Мәктәптә әдәби әсәрләр нигезендә эндәш сүзләрне өйрәтүдә кулланыла торган эш төрләре

№ 158

Альбина ГАТИНА,

Казандагы 113 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, КФУның Л.Толстой исемендәге филология hәм мәдәниятара багланышлар институты магистратурасының I курс студенты 

Эндәш сүзләр бик күптөрле стильләрдә (хатларда, матур әдәбиятта һ.б.) кулланыла. Мәсәлән, «Дөрес әйбер түгел бу!» хатында, табиб киңәшеннән тыш, дәваланучылар кисәтелә: «Халык, башта табиб белән киңәшегез, зинһар! Безгә дә эш азаер иде», – [2: 3] дип ялвара укучы, табиб Гәрәев Харис. Биредә, эндәш сүз – адресатка эндәшү. Адресат укучы, тыңлаучы булырга мөмкин.

Эндәш сүзләр иң күп кулланылган урын – диалоглар. Мәсәлән: «Атсалар атарлар, Гайния, мин сугышка бармыйм», – дип кырт кисте Галие» [65: 50].

Эндәш сүзләр һәрвакыт икенче затка караган җөмләләрдә була: «Сөйлә әле, Ярулла абзый, шул хакта» [6: 73]. Сөйлә – икенче зат фигыле.

Эндәш сүзләр булып, төрле исемнәр килә. Мәсәлән, кеше исемнәре, кеше исемнәре янында апа, абый, әби, бабай, энем, сеңелем, туташ, ханым кебек мөрәҗәгатьне, туган-тумачалыкны яки якынлыкны белдерүче сүзләр,  кош-корт һәм хайваннарны атаучы сүзләр ярдәмендә ясалган эндәш сүзләр дә телдә бик күп очрый.

Эндәш сүзләр, кагыйдә буларак, җөмләнең гомуми интонациясеннән аерып әйтелә. Җөмлә башында килгән эндәш сүз – зуррак пауза, җөмләдән соң килгән эндәш сүз кыскарак пауза белән башка сүзләрдән аерылып тора. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан пауза белән аерыла һәм, җөмләнең гомуми интонациясен икегә бүлеп, үзе бер интонацион бөтен тәшкил итә [4: 163].

Татар теле дәресләрендә эндәш сүзләр башлангыч сыйныфларда ук башлана. V – VI сыйныфларда эндәш сүзләрне кабатлауга карата берничә күнегү бирелә. Мәсәлән,

– Күнегү 7. Эндәш сүз булган җөмләне табып, дәфтәрегезгә язып куегыз [7 : 7].

– Күнегү 57. Балаларга эндәшкәндә кулланыла торган исемнәр язып килегез [9 : 31].

VII сыйныфта эндәш сүзләргә билгеләмә, кулланылыш үзенчәлекләре турында мәгълүматлар бирелә. Түбәндәге күнегүләр укучыларда эндәш сүзләр турында белемнәрне формалаштырырга ярдәм итә:

– ияне эндәш сүзгә әйләндереп, җөмләләрне үзгәртеп языгыз [4: 118].

– эндәш сүзләрне табып, аларның нинди максатбелән (мөрәҗәгать итү, бәяләү) куллануын аңлатыгыз [4: 118].

– җөмләләрне күчереп языгыз. Эндәш сүзләрне табып, астына сызыгыз [4: 119].

VIII сыйныф дәреслегендә [3: 6 – 7, 147] эндәш сүзләрне синтаксик яктан тикшерү үрнәге, шартлы билгесе һәм берничә күнегү бирелә.

Рус мәктәпләрендә укучы балалар өчен төзелгән дәреслекләрдә дә эндәш сүзләр кабатлау буенча күнегүләр бирелә.

Мәсәлән,

– Эндәш сүзне табып әйтегез [8: 11].

– Эндәш сүз кергән җөмләдә нинди фигыль кулланылган [8: 15].

– Бирелгән сүзләр бер очракта – ия, икенче очракта эндәш сүз булырлык итеп, җәенке җөмләләр төзеп языгыз [8: 16].

VIII сыйныфта укучылар эндәш сүзләрне җөмлә кисәге буларак өйрәнә. Биредә эндәш сүзгә билгеләмә, тыныш билгеләре һ.б. кагыйдәләр бирелә [5: 126 – 131].

Эндәш сүзләрне урта гомуми белем бирү оешмаларында өйрәтү методикасының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар.

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү максаты белән, дәресне аңлатмалы язу белән башларга мөмкин. Аңлатма бирүче укучы кайбер сүзләрнең язылышы, эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы турында аңлата. Моннан соң таблицага яки тактага язылган җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә, җөмлә кисәге булмаган сүзләрне табарга һәм нинди мәгънә төсмерен бирүе турында уйларга, танып белергә кушыла [1: 266].

Укучыларга мисалларны укып, җөмлә кисәге булмаган сүзләрне табарга кушыла, танып белү бурычы куела: алар ул сүзләрнең мәгънә төсмерләрен ачыклыйлар, аларның язуда өтер белән аерылуын да әйтәләр. Мондый сүзләрнең эндәш сүз дип аталуын укытучы үзе әйтә. Сөйләмдә эндәш сүзләрнең интонация белән әйтелүенә һәм кыска пауза белән аерылуына да игътибар иттерә.

Эндәш сүзләр турында өйрәнү һәм ныгыту дәресләрендә тыныш билгеләрен куярга өйрәтүгә игътибар итәргә кирәк: укучылар җөмлә башында килгәндә – эндәш сүздән соң, җөмлә уртасында килгәндә – ике яктан да, җөмлә ахырында килгәндә, аннан алда өтер куелуын белеп, үз мисаллары белән ныгытып барсыннар.

Мәсәлән, түбәндәге җөмләләрне кулланырга була.

а) җөмлә башында: Әбекәй, синең җырың бигрәк кызык, әйеме? [6: 360].

ә) җөмлә уртасында: Сафиуллам белән күрештердең, Сафиулла, дим, никләр бер авыз сүз дәшмисең, сиңа әйтәм? [6: 365].

б) җөмлә ахырында: Нәмәгә аптырап калдың, гөлкәем? [6: 361].

Күнегүләр эшләткәндә, мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәрүгә күбрәк урын бирергә кирәк. Шулай ук дәрестә компьютер технологияләренннән презентацияләрне дә файдаланырга була. Эндәш сүз һәм эндәш җөмләләрдә укучылар үзләренең гамәли эшләрендә файдалана белү күнекмәләре алырга өйрәнергә тиеш. Бер грамматик категорияне икенчеләре белән буташтырмасыннар өчен, үткәннәр белән үреп, чагыштырып карарга өйрәтү мөһим. Мәсәлән, эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен куюда кереш сүзләр белән бертөрлелек бар. Шуңа күрә мисаллар өстендә аларны янәшә куеп чагыштырып бирү бу ике категорияне яхшы аңларга һәм берсен икенчесе белән буташтырмаска ярдәм итә.

Түбәндәге кайбер күнегүләрне эшләтеп, укучыларга алган белемнәрен сөйләмнәрендә һәм язма эшләрендә файдалана белү күнекмәләре бирелә:

– Эндәш сүзләрне табып, астына сызу. Лексик-семантик яктан нинди сүзләр белән бирелүен аңлату.

– Җөмләләрдә эндәш сүзләрне табу. Алар янында кирәкле тыныш билгеләрен куеп язу.

– Укучылардагы әдәбият китапларының күрсәтелгән битеннән эндәш сүзләр кергән җөмләләрне сайлап язу, анда тыныш билгеләренең кулышын аңлату.

– Диктантлар яздыру яки аңлатмалы язу үткәрү.

–Тестлар оештыру.

– Укытучы тәкъдим иткән сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.

– Укытучы тәкъдим иткән схемалар ярдәмендә җөмләләр төзеп язу.

– Медиа файллар ярдәмендә төрле биремнәр башкару һ.б.

Мәсәлән, укучыларга презентация ярдәмендә түбәндәге күнегүне бирергә була:

Г.Тукай шигырьләрендә төшеп калган эндәш сүзләрне һәм тыныш билгеләрен куярга, тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга:

1. Әйт әле …

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек? («Бала белән Күбәләк»)

2. Әйдәле …  өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр! («Кызыклы шәкерт»)

3. И … һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең? («Шүрәле»)

4. …. Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул …

Капчыктагы Бүре башын китер алып! («Кәҗә белән Сарык»)

Файдалану өчен эндәш сүзләрне рәсемнәр аша бирергә дә мөмкин.

Шулай ук дәрестә модель төзү алымын да кулланырга була. Мәсәлән,

1) Эндәш сүз,……. 2) …., эндәш сүз, …….. 3) …., эндәш сүз. 4) Ымлык+эндәш сүз,…….

Бу темага программада бик аз вакыт бирелгән. Шулай да теманы укучыларның яхшы итеп үзләштерүенә ирешү таләп ителә. Соңыннан укучыларның теманы үзләштерүләрен, тыныш билгесен дөрес куя белүләрен сынау максаты белән, язма эшләр (диктант, изложение, сочинение) үткәрергә, йомшак үзләштерүчеләр белән аерым эшләргә, консультацияләр бирергә дә кирәк була.

Әдәбият

1. Вәлиева Ф.С. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров. – Казан: Раннур, 2000. – 455 б.

2. Гәрәев Х. Дөрес әйбер түгел бу! // Акчарлак. 2018. 1 февр.

3. Зәкиев М. Татар теле. 8 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 158 б.

4. Максимов Н.В. Татар теле. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек / Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. – Каан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б.

5. Сәгъдиева Р.К. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче с-ф. / Р.К. Сәгъдиева, Г.И.Хәйруллина; [рәссамы Л.Хисамова]. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. – 223 б.

6. Хәзерге татар хикәяләре / төз. Г. Р. Насыйбуллова. – Казан: Хәтер, 2012. – 367 б.

7. Харисова Ч.М. Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 207 б.

8. Харисов Ф.Ф. Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Татар. кит, нәшр., 2015. – 159 б.

9. Юсупов Ф.Ю. Татар теле. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 175 б.