Мәктәптә милләтара мөнәсәбәтләр проблемасы

 № 181

Ләйлә САБИРОВА,

Казандагы 80 нче татар–рус мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм укытучысы

Мәгълүм булганча, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге карарның максаты – республикада яшәүче төрле милләтләрнең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, аларның бердәмлеген ныгыту.

Илнең яисә теләсә кайсы төбәкнең иминлеге төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвенә, алар арасындагы элемтәләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле. Кызганыч, бүгенге көндә милләтләр арасындагы бәйләнеш шактый кискен тора. Төп сәбәпләрнең берсе – соңгы еллардагы миграция ташкынының көчәюе. Бер караганда, адәм баласының яшәү дә­рәҗәсе югары һәм уңайлырак булган җирләргә омтылуы гадәти хәл кебек, ләкин, икенче яктан, чит җиргә, башка халыклар янына күчеп утырган милләтләр үзләренең тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен саклаган хәлдә, җирле милләтнең дә культура һәм традицияләрен хөрмәт итәргә тиеш булуларын онытып җибәрәләр. Әлбәттә, киресенчә дә булырга мөмкин, ягъни  шушы җирлектә яшәүчеләр дә, күчеп килүчеләрнең теле, гореф-гадәтләре, йолалары, яшәү рәвеше үзләре өчен сәер яки аңлаешсыз тоелу сәбәпле, еш кына аларга кимсетеп карыйлар. Гадәттәге тормыш рәвешен төп халык вәкилләре дә, күченеп килүчеләр дә үзгәртергә теләми. Шулай итеп, ике як та янәшә яшәүгә әзер түгел һәм, гадәттә, мондый проблемаларны җайга салу бик авыр мәсьәлә булып кала. Менә шушы сәбәпләр аркасында этник конфликтлар, бәрелешләр килеп чыга да инде. Кайбер очракта алар хәтта тулы масштаблы сугышка әверелергә мөмкин.

Әлбәттә, һәр халыкның үзенчәлекле милли мәдәнияткә хокукы барлыгын танымый торып, милләтләрнең үзара аралашуы һәм килешүе мөмкин түгеллеге көн кебек ачык. Бу мәсьәләне мәктәп чорыннан ук һәр балага аңлатып, сеңдереп бару зарур. Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияткә ия булуы һәм дөньякүләм мәдәниятнең матурлыгы да шуннан торуын бала кечкенә вакыттан ук аңлап үсәргә тиеш. Әйтик, татарларның үзләренә генә хас юмор хисе руслар өчен бөтенләй ят, аңлаешсыз булырга мөмкин, чөнки бу милләтләр һәркайсы үз тормышы, үз фикерләү үзенчәлекләренә таяна. Теге яки бу халыкның телен, мәдәниятен аңламау һич тә аларның түбән дәрәҗәле икәнен күрсәтми. Мәдәниятләрнең үзара аралашуы – ул икенче бер кешенең, икенче бер халыкның, икенче бер дәүләтнең мәдәнилеген белү-үзләштерү дигән сүз. Бары шул рәвешле генә без башкаларны, аларның тарихын, яшәү рәвешен һ.б. өйрәнә алабыз.

Төрле халык вәкилләреннән булган балаларның бер-берсен ихтирам итүе – этникара, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүнең иң уңайлы нигезе. Фәкать шул очракта гына киләчәктә милләтара проблемаларны хәл итеп булачак. Бу – милләтләр үзара аралашу процессында рухи байлык һәм теләсә нинди низагны хәл итәрлек мөнәсәбәтләр барлыкка килгәндә генә булырга мөмкин. Һәм, киресенчә, мәктәпләрдә этник киеренкелек һәм низаглар булганда, төрле милләттән булган укучылар арасында диалог та чиктән тыш кыенлаша. Әлбәттә, толерантлык аерым кешеләр тарафыннан билгеле бер коллективта гына түгел, барлык халыклар һәм конфессияләр үзенчәлекләрен исәпкә алучы законнар аша да дәүләтләр тарафыннан хупланса, үстерелсә һәм бу гадәти бер кагыйдәгә әверелсә, күпкә уңай булыр иде.

Билгеле булганча, Татарстан – күпмилләтле республика: анда 170 тән артык милләт вәкиле яши. Бер генә халык та, бер генә милләт тә, үз кабыгына бикләнеп, бер төбәктә генә йомылып яши алмаган кебек, хәзерге глобальләшү шартларында илләр, халыклар арасындагы чикләр тагын да шартлырак була бара. Менә шул шартларда башкалар белән бергә яши алу, әмма үз йөзеңне саклап кала белү мөһим. Татарстанның төп халкы күчеп килүчеләрнең үзләренә генә хас милли холыкларын саклап калырга омтылуларын аңлап кабул итәргә тырыша. Бу – һич тә үз урыныңны башкаларга бирү дигән сүз түгел, ә милли сәясәтне аңлап, башка милләтләр белән дуслыкта яшәү дигәнне аңлата.

Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән булса, хәзер безнең республикабызга Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Украина һ.б. илләрнең гражданнары да үз гаиләләре белән килеп яши башлады. Кыскасы, Татарстанда тарихи үткәне һәм мәдәни гореф–гадәтләре төрле булган халыклар күрше булып яши. Әлбәттә, килеп чыгышлары, диннәре, мәдәниятләре һ.б. буенча бер-берсенә охшамаган әлеге милләтләрнең бер җирлектә яшәве, балаларының бер мәктәптә укый алуы республиканың кабатланмас булуын, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрнең үзенчәлеген билгели. Тик кайбер очракта миләтләр арасындагы низагларның да булгалап торуы күңелне борчый.

Милләтләр берлеге проблемасы Татарстандагы гомуми белем бирү оешмаларында да яшәп килә, чөнки мәктәпләрдә төрле милләт балалары белем ала. Безнең 80 нче татар-рус мәктәбендә дә 16 милләт баласы укый. (Узган гасырның 90 нчы еллар башында нәкъ менә әлеге мәктәп нигезендә күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ачылуы юкка түгелдер.) Алар арасында үзбәк, таҗик, азәрбайҗан, кыргыз, казах, украин, чуваш һ.б. милләт балалары бар. Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәбенең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, потенциаль мөмкинлекләрне кече яшьтән үк ачыклап, максатчан рәвештә үстерү һәм шуның аша  милли-интеллектуаль элита формалаштыру дибез икән, әлеге мәктәп тә үз алдына нәкъ шул ук бурычны куеп эшли. Төрле милләттән булган укучыларның бер гаилә булып яши алуын укытучылар, әлбәттә, укыту-тәрбия процессы аша тәэмин итә. Уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм күп милләтле  дәүләттә яшәргә өйрәтү төрле милләт балалары укыган мәктәптә уку-укытуның нигезе булырга тиеш. Укучыларда үзләренең милләтләренә карата горурлык хисе тәрбияләү дә укытучының изге бурычы. Балада милли үзаң тәрбияләү зарур; ул кайсыдыр милләттән булуына кимсенмичә,  үз халкы  белән горурланырга, милли культурага ия булырга тиеш.

Төрле милләт тарихын һәм мәдәниятен яшь буынга җиткерүдә дәресләрнең генә, әлбәттә, тәрбияви мөмкинлекләре чикле. Мондый очракта сыйныфтан тыш чаралар ярдәмгә килә. Бу чараларда үз милләтенең рухи хәзинәсе белән танышу, мәшһүр шәхесләре турында тәэсирле мәгълүмат алу укучы баланы милли һәм әхлакый яктан тәрбияли. Гомумән, әлеге чаралар укучыларга күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртергә ярдәм итә.

Бар укучылар да тигез хокуклы, дус-тату, бер бөтен гаилә булып яшәсенн, укысын дибез икән, һәр тәрбия чарасын шуны күздә тотып планлаштырырга кирәк. Безнең 80 нче мәктәптә сыйныфтан тыш чараларда төрле милләт балалары катнашып,  үз милли җырларын, биюләрен, уеннарын күрсәтә, гореф-гадәтләре белән бергә милли ашлары турында да сөйли. Чаралар төрле формада уза: “Халык җырлары фестивале”, “Милли ашлар көне”, “Халыкара туган тел көне” һ.б. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең дә роле зур, чөнки алар аша укучылар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Билгеле булганча, толерантлык – төрле кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү, башка халыкларның диннәрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен ихтирам итү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек дигән сүз. Шулай итеп, киләчәктә дәүләтләр һәм җир йөзендә яшәүче кешеләр язмышына йогынты ясый ала торган искиткеч зур көч – яшь буынны халыкара һәм милләтара татулык шартларында яшәргә әзер булган толерант шәхес итеп тәрбияләргә телибез икән, без моны мәктәптән үк башларга бурычлы. Шул очракта гына җәмгыятьтәге этник киеренкелек һәм низаглардан котыла алачакбыз.