Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү күнекмәләрен үстерүдә тикшерү, эзләнү, тәҗрибә үткәрү алымнарын куллану

 № 150

Резедә АБДУЛЛИНА,

Мөслим районы Мөслим авылындагы «Күбәләк» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Балачак – кешенең иң иматур, күңелле, гамьсез һәм шул ук вакытта бик җаваплы чоры. Чөнки балачак – киләчәкнең нигезе. Балаларның актив, бар нәрсә белән дә кызыксынучан, белемгә омтылучан, мөстәкыйль, ирекле шәхес булып формалашуларын телибез икән, менә хәзер – бакча яшеннән үк бу юнәлештә эшне башларга тиешбез.

Мин төп эш юнәлешемне, югарыда әйтелгәннәрне күздә тотып: “Балаларның танып белү күнекмәләрен үстерүдә тикшерү, эзләнү, тәҗрибә үткәрү алымнары куллану” дип билгеләдем.

Максатым: белем үзләштергәндә бала пассив күзәтүче,тыңлаучы, үтәүче генә булып калмасын, ә үзе практик эш алып барсын, мөстәкыйль эшләргә омтылсын; аның кызыксынучанлыгы, иҗадый фикерләве үссен,уйлап табу сәләте ачылсын.

Бүгенге көндә балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүнең федераль дәүләт стандартлары (ФДББС) нәкъ шушы бурычларны куя. Сенсор тәрбия, әйләнә-тирә белән танышу, предметлы тирәлекне, табигый чорналышны өйрәнгәндә балаларга киңкырлы, тирән белем бирүне югарыдан торып, баланы буйсындырып, мәҗбүриләп тъүгел; ә  бала белән бергәләп, уен аша, баланың актив эшчәнлеге аша башкарырга тиешбез.

Куелган бурычларын күздә тотып, үз эшемнең перспектив планын төзедем; эшнең темаларын барлап, максатын билгеләдем. Практик эш, тәҗрибәләр өчен кулланма материаллар, үстерешле тирәлекне, чорналышны җиһазлау кирәк. Бу эшне дә башлап җибәрдем. Колбалар, төрле формадагы савытлар, үлчәүләр, балаларга хезмәт киемнәре булдыруда әти-әниләр дә булышты.

Иң беренче үткәргән шөгыльнең темасы “Су һәм аның үзенчәлекләре” иде. Бар бала да актив эшләсен өчен дүрт өстәл әзерләдем; анда төрле зурлыкта, формада савытлар, төрле төстәге буяулар, төрледән-төрле тәмле, исле сыеклыклар куелды. Суны җылытып карау, парга әйләнгәнен күзәтү өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, электр плиткасы һәм башка җайланмалар әзерләдем.

Суны бер савыттан икенчесенә салып карап – аның сыек, ага, тама, төрле формага керә икәнен; төсләр салып – суның төссез, төрле исле матдәләрне иснәп – иссез; төрле тәмдәге сокларны, сөтне эчеп карап, чагыштырып, суның  тәме булмавын ачыкладылар. Суны кайнатып, парга әверелүен күзәттек. Эш барышында бүлмә гөжләп торды; балаларның һәрберсе эштә: үз фикерләрен әйтте, үзара сөйләште, нәтиҗәләр ясады. Соңыннан һәр бала ниләр эшләгәнен, нәрсә килеп чыкканын, барлыкка килгәнен, нинди үзгәрешләр күзәткәнен сөйләде. Су – иссез, төссез, аерым тәмгә ия булмаган сыек җисем. Ул җылынганда парга әйләнә дигән нәтиҗә ясады алар.

“Магнит” темасына үткән шөгыль барышында да балаларга практик эшкә, иҗади фикерләүгә, мөстәкыйльлеккә шартлар тудырдым. Шөгыльне “Энәсен югалткан тегүче” дип атап, әкият формасынды уздырдым. Керпе тегүчегә югалган энәләрен ничек табуы турында сөйләде, үзенең бауга бәйләнгән магнитын да бирде. Югалган энәне магнит эзләп тапты.

Балалар, өстәл янында төрле предметларга якын китереп карап, магнитның нәрсәләрне үзенә тартканын, ә нинди материалдан ясалган әйберләрне ябыштыра алмаганын күзәттеләр.

Балалардан: “Нәрсә ул магнит?” – дип сорагач, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә фикерләрен әйттеләр һәм практик эштә күрсәтеп дәлилләделәр. Магнит тормышта кайларда кулланыла? Бу сорауга өйдә әти-әниләр белән бергәләп җавап эзләргә куштым. Бик кызыклы җаваплар әзерләп килделәр. Магнитның зур производстволарда да кулланылуы турында сөйләделәр

“Агач, кәгазь, тимер” темасын үткәндә балаларның актив эшчәнлегенә мөмкинлекләр ачылды. Бу материаллардан ясалган  әйберләрне төрлечә тикшереп карадык, чагыштырдык. Соңыннан “Әкияттәге өй” темасына рәсем ясаттым. ”Ни өчен син мондый өй төзер идең?” дигән сорауга, практик эштә алган белемнәрен кулланып, бик теләп җавап бирделәр. Кичке якта теманы дәвам иттереп, “Өч дуңгыз баласына йорт” дигән темага рәсем ясадылар. Рәсемнәре буенча, фантазияләрен эшкә җигеп, үзләре уйлап чыгарган әкиятләрен сөйләделәр.

Планымда таш, ком, балчык, резин, пластмассаның үзенчәлекләрен, кулланышын, уңай һәм тискәре сыйфатларын өйрәнү дә каралган .

Тикшерү, өйрәнү, тәҗрибәләр ясау шөгыльләр рамкасында гына бармый.

Уен мәйданчыгында да бу эшкә шартлар тудырырга тырыштым. Төрле үзлекле балчык, ком, ташлар, су һәм башка кулланмалар, җиһазлар тупладым. Балалар ком һәм су белән уйнарга, төзергә яраталар; шул вакытта белемнәрен дә киңәйтәләр.

Табигать күренешләрен өйрәнүне дә практик эш, тикшерүләр, кузәтү, нәтиҗә ясау юлы белән алып барам.

“Болыт ничек барлыкка килә?” дигән сорауга балалар белән берлектә җавап эзләдек. Яңгырдан соң пар күтәрелүен, күктәге болытларны, яңгыр тамчыларын, кояшның җылытуын һәм юешне киптерүен күзәттек. Бүлмәгә кергәч, тәҗрибә ясап, суның җылынгач парга әйләнгәнен, пар тамчылары күпләп җыелгач, кирегә агып төшкәнен күзәттек.

“Җил нәрсә ул, ни өчен кирәк?” темасын алга куеп, күп кенә тикшерү эшләре башкардык. Балалар җилнең һаваны чистартуы, сулыш алырга кислородны күбәйтүе турында белделәр. Җил ярдәмендә үсемлекләрнең  бер-берсенә тиеп серкәләнүен, орлык таратуын күзәттек. Флюгерлар ясап, җил юнәлешен билгеләдек. Юеш әйбернең җилле көндә тизрәк кибүен дә, кулъяулыклар юып киптереп, практикада дәлилләделәр.

Тикшеренү, чагыштыру, тәҗрибәләр үткәрү балаларны шулкадәр җәлеп итте: алар һәр адымда ниндидер яңалык ача, нәтиҗәләр ясый белә башладылар. Тирә-юньне күзәтә, күрә белүләре, кызыксынучанлыклары артты. Фикер йөртүләре дә зурларча, эзлеклерәк, төплерәк була бара. Тагын бик мөһим күренеш: уй-фикерләрен дәлилләргә, тулы итеп аңлатырга тырышалар. Бу юнәлештәге эш балаларда мөстәкыйльлек, үз-үзләренә ышану, кыюлык, активлык сыйфатлары тәрбияли, фантазияләрен баета, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерә. Практик эш барышында анализ ясарга, чагыштырырга, гомумиләштерергә яки аермалык күрә белергә өйрәнәләр.

Балаларның, коры сүзләр белән, картиналар, рәсемнәр күрсәтеп аңлатканга караганда, үзләре тотып, капшап, иснәп, ватып, төзеп, сүтеп, җыеп карап – ягъни тәҗрибә, күзәтүләр юлы белән алган белемнәре ныклырак, үтемлерәк, файдалырак. “Балачакның төп шөгыле – уен”, дибез бит. Без кулланган алымнар балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч уен белән бер; шул ук вакытта игътибарлылык, төгәллек, җаваплылык, сабырлык, тырышлыкка да өйрәтә. Тәрбияче балаларга юнәлеш бирергә, ярдәм итәргә, балаларны тыңларга, мактарга, ялгышларын күрсәтергә һәм, иң беренче чиратта, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлүен тәэмин итәргә тиеш.

Практик эшкә, экспериментлар ясарга, актив эшчәнлеккә өйрәнеп үскән балаларыбыз, киләчәктә күпкырлы белемле, максатчан шәхесләр булып җитешеп, уйлап табучылар, галимнәр, фәнни эш белән шөгыльләнүчеләр булырлар, дип уйлыйм.