла, редакция хезмәткәрләреннән В.Зыятдинов һәм Ф.Сафинга «Татарстанның атказанган укытучысы» исемнәре бирелә.

2 нче алып баручы. «Мәгариф»нең 75 еллыгына багышланган юбилей тантанасы 1993 елның 22 ноябрендә К.Тинчурин театрында гөрләп уза. Редакция коллективы Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1 нче алып баручы. 2003 елның 28 апрелендә Г.Камал театрында «Мәгариф»нең 90 еллыгына багышланган тантана чын бәйрәм рухында үтә. Юбиляр басмага Татарстан Президентының котлау адресы папкасы тапшырылды.

2 нче алып баручы. «Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышлап 2014 елның 26 февралендә «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге конференция материаллары аерым җыентык булып дөнья күрде. 100 еллык уңаеннан редакция коллективы Татарстан Президенты Р.Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

1 нче алып баручы. 2008 елда югары сыйфатлы мәгълүмати һәм публицистик язмалар өчен «Мәгариф» журналы «Татмедиа» җәмгыяте генераль директорының Рәхмәт хатына лаек булды, ә 2012 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Татмедиа»ның иң яхшы журналы» дип табылды.

2 нче алып баручы. 2015 елда «Мәгариф» журналы «Татмедиа» җәмгыяте карамагындагы матбугат басмалары арасында «Легендар бренд» дип табылды.

1 нче алып баручы. «Мәгариф»тә чыныгу алган хезмәткәрләр арасында да мактаулы исемнәргә лаек булучылар шактый. Баш мөхәррирләрдән Ф.Ибраһимов – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «РСФСРның атказанган укытучысы»; В.Зыятдинов, Ф.Шәрифуллин – «Татарстанның атказанган укытучысы», «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» (соңгысы шулай ук Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медале иясе); Г.Шәмсетдинов – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»; баш мөхәррир урынбасары М.Вәлиуллин – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты;   исемнәренә лаек булды. Мактаулы исем йөртүчеләр арасында «Мәгариф»нең элекке хезмәткәрләреннән С.Әхмәтҗанова, М.Садыйков, К.Фәйзрахманова, Р.Бикчуров, Г.Шәфигуллина, Э.Шәрифуллина, Ә.Латыйпов, Г.Мөхәммәтҗан, Х.Халиков та бар. «Мәгариф» үзенең икенче йөзьеллыгын офыкларын киңәйтеп, яңадан-яңа иҗади планнары белән үз укучыларын сөендереп яшәргә омтыла.

2 нче алып баручы. Хәзер аның, кәгазь вариантыннан тыш, электрон версиясе дә бик популяр. Моннан тыш, 2014 елның апреленнән башлап, айга ике тапкыр «Магариф.РФ» электрон педагогик журналын нәшер итү дә җайга салынды. Аның һәр санында новатор укытучыларның 15 язмасы урын ала. Инде аның 114 саны дөнья күрде.

1 нче алып баручы. «Мәгариф» журналы, авыл укытучыларының җәмгыятьтәге абруен күтәрү максатыннан инде алтынчы ел рәттән Бөтенроссия «Авыл укытучысы» конкурсын оештыра. Анда безнең Актаныш районы мөгаллимнәре дә бик актив катнаша.

2 нче алып баручы:  Журнал әледән-әле укытучылар, сәләтле балалар арасында иҗади бәйгеләр оештырып килә. Мәсәлән: «Яшел бишек», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес», «Тукай әкиятләре дөньясында», «Зирәк остаз», «Зирәк бала», «Нефтьченең бер көне» һ.б. Кыскасы, 1000 санлы йөзьяшәр «Мәгариф» журналы гел эзләнүдә, үсештә!

1 нче алып баручы. Укучылар, 6 март«Мәгариф» журналының туган  көне. Шул уңайдан, викторина сорауларына, республикабызның төп журналын никадәр яхшы белгәнебезне сынап карыйк. (Укучыларга журнал тарихын колачлаган викторина сораулары тәкъдим ителә.)

(Кичә М.Гафуриның «Өндәү» шигыре белән тәмамлана.) 

Өндәү

Йа татар! вакыт җитте кузгалырга,

Мәгариф шәмгыданын кулга алырга;

Тәфәккерсез, гафил булып карап ятмый,

Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга!

Бу заман кузгалганга килде форсат,

Бер эздән барча милләт кузгалыр чак.

Һич кеше китереп бирмәс алыңыз дип,

Үзебез авыз ачып карап торсак.

Әфәнделәр! Бу гафләтне куймак яхшы,

Дөнья-ахирәт булсын дисәк йөзебез ак.

Һәр кеше «Мәрхаба!» дип кабул итәр,

Әгәр булса файдасы — күп, сүзебез – хак.

Арамыздан китәрелсен яман эшләр

Шулай булса алга китәр тәмам эшләр.

Ата-баба торган диеп, без дә торсак,

Мотлакан, һәлак итәр бу китешләр.

Һәрбер эшләр көннән-көнгә китсен алга,

Муафикъ тарыз илә бу заманга.

Файдалы эш вөҗүдкә чыксын дисәк,

Карап яту тиеш түгел мөселманга.